Дөнья бу
3 Октября 2023, 07:52

Заһит МУРСИЕВ. Әби белән бабай

Шунысы кызганыч: үтте инде Тәсбирәсенең гомере Миргали белән...

Заһит МУРСИЕВ. Әби белән бабайЗаһит МУРСИЕВ. Әби белән бабай
Заһит МУРСИЕВ. Әби белән бабай

Миргали хатынына карап ята. Анысына нәрсә булган соң бүген, чиста, яңа күлмәген киеп куйган. Шуның якаларын төзәткәләгән була, сәдәфләрен сыйпый, уңын бора, сулын бора. Көзгедә үзен күрәсе килә дә бит, өйдә андый – кешене буе белән күрсәтә торган зиннәт юк, Ходай насыйп итмәгән.  Инвалид килеш  итәк тулы бала үстергәч бик  каты баеп китеп булмый шул.

Ә карчыгы аның килешле генә бит. Яшь чакта Миргалинең күзе төшсә, хәзер менә күңеле төшеп тора.

Шунысы кызганыч: үтте инде Тәсбирәсенең гомере Миргали белән. Яшь чакта кытлык еллары иде, икәүләп көн-төн  эшләсәләр дә, нишләптер әллә ни мул тормыш күрмәделәр, әлеге шул бер-бер артлы туган сигез бала йота торды аларның бар тапканнарын. Аннары сугыш., инвалидлык... Колхозда трудоденьгә эшләргә туры килде. Менә шулай үтте инде гомер, хатынын кадерли алмады, ичмасам бер тапкыр санаторийга барса иде, хет бер мәртәбә диңгез күрсә иде. Шул инде, сугыш алдыннан читтән кайтканнан бирле Уфаны да барып күргәне юк. Уфа дисең син, район үзәген күргәне юк, колхоз эшен ташлаганнан соң да карчыгына йорт мәшәкатьләре бетмәде: икмәк сал, сыер сау, ашарга пешер, кер юу дигәнең тау-тау. Балаларны мәктәпкә пычрак йөретеп булмый, ә алар пычранып тора. Кер юу машинасы алгач кына хатын-кызның кулын бетерә торган бу мәшәкать җиңеләя төште.  Юк, кадерен белә алмады Миргали хатынының. Теләмәгәннән түгел, мөмкинлеге булмады бит. Әнә шулай матур күлмәкләр киеп кино-театрларга, ял йортларына йөртә алмады. Авылда андый кешеләр юк та бит, ләкин кайдадыр бардыр инде. Кино карыйлар ләса. Әнә шуларны уйлап, син хәерчегә кияүгә чыгып, мохтаҗлыктан башым чыкмады дип әйткәне булмады бит. Ник бер мәртәбә иренә горурлыгын кимсетерлек сүз әйтсен.

Сигез бала анасы, кулы эштән бушамаган Тәсбирәнең яхшырак тормышка да, күңел ачарга да Алла каршында хакы бардыр югыйсә. Әнә, чиста күлмәген киеп алган, монысы белән абзарга чыгарга түгел, каядыр барырга җыена, шикелле. Шулай, берәр кая чыгып, үзе кебек күрше-күлән белән күңел ачып кайтырга уйлыйлармы әллә. Бик мәслихәт булыр иде. Җаны бераз ял итәр иде. Югыйсә, Миргале аңа нинди шатлык бирә ала.  Шулай икән дип үзен ышандыра язып, хатыны өчен җан атып, Миргали Тәсбирәгә эндәште:

– Берәр кая барасыңмы, карчык?

– Нигә алай дисең әле?

– Чиста күлмәк кигәнсең ләса, шуңа әйтәм.

– И Аллам, чиста күлмәк кияргә дә ярамыймыни...

Кич җиткәч, Миргәли абзарда тирес тазартканда, Тәсбирә янына Фәргыя кергән иде. Түзмәде хуҗабикә, күршесенә күңелен бушатып алырга булды:

– Ирләргә акыл кермидер инде, әллә көнләшә, әллә нәрсәгә мыжыклана. Нигә чиста күлмәк кидең, кая барасың, ди.   Я Хода, кайда гына бара алам соң мин, атнага бер кибеткә барам бит, сиңа керергә дә вакыт табалмыйм. Чиста күлмәк кияргә дә ярамый. Миңа чиста күлмәк хәрәмдер шул. Ий, гомерем үтте инде көйсез ир белән, юктан гына да сүз чыгарып торуын әйтер идем.  

– Нинди булса да ирем бар, дип әйт. Минем андый да юк бит әле, -- диде күршесе, шуның белән Тәсбирә тынычлангандай булды.

Баштирәли уйласаң, шулай бит, ярый әле ир бар. Ул үзе шулай теләде бит: сугыштан гарип кайтса да кайтсын, тьик балаларга ата булсын иде, дип теләде. Ярый әле кайтты. Ичмаса йортттагы авыр эшне эшләр кеше бар.

Миргали абзарны тазартып чыккач, утлыкка печән салды һәм сыерны кертеп, абзар капкасын ябып куйды. Офыкка карап нәрсәдер уйлап алды. Иртә иде әле, йоклар мәл түгел. Салмак кына атлап күршесе Хәтиф янына юнәлде. Дуслар алар, чөнки күршеләр. Җитмәсә, инвалидлар, Хәтиф кордашы Чиләбедә танкоград төзегәндә инвалидлык алган.

Исәнлек-саулык сорашкач, Миргали басынкы гына зарланып алды:

– Карчык, нишләптер, бик еш көйсезләнә башлады, әллә картаюы җитте, әллә миннән риза түгел. Бүген менә кая барасың дип кенә сорадым, кырык сүзгә җитте. Нигә ачуланганын да аңламассың. Юньләп кенә сөйләшеп тә булмый. Авыр инде, авыр чөкердәшеп кенә сөйләшеп, бер-береңне аңлап яшәмәгәч. Менә шулай инде, эчем пошканда синең яныңа кереп сөйләшеп чыгам.

Бу вакытта Тәсбирә өйдә берүзе иде. Ялгызы өстәл артында утыра, самавыры суынып бара, башта күңелсез уйлар.

– Менә шулай инде ул, көйсез ир белән яшәве җиңел түгел. Бая мин чиста күлмәк кигәнгә эче пошты: кая барсың, ди. Ә үзе кайчаннан бирле күршедә утыра, Хәтифнең сасы тәмәкесен иснәве яхшырактыр инде, күрәсең, чөкердәшеп кенә сөйләшеп хәләл карчыгы белән чәй эчәргә теләмәгәч.  Әй Алла, үтте инде гомерләр...

Озакламый ире кайтты. Ни анысы, ни монысы бер-берсенә җан җылытырлык бер сүз эндәшми өзек-төтек кенә сүзләр белән аңлашып  берникадәр вакытны әвәләделәр дә, йокыга яттылар. Тагы да бер көн үтте. Гомернең бер кисәге иде бу көн...

Заһит МУРСИЕВ. Әби белән бабай
Заһит МУРСИЕВ. Әби белән бабай
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас