

Менә тагын сиңа бүләк итеп бер ко-
чак умырзая алып килдем, Миләүшә!
Син яраткан сарыларын, Казаннар
тавының түбәсенә үк менеп җыйдым.
Юк-юк, егылмадым, Миләүшә,
шикләнә күрмә, кабул итеп ал.
Эчмәдем дә, сиңа чәчәк китерергә
килгәндә эчмим мин, әйбәт итеп
юынып, киемнәремне алыштырып
киләм. Хәтерлисеңме, Миләүшә,
яз саен кочак-кочак умырзаяларны
бергәләп җыя идек? Ә теге җиденче
сыйныфны тәмамлаган язны син
аягыңны каймыктырып, тау башына
менә алмадың. Ә мин сиңа дип җыеп
алып төшкәннәрен кабул итмәдең.
Сары төс хушлашу төсе, соңрак үзең
генә китереп калдырырсың, дидең.
Нигә шулай әйттең син, Миләүшә?
Әллә шушы умырзаяларны өзгәнгә
бәхетсез булдыкмы без? Әй сабый-
чак, чәчәкләрнең гомере бик кыска
икәнен нигә аңламадык икән?
Шул ук елны мәңге төзәтә ал-
маслык хата эшли яздым бит мин.
Хәтереңдәме, Миләүшә, теге яр
бакасы Тәнзилә белән сине Ыкның
иң тирән җиренә – Кара ярга алып
кердек. Ә син актың да киттең. Агым
бигрәк көчле иде шул. Мин үзем дә
бакача гына йөзә беләм. Аңышмый
да калдым. Сине тоту түгел, үземне
көчкә сөйрәп чыгардылар. Сине
ярый балыкчылар ятьмә белән тотып
алып чыктылар.
И шунда куркуларымны белсәң! Ә
хәзер үкенеп тә куям. Их, шунда агып
кына киткән булсак. Юк, үзем өчен
үкенмим мин. Шул өчле-тугызлыга
сигез сыйныфны көч-хәл белән
тәмамлагач, почтальон булып эшли
башладым. Колхозда чөгендер утау
түгел әле, ике кулыма бер эш. Кергән
бер җирдә сыйлап чыгаралар. Эчтән
генә сөенеп йөрдем. Миләүшә кебек
баш күтәрми физика-математика
өстендә, утырган тавык кебек, утыр-
мыйм әле. Нигә кирәк хатын-кызга
артыгы? Ир акчасын гына чутлый
белермен дип, үземне-үзем юаттым.
Ир акчасы... Миләүшә, син инсти-
тутка укырга кергән елны мин дә
дөнья белән исәп-хисапны өзмәкче
булдым. Нигә дисеңме? Хәбир белән
гыйшык уены уйнап, бик тирәнгә
кердек шул. Минем авырлы икәнне
белгәч, араны суытты бу. Инде ба-
лага җан керде. Моңардан бер җылы
хәбәр дә булмагач, Кара ярга, син
баткан урынга барырга әзерләнеп
беткән идем.
Килде бу. Син каян белдең соң,
Миләүшә, мин бит сиңа сөйләмәгән
дә идем. Син әтиеңнән үтенгәнсең
бит. Берничек тә күндерә алмагач,
әтиең аңа сәркәтип вазыйфасын
тәкдим иткән. Шуннан гына риза-
лашкан бит имансыз. Шул кешеләргә
яхшылык эшләр өчен генә яралган
җаннар идегез бит сез, Миләүшә. Ә
хәзер йортыгыз бикле тора. Алты ба-
ладан берегез генә, олы апаң гына
исән калды шул. Ул да бик сирәк кай-
та.
Хәтеремдә, үгет-нәсихәтләрең
дә хәтеремдә. Эчмә, дип, мине
шелтәләп тә, жәлләп тә, таң ат-
канчы икәү сөйләшеп утырдык бит
капка төбендә. Ике айдан ары түзә
алмадым, шайтан котыртты. Нәфес
дигән шайтан. Их, син белмисең шул.
Ныгытып эчләрең янып су эчәсе
килгәндә тып-тып итеп тамган су там-
чысы ничек ымсындырса, бу зәхмәт
тә шулай гел җанны кытыклап тора
бит. Син гел бишле билгеләренә генә
институтны тәмамлаганда минем ике
балам бар иде. Улым белән кызым,
соңрак тагы бер кызым булды. Мин
карамадым аларны, Миләүшә, биа-
най кортка карады. Чөнки мин анда
эшсез калган идем инде, Хәбирнең
дә арт ягына типтеләр. Өстенә чык-
ты, бөтен взнос акчаларына “май
сөрткән”. Мин дә “ярдәм иттем”. Ике-
без бергә үзләштердек.
Бөтен күргән игелегебез шул
булды. Барыбер уртак милекне
бүлгәләп, кесәләренә салдылар.
Соң колхозны гына кара син. Сугыш
вакытында миллионер булган бит
ул. Ә хәзер? Фермаларны сүттеләр.
Басуларда чүп үләне үсеп утыра.
Табигать тә кайгысыннан картайды.
Болыннар кыргыйланды, өянкеләр
ава. Елгалар саега. Авыл халкы
чүп-чарны суга гына агыза. Синең
әтиең кебек җанын биреп эшләгән
персидәтелләр юк шул хәзер. Әтине
дә бик мактама, дисеңме? Макта-
ганны бигрәк яратмыйсың шул син.
Ә теге әтиеңнең кәҗәләрне аттыр-
ганына ишарәлисеңме? Әйе шул,
колхозның алмагачларын кимереп
бетерделәр дип, авылның кәҗә
көтүен таш пулатка яптырганын
хәтерлим әтиеңнең. Без анда икенче
сыйныфта укый идек бит әле, әйеме?
Бөтен гаиләләрдә дүртәр-бишәр
кәҗә. Атмасыннар дип, бишесен дә
суйдырып алып кайтты картинәем.
Чуен чүлмәккә боты белән салып
пешерә дә, мич алдына куя. Эссе
җәйдә кем кәҗә ите ашап утыра
инде. Песиләр рәхәтләнде. Хафа-
ланма, Миләүшә, акрынлап бөтен
кеше сыер малы тергезде. Әтиеңнең
кәҗәләрне арттыруы файдага гына
булды.
Сездә алай булмагандыр, әйеме?
Син совхоз директорына кияүгә чы-
гып тормыш итә башлагач, тагы бер
күрештек бит әле, үзең мәктәп дирек-
торы булып эшлим, дидең. Сезнең дә
ике бәбиегез бар иде инде. Бик боек
идең син анда, үзең ябык, үзең йон-
чу. Күзләреңне күтәрми генә, җиргә
төбәп кенә сөйләштең. Мал күп ас-
рыйбыз, дидең. Нигә шунда дөресен
әйтмәдең син миңа, Миләүшә? Шул
совхоз-совхоз дип, барыгыз да аш-
кындыгыз бит, үсә торыдыгыз, шунда
китеп олага тордыгыз. Агыйделнең
аръягында бер энәгә бер сыер ди,
барып җитсәң, бер нәрсә дә юк, ди.
Безнең дә бернәрсә дә, беркем дә
калмады. Өебез буш, бикле тора.
Син юкка гына сокланган идең, өегез
зур, матур, каралты-кураларыгыз
бөтен, мунчагыз да бик яхшы дигән
идең. Бианай корткадан соң Хәбир
дә озакламады. Исерек килеш ташу
вакытында бозга сикергән, коткара
алмадылар. Син беләсең бит инде
Саръязның ничек котырып ташы-
ганын. Таудан кар сулары эреп, күз
иярмәс тизлек белән агып тугайларга
тулалар. Юк, балалардан бер хәбәр
дә юк, кайда икәннәрен дә белмим.
Баштарак малай кайтыштыра иде,
хәзер анысы да кайтмый. Ачулан-
мыйлармы, дисеңме? Ачуланмаган
кая инде ул? Олы кызым шул кадәр
урамда егып салып “ачуланды”, бер
кара ятмаган җирем дә калмады.
Аңымны югалтканмын. Яклашырга
килгән Җинан түтине дә ару гына
“ачуланган”. Соңыннан судлашып та
йөрделәр. Ничек итеп көн итәсең,
дисеңме? Авыл өстендә кемдә нин-
ди авыр пычрак эш бар, шуны эш-
лим, кем кундыра, шунда кунам,
туры килгәндә, ирләре белән дә кун-
галыйм. Исереккә диңгез тубыктан.
Юк, пенсиямне дә үзем ала алмыйм.
Исерек баштан самогончы Сәмига
файдасына култамгамны куйганмын.
Ул ала. Инде самогон сатып, бөтен
халыкны аздыруы гына җитмәгән.
Элекке заман булса, авылдан ку-
арлар иде үзен. Бәлки, элекке за-
ман булса, бу чаклы бозыклык та
булмас иде. Эчкечелекне әйтәм.
Күпләр самогон куып сатуны кәсепкә
әйләндерделәр. Гел заралана димә
инде, Миләүшә. Бар, бар, яңача
яшәүнең уңай яклары да бар. Райо-
ныбызны, беренчеләрдән булып, газ
челтәренә тоташтырдылар. Өйләрне
үзебезнең якларга хас булганча,
түбәсен куш ябып, алтышар бүлмәле
итеп күтәрәләр.
Урман үзебездә булгач, күбрәк
агачтан. Күпчелек өйләргә су
кертелгән. Кулыннан килгән кеше
көтүе белән малын асрый. Йорт саен
диярлек ат тоталар, яшь гаиләләр
дә күп бездә. Әлегә мәктәбебез дә
гөрләп тора. Әйе, мәчетебез дә бик
зур, бик матур. Халык дингә тартыла.
Үз эшен ачучылар да байтак. Күбрәк
шул алып-сату эшләре. Җир белән
эш итәргә теләүчеләр бик юк. Җир
шул инвесторлар кулында инде.
Ярый, мин китим инде, Миләүшә.
Киләсе язга тагы тау түбәләре кар-
дан ачылгач та, умырзаялар чәчәк
атар. Бөтен дөнья яшәрер, яңарыр.
Инде егерме ел үтеп китсә дә, син
дә минем исемдә гел яшь килеш
калырсың. Боз катламын тишеп чык-
кан шушы нәфис нәни таҗлар кебек
гүзәл дә, саф та. Мәңге ачылмаган
сер булып, хәтеремдә сакланырсың,
Миләүшә! Синең дә ирең белән
балаларыңны бер дә очратканым юк.
Ирең килмәс тә инде. Апаң түзә ал-
мады шул, бөтен халык алдында:
– Шушы комсызлыгың белән
сеңлемнең башына җиттең! – диде.
Бәлки, ул гаепле дә түгелдер. Ма-
шинагызны талап алып киткән бан-
дитлар янаганнар шул, хәбәр итсәгез,
икегезнең берегезгә үлем, дигәннәр.
Ә бу тоткан да хәбәр иткән. Барыбер
кире кайтарып бирмәгәннәр...
Беләсеңме, Миләүшә, мин уйлап-
уйлап тордым да, яңадан бер тамчы
да авызыма алмаска булдым теге
зәхмәтне. Үлемне генә төзәтеп бул-
мый, башка бар нәрсәне дә үзгәртеп
була, ди идеңме әле?!
***
Автор хакында
Кешенең иҗаты аның шәхесеннән аерылмый, диләр. Бу сүз ни дәрәҗәдә хактыр,
әмма мин Тәслия Әхмәтова хакында нәкъ шулай дияр идем. Тәслия, үз сүзләре белән
әйткәндә, үз күңелендәгесен хикәяләрендә калку итеп күрсәтә ала. Автор фикере
тормышчан бизәкләр белән нәфис үрелеп бара, әсәрләрендә гүя чорның йөрәк тибе-
ше чалымлана. Тәслия ханымның хикәяләре сюжетлы вакыйгадан бигрәк, хикмәтле
фикергә корылган. Ә аны – хикмәтле сүзне – чын иҗатчылар гына әйтә ала.
"Әнкәемнән килгән күчтәнәч", "Ана хакы" дигән үзнәшер китаплары каләм әһеленең
нәкъ шушы сыйфатлары хакында сөйли.
Ярмәкәй районының Рәтамак авылында туып үскән, илле елга якын гомерен
Дүртөйле шәһәрендә яшәгән Тәслия Әхмәтова үз
өстенә зур бурыч, авыр йөк алган – иҗат юлын сайлаган. Мондый тәвәккәллек үзе
үк хөрмәткә лаек.
Рафаил ХАФИЗОВ.