

Госпиталь поликлиникасында чират көтеп утырам. Минем кырда, төскә минем яшьләрдә булыр, бер агай утыра. Карыйм, бу монда дәваланырга килгән әбиләрне тирги:
- Сезгә була мин тиз генә врачка керә алмыйм, нигә монда йөрисез, бездельники - ди.
Кызыксынып:
- Сез ничәнче елгы? - дип сорап куйдым.
- 1927 нче - ди.
- Фронтта булдыгызмы, ничә ай сугышта катнаштыгыз?
- Ике ай сугышта булдым, - диде.
Минем ачу килеп китте дә, бу агайга әйтәсен әйтем:
- Сиңа, дус кеше, повезло, исән калгансың, дүрт саның да төгәл, алай гына да түгел, сине Сталин сугыштан соң биш ел буена солдат боткасы ашатып тотты, нәкъ синең организм үскән, ныгыган еллар иде бит. Ә менә бу әбиләр сугыш елларында, сугыштан соң, ачка шешенеп, шул фронтка булсын дип, бушка көне-төне басуда эшләделәр. Ә шәһәрләрдә яшәгәннәре заводларда, фабрикаларда солдатларга киемнәр тегеп, станокларда снаряд корпуслары танк, самолетлар өчен детальләр ясап, 400 грамм чи икмәк белән кәбестән суы эчеп, сугыш елларын үткәрделәр. Так что, син аларны юкка тиргисең, - дидем.
Бу сүзләрне ишеткәч агай бер сүз дә әйтмәде, аңлады, ахры.
Бу вакыйга мине кечкенә чакларга, сугыш елларына алып китте. Исемдә, без бәләкәй чактан ук атка гашыйк идек. Ундүрт яшьтә мин атлар көтә башладым. Иң яраткан атым “Чүкеч” булды. Ул минем арттан эт кебек ияреп йөри иде. Икенче яраткан атым “Кола-тай” иде. Мин аңа атланып йөрдем. Иң кызганган атым “Ревизор” булды. Ул чем-кара яшь айгыр, баскан җирендә биеп тора иде. Безнең колхоз рәисе Ревизорның аркасына туры килмәгән ияр салып, атланып Бүздәккә барган, анда очынып чабып йөргән. Теге ияр атның иңбашына суккан. Башта шеште, аннан үлекләде, соңыннан ярты саны череп үлде, мәхлук.
“Монгол” исемле атыбыз бар иде. Кыш көне шуны чанага җиктереп, мине Таулар авылы ягына мәктәп өчен утынга дип җибәрделәр. Берүзем, ул якка беренче баруым, өстә фуфайка, аякта чабата. Өшемәс өчен күбрәк җәяү барам. Атым тау төшкәндә дә юртмый, хәле юк. Кичкә табачак барып җиттем. Өйрәткәнчә, утын бирә торган кешесен таптым, утынны төядем. Иртән кайтырга чыктым. Атым башта сирәгрәк, аннары еш-еш туктый башлады. Аз гына печән калган иде, бирәм, ашамый. Сусаган дисәм, иртән китәр алдыннан су биргән идем, эчмәде. Алда Түреш авылы, әгәр барып җитә алсак, чананы беренче өйгә кертәм дә, атны җитәкләп алып кайтам, дигән фикергә килдем.
Түреш күренә, әмма бер-ике чакрым бар әле. “Монгол” кинәт кенә туктады да борылып миңа карады.
- Нәрсә, малкаем, - дип өлгермәдем, ул гөрс итеп егылды. Мин тиз генә чөелдерекне, аркалыкны чиштем, камыт бавын ычкындырдым, тугарып тәртәләрне читкә аердым.
Атның авызыннан күбек китте, күзләре йомылды, аякларын берничә мәртәбә селкетте дә тынды. Үлде, бахыр. Мин әзрәк шыңшып алдым. Нишләргә? Бер кеше юк, буран чыгып тора, өши башладым. Ни булса булыр, киттем Түрешкә. Авылга кергәч тә таяк таянган бер абый очрады. Мин аңа булган хәлне сөйләп бирдем.
- Әйдә, улым, киттек, колхоз председателенә, - диде ул.
Бардык рәиснең өенә.
Ул мин сөйләгәнне тыңлап торды да:
- Хәзер берәр хәл кылырбыз, — диде.
Алар ярдәмендә чананы бер ихатага керттем дә, кайтып киттем. Иртүк үземнең колхоз рәисенә барып сөйләдем. Ул кемне тиргәргә дә белмәде:
- Их замана, замана, дип уфтанды да бригадирны чакырып, чананы алып кайтырга кушты.
Ул каһәрле елларда тагы шундый хәлләр дә була иде. Райкомның “көчек”ләре милиционер алып килеп, эштән кайтып килгән кешеләрне тентиләр иде. Минем яштәш Мәсгутьнең сеңелесе бер төркем хатыннар белән урактан кайтып килә икән. Ул башак уып ярты кесә бодай алган булган. Аларны теге “көчекләр” туктатып, чишендереп тентегәннәр. Фәгыйләне шул ярты кесә бодай өчен биш елга төрмәгә яптылар. Ул аннан бик ябыгып, саргаеп кайтты. Кайткач, бер ел чирләп ятты да, мескен, үлде. Күрәсең, төрмәдә бик нык җәфаланган. Ике тиенлек бодай өчен алма кебек чибәр кызны үтерделәр.
Сентябрь аеның азаклары. Көннәр бозылып бара. Төннәрен елга буена кырау төшә башлады. Бу 1944нче елның көзе иде. Фронтта безнең гаскәрләр җиңеп барсалар да, сугышның әле кызу чагы. Ә бездә, тылда, хәерчелек. Бәрәңгенең үсеп өлгергән чагы булса да, без аны туйганчы ашамадык, чөнки әниләр бәрәнгене пичтә киптереп фронтка җибәрәләр иде.
Без, малайлар, иртүк эшкә китәбез. Мин, бригадир ярдәмчесе булгач, барсыннан да элек торып, кемгә нинди эшкә барырга, нәрсә, ничек эшләргә икәнен әйтеп чыга идем. Аннан эш коралларын әзерләп бирергә, эшләнгән эшләрне чутларга кирәк. Ул елларны һәр бер колхозник кимендә 300 трудодень эшләргә тиеш иде. Бу бик авыр йөкләмә, ә эш хакы турында бер сүз дә юк. Шуңа күрә халык аны “кысыр трудодень” дип йөртә иде.
Шулай бер кичне, көтмәгәндә, безнең капка төбенә бер зур йөк машинасы килеп туктады. Бу - әнинең сеңелесе, Нәгыймә апа һәм аның танышы, Уфа шәһәрендәге төрмә директоры һәм шофер иделәр. Алар төрмәгә бәрәңге сатып алырга килгәннәр, ә беррәттән үзләренә дә алырга исәпләре бар. Алар бәрәңгене күбрәк одеял, тастымал, сабын, тоз кебек әйбергә алыштырып алдылар.
Беренче мәртәбә машинаны якыннан күргәнгәме, шофер булырга хыяллана башладым, гел шул тирәдә уралдым. Шофер татар иде, Хәмит исемле, Чишмә районыннан. Ул миңа машина турында бик күп сөйләде. Урам буйлап бәрәңге җыеп йөргәндә, машина артыннан бер көтү малайлар йөгерәләр иде. Мин кузовта баргач, әлбәттә, көнләшкәннәрдер.
Машина белән кызыксынганымны күргәч, Нәгыймә апа әнине үгетләргә тотынды.
- Җәйгә Кимне шофер итәм, - диде.
- Нинди шофер ди, аңа быел декабрьдә генә ун алты тула.
- Вот әйбәт, башта слесарь булып эшләр, кыш шоферлар курсына керер, ә язга право алачак, - дип, Нәгыймә апа бик ышандырып сөйләде.
- Ул китсә, мин ничек яшәрмен? Кем утын китерер, кем суга барыр, юк, юк, авызыңны да ачма, - дип, әни башта каты торды.
Нәгыймә апа үзсүзле хатын иде, ул Уфада домуправ булып эшли икән. Өч баласы бар, ире, Әгъзам җизни сугышта.
- Син баланың язмышына балта чапма, башкалар торалар бит, сез дә торырсыз. Әнә, Маратыңа ун яшь, вполне эшләрлек, - диде ул.
Шулай дигәч, әни сүз көрәштереп тормады.
- Ярар, булдыра алмаса, шундук кайтарып җибәр, - дип, үзенең килешүен белдерде.
Уфага килгәч, минем өчен моңа чаклы билгеле булмаган кыенлыклар башланды. Урысча сөйләшә белмим, бар да чит, бар да ят. Акчаң булмаса, ачлык үкереп тора. Нәгыймә апаның үзенең өч баласы. Иң зуры, Фидрат, минән 4 яшькә кече. Апам мине бер трестның гаражына слесарь ярдәмчесе итеп эшкә урнаштырды. Эш хакы бик түбән иде, хәтта ашарга да җитми. Гараждагы машиналар иске, гел ватылып торалар.
Кыш җитте. Тышта, дворда, иске фанер җәеп, машина астына кереп, ватылган җирен сүтә идек. Авылдан алып килгән бияләйләр тишелеп беткәч, кулларга чүпрәк урап эшли башладым. Бермәлне суык тиеп куллар да шешеп китте, күңел дә төште...
Безнең механик, дядя Коля, бик таләпчән кеше иде. Без өч малай: Миша Артамонов, Алексей һәм мин - слесарь булып эшли идек. Дөресен әйтергә кирәк, минем бик тә шофер буласым килә, машиналарга чын күңелдән кызыксынып карый идем.
Яңа ел башланды, миңа уналты яшь. Нәгыймә апа аркасында паспорт алдым. Хәзер шоферлыкка укырга урнашырга дип йөрим. Урысча сөйләшергә дә өйрәнеп киләм. Моңа Нәгыймә апаның малайлары да бик ярдәм иттеләр, чөнки алар гел урысча сөйләшәләр. Өйгә кайткач, мине сөйләндереп, хаталарны төзәтеп йөдәтеп бетерәләр.
Аксаков урамында автошкола бар. Мин шунда барып, укырга керүнең тәртипләрен белдем. “Годен” дигән медицина белешмәсе, биш йөз сум акча һәм паспорт кирәк икән. Паспортым бар, башкалары юк. Шоферлар курсына белешмә бирә торган поликлиника Тукай урамында. Ул елларда минем кебек кыска буйлы малайлар комиссиягә килеү белән бүрекне салдырып, стенага сызылган метр белән буйны үлчиләр иде. Мине дә шулай иттеләр. Буем нибары 148 сантиметр булды. “Не годен”, дип, борып чыгардылар. Коридорда бик озак басып торгач, халат кигән бер апа килеп чыкты. Мин аңардан сорадым:
- Шофер булыр өчен буй күпме кирәк?
- Метр ярым, - диде ул.
Комиссия атнасына бер генә мәртәбә була. Мин ике шакмак ясадым да, кесәгә салып, комиссия көнне тагын киттем. Баргач, бәдрәфтә үземнең чүпрәк итекләремнең эченә шакмакларны салдым да комиссия бүлмәсенә кереп киттем. Гадәттәгечә, бүрекне салдырып буйны үлчәделәр. Врачмы, шәфкать туташымы, буең 151 см дип әйтте. Шунан күзне, колакны, кан басымын үлчәделәр, анализ бирергә кәгазь тоттырдылар. Бар җирем дә сәламәт. Мин боларны бер атнада йөреп чыктым, белешмә булды. Хәзер каян 500 сум акча табу мәсьәләсе калды. “Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына,” диләр бит. Беркөнне, көн уртасында эштән сорап өйгә кайттым. Баш авырта, салкын тигән иде.
Караштыра идем, шкаф башында кәгазьгә төрелгән бер төргәк ята. Ачып карасам - хром итеккә дигән материаллар: кунычы, башы, табанлыгы белән эчлеге, бар да бар. Озак уйлап тормадым, баш авыртуына да карамадым, төргәкне култыкка кыстырып урам буйлап толчокка төшеп тә киттем. Бүген толчок эшли торган көн.
Кереп тә өлгермәдем ирләр, күпме сорыйсың пацан ди тарткалаша башладылар. Мин аның күпме торганын белмим. Ә миңа бит биш йөз сум гына кирәк. Мин биш йөз сум дип әйтеп тә өлгермәдем, бер ир кулга акчаны тоттырды да итеклекне тартып алып та китте. Мин уңга-сулга карамыйча, кайтыр якка чаптым.
Базардан туп-туры автомәктәпкә киттем. Акчаны түләдем, алдагы атнага укырга килерсең, диделәр. Мартның унбишенә хәтле укып, “стажер на три месяца” дигән документ алып чыктым.
Мин илтеп саткан итеклек кемнеке икән дип, озак баш ватып йөрдем. Шофер булып эшли башлагач, хуҗасына хакын түләрмен дип ниятләндем. Ул Шәрифулла җизнинеке булган икән.
Автошколада укып йөргән чакта Шәрифулла җизни килеп төште. Мин аңа үзем сөйләп бирдем. Ул мине тиргәү урынына мактады:
- Молодец, башың җиткән, син бит аны аракы эчәр өчен сатмагансың, сатып эчсәң тиргәр идем, - диде.
- Җизни, мин азрак баегач, сиңа итеклекнең хакын түләрмен, - дидем.
- Кит әле, кеше көлдермә, менә син права алгач, үзеңне котлап яңа итек бүләк итәрмен, - диде ул.
Безнең гаражның башлыгы немец кешесе иде. Үзебездә туып үскән, бик әйбәт кеше. Шулай булса да, безнең ил немецләр белән сугышканга күрә, халык аны яратмый иде. Мин право алгач, ул мине котлады да, бер иске полуторка янына алып барып:
- Менә сиңа машина, в счастливый путь! - диде.
Мин машинада йөри башладым. Буем руль өстеннән карарга җитми, руль арасыннан карап йөртәм... Моторны сүндермәскә тырышам, чөнки кабызырга көч җитми, стартер эшләми, кул белән әйләндерергә туры килә. Урамда булса, куркыныч юк, ирләр, йә солдатлар кабызып бирәләр иде.
Шул язны Сталин исемендәге урамга асфальт җәя башладылар. Ул чакта асфальтны заводтан алмыйлар, андый завод юк та. Асфальт җәючеләр үзләре зур чанның астына ут ягып, эченә сумала белән ком тутыралар да, шуны бертуктаусыз озын тимер саплы тар көрәк белән бутый-бутый кайнаталар. Ә мин Дим буеннан ком ташыйм. Машинага комны ике хатын төйиләр. Көрәк белән. Алар тутырганчы, мин рогаткамны алам да, чыпчык аулыйм.
Асфальт кайнату эшендә сигез хатын һәм Хафиз исемле бер чулак ир эшлиләр иде. Болардан башка дүрт хатын алмашлап носилка белән булган асфальтны юлга ташыйлар, ә анда Гыйләҗ карт белән Мәрүсә дигән кыз җәяләр дә, кул катогы белән тигезлиләр, бастыралар.
Мин машинаны бушатып беткәч, читкә алып китеп сүндерәм дә, әзерәк суынсын, хәл җыйсын дия идем. Үзем хатыннарның эшләгәнен карап, аларны җәлләп, төрле уйларга бата идем.
Асфальт кайната торган чанның авызы ике метрдан артык, ә тирәнлеге метр ярым булыр. Аларның бутый торган көрәкләрен ач кеше күтәрерлек түгел. Бер көрәккә икешәр хатын асылынып, көчкә актарып чыгаралар. Үзләре кара тиргә батканнар, куллары калтырап тора.
Хафиз агай чулак булгач, ул гел ут яндыру, аны сүндермичә тоту мәсәсәләсе белән мәшгуль. Аның эше дә бик авыр. Ул утынны китертергә кирәк, чи булмасын, кискән, ярган булсын. Иллә андый утын аз шул. Озын бүрәнәләрне, йә исә череп ауган телеграф баганасын китерәләр. Хафиз кулы белән лом тотып шуларны чан астына кертеп яндырып тора иде. Ул да кара тиргә баткан, ертык халат кигән, гел янган учак алдында эшли. Утын чи булса, ул автол йә мазут сибеп яндыра һәм урам бөтенләй диярлек төтенгә күмелә иде. Чанга якын өйләрнең хуҗалары тәрәзәләрен, ишекләрен гел ябып тоталар, ә кайсы чакта чыгып, оятсыз сүзләр белән тиргәшәләр. Алар эшләгән халыкка карап:
- Сез нигә безне санга сукмыйсыз? Акча керсен дип тырышасызмы? - диләр иде.
- Юк, сез яңгышасыз, бу эшнең акчасы безнең киткән тазалыкның чирегенә дә тормый, - дип җавап бирәләр иде хатыннар.
- Нигә безгә ул асфальт юл кирәк, без болай да буксовать итмибез бит, - дисәләр.
- Моны, ана теге яшел йортка барып сорагыз, - дип җавап бирәләр иде асфальт ясаучылар.
Мин беркөнне комнан кайткач, карасам, Гөлбикә апа җирдә сузылып ята. Аны торгызып бүрәнәгә утырттылар. Ул уфтана, хәтта елап та алды. Асфальтны бутаганда башы әйләнеп китеп, бүрәнәгә барып егылган икән.
- Ким, син Гөлбикәне трамвайга утыртып җибәр, - диде Хәят апа. Ул больниска барырга теләми, өйгә, кызым кырына кайтам, ди.
- Ярар, дидем дә, аны култыклап алып киттем. Апа чатанлый, һич атлый алмый. Тукталышка килеп җиткәч, “мине әзерәк озатып та куй инде”, диде.
Киттек Черниковскига табан.
Элекке Черниковски үзе бер аерым шәһәр иде. Уфадан анда бер генә трамвай юлы салынган. Тукталышларда трамвай каршы килгәнен көтеп үткәреп тора.
Уфа шәһәре ул чорда әлеге “Округ Галле” дигән урам тирәсендә бетә иде. Аннан Черниковскига чаклы әрем үскән ялан иде. Самолетлар шунда Уфаның читендә, чирәмгә төшеп йөриләр иде. Уфаның урамнары тар, өйләре бәләкәй, күбесе ике катлы.
Бу авыр каһәрле эштә хатын-кызлар гел бәләгә очырап торды. Өсләрендәге киемнәре пычрак, иске, ә үзләре асфальт исенә исереп беткәннәр. Шулай, бер көн яңгырдан соң шундый хәл булды: Хәят апа асфальтны бутаганда таеп китеп янган учакка керә язган. Шунда халатына ут капкан. Апа яна башлагач, бар да курыкканнар, нишләргә белмичә аптырап калганнар. Тик Хафиз агай гына, элеккеге фронтовик, каушап калмаган. Ул тиз генә әят апаны комга егып ауната башлаган, ялкынны үзенең халатын каплап сүндергән.
Беркөнне комга дип Дим буена килсәм, Нәфисә берүзе генә, ә Сәмәрә юк.
- Кая Сәмәрә, - дип сорагач.
- Менә бу якын авылга дип киткән иде, - диде Нәфисә.
Шуңа күрә комны без Нәфисә туташ белән икәү төядек. Бу авыр эш минем актык хәлемне алды. Җиргә ятып, ярты сәгатьләп хәл җыярга туры килде. Шушы рейс минем өчен бер каза булды. Вера асфальтны бутаганда ялгышыпмы, әллә көрәге сынып төшеп, үзе башына үзе көрәк сабы белән китереп суккан да һуштан таен егылган. Лариса аның янына омтылды, ә көрәге чанда кадалып калды. Шул вакытта минем машина да килеп җитте, өлгермәдем, алгы зур пыяласы белән тимер сапка килеп бәрелде дә, пыяла челпәрәмә килде.
Менә шулай бу кара эштә, кыска гына җәй эчендә, күпме кара яралар булып алды, ә эшләгән эшнең нәтиҗәсе бик аз иде, без өч айда бер кварталның чирегенә дә җитә алмадык. Аннан соң, асфальтны кырчын таш өстенә җәергә кирәк бит, ә без шоссе юлга, ком өстенә җәйдек. Андый юл озакка чыдамый. Алай гына да түгел, кул белән ясаган асфальтның сыйфаты бик түбән була.
Бермәлне асфальт ясаучыларның, сумаласы бетеп китте. Аны нигәдер вакытында китермәделәр. Шуңа күрә тәнәфес барлыкка килде. Гыйләҗ картлар да, асфальт ташый торган хатыннар да безнең кырга килделәр һәм сөйләшә башладылар. Мин башта тыңлап кына утырдым.
Сүзне Гыйиләҗ бабай алды:
- Җәмәгать, менә без асфальт салабыз, ә бу заманада мондый эш дөрес микән?
- Бик дөрескә ошамаган, чөнки күпме утын китә, ком ташырга күпме бензин кирәк, - диде Хафиз агай.
Сүзгә Хәдичә апа кушылды:
- Сез, ирләр, экономика яклап сөйлисез, ә менә политический яклап уйлап карагыз. Кем урамын әйбәтлибез, сизәсезме? Сталин урамын! - Хәдичә ул белемле кеше, библиотека техникумында да укыган шул.
- Причем тут Сталин? Ул бит бу урамнан йөрми, - диде Сания.
- Эш анда түгел, без халыкны тәрбиялибез бит, Сталинны зурлаганны безнең обком халыкка күрсәтергә тырыша дип, Гыйләҗ бабай әйтеп тә бетермәде, Мәрүся: “Нәрсә, бу подхалимаж булып чыга мыни”, - диде.
Шулай сөйләшеп утырганда, эшнең тукталганын сизепме, әллә үтеп барышлыймы, райисполкомның бер түрәсе килеп чыкты. Ул, хәл-әхвәл сорашкач,
- Эш нигә тукталып тора әле, - дип сорады.
- Сумала китермиләр, бетте бит, - дип, бар да бер авыздан җавап бирделәр.
- Хәзер шылтыратам, битумны тиз китерерләр, эшне бер минутка туктатырга ярамый, диде дә, - китә башлады.
- Сезгә безнең сораулар бар иде бит әле, - дип Фәридә апа аны туктатты.
- Нинди сораулар?
- Менә бу заманда, дөнья җимерелгән вакытта, Сталин урамын асфальтлау дөресме?
- Син, апа, Сталин дигән исемне бер кайчан да әйтеп сөйләшмә. Сизми дә калырсың, читлек эченә кергәнеңне.
- Без аның үзен әйтмибез бит, ә урамның исемен генә әйтәбез, - диде Гыйләҗ бабай.
Артык уйлап тормый, мин дә сүз кыстырып куйдым:
- Куркып әйтерлек булгач, нигә андый исемнәрне урамнарга, шәһәрләргә кушалар?
- Син, малай кеше, вообще тик утыр, Уфада төрмә дә бар бит, - диде начальник, бармагын миңа яный-яный.
Хафиз агай утырган җиреннән басып:
- Иптәшләр, әйдәгез бу мәсәләне ташлыйк, монда болай да бар да ачык. Менә минем фронттагы командирым, полковник Петров, болай дип әйтә иде: “Во дворцах мыслят иначе, чем в хижанах”.
Бу сүзләрдән соң теге начальник безнең яннан тиз генә китә башлады. Шулай да, артына карый, карый: - Битум тиздән булачак, давайте по ударному работать, товарищи! - дип кычкырды.
Их, - диде шулчак Хафиз агай, - Әгәр бу урамның исеме башкача булса, уйлабрак эшләрләр иде, - диде. - Мында бер генә сөземтә: кеше үлмичә, аларның исеме белән урамнарны һәм шәһәрләрне атарга ярамыйдыр шул...
- Ә кемнәр алар, тираннар, дип сорадым.
- Тираннармы? Наполеон, Гитлер кебек кешеләр, - дип җаваплады Хәдичә апа.
- Кеше үлгәч начарлыгы әкертенләп онтыла, ә әйбәт эшләре хәтердә саклана шул, дип өстәп куйды Гыйләҗ бабай.
Фото: https://ru.freepik.com