

Төсләр арасыннан ни өчендер соры төс – бик күңелгә ятып бармый торганы. Ничектер ул шакалны хәтерләтә. Шакал ул бүре дә, эт тә түгел. Шулар арасында адашкан ерткыч, дөресрәге, хайвандыр. Эт белән бүредән аермасы буларак, шакал үләксә ярата. Ул елына ике тапкыр тиресен алыштыра. Шакалның тагын бер үзенчәлеге бар: ул әрсез, оятсыз һәм бик куркак хайван. Көче җитмәстәй ерткычларга якын да бармый, ә көче җиткәннәрне умыра гына.
Вадим бүген ни өчендер гел шул шакаллар турында уйланып утырды. Эшкә тотынса, кулы бармый, күңеле шыңшый, әледән-әле күз алдына хезмәттәше Фәнил Камалов килә. “Ничек шул чаклы шакал булырга мөмкин икән? Бер карасаң, бүредәй ырылдый, ә күбесенчә, төсен алыштыра, кемнеңдер кулын ялый, булдыксыз түрәне “үтереп” мактый, билен бөгә, итеген үбәргә әзер. Ә инде чак кына көчсезрәк кеше туры килсә, ул аны таптый, сүгә, кеше алдында мәсхәрәли. Алдыңда ул бер төрле Фәнил булса, артыңда бөтенләй башка кеше. Ялганлау, яманлау, чәйнәшү – аның иң төп азыкларыдыр. Кеше эшләгәнне үзенеке итеп күрсәтү, үзенең хатасын башкаларга ягу – болар көндәлек рационда.
Атна буе урланган куртка белән мәшгуль булган участок инспекторы Вадим Фазылов полиция җитәкчесе янына керде. Җитәкче, үз тәҗрибәсеннән чыгып, яшь инспекторга берничә киңәш бирде һәм гелән эшсезлектән интегеп йөргән инспектор Камаловны ярдәмгә җибәрергә вәгъдә итте.
Икенче көнне “ярдәмче” килеп тә керде:
– Нинди версияләрең бар? Әйдә әле шикле кешеләрең турында бераз аңлат, – дип, эш турында сөйләшмәкче генә иде, кабинетка күрше бүлмәдә утырган бер иптәш килеп керде.
– Чәй эчеп алырга исәбегез юкмы? Әйдәгез, минем шәп кофе бар, лимон да алып килгән идем, – дип, үз бүлмәсенә кыстады.
– Эш күп бит әле, инде төшке аш җитеп килә, ә без әле план да төземәдек, – дип, участок инспекторы лимонлы чәйдән баш тартты.
Камалов, киресенчә, бу тәкъдимне көтеп кенә торган кебек, бик теләп кабул итте:
– Син план төзи тор, шикле кешеләрне чакыр, ә мин чәйдән соң кушылырмын. Курыкма, урлашкан кешене ачыклыйбыз, тотабыз, утыртабыз. Жеглов әйтмешли: “Карак төрмәдә утырырга тиеш!”
Фәнил чәй эчәргә генә дип чыгып китүдән бөтенләй югалды диярлек, әллә кәрт, әллә шахмат белән мавыктылар инде, тавыш-тыннары да юк.
Вадим, урамга чыгып, кибет алдындагы ирләр белән сөйләшеп алмакчы булды. Һәркемнең үз кайгысы көчле, үз зарын сөйли. Әмма шулар арасында бер игътибарга лаеклы мәгълүмат та эләкте.
– Бүген урамда күрше районда яшәүче Рәфит исемле егет очрады. Белүемчә, урлашкан өчен төрмәдә утырып кайткан. Авылда ул минем әтиләрнең күршесендә яши. Малай чакта ук ул бакчаларга “төшеп”, вак-төяк, казлар, үрдәкләр урлаштырган булган. Күзләрендә инабат юк, гел як-ягына каранып йөри. Шуңа әйтәм, игътибар ит син аңа, Вадим энекәш, бездә дә берәр-нәрсә чәлдермәгәе, – диде ачуын кая куярга белмәгән Заһит абзый.
Кирәкле һәм вакытлы киңәш, дип уйлап куйды инспектор.
– Әйе шул, куртка урланган көнне үзем дә аны күргән идем ләса, – дип, Вадим тулай торак ягына юл алды.
Ни күрсен, Рәфит нәкъ шуңа якын гына йорт алдында күптән түгел төрмәдән кайткан Рим белән тәмәке көйрәтеп торалар.
– Хәерле көннәр! Рәфит, документларың үзең беләнме? Надзорга куйдылармы? Безнең якларга нинди җилләр ташлады? Әйдә әле, бераз сөйләшеп аласы бар, кабинетка барыйк, шунда сөйләшербез булмаса, – дип, участок инспекторы Рәфитне үзе белән ияртеп алып китте.
Бик озак кына сөйләшкәннән соң, ашыгып-ашыгып бик күп кирәкмәгән әйберләр сөйләгән Рәфит, үзе дә сизмәстән, яңа куртка турында сүз ычкындырды. Янәсе, күптән түгел куртка сатып алган, үлчәме бик ярап бетмәгәч, сатарга булган. Рим алмакчы иде, ләкин үлчәме аңа да ярамаган имеш.
– Кулыңда нинди төргәк? Әллә сатарга дигән куртка шулмы?
– Әйе, нәкъ үзе.
– Бәлки үлчәме миңа туры килер, ач әле, карап карыйк.
Рәфит төргәк эченнән куе зәңгәр төстә булган куртка чыгарды.
– Бәй, ник алдашасың? Бу бит кибеттән алган куртка түгел. Ә бездә куртка урланган көнне сине безнең поселокта күпләр күргән. Сатып алдым, дисең, ялган ич бу! Эшләмәгән кешедә акча каян?
– Әти акча бирде.
– Алдашма. Үз теләгең белән барын да сөйләп бирсәң, гаебеңне танысаң, бәлки озакка утырмаслар. Син моны үзең дә бик яхшы беләсең!
Озак кына ялганлап караса да, Рәфит үзенең күрсәтмәләрендә бутала башлады, бер-берсе белән каршы килә торган сүзләр сөйләп бетерде. Азактан үзе дә аңлады, ахры, урлауда гаебе бар икәнен танып, ничек булганын сөйләп, ә аннары үз кулы белән язып та бирде.
Вадим күрше бүлмәгә кереп, районга шалтыратмакчы иде, ләкин элемтә бирешмәде, бәйләнешкә керә алмады.
Шул арада Фәнил килеп чыкты һәм аңардан:
– План төзедеңме әле? Менә тагын бер партия генә уйныйбыз да, мин дә кушылырмын. Барыбер табабыз каракны. Карак төрмәдә утырырга тиеш.
– Ә мин җинаятьчене таптым инде. Алып килдем, күрсәтмәләрен алдым, хәзер менә районга озатырга кирәк.
– Да-а? Шәп!.. Ярый, аңлатмасын тулырак ал, хәзер мин дә керәм.
Вадим үз кабинетына керде. Рәфит аңлатмасын инде язып бетергән. Кулларын беләзеккә эләктереп, Вадим яңадан күрше бүлмәгә ашыкты һәм көчле тавыштан ишек алдында туктап калды.
– Иптәш полковник! Җинаять тиз арада ачылды, җинаятьче тотылды. Мин хәзер районга кайтам, калган вак-төяк эшләрне участок инспекторы үзе дә эшләп бетерә алыр.
Боларны ишеткән Вадимның күзләре маңгаена менде. “Менә бит кешеләр ничек эшли! Менә алар ничек карьера ясый! Өскә үрмәли! Нәкъ шакалларча”, – дигән уйларны участок инспекторы ничек кенә куарга тырышмасын, ул барыбер, тукран кебек, миен чүкелдәтеп тик торды.
(Дәвамы бар.)
***
Автор үзе турында:
Дүртөйледә туып-үстем, шунда ук мәктәпне тәмамладым. Бер ел төзелештә эшләгәч, армия сафларында хезмәт иттем. Егерме ел буе Дүртөйле эчке эшләр бүлегендә төрле вазыйфаларда эшләдем. 1998нче елда Төньяк Кавказда хезмәт иттем, җиде медаль белән бүләкләндем. Соңгы елларда сак хезмәтендә эшләдем. Хәзерге вакытта тимер юл сагы системасында команда башлыгымын.
Төп һөнәремнән тыш иҗат белән дә җитди шөгыльләнәм. Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасымын. Дистәләгән үзнәшер җыентыклар, Башкортстан “Китап” нәшриятында басылган “Язларда калдың” китабы һәм “Еллар яна гомер учагында” электрон шигъри җыентыгы авторымын. Җырларымны (алар 500дән артык) Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Рөстәм Асаев, Дамира Сәетова, Флорида Исмәгыйлева, Хәния Фәрхи һ. б. йолдызларыбыз башкара. Салават Низаметдинов, Ганс Сәйфуллин, Шамил Шәрипов, Фирзәр Мортазин, Альфред Яхшымбәтов, Гүзәлия һәм тагын бик күп композиторлар белән эшләү бәхете тиде миңа.