Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 август 2023, 10:16

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Үкенечле мәхәббәт. Хикәя (2)

"Машинаңда утырган кыз – Әминә кызы, ягъни сезнең кызыгыз, синең кыз, Әнисә исемле", – дип өстәде Зәлфирә.

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Үкенечле мәхәббәт. Хикәя (2)
Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Үкенечле мәхәббәт. Хикәя (2)

(Ахыры.)

Көзге урып-җыю тәмамлануга Әминә институтына укырга китте, китте дә югалгандай булды, Рәзифкә бер хәбәр дә җибәрмәде. Рәзиф Әминәне эзләп иститутка өч мәртәбә барды, икесендә таба алмады, өченче барганда институттан чыгуын тулай торак янында көтте. Менә шау-гөр килеп бер төркем студентлар Рәзиф яныннан үттеләр, араларында Әминә дә бар иде. Рәзифне күргәч Әминә туктап калды, алар очраштылар, әле генә шаулап, көлешеп килгән Әминә үзгәреп калды, нәрсәгәдер кыенсынгандай тоелды Рәзифкә. Сүзләр хәл-әхвәл сорашудан, көндәге сораулардан ары китә алмады, аерылышканда да коры сүзләр белән генә аерылыштылар, бу аларның соңгы очрашулары булды.

 Соңыннан Әминәгә бер укытучының күзе төшеп йөргән икән, икенче курсны тәмамлауга аның баласы туган икән hәм баласы белән Үзбәкстанга киткән икән дигән хәбәр ишетте Рәзиф. Ул вакытта инде Рәзифтә Әминәгә карата кызганудан башка бер хис тә калмаган иде. Менә бүген килеп Зәлфирә дә иске яраларны яңартты:

 – Рәзиф, ишеттеңме соң, Әминә биш ай элек озак чирләп дөнья куйган, – дигән сүзгә сискәнеп китте hәм яңадан чынбарлыкка әйләнеп кайтты.

 – Юк, ишетмәдем,

 – Институтны ташлап, бала белән авылга кайтты Әминә, әниләре hәм без баланың әтисе кем дип төпченсәк тә әйтмәде, үзенә бикләнде дә куйды. Минем апам Ташкенттан кайткан иде, ул Әминәне үзе белән алып китте. Анда бераз торгач танышлары Әминәнең үзеннән олырак бер бай кешегә кияүгә димләгәннәр, ләкин Әмин анда баласы белән бер ел да тора алмаган hәм башка бер дә кияүгә чыкмаган, – дип сүзен тәмамлады Зәлфирә.

– Баласы кемнән булган соң?

– Ул гомер буе сине сагынып яшәгән, беләсең килсә, биш елдан соң баласы белән кайтты, шунда синең турыда бик күп сөйли иде, күрәсе килгәндер ахрысы. Ике ел элек тә үзе генә кайткан иде, зур урында эшли иде, Ташкент язучылар берлегенең татар бүлеген җитәклим дип сөйли иде. Азаккы кайтуы да сине күрү өчен иде ахырысы, сине ныклап сорашты, тик синең гаиләңә зыян килер дип кыенсынды ул. Менә биш ай элек яман чир алып киткән аны, җаны оҗмахта булсын инде.  Ә хәзер тотынып утыр, егылып китә күрмә, – диде Зәлфирә.

 Рәзиф, аптырап, аңа күзләрен төбәде.

 – Машинаңда утырган кыз – Әминә кызы, ягъни сезнең кызыгыз, синең кыз, Әнисә исемле, – дип өстәде Зәлфирә.

 Рәзиф ике кулы белән башын кочып өстәл өстенә иелде, аның сүз әйтергә теле әйләнми иде. Аңа чишмә янында туктаган машина тавышы да, кычкырып сөйләшкән кешеләр тавышы да ишетелми, бераз шулай утыргач аңына килде Рәзиф.

– Әнисәгә синнән бер ни дә кирәк түгел, ул әнисенең үтенечен үтәргә кайткан, ике көннән китә. Сезнең гаиләдә аңлашылмау булмасын өчен мин бүген синең Санияңә барырга батырчылык иттем, аңа барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем, барганым өчен гафу итәрсеңме юкмы, белмим. Сания барысын да аңлады, бик әйбәт сөйләшеп утырдык. Менә сезгә дә Ходай кыз насыйп иткән булып чыкты. Кызың төсе, буе белән Әминә инде,  сиңа да бик нык охшаган.

Рәзиф бу вакытта үзен ничек тотарга белми иде, менә, ниhаять,  урыныннан кузгалып, машинасына таба юнәлде. Машинасына утырып кызын күрергә дип көзгегә күз салды, күзләре ни күрсен, көзгедә көмештән урелгән матур чылбырлы йөрәк кебек, көмештән эшләнгән муенса эленеп тора иде. Аны ул бит Әминә белән элеваторга барганда райүзәк сәүдә кибетеннән алып Әминәнең үзенә бүләк иткән иде. Йөрәк эченә икесенең бәләкәй генә фотографияләрен дә бер берсенә арткы ягы белән ябыштырып салып куйган иде Әминә. Ә Рәзиф бәләкәй генә кәгазь кисәгенә ике юллык кына шигырь язып фотолар янына салып куйган иде, эчтәлеге әле дә хәтерендә.

Рәзиф кабаланып муенсаны көзгедән сүтеп алды, “йөрәк”не тырнак очы белән ачты,  әйе, әйе, менә аларның бәләкәй генә фотолары, шул көе саргаймаганнар да, менә язган кәгазь кисәге дә, Рәзиф аны сүтеп укыды:

 Син бит минем бәхет кошым, Әминәм!

 Гомерем буе аерылмам мин синнән!

 Әминә муенсаны аз вакыт кына тагып йөрде, аннан машинаның көзгесенә элеп куйды:

–  Шунда йөрсен, безнең мәхәббәтне бүтән күзләрдән саклар, – диде.

 Рәзиф муенсаны учында кысып тотып уйларга чумып утырганда Әнисәнең машинадан чыкканын сизми дә калды, тәрәзәгә караса, машинадан ерак түгел ул Зәлфирәгә сыенып басып тора.

Рәзиф машинадан чыкты, кулына муенсаны кысып тоткан, алга караса, Зәлфирә янында ниндидер кыз түгел, Әминә басып тора. Рәзиф ике кулын алга сузып чак “Әминә” дип кычкырмады, юк, Әминә түгел, кызы Әнисә бит дигән уй башыннан йөгереп үтте.

– Әнисә-ә, кызы-ы-ым, – дип дәште, ике кулын сузып үзе дә аңа таба атлаган Әнисәне кочып алды.

Әнисә дә:

– Әти, әти, – дип, Рәзифнең кочагына сыенды.

Ул “әти” сүзен беренчегә генә әйтә иде ахрысы, ул үзбәкчәрәк тә әйтелгәч, икенчерәк, ягымлырак ишетелде Рәзифкә. Йөрәге шашынып тибә, типкәнен Әнисә дә ишетә сымак тоелды Рәзифкә.

Әтисе белән кызы бик озак шулай кочаклашып тордылар, тирә-як тып тын, алардан ерак та түгел артына борылып Зәлфирә ирексездән чыккан күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә иде.

Фото: Freepik.

Автор стиле сакланды.

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Үкенечле мәхәббәт. Хикәя (2)
Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Үкенечле мәхәббәт. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: