Дөнья бу
4 Сентября 2023, 17:07

Нурулла ГАРИФ. Зиратны сукалап баеп булмый

Минем бабаларының зиратын сукалап баеган бер колхозны да күргәнем юк әле...

Нурулла ГАРИФ. Зиратны сукалап баеп булмыйНурулла ГАРИФ. Зиратны сукалап баеп булмый
Нурулла ГАРИФ. Зиратны сукалап баеп булмый

Археологик казу эшләре вакытында тикшерелгән борынгы зират урынына, эшләребезне тәмамлагач, ташбилге куеп китәргә уйладык. Шуңа бәйле техника кирәк булганлыктан, икенче көнне якындагы авылның колхоз рәисе янына кердем. Керү сәбәбен ирештерүгә үк, идарәдәгеләрнең берсе:    

– Ул зиратларны тикшереп ни хаҗәт табасыздыр? Үлгән-беткән бит инде, – дип, ризасызлык белдерде.  

 – Абый, бу бит безнең тарих, зираты да үз әби-бабаларыбызныкы. Ташландык, билгесез хәлдә ятулары яхшы түгел бит. Кеше дә күреп азрак уйланыр иде, – дип нотык тотарга туры килде.   Ләкин ризасызлык белдерүченең иптәшләре алдында үзен җиңелүче итеп калдырасы килмәде:    

– Үлгәч, кайда ятсаң да бер инде ул, – дип, сүзне шаяруга борырга маташты.    

– Сезгә, бәлкем, барыбердер, ә башкаларыгызга ничек икән? Кайсыгызның үлгәч тә кадерсез ятасы килә? – дип, башка түрәләрнең күзләренә карап чыктым. – Аннан, кем белә бит, әгәр дөньясы сез әйткәнчә «үлгән – беткән генә булмаса», ни эшләрсез? Минем бабаларының зиратын сукалап баеган бер колхозны да күргәнем юк әле...   Кабинетта тынлык урнашты. Әле генә «болт, гайка, «подшибникларны» каян табу турында баш ватып утыручыларның уе башка якка борылды. Соңыннан: «Трактор иртәгә булыр», – диделәр.   Сүзләрендә тордылар.  

 

Фото: Вк челтәреннән алынды.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас