Дөнья бу
10 Октября 2023, 12:15

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Бәхетсез нигез. Булган хәл (Дәвамы)

Нәсимә тагы бер-бер артлы ике малай, бер кыз табып “ташлады” да, Фәһимне дә, Мәликәне дә акрынлап үз кубызына биетә башлады.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Бәхетсез нигез. Булган хәл (Дәвамы)Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Бәхетсез нигез. Булган хәл (Дәвамы)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Бәхетсез нигез. Булган хәл (Дәвамы)

Көннәр бик озак үтте, көтте ул Фәһимен... “Ата йортына кайткан кыз булса, песигә әйтсәләр дә, тия”, дигән сүз бар. Кыен иде Нәсимәгә: өйдә тормаска тырышты, эчендәге әрнүне сиздермәде. Ялгызлык эзләп, табигать кочагына ашкынып кына яшәде. Урманлы тау уратып алган туган авылын, тау итәгендәге түгәрәк күлне үтә сагынганлыгын; яр буенда каз бәбкәләре саклап, чәчәк, җиләк җыйган болыннарны күрәсе килүен сылтау итте. Һәм чынлап та, шушы үскән җирендә, бөтенесе дә якын, бары да җанга тынычлык бирә иде. Ләкин йөрәк төбендә бикләнеп яткан җирсү хисенә кушылып, кимсенү хисе кинәт өскә калыкты да, давылда бәргәләнүче дулкын төсле, күзләреннән яшен агызды. Хәтфә үләнле җирләрне, ап-ак кәүсәле каеннарны кочып:

– Әй, Аллам, ник минем язмышымны бордың, беркемгә дә начарлык та кылмадым бит, – дип әз еламады ул.

Ләкин бернәрсәне бик ачык аңлады: егылсаң, сикереп торып, тормыш атының ялына ябышырга, чыдарга өйрәнергә! Һәм бу фикерен үзенә девиз  итеп  кабул итте.

...Ә Мәликә түтиләрнең йорты буш, мәет чыккан төсле күренде күршеләргә. Бәләкәч Фәнисне бик сагындылар; йөгереп эшләп йөргән ачык йөзле Нәсимәне дә юксындылар.

– Кит аннан, бу Мәлкәтәй нәрсә кылана, ә? – дип, Наҗия, гадәттәгечә ботына кулы белән сугып тиргәнде. – Дөньясын  гөл кебек иткән килен дә ярамагач ни, тормышлары торганы бер оҗмах йорты иде бит.

– “Хәерче баеса, чабатасын  түргә элә”. Боларның шулаерак килеп чыкты шул, – дип аптырап әйтеп куйды Сафия, икенче күршенең килене. – Без менә бер дә әллә кая сикерә алмыйбыз.

– Бер болганып буталып алу була инде тормышта. Килешерләр әле, – диде дөньяны күп күргән Әсма карчык.

...Кайтып китүенә ике айлап үткәндер, Саимәләргә, Фәнисен күтәреп, Нәсимә килеп керде. Чәй эчкәндә:

– Фәһим берәр нәрсә уйламаса, аерылышырга туры килер инде, – дип әрнеп сөйләде.

– Аерылырга беркайчан да соң түгел, килешергә юл эзләп карагыз. Алма кебек балагыз бар. Нинди яхшы ир булса да синең балаңны үз итмәячәк, Нәсимә. Фәһим – ир кеше, барысын да аңлап бетерә алмаска да мөмкин. Баланың язмышы, киләчәге сезнең кулда! Уйламый эш итмә, дилбегәне үз кулыңа ал, “горурлык” дигән нәрсәне кайчак читкә куеп тору да файдага була.

– Шулайдыр да соң, Саимә апа, мин мәҗбүри муенына асылына алмыйм. Ике ай тордык авылда, мине булмаса, баланы күрү сылтавы белән, бер килеп әйләнер иде. Ә ата нигезендә, аерылып кайтсам да, мин чит кеше хәзер.

– Шулай булмый. Синең дөньяң монда, Нәсимә! “Кем белән кара булгансың, шуның белән ак бул!” – диләр.

Нәсимә баланы имезгән арда Саимәнең башына бер хәйлә килде. Тамагы туеп, көлеп җибәргән баланы кызы Рәифәнең кулына тоттырды:

– Син хәзер, Рәйфә, аны әтисенә күрсәтергә тырыш! Нәсимә апаң Фәнисне эзләп кергән булып, Фәһим абыең белән очрашырлар. Кем белә, бәлки, килешеп китеп кабат кавышырлар. Бар балам, сабый хакына изгелек эшлик!? – Рәйфәнең икеләнеп торганын күргәч:

– Менә үзең әтисез үсәсең, рәхәтме? Фәниснең дә ятим булып үсүен телисеңме, әтисе исән көйгә, ә? – дип өстәде.

Рәйфә үзенең кулындагы Фәнискә бер мизгел карап торды да, йөгерә-атлый китеп тә барды. Теләми иде ул шушы курчак кебек баланың ятим үсүен!

Саимә иркен итеп тын алып, аның артыннан елмаеп карап калды:

– Изге сәгатьтә! Аллаһкаем, шушы бер гөнаһсыз ике сабыйга бәхетләр бирче! Рәйфә баланы күтәреп өйдән чыкканда Фәһим ихаталарында йөри иде.

– Фәһим абый, кара әле, мин кемне алып кайттым! – дип дәште ул.

Күршесе теләр-теләмәс кенә башын борды... Һәм катып калды.

– Каян алдың, әнкәсе кайда? – дип кычкырып җибәрде Фәһим һәм койма аша гына алар янына сикерде. Ул кабаланып баланы кулына алды, әйтерсең, кемдер тартып алудан курка. Сабый, йокысыннан уянып, аңа карап ике генә тешле авызын ерды.

– Бәй, улымның тешләре дә чыккан ич – Фәһимнең йөзе язгы кояш шикелле балкып  китте. – Әнисе кайда?

– Бездә!

Алар сөйләнгән арада Мәликә карчык та килеп керде, ни арада күргән дигән. Фәнисне Рәйфәгә тоттырмадылар  да, алып чыгып киттеләр. Мәликә карчык елый-елый такмаклый:

– Бәбекәем, син дә юксындыңмы безне? Мин сине беркемгә дә бирмим, үзем үстерәм. Асрар картта үсә торган оныгым юк минем. Нәсимә апаңа әйтерсең: “Баланы бирмим, дип әйтте Фәһим абый”, – диярсең.

Рәйфә аптырап карап торганда Саимә дәшеп алды:

– Кер, син  тиешен эшләдең, калганын үзләре хәл итәр. Шулай итеп, Нәсимә, баланы алырга кергән сылтау белән, кабат өенә кайтты. Шул кайтудан, башкача китү турындагы уй башына ялгыш та кермәгәндер... Аерылып тору шаукымымы, кемдер акыл өйрәттеме – тормышны икенче төрле алып бара башлады. Мәликәдән яхшылык көтеп утырып булмас дигәндерме...

Фәһиме дә, мөгаен: “Дөньяның  тәгәрмәче син теләгәнчә әйләнер, тормыш син күрсәткән сукмактан барыр”, – дигәндер. Шулаерак тоелды. Әлбәттә, баштагы елларны ул-бу сизелмәде. Күршеләр: “Аерылып тору боларны күктән җиргә төшерде, яхшы сабак бирде”, – дип сөенделәр.

Нәсимә тагы бер-бер артлы ике малай, бер кыз табып “ташлады” да, Фәһимне дә, Мәликәне дә акрынлап үз кубызына биетә башлады. Ирле-хатынлы иртүк эшкә чыгып китәләр; балаларны карау, йорттагы эшләр, гомумән, дөньяны “сөйрәү” Мәликә карчык өстендә. Кадимидәгечә, күлмәген ике яктан озын ыштанының бөрмәсенә  кыстырып куя да, әйдә, йөгерә. Кулыннан килсә, дөнья дигәндә үгездән сөт савып, ата каздан, яисә әтәчтән күкәй салдырыр иде.

Җиде классны чак бетергән Нәсимә дә элеккеге Нәсимә түгел.

– Фәһим, заманнан артта калмыйк. Безгә һөнәр алырга кирәк. Мин мәктәптә техничка булып эшлим, кичке укуга йөреп, урта мәктәпне бетергәнлеккә таныклык алыйм. Ә син берәр курска барып укып кайт! – диде.

– Яхшы фикер лә ул. Тик кайда гына барып укып була соң? Йортны ташлап озакка китеп булмый, кайткач эше булу да кирәк ич әле.

– Әнә, колхозга бухгалтер кирәк икән. Өч айга курска җибәрергә  кеше эзлиләр, ди. Рәис белән сөйләшеп кара әле?

– Ул каршы килмәс лә ул. Өч ай буена тормышны сөйрәргә үзеңә авыр булыр.

– Түзәрмен. Алдагы көнне уйларга кирәк.

Фәһим укып кайтты да, башы белән эшкә чумды.

Нәсимә аңардан да уздырды, читтән торып китапханәчеләр техникумын тәмамлап, башта мәктәп китапханәсендә эшләде, аннары авылныкына күчте.

Балалар үсте. Ә Мәликә карчык әкренәйде, кулыннан  көче китә башлады. Тик тел ни, һаман шулай – ачы. Дөрес әйтәләр шул: “бөкрене кабер генә төзәтә”, дип. Анысы да булмас, кәкрәеп үскән агачны да учакка кертү, ай-һай,бик кыен бит. Теле аркасында үзенә өйдә урын ишек төбендәге сандык өстенә калды.

Саимә, бер сөйләшеп торганда, Нәсимәгә читләтеп кенә:

– Безнең татарда  яхшы әйтем бар: “таш белән органга, аш белән ор” дип әйтеп карады. Ләкин Нәсимә, моңа әллә игътибар итмәдеме, әллә итәргә дә теләмәде.

...Беркөнне Мәликәләргә Галим картның сеңлесенең кызы Хәлимә килеп керде, Свердловскидан кунакка кайткан.

– Хәл белеп чыгыйм әле, үзегез күренмисез!

– Әйдә, әйдә, Хәлимә, уз түрдән! – диештеләр өйдәгеләр. Нәсимә тиз генә чәй табыны әзерләп, кунакны өстәл янына чакырды. Түгәрәк өстәл тирәли, өйдә кем бар – бар да утырды. Тик Мәликә карчык кына ишек төбендәге сандык өстендә йон тазартып  утыра бирде.

– Бәй, Зур әби, нигә чәй эчәргә килмисең? Күчтәнәчләрем дә бар иде. Борының кычытмадымыни? – дип, кунак шаяртып алды.

– Миңа анда утырырга рөхсәт юк, – диде Мәликә карчык. Хәлимә кыенсынып китте, өстәл артындагыларга аптырап карады.

– Соңыннан эчәр әле, – дип кенә куйды Нәсимә.

Әзрәк сөйләшеп утыргач, күңеленә авыр йөк төйнәп, Хәлимә кайтып китте. “Башта ничек булса, азагы да шулай буладыр, күрәсең”, дип, эчтән генә пошаланып уйланды.

Үз җиңгәсе бит, уйлады-уйлады да, Хәлимә карчыкны үзе белән Свердловскига алып китәргә дигән карарга килде.

Хәлимәнең хәбәренә каршы Нәсимә:

– Артыннан  көл сибәргә онытмасам иде, – дип ычкындырды, ә Фәһиме бер сүз дә дәшмәде. “Әнкәй үзе нәрсә ди соң?” – дип сораса да ярар иде, анасының күңеле өчен. Юк!

Мәликә карчык:

– Ходаем, соңгы ризыкларымны кайларда җыярга насыйп иттең? – дип, гомер иткән нигезен тагын бер кат күздән кичерде дә, башын иеп, Хәлимә артыннан атлады. Кибеп агарынган бит тиреләренә ике генә бөртек күз яше тәгәрәп төште.

Фәһим башын иеп кереп китте.

– Әйдә, әйдә, әзрәк дөньяның ни икәнен аңлар, – дип, Нәсимә башын артка ташлап көлеп калды.

(Азагы бар)

Фото: russpil.ru

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Бәхетсез нигез. Булган хәл (Дәвамы)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Бәхетсез нигез. Булган хәл (Дәвамы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас