

Фаткулла Исхаков 64 ел элек нахакка гаепләнеп, 13 ел гомерен төрмәдә үткәрә. Чын гаепле кеше бары тик гомеренең азагында гына дөресен әйтә. Вакыйганың тарихы түбәндәгечә.
Бу хәл 1959 елда Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында була. Җәйге көннәрнең берсендә авыл егете Наил көмешкә эчеп, көнләшеп шушында яшәүче кызын һәм аның әти-әнисен лезвие белән кискәли. Куркынган кыз, ярдәм сорап, күршесе Фаткулла янына йөгереп керә. Ул беренче ярдәм күрсәткәндә, ыгы-зыгыда өйдәге әйберләр кан белән буяла. Бәхеткә каршы, беркем дә үлми.
Иртә белән Фаткулланың өенә милиция килеп керә. Имеш, ялган шаһитлар аның төнлә авыл буйлап исереп йөргәнен күргәннәр. Кан тапларын күргәч, милиционерлар куркып калган авыл малаен кулга алып, бүлеккә алып китәләр. Эшне бик тиз тикшерәләр, тик Фаткулла файдасына түгел. Зыян күргән хатын-кызлар аңа каршы күрсәтмә бирмәсә дә, Фаткулла җинаятьче дип таныла. Җинаять коралы дип көтмәгәндә балтаны атыйлар! Нәтиҗәдә, егетне үтерүгә һөҗүм итүдә гаепле дип таныйлар һәм халык суды аны 15 елга иркеннән мәхрүм итә. Чын җинаятьче, шулай итеп, иректә кала. Берничә айдан соң Фәткулланың авырлы хатыны үлә, ә аның ике яшьлек улы ятим кала. Бер гаепсез килеш ул 13 ел буена төрмәдә утыра һәм вакытыннан алда азат ителә.
Фәткулла, иреккә чыккач, улын тәрбияли башлый (балага инде 15 яшь тулган була!) һәм эшкә урнаша. Ир-ат тормышын җайга сала, эшкә урнаша, икенче тапкырга өйләнә. Балалары туа.
2012 елда гаҗәп хәл була. Чын җинаятьче Наил үз гаебен танып прокуратурага гариза яза. Озак вакыт узганлыктан, ул җаваплылыкка тарттырылмый. Русия законнары буенча хәтта аеруча авыр җинаятьләр буенча да “срок давности” 15 ел тәшкил итә.
Наил Фаткулла белән дә очраша һәм аннан гафу сорый. Ә бер елдан соң ялгызлыкта вафат була. Җинаятьчегә Аллаһ яшьлек гөнаһлары өчен җәза бирә – ул гаилә кора алмый.
Фаткулла ярты гасырдан артык гаделлекне кайтарырга тырыша. 2019 елда аның эшен Башкортстанның Югары судында карыйлар, ләкин аны акламыйлар. Тикшерү комитеты бабайның ялган гаепләү һәм фальсификация корбаны булуын таныса да, прокуратура эшне яңадан карарга рөхсәт итми. 2022 елның җәендә эш Русия Югары судының президиумында карала. Эшне карау яңадан башлана, әмма хөкем карары гамәлдән чыгарылмый.
Үзенең адвокаты Виталий Буркин белән бергә пенсионер ахырга кадәр барырга карар кыла. 2023 елның мартында ул Русия Югары суды рәисе Лебедевка эмоциональ мөрәҗәгать яздыра.
– Гомерем буе сорыйм: нигезсез һәм законсыз хөкем карарын гамәлдән чыгарыгыз, миңа реабилитация алырга мөмкинлек бирегез. Мине бер гаепсезгә мәсхәрәләү инде 64 дәвам итә. Бу дөньяны тыныч күңел белән ташлап китим! – ди ул күз яшьләре белән.
Ниһаять, 64 елдан соң, 25 майда Русиянең Югары суды җинаять эшен яңадан карап Фаткулла Исхаковны гаепсез дип таный. Шулай итеп, пенсионер, рәсми рәвештә аклана. Хәзер инде Фаткулла Исхаков мораль югалтуларын кайтару өчен судка мөрәҗәгать итә. Алда әйтүебезчә, төрмәдә утырган вакытында аның беренче хатыны үлә, ә улы аралашудан туктый. Төрмәдә узган 13 ел гомерендә һәм аннан соң күргән михнәтләрен Фаткулла Исхаков 450 миллион сумга бәяли. Чын гаепле кеше вафат булу сәбәпле, җавап бирүче булып Русиянең Финанс министрлыгы чыгыш ясый.
Кичә Уфа шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсе Фаткулла Исхаковның мораль югалтуларын кайтару турында карар чыгарды. Гаепсезгә төрмәдә узган 13 елны ул 31 миллион сумга бәяләде. Акчаны Русиянең Финанс министрлыгы кайтарырга тиеш.
Ләкин Фаткулла Исхаков суд карары белән канәгать түгел. Гаепсезгә чыгарылган хөкем карары аның бөтен гомерен сындырганга күрә, аның күргән михнәтләре 31 миллион сум мораль компенсация суммасы эченә генә сыеп бетә алмый, дип исәпли ул.
Фото: КП Уфа