

Бөекбритания суды шәфкать туташы булып эшләгән 33 яшьлек Люси Летбига хөкем карары чыгарган. Ул, ярлыкану һәм вакытыннан алда азат итү турында үтенеч бирүгә хокуктан мәхрүм ителеп, гомерлек төрмәгә ябылды. Бу карар – Британия хокукый системасында мөмкин булган иң катгый җәза. Летби – корольлектә иреге гомерлеккә чикләнгән дүртенче хатын-кыз.
2015-16 елларда Честер хастаханәсендә бер-бер артлы сәер хәлләр кабатлана башлый: яңа туган җиде бала үлә, дөньяга абсолют сәламәт булып туган янә берничәсендә кинәт авыр симптомнар пәйда була.
Баш табибка полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Тикшерүчеләр шәфкать туташының дежур торган вакытында нарасыйларны аңлы рәвештә үтерүен ачыклый: ул аларның кан тамырына шприц белән һава яисә инсулин кадаган, ашказаннарына зонд белән һава тутырган.
Җиде сабыйның үлеме рәсми расланган. Летбиның коточкыч манипуляцияләреннән соң янә алты бала исән кала алган. Суд залында барлыгы уналты зыян күрүченең исеме яңгыраган. Шулай ук судта хәбәр ителгәнчә, шәфкать туташының элеккеге эш урынында, Ливерпуль хастаханәләренең берсендә, сәбәпсез ике сабый үлгән, ләкин гаепләнүченең бу очракка катнашы булуы әле исбатланмаган. Әмма Британия хокук саклаучылары Ливерпульда да аерым тикшерү үткәрәчәкләрен раслады. Бу максаттан илледән артык детектив җәлеп ителгән, алар меңәрләгән медкартаны өйрәнә.
Суд тарафыннан билгеләнгән психиатрик экспертиза Летбины үз акылында дип таныган. Белгечләр аның коточкыч гамәлләренә бернинди аңлатма бирә алмый.
Шәфкатьсез туташның өендә реанимация бригадаларының язмалары, корбаннарның ата-аналарыннан открыткалар, балаларның кан анализлары сакланган. Шулай ук Летби үзе харап иткән сабыйларның гаиләләрен Интернет аша даими күзәтеп торган. Аның сүзләренә караганда, ул моны бары тик кызыксыну йөзеннән генә эшләгән һәм моннан бернинди канәгатьлек алмаган.
Судья исә Летбиның җинаятьләрен “балаларны үтерү буенча рәхимсез, алдан уйланылган һәм циник гамәлләр” дип билгели. “Сездә садизм белән чиктәш тирән ачу хисе бар. Сез калган гомерегезне төрмәдә үткәрәчәксез”, – дигән ул, хөкем карарын укыганда.
Чыганак: “Комсомольская правда”.
Фото: bearfotos, Freepik.