Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 сентябрь 2023, 21:21

Хатынына бирмәс өчен улын үтергән

Төркиянең Мерсин шәһәрендә канлы фаҗига булган. Чыгышы белән Уфадан булган хатынның җиде яшьлек улын атасы суеп үтергән.

Хатынына бирмәс өчен улын үтергән
Хатынына бирмәс өчен улын үтергән

Дамира белән Мостафа 2010 елда Төркиядә танышканнар. Дамира Төркиядә Мостафа белән бер туристлар фирмасында эшли. Дамираның Уфада беренче никахыннан улы да була. Ике арада мәхәббәт кабынгач Дамира Уфадагы улын да Төркиягә алып килә. Баштагы елларда тату яшиләр. 2016 елда уртак уллары туа. Ләкин бераздан Мостафа хатынына кычкыра, кул күтәрә башлый, нәтиҗәдә аерылышырга булалар. Дамира күрше шәһәргә күченә, Уфага кайту турында уйлый башлый. Мостафа ял саен улын үзенә ала, ул Русиягә кайтып киткән очракта, улын тере килеш бирмәячәген әйтә.

Чираттагы ялларның берсендә Мостафа улын алып торганнан соң аны кире кайтармый. Дамираның полициягә мөрәҗәгате дә уңай хәл ителми, бераздан аның улын суеп үтерүе билгеле була. Мостафа улы белән туганнарында кунакта чакта улына җиде тапкыр пычак кадый һәм муеныннан суеп үтерә. Аннан соң үзен дә үтермәкче була. Әлеге көндә ул авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Мостафаның хөкем ителеп төрмәдә ятуы да билгеле була. Анда каты булмаган җинаятьләр өчен хөкем ителүчеләрне ялга чыгару каралган. Ул шул ялларның берсендә улының җанын кыя.

 

Фото социаль челтәрдән алынды.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: