+16 °С
Облачно


АКШның көньяк-көнбатышында җир өслеге ярыла башлаган. Ягъни җирдә гомуми озынлыгы 272 километр булган гигант ярыклар барлыкка килгән, дип яза Science Alert басмасы. Ерымнар Аризона, Юта, Калифорния һәм Техас штатларында күзәтелә.
Гадәттә мондый ерымнар таулар арасында барлыкка килә һәм өйләргә, юлларга, каналларга, дамбаларга зыян китерергә мөмкин.
Галимнәр бу күренешне җирнең басылып утыруыннан дип аңлата, чөнки җир асты суларын куллану соңгы вакытта нык арткан. Планета су күләмнәрен тулыландырырга өлгерми, шуның аркасында җирдә шундый ярылулар барлыкка килә дә.
Фото: https://unsplash.com.