Дөнья бу
6 Октября 2023, 05:10

Гөлүзә ГАСКӘРОВА. Мәхәббәткә җәза. Булган хәл

Әйе, бар иде, хатыны да, бердәнбер баласы да бар иде. Хатыны... Бөтен сәбәп аңарда инде. Марат аны үлеп ярата иде... Мине дә ярата иде...

Гөлүзә ГАСКӘРОВА. Мәхәббәткә җәза. Булган хәлГөлүзә ГАСКӘРОВА. Мәхәббәткә җәза. Булган хәл
Гөлүзә ГАСКӘРОВА. Мәхәббәткә җәза. Булган хәл

Аллаһы Тәгалә кешеләрне парлап яраткан дисәләр дә, парлары булмаганнар бүгенге көндә ешаеп китте түгелме, җәмәгать? Менә без дә, төрле сәбәпләр белән ялгыз калып, бер, ике, хәтта өч бала тәрбияләп үстерүче биш-алты хатын вакыт-вакыт очрашып торабыз. Беркөнне җыйнаулашып мунчага киттек. Мунча дигәннән, ул кайнар пар белән шәп минлек кенә түгел инде. Ул бөтен эч серләрен чыгарып түгә торган сөйләшүләр урыны да... Андагы шаярышу, көлешү, бер-береңә төртмә сүзләр... Артык җитди әйберләр хакында сөйләшмибез дә кебек. Шунда арадан беребез:

– Кызлар, әллә инде мин икенчегә гашыйк булдым!

– Китчәле, булмас. Кемдер әйткән: хатын-кызның икенче мәхәббәте булмый, бу коточкыч тетрәнү хисен ике кат кичерү өчен аларның табигате артык нәфис.

– Ул безнең кебек гомер буе лашман тартканнар турында түгел...

Китте төрлечә ирештерешү, сораштыру. Сүз башлаган кызыбыз да шаяру катыш кына җавап бирә. Шулчак арабызда һәрчак тыныч, ипле, өздереп сөйләшүче Гөлсирин дәшеп куймасынмы?!

– Булмас, димә, Дилбәргә әле утыз өч кенә! Аның кебек чагымда мин дә үлеп гашыйк булган идем.

Ничә еллар аралашып, аннан бу хакта берәр сүз ишетсәм икән. Мин бары аның ике бала үстерүен, мәктәптә математика укытуын гына беләм. Аз сүзлелеген, артык ачылып бармавын да “коры” предмет укытучысы булудан күрә идем.

– Ә менә монысы, Гөлсирин, кызык яки кызганыч булырга охшаган. Кызлар, бүген кич безнеке. Сөйләрсең бит, ахирәт!

Җавап кыска булды: “Ярар”. Монда артык сорау урынсыз. Кемнән-кемнән, Гөлсириннән шундый җитди мәсьәлә – мәхәббәт хәлләре турында сөйләтми калу мөмкин түгел иде.

Дилбәрнең аулак фатирында утырабыз. Кайчан Гөлсиринебез сүз башлар? Көтәбез. Ахирәтебез артык ялындырып тормады

– Әй, кызлар! Беркемгә дә сөйләмәгән серемне кисәк кенә барыгызга да ачып салу тагын да читенрәк икән. Ярый, минем баштан үтте андый хәлләр, сезләргә төшмәсен. Ишеткәннәргә гыйбрәт булсын. Бу ун еллап элек булган хәлләр әле булса йөрәкне кысып тора. Кайчак тын алуны авырлаштыра, – ул шулай диде дә авыр көрсенде.

Гөлсирин һәммәбездән дә аерылып тора. Төс-кыяфәтен әйткән дә юк. Алтын төсендәге куе озын чәч, калын иреннәр, төпсез күлне хәтерләткән сагыш тулы зәңгәр күзләр. Ул беразга тын калды. Яшьлеген, гаилә корып яши башлавын күз алдына китерде. Бер-берсен бик яратып, озак дуслашып йөрделәр алар. Балалар йортында тәрбиянеп үсте ул. Авыл кешесе киң күңелле булгандыр ул чакта. Аны булачак кайнәләре бик яратып гаиләләренә кабул иттеләр. Тулай торакта бүлмә алып гөрләтеп яшәп киттер бер-берсен яратып кавышкан пар...

– Безнең игезәк малайларга биш яшь тулып кына киткән иде, илдә хәлләр үзгәрде, эш хакын вакытында бирми башлаган чаклар булып алды, исегездәдер. Әтиләре абыйлары янына Себергә китте. Беренче аен эшләп, хезмәт хакын да алып кайтты, ә икенче хезмәт хакын алып, инде шәһәргә кайтып җиткәч, аэропорт белән йорт арасында башына җиткәннәрен беләсез инде, – Гөлсириннең моңсу күзләре тагын да тирәнәеп, дымланып киткәндәй булды. Әле бу кереш сүз генә. Ул хикәятен ничек башлап җибәрергә белми азаплана идеме, бер сорау җитте:

– “Аның” белән ничек таныштыгыз?

– Маратымны җирләгәнгә дүрт елдан артык гомер үтеп киткән иде. Күп сулар, сулар белән күз яшьләре акты. Дөнья мәшәкате, балалар шау-шуы белән көндезләрен онытылып торсаң да, тыныч кичләр бәгырьләрне өзгәли, тынгы бирми.

Март башы иде. Үзе кояш, кар эри, юлда бозлавык. Үзе җылы, үзе җил. Аңлашылмый торган табигать мәле. Хатын-кыз күңеле кебек. Шул вакытта эштә бер хатын чирләп киткән, онкологка барырга кушканнар. Без бит һәрчак нидәндер куркабыз, шикләнәбез. Барып сөйләшергә дә кыюлыгыбыз чамалы. “Ярый, үзем барырмын, табарбыз җаен”, – дип, мин барырга булдым. Ул күренекле табибның фамилиясен әйтеп яздырды да, мин бу мәсьәләне шул көндә үк хәл итү – табиб белен танышып, әңгәмәләшеп кайту теләге белән автобуска утырдым. Халык күп иде. Менә автобус туктады. Басар урын юк – көзге кебек бозлавык. Шул чак әллә каян йөрәк түреннән чыккан тавышы белән Маратым дәшмәсенме?!

– Гөлем, бир кулыңны! Егылып китмә?!

Арттан төшкән кешеләрне тоткарлап, автобус басмасында тораташтай катып калдым. Кемдер йомшак кына кулларымнан тотты, бер секунд – мин җирдә шул кешенең кочагында идем. “Марат!” Бу кеше: “Әйе, Марат!” – ә үзе мине читкә этеп, күзләремә карады. Мин әле аны күрмим: "Хәбир улы".

– Әйе, Хәбир улы Хәммәтшин! Сез мине беләсез?!

– Әйе... Юк... – мин буталдым, каушадым, куырылдым. Марат Хәбир улы... Марат Хәбир улы... Хәммәтшин! Юк, минеке Байтимеров! – Юк, мин сезне белмим, гафу итегез! Рәхмәт! – Мин тагын яртылаш һушсыз аның кочагында идем.

– Сезгә ни булды? Мин ярдәм итә аламдыр. Мин – табиб.

Күпме вакыт шулай басып торганбыздыр – әйтә алмыйм. Ләкин айнырга кирәк иде. Кирәк иде.

– Әйе, мин табибка киләм. Ләкин миңа түгел, ахирәтемә врач кирәк.

– Ә кемгә? Кая?

Менә бәла, бөтен зиһенем таралып, табибның фамилиясен оныттым. Тиз генә блокнотымны ачсам, “М. X. Хәммәтшин” язуы тора. Шатланып, әллә ничек канатланып:

– Сезгә! – дидем.

– Менә әкәмәт, эш урынына барып җитмәс элек, клиентлар автобустан ук эләктереп алалар, – дип шаяртып куйды абзыем.

Әйе, абзый дияргә була. һәр хәлдә миннән 10-12 яшькә өлкән иде ул. Бәхеткәме, ул көнне башка авырулар юк иде. Ахирәтне дә тиз телефоннан чакыртып китердек. Киләчәктә аның сәламәтлеге уңай хәл ителде, Марат Хәбир улы аңа зур ярдәм күрсәтте. "Башлангыч стадия" дияргә ярата иде ул. Чирне башлангыч стадиядә аздырмаска... Башлангыч стадиядә ялкынны сүндерергә... Башлангыч стадиядә...

8 Мартка миңа чәчәк гөлләмәсе китерделәр. Билгеле инде кемнән... Адресмы? Ахирәтем “этлегедер”, һәм анда язу: "Күңел кылларыңа рөхсәтсез чиртсәм – үпкәләмә, күңел ишекләрең шакысам - кичерә күр!" Минем өчен ярым аңлашылмый торган сүзләр.

Кесә телефоннары юк чак. Тулай торакта да телефон берәү генә. Эштә укытучылар бүлмәсе тулы кеше. Ләкин теләгән елан ите ашаган: аның эшенә – мин, минем эшкә ул иркенләп шалтыратыша идек. Шуннан ары узмадык та. Ә беркөнне ул мине филармониягә орган тыңларга чакырды, Ул сихри моң, ул илаһи кич башкача кабатланмас, кабатланмасын да! Бу кичтә без икәү генә идек! Безгә беркем дә кирәкми!

Гөлсирин бу минутларда шундый әсәрләнеп сөйли иде. Аны танырлык түгел. Йөзе балкып киткән, күзләре очкын чәчә.

– Шуннан башланды үзе рәхәт, үзе михнәт тормыш.

– Шулай да буламы икән?

– Була икән! һәм ничегрәк әле. Безгә, гомумән, очрашырга, күрешергә ярамагандыр ул. Ләкин безне бер-беребездән аеру да бик авыр иде. Төрле сораулар биреп, бер-беребезне интектермәдек. Шул ук вакытта ел ярым эчендә бетен бирелергә мөмкин сорауларга җавап алып беткән идек. Сезнең беләсе килә инде? Аның гаиләсе бармы? Балалары? Кайда? Ничек? Мәхәббәт ялкыны кабынганда менә бу сорауларның берсе до мөһим түгел икән. Шуңа да электән әйтеп килгәннәр: “Башыңны югалтма!” Ә мин башымны да, үземне дә уйламадым, тотып тыяр әти-әнием дә, туганнарым да, дус-ишләрем дә юк иде.

Әйе, бар иде, хатыны да, бердәнбер баласы да бар иде. Хатыны... Бөтен сәбәп аңарда инде. Марат аны үлеп ярата иде... Мине дә ярата иде... “Сез ике тамчы су кебек охшашсыз”, – дигәч, ышанмаган идем. Яшь чактагы фоторәсемен сорагач, бик теләмәсә дә, китерде. Әйе, без охшаш, ләкин туганнар түгел идек. һәм ул хатын авыру иде... Китми торган авыру иде анда. Бары тик Маратның кодрәтле дәвалары гына бу дөнья белән бәйләп тоткандыр аны. Аларның вакытлы чара булуын белә иде Марат. Соңгы чиккә чаклы һушында булып, тирә-яктагы хәл-үзгәрешләрне тоеп торучы хатыны да аңлый иде моны. Марат та хатыны шундый хәлдә чакта икенче хатын белән чуалырмын, гашыйк булырмын дип уйламагандыр. Ләкин язмыш ялгышканнар белән начар уйный.

Танышуыбызга күпмедер вакыт үткәч: “Хатыным – акыллы кеше, ошаган кеше булса, күңелеңне күр, дип элек-электән әйтә килде. Әле ул сизенә, һәм мин дөресен әйттем”, – дип, очып яныма килде. И, сабый! Ул чакта мин дә уйлый алмас хәлдә булганмын, менә хәзер әйтәм – нинди тере җан иренең гашыйк булуын хуплар икән! Күңел күрү белән гашыйк булу икесе ике нәрсәдер ул, ирләр өчен бигрәк тә! Күңелне гел күреп була инде, ә гашыйк булу! Ай-һай! Нәрсә җаваплаганым исемдә юк.

Озак вакытлар үтте. Маратым ничектер бер сөйләнел куйды: “Балаларымның икәү булуын теләгән идем дә, сәламәтлеге начар булгач, хатын миңа икенче бәби бүләк итә алмады” Мин шаяру катыш: “Синдә болай да өч малай ич!” – дидем. “Ә миңа кыз кирәк!” Мин мондый сөйләшүдән һәрчак кача идем. Ирсез бала үстерү ансат дип уйлый ахры бу ирләр!

Ә шулай да беркөн күңел уйнаклап куйды. Ләкин моны ару-талу дип кенә уйлап, игътибарсыз калдырдым. Ике-өч көннән Маратым килеп җиткән. “Гөлем, сиңа мөһим сүзем бар. Мәскәүгә Европа күлемендәге конференциягә барам. Докладым да, практик эшем дә бар”.

– Соң, исән-сау йөр. Беренче генә китүең түгел лә ул семинар-конференцияләргә.

– Шулаен шулай да, сине Алма апаң белән таныштырасым килә. Дөресрәге, ул тели.

Бу бик зур сүз иде. Мин моңа әзер түгел идем. Ничек була инде? Йөргән кызны, хатынны диик, туган-тумачага, әти-әнигә күрсәтү бар, ә хатынга... Авыру хатынга... Йөрәге түзәрме? Минем йөрәк ничек түзәргә тиеш?

Мин, күптән еламаган кеше, үземне белештерми үксеп елап җибәрдем. Миңа гарьлек, оят. Болай да үз хәлемне, кем булуымны уйлый башлаган идем. Әйтерсең мине изәләр, кысалар, тагын әллә нәрсәләр – аңлатып биреп булмый торган халәттә идем.

– Гөлем, аңла, ул авыру кеше. Мин аның соңгы әҗерен үтәми хәлем юк.

Мин Марат алдында көчсез идем. Яшь идем. Ә ул... хатыны алдында... көчсез... Хәзер уйласаң, баш әйләнә.

– Шуннан, Гөлсирин, син ризалаштыңмы? – Кемдер кыюсыз гына сорау биреп куйды.

– Их, кызлар! Бардым. Безнең сөйләшү 10-15 минуттан озакка сузылмады. Алма апаның хәле тиз бетә икән. Соңгы көннәрдә бөтенләй начарланган. Ләкин үзе бер дә зарланмады. Тонык күзләре белән озак итеп миңа текәлеп торды. Нәрсәдер әйтте бугай. Әллә аңламадым, әллә ишетмәдем. Озак итеп карап торуын соңыннан гына аңладым: “Бөтен дөнья синеке, Мараттан башка!” – дигәндер.

Кайткач, озак һушыма килә алмый яттым, ул күңел уйный, эч авырткан кебек. Җан әрнегәне генә җитмәгән, физик авыртыну да өстәдем, дип үземне сүктем.

Ике көннән төш күрдем. Бөтенесе кызым туу белен котлый, бүләкләр китергәннәр. Юрганны ачып карыйбыз, кызым юк, анда курчак кына. Кунаклар көлешә: “Ну, синең малайлар шаян, безне алдатмакчылар. Кая әле, кая, күрсәт безгә!” Читтән генә Алма апа карап тора, үзе боек: “Юк аның кызы, булмады да!”

Тирләп-пешеп уянып киттем. Я Хода, нинди төш бу? Тагын кем үлгән? Беренче уем, әллә сиземләвемме, шул булды. Сәгать ничә? Иртәнге биш. Мәскәүчә өч! Тагын өч сәгатьләп ничек түзеп ятарга кирәк! Мин тиздән ана булачакмын! Ә кая әтисе? Ул Мәскәүдә! Ул тизрәк белергә тиеш! Мәскәүчә алтыны йа илалла белен көтеп алып, кунакханәгә шалтыратам. Тик Хәммәтшин анда инде юк, кичтән үк кайтып киткән. Ә миңдә аның йорт телефоны юк. Адресы бар. Эшкә барып килсәм? Шулай уйлап ишекне ачуым истә – калганын белмим. Улларым, күршеләрем “ашыгыч ярдәм” чакырган, хастаханәгә китергәндә инде соң була. Унбиш-егерме көннән соң гына әзрәк адәм төсенә кереп кайттым. Маратым хәл белергә килмәде... һәм бөтенләй килмәде... Киләлмәде...

Кырык көн үтте дигәндә кичкә таба әкрен генә ишек шакыдылар. Марат шакуына охшаган, ләкин кыюсызрак. Нәрсә уйларга да белмичә, ишекне ачтым. Бусагада чигә чәчләре чаларган 24 яшьлек Азат – Маратның улы басып тора иде. Юк, мин һушымны югалтмадым. Монда мине түгел, Азатны тотарга кирәк иде. Ул килеп миңа капланды да сабыйларча үксеп елап җибәрде:

– Ай буе сезне эзләдем, Гөл апа. Елыйм, беренче тапкыр, кичерегез!

Мин әле барын да аңлап бетмәгән идем. Үзе азрак тынычлангач, бер тында әйтеп салды. Кырык көн элек иртәнге сәгать җидедә әнисе әтисе кулында җан бирә. Әле уйлавымча, мин һуштан язып егылган минутларда. Җирләүне оештыру эшләрен Марат үзе ерып чыга. Әниләрен җир куенына тапшырып кайткач, улы белән озак кына бер-берсенө карашып, сүзсез утыралар.

– Ярый, улым, бар, ял ит. Мин бераз утырам әле, – шулай дип Марат язу өстәле янына барып утыра. Кәгазь-каләм ала. Азат аңа карап, тынычланып чыгып китә. Бераздан, ничектер куркып уянып, янына керсә... Әтисе башын өстәлгә салган да күзләрен мәңгелеккә йомган. Ак кәгазь битендә зур хәрефләр белен: “Алма, Гөл – кадерлеләрем!” – дигән язуы калган. Йөрәк, дигәннәр...

Менә шулай, кызкайларым, безнең язмышлар. Ун ел гомер үткән бу хәлләрдән соң. Кичә генә булган кебек.

Гөлсирин хикәятен бер тында дигәндәй сөйләп бетерде дә, моңсу зәңгәр күзләрен нурландырып, һәммәбезгә күз йөртеп алды.

–Яратмагыз димим, яратыгыз! Күңел күрерлек кенә...

Фото: karavantver.ru

Гөлүзә ГАСКӘРОВА. Мәхәббәткә җәза. Булган хәл
Гөлүзә ГАСКӘРОВА. Мәхәббәткә җәза. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас