

Рәзиф, цехларда йөреп чыккач, эш бүлмәсенә юнәлде. Ул “Сельхозтехника” берекмәсендә менә инде уналты ел баш инженер вазифасын башкара. Күп вакыт ул шулай эш барышын карап чыккач, эш көне азагында берәр сәгать соңга калып, бихисап кәгазь эшләре белән утыра.
Бу юлы аны эш бүлмәсе ишеге янында күрше колхозның баш бухгалтеры Зәлфирә көтеп тора иде.
– Исәнме Рәзиф Ришатович, – дип исәнләште ул. – Син әле кайтырга чыкмыйсыңмы, мине дә алып кайтыр идең, – дип өстәде.
Рәзиф Зәлфирәне яшьли чактан ук белә, ул Имәнлесу ындыр табагында үлчәүче булып эшләгәндә Рәзиф шофер иде, эшенә унике чакырым ераклыктагы Ташлытау авылыннан үз машинасы белән йөреп эшли, юлда Имәнлесу авылын да үтә иде.
– Ярар кайтырбыз, хәзер бүлмәне генә биклим диде Рәзиф.
– Тик мин бер үзем генә түгел, бер кызым да бар, – диде Зәлфирә.
– Ярар, ярар, мин хәзер чыгам, – дип җаваплады Рәзиф.
Рәзиф машинасын кузгатып капканы үткәч, көтеп торган Зәлфирә янында туктады, аның артында бер кыз да басып тора. Зәлфирә – алга, Рәзиф янына, ә кыз артка утырдылар. Рәзиф, көзгесенә күз салып, кызны караган булды, ләкин кыз бала башын аска иеп утырган иде.
– Я нихәлләр, Зәлфирә, ни эшләр бетереп йөрисең? – дип сүз башлады Рәзиф, кузгалып киткәч.
– Бухгалтер эше тавык чүпләсә дә бетми инде ул, алып-бирешләрне тикшертергә килгән идем, – дигән булды Зәлфирә.
– Рәзиф хәзер үзең беләсең бит инде, колхозлар таралырга тора.
– Әйе шул, безнең берекмәдә дә шундый сүзләр йөри, нәрсә булып бетәр, алдагысын белеп булмый.
Шулай авыл хуҗалыгы турында сөйләшеп, алар Имәнсу урманы каршындагы тау итәгеннән чыккан Сәлимә чишмәсенә дә килеп җиттеләр. Бу чишмәгә күп юлчылар тукталмыйча китмиләр, чишмә табигатьнең матур урынында, җитмәсә суы да тәмле. Чишмәне койма белән уратып алганнар, янында эскәмияле, өстәлле, башын калай белән япкан ял итү урыны да бар.
Рәзиф машинасын туктатты, алар машинадан төштеләр, Зәлфирә эскәмиягә барып утырды, ә Рәзиф чишмә янында үскән агач ботагына эленеп куйган кружканы алып челтерәп аккан чишмәдән су эчте, бигрәк тә рәхәт булып кала шул чишмә суын эчкәч, дип уйлап, кружкасын янә тутырып Зәлфирә алдына өстәлгә куйды.
– Ә беләсеңме нигә “Сәлимә чишмәсе” дип атала? – дип сорады, кружкадан бераз су йоткач Зәлфирә.
– Юк, кызыксынганым булмады шул, әмма кызык, нигә икән?
– Сугыш чыккач, авылдан яуга китүчеләр яңадан туган илгә кайтуларын теләп, шушы чишмәдән су эчеп китә торган булганнар, китүчеләр арасында Гали исемле егет тә булган, аны авылда ярәшкән кызы Сәлимә озатып калган, ләкин саубуллашканда Гали әнисеннән калган, Сәлимәгә бирергә тиешле алтын йөзеген бирергә оныткан. Ул шул алтын йөзекне чишмәдән су эчкәч, чишмәнең ташлары астына суга салып киткән. Станциягә барып җиткәч тә Сәлимәгә хат язып салган, сиңа дигән йөзегем чишмә ташлары астында, килеп ал, дигән. Алар бер-берсен бик яратышканнар, көз көне өйләнешергә вәгъдә бирешкән булганнар. Гали хатына җыр да язып салган, ул җырны әле дә җырлыйлар, бер куплеты минем дә хәтердә:
Алтын йөзек салдым көмеш чишмәләргә,
Сөйгән ярым табып алсын дип.
Туган якларыма кайталмасам
Истәлеккә булып калсын дип.
Хатны алгач та Сәлимә чишмәгә йөгереп килгән, чишмәнең ташларын актарган, сулары болганып беткән, су тонгач тагын эзләгән, ләкин йөзекне таба алмаган. Ул йөзекне әллә берәрсе күреп калып алган, әллә вак ташлар белән бергә су агызып алып киткән – кем белсен инде. Сәлимәне еш кына шул чишмә янында күргәләгәннәр, ул тирә-якта булган чишмәләрне дә табып йөзекне эзләгән, чишмәләрне чокыган. Чишмәләрне чокыган саен су арткан, ургылып ага башлаган. Сәлимә чишмәсе дә күп сулыга әйләнгән, бөтен тирә-як халкы әле дә шул чишмә суыннан файдаланалар. Шуңа күрә дә бит безнең якны “чишмәле як” дип атыйлар.
Галигә туган ягын, Сәлимәсен кайтып күрү насыйп булмаган, ул яу кырында ятып калган. Сәлимәне сугыш беткәнче еш кына шул чишмә янында күргәләгәннәр, ул hәр юлчыдан:
– Галиемне күрмәдегезме? – дип сорар булган, соңыннан башына да җиңеләйгән икән дип сөйләделәр.
Сугыштан соң аны берсе дә күрмәгән, кая булганын берсе дә белми, бәлки, Галиен эзләп киткәндер.
Рәзиф башын күтәреп тирә якка күз атты, табигатьнең матурлыгына икенче күз белән карагандай булды ул, менә битаның туган ягы нинди хозур, hәм шул ук вакытта бик тә фаҗигале хатирәләр саклый икән.
Менә шулай Рәзиф, – дип сүзләрен дәвам итте Зәлфирә, бик күп мәхәббәтләрнең канатын зәhәр сугыш кискән, шулай да үзләренең мәхәббәт канатларын үзләре кискән, оныткан кешеләр дә очрый әле безнең арада.
– Зәлфирә, кызыңны да су эчер инде, – диде Рәзиф.
– Чак кына утырып торсын әле, соңырак эчерермен, ә син Рәзиф беренче мәхәббәтеңне хәтерлисеңме, исеңдәме, мин дә бит теге вакытта сиңа, армиядән кайткан, яшь, чибәр егеткә, гашыйк була язган идем, тик син минем икетуган сеңелем Әминәне сайладың...
Әминә, Әминә, әйе шул ул иде Рәзифнең беренче мәхәббәте. Рәзифнең күз алдыннан кино кадрлары кебек шул чаклар үттеләр. Әйе, армиядән кайткач ул “Сельхозтехника”да шофер булып эшли башлады, аларны берничә машина белән урып-җыю чорына Имәнлесу авылына җибәрделәр, шунда шау-шулы иген табагында таныштылар алар Әминә белән. Әминә кап-кара озын толымлы чәчләре, зур кара күзләре белән башка кызлардан аерылып тора. Ул Уфадан институтның беренче курсын тәмамлап авылга каникулга кайткан, каникулда булса да бүтән кызлар белән иген табагына эшкә төшкән. Иген табагында кызларга эш күп инде, комбайннан Рәзифләр ташыган игенне җилгәртәләр, агач көрәкләр белән өемнәргә өяләр, кичке якка элеваторга озатыр өчен машиналарга төятәләр. Кайвакытта иген табагы мөдиреннән качып, машинага утырып элеваторны да урап кайткалыйлар. Ә Рәзифләр көне буе комбайннардан иген ташыйлар, ә кичке якка чистарткан игенне элеваторга итеп тапшыралар. Иген табагы кырмыска оясы кбек кайный, чистарткычлар гүләп эшләп утыралар, эш күп, шулай да яшьләр кызык-мызык сүзләр әйткәләп тә, өемнәр өстенә бер берсен төртеп егып, шаярып алырга да вакыт табалар. Шулвакытта Рәзифнең күзе Әминәгә төште дә инде. Автоүлчәүгечтә эшләгән Зәлфирә Рәзифнең, шаярып та, төртмә сүзләр белән дә кылларын тарткалап карады, ләкин Рәзиф бәтен халәте белән Әминәгә бәйләнгән. Җае чыкканда Әминәне утыртып райүзәктәге элеваторны да уратып кайткалады, шушы чишмәдә туктап алар су да эчкәләделәр.
Беркөнне Әминә Рәзифкә:
– Мин иртәгә эшкә чыкмыйм, әни җәй үтеп китеп бара, мунчага миндекләр әзерләмәгән ди, без әни белән урманга миндек әзерләргә барабыз, – диде.
– Ә ничек алып кайтасыз? – дип сорады Рәзиф.
– Көянтәләргә элеп, бөтен хатын-кыз шулай әзерли.
– Алай булгач, әйдә иртәгә әниеңнән башка икәү генә машина белән барабыз.
– Син ничек эш ташлап китәсең?
– Бригадирдан машинам ватылды дип бер-ике сәгатькә сорап китәрмен, күптән ремонтка да туктаган юк.
Икенче көнне Рәзиф иртә белән Әминәне өеннән килеп алды. Әнисе:
– Икәү генә йөремәгез, Зәлфирәне алып барсагыз гына җибәрәм, – дип калды.
– Ярар, ярар, хәзер аны да кереп алабыз, – дип җавап кайтарды Әминә.
Әминә урман юлларын белә, алар Сәлимә чишмәсеннән су алып, ерак түгел юлдан урман эченә берәр чакырым эчкә керделәр. Урман уртасында кайчандыр киселеп алынган агачлар урынында киртә юанлыктагы яшь каеннар үсәкән урынга туктадылар. Машинадан төшкәч, күптән көтүгә чыкмаган сарык бәрәннәре кебек Әминә белән Рәзиф йөгергәләп, берсе берсеннән тоттырмаска тырышып уйнап та алдылар. Соңыннан Рәзиф яшь каеннардан ботаклар сындырып җыйды, ә Әминә мәтрүшкә, тагын да ниндидер файдалы үләннәр кочаклап җыйды. Рәзиф өзгән каен ботакларын машинасы янына ташып миндек бәйләде, Әминә бәйләмгә мәтрүшкәләр дә кыстыргалап җибәргәләде. Машина янында зур гына миндек, мәтрүшкә өеме хасил булды, алардан тирә якка әйтеп бетергесез хуш-ис таралды. Әминә белән Рәзиф үзләрен бу матур табигать кочагында бик бәхетле итеп тоялар иде. Әминә хуш-исле өемне кочаклап өстенә үк менеп ятты, Рәзиф Әминәне кочаклап аның янына ауды. Кайнар иреннәр бер берсен үзләре таптылар, үбешүләре озакка сузылды. Урманга таралган хуш-исме, әллә аларның бер берсен сөю хисе аларны исерткәндәй тоелды, чынбарлык дөнья югалгандай булды. Бу хозур табигать эчендә, исерткеч хуш исле каен яфраклары, мәтрүшкә чәчкәләре исе килгән өем өстендә алар тик икәү генә, иреннәр кабат-кабат бер берсенә татларын өләшәләр, алар икәү мәхәббәт дулкынында чайкалып йөзәләр дә, йөзәләр...
(Дәвамы бар.)