Ел башында Төркиянең җир тетрәүдән зыян күргән районнарында әлеге вакытта археологик эшләр уздырыла. Тикшеренүчеләр кулына 3800 яшьлек балчык такта килеп эләккән. Ул бронза гасырга караган Телль Атчана җирлегендә табылган. Язу аккад телендә башкарылган. Текстның беренчел расшифровкасына ярашлы, анда сүз Алалах шәһәре патшасының әлегә исеме ачыкланмаган бер шәһәрне сатып алу турында килешүе турында бара.
Алалах бронза гасырның урта һәм соңгы чорларында әлеге төбәкнең иң зур шәһәре була (б. э. к. 2200-1300 еллар). Ул шулай ук безнең эрага кадәр икенче меңьеллыкта Мукиш патшалыгының башкаласы булган, зур йогынтыга һәм эре сәүдә элемтәләренә ия булган.