

Әнкәйләрнең, барысы да шулайдыр инде; балаларын ерак юлга озатканда, яулык очы белән күз яшен сөртә-сөртә:
– Әйбәт эшлә, кешеләргә карата мәрхәмәтле, ягымлы бул! Тәртип бозма! – дип фатихасын биреп каладыр.
Мине дә әни шахтага озатканда әнә шулай үгетләп калган иде. “Балам, мин картайдым инде, гайлә корырлык булып ныгынып кайт! – дип,көйли-көйли сөйләп олы юл чатына кадәр озата барганы әле дә хәтеремдә. Әле ярый, үзем аңа күз яшьләремне күрсәтмәгәнмен әле, димен. Миңа ул чакта унсигез яшь. Кул арасына ныклап керә генә башлаган мәлем. Әнине әйтәм, и шатланып та торды соң! Элек үзе башкарган бөтен авыр эшләрне дә хәзер миңа куша. Әлеге минем шахтага китүем дә аны бик нык каушатты: бертөрле уйчанланып, боегып калды. Маңгаендагы җыерчыклары тагын да тирәнәебрәк киткән сыман. Сугыштан әтинең үле хәбәрен алгач та елый-елый күзләре төпкә баткан иде. Әле килеп, мин аны кайгыга салдым. Кара эш эшләп ярылып һәм бирчәеп беткән кулын миңа күрсәтмәскә була альяпкычы астында тотты.
Ул шул юлга чыгасы көннең алдыннан, күп еллар инде кыекта әтине көтеп эленеп торган каклаган казны миннән төшертеп, алдыма турап куеп, кыстый-кыстый ашатырга кереште. “Балам, монау казны кыекка элеп төш әле. Әтиең сугыштан кайтуга булыр, ул каклаган казны бик нык ярата бит”, – дип, бер казны шулай озак вакытка саклауга алып калган иде. Каз ботын кимергәндә, әнинең шул сүзләре исемә төшеп, тамагыма төер утырды. Шундый итеп, елыйсым килеп китте!
Без кечкенә бер поселокка килеп җитеп тукталдык. Мине һәм тагы да ике егетне ике катлы агач өйнең бер бүлмәсенә урнаштырдылар. Ул андагы чисталык! Урын – җир өсләрендә крахмалланган кебек ап-ак простынялар, тәрәз төпләрендәге гөлләре шау чәчәктә. Өстәвенә, безнең бүлмәнең балконы да бар.
Анда чыгып бассаң, биек итеп өелгән ташкүмерләр тавына хәйраннар калып карап торасың!
Алты айлык курслар тәмамлаганнан соң, шахтага төшеп үзаллы эшли башладым. Биредә өр-яңа дус-ишләр табылды, берничә якташны да очраттым. Акчага өйрәнмәгәч, получкадан соң, нәрсә күзгә күренә барам да алам. Сирәк-мирәк булса да, бүлмәдәшләрем белән бер аз төшергәли дә башладык. Эчми торсаң, “Шахтермы син, син кем?” – дип бәйләнергә тотыналар.
Бер кичне эштән соң, якташым, Хәлил исемле дустым белән душта юынып алганнан соң, юл ыңгаендагы буфетка кереп йөз иллешәр грамм аракы салдырып, эчәргә генә җыенып беткән идек, яныбызга лаякыл исерек бер абзый килеп басты, һәм: “Ә, татар егетләресез икән, миңа да берәр йөз грамм салыгыз әле”, – диде.
Хәлил тегеңә:
– Агай-эне, монда татарлар синнән башка да до чурта! Һәр берегезгә эчерә башласаң, ыштансыз калырсың... – диде дә үзенең стаканына салынган аракыны күтәреп тә куйды..
Мин дә үземнең өлешне “төпләп” куярга дип кенә торганда, теге кеше кулымнан стаканымны бәреп төшерде. Бераздан карасам, Хәлил аны сугып егып типкәләп тә ята. Ах, син сволочь, шахтерларга тагын бер тапкыр кул якканыңны күрим әле, кирәгеңне алырсың! – дип, бик нык кычкырып сүгә-сүгә типкәләп, кешелектән чыгарып ташлады тегене Хәлил дустым.
Көч-хәл белән генә аерып калдым. Һәм без тиз генә бу урыннан сыйпау ягын карадык. Юл буенда Хәлил белән әйткәләшеп тә алдык.
– Син әле яшел, бернәрсә дә белмисең авыл сарыгы, – диде ул минем әйтеп беткәнне дә көтми, бик нык ачуланып. Үзе миңа кесәсеннән бер ярты аракыны алып тоттырды һәм:
– Кирәкмәгән урында кысылып, эчемне пошырып йөремә – дип, өзеп кенә әйтеп куйды.
Әйе, ул миңа караганда тәҗрибәлерәк шул: дүрт ел эшләргә дә өлгергән, аракыны су урынына эчә. Ял көне саен эчеп сугышмаса, күңеле булмый аның. Өстәвенә, минем өстемнән дә җитәкчелек итмәкче була. Үзен тыңлаган булып кылансам да, аңа бөтенләй үк баш бирәсем килмәде. Эчемнән генә: “Гел синең сүзең генә сүз булмый ул,” – дип үртәлеп, чәйнәнеп куйдым.
Үзара бәрелешкәннең икенче көнендә үк Хәлил миңа:
– Бүген бер җиргә барабыз, – дип тыныч кына әйтеп куйды.
– Кая? – дидем мин.
– Баргач белерсең, – диде ул кырт кына, һәм дәвам итте. – Башта автобус белән, ә аннан җәяүләп.
Киттек. Ярты юлны узгач, безне бер кеше туктатты. Әмәлгә калгандай, минем кулда Хәлил биргән чемодан. Теге кеше, бер миңа, бер минем кулымдагы чемоданга карап:
– Кая юл тоттыгыз, егетләр? – дип сорады.
Хәлил тегеңә:
– Синең ни эшең бар, үз юлыңда бул! – диде коры гына.
Ә теге кешенең тиз генә биреләсе килмәде.
Ул:
– Туктагыз әле, туктагыз! – диде дә ачы итеп сызгырып җибәрде.
Секунд эчендә өч әзмәвердәй кеше безнең янга килеп тә бастылар.
Теге өчәүнең берсе:
– Кая, күрсәтегез әле, күрсәт – дип, чемоданга килеп үк ябеште.
Күз ачып йомганчы, Хәлил торып та чапты. Аның артыннан икәү йөгерделәр, ә берсе минем янда калды. Бераздан әйләнеп килеп:
– Бик елгыр бәндә булды, машинага утырып тайды. Бездән болай тиз генә котыла алмас, – диештеләр.
Шуннан алар:
– Мә тот, – дип чемоданны миннән тоттырып милиция бүлегенә алып бардылар. Аның эченнән ул вакыт өчен бик кыйммәт саналган батист, габардин кебек отрезлар килеп чыкты.
Язып тормыйм нәрсәләр эшләгәнемне, болай борылдым, тегеләй... Йөгереп чыгып китмәкче дә булдым, теге милиционерларның берсе чемоданнан алып миңа бер отрезны тоттырды һәм:
– Бу кемнең эше? – дип минем каршыга басты.
– Бу минем әйберләр түгел! – дип кычкырганымны сизми дә калдым.
Билгеле, погонлылар белән сүз ярыштыру яхшыга алып бармый, шуңа күрә мин дә вакытында тыела белеп калдым.
Алар кайсы яктан китереп кысарга беләләр.
– Дурака не валяй. Сезне икенче ай эзли идек инде. Наконец, эләктегез, – диде капитан чинлысы. – Һәм миңа җиргә сеңдерерлек итеп батырып карап: Ялганлашма! – дип өстәде.
– Беләбез сез асыл кошларны, вор-спекулянтларны, – дип өстәп куйды Осипов фамилиялы милиционер.
Безне яклашмакчы булып эштән дә килеп караганнар иде, аларны милиционерлар тыңларга да теләмәделәр. Каракны үз куллары белән тоткач ни аларныкы инде – закон!
Соңыннан да әллә ничә тапкыр тикшерүләр үткәреп, Хәлилне – өч, ә мине биш елга төрмәгә утыртып куйдылар.
Шуңа гарьләнеп әниемә бер хат та язалмадым. Бу еллар эчендә ул нәрсәләр генә уйлап бетмәгәндер инде... Төрмә срогын тутырып чыгар вакытта гына, авылдан бер хат килеп төште. Аны Флүр дустым язган. “Саумы Сафа! Сиңа бу хатны Флүр дустың яза! – дип башлана аның хаты. Хәдичә апа донья куйды. Аны бөтен авыл халкы белән җыйнаулашып җирләдек. Нишлисең инде, җыясы ризыклары беткәндер. Урыны оҗмахта булсын!”
Шул урынга җиткәч, хат кулымнан төшеп китте. Аңлагансыздыр инде, аңымны җуеп егылганмын. Бу ир-егет өчен йомшаклык күрсәтү кебек килеп чыкса да, әллә ничек, әнкәйнең үлемен кабул итәлмәдем, димме.
Иптәшләрем күтәреп топчанга салганнар. Фельдшер килеп укол-мазарлар ясагач, аңыма килеп, куркыныч төш күреп уянган кеше сыман кычкырып елап җибәргәнемне сизми дә калдым. Ә якын кешесен югалту кемгә җиңел? Әнкәйнең мәңгегә кире кайтмаячагын тоюдан җаным телгәләнде. Бала чагым, үсмер елларым кабат-кабат хәтеремә килде. Ул әткәебез сугышта үлеп калгач, интеккәннәр... Шуларны уйлаган саен әнкәемнең гел әйбәт яклары искә төшә. Ул беркайчан да, өстәлгә аракы куеп, өйгә ят ирләрне чакырмады. Ирләрнең генә кул көче җитәрдәй утын кисү, печән ташу кебек эшләрне дә үзе генә башкара иде. И әнкәй!.. Шул чакта мин сиңа әллә ни файда да китермәгәнмендер... Ләкин мин бер салам бөртеге генә күтәрсәм дә, син мине гел мактап, үсендереп кенә тора идең. Һәм, менә ир корына кергәч тә, син улыңнан әллә ни ярдәм күрмәдең.
Мин үземне кола бер яланда торып калгандай хис иттем. Бу доньяда әниемнән дә якынрак кешем юк иде. Төрмәдән кайткач, мин аның алдына башымны салып туйганчы бер елармын, гафу үтенермен, дигән идем. Булмады... Кадерле укучым! Үзең дә аңлагансыңдыр инде минем ни өчен бәргәләнгәнемне. Иң кадерле кешемнең бәхиллеген алалмаганга үкенәм. Инде иреккә чыккач та, әнкәемнең каберенә бер уч туфрак та салалмаган мине, аңламаслар. Авылдашларым кырын карап, бармак белән төртеп күрсәтеп, минем мескенлегемне һәр адымда искәртеп торыр. Бу очракта, мин аларга рәнҗергә хаклы түгел. Авылдашларым чыгарган җәза миңа бик таман. Хәтта,кемнеңдер гаебен күтәрешкәнемне дә аңлатып, акланып торасым килми. Чәчең белән җир себерсәң дә, хәзер соң инде...
Төрмәдән соң ерак көнчыгышка китеп, бер балык промыселенда эшли башладым. Ничектер, океан, диңгез шаулавы миңа тынычлык өстәп торган кебек. Диңгез уртасында карашыңны ерак-еракларга төбәп, уйланып була. Билгесезлек белән чарасызлык арасында бәргәләнгән җанга шулай да җиңел булып кала, минсиңәйтим. Акчарлакларның тавышларына арка үзәкләренә кадәр чымырдап китә. Гүя, газиз әнкәемнең үкси-үкси елаганы колак төбемдә чыңлаган сыман. Диңгез буенда мине озак елларга тотып торган төп сәбәп, менә шул менә. Дөресрәге, Диңгез миңа икенче әнкәем кебек булды. Их, үткәннәрне кире кайтарып булса иде! Инде менә үзем оныклар үстергән чагымда да, миңа ул җитми... Әнкәй!..
Фото: poembook.ru