Дөнья бу
28 Июля 2023, 08:11

Земфир АХЪЯРОВ. Гаҗәеп Сабантуй! Булган хәл

Миңа, һич уйламастан, гаҗәеп Сабантуйда булырга туры килде. Шул хакта сезгә дә сөйләп үтәргә телим.

Земфир АХЪЯРОВ. Гаҗәеп Сабантуй! Булган хәлЗемфир АХЪЯРОВ. Гаҗәеп Сабантуй! Булган хәл
Земфир АХЪЯРОВ. Гаҗәеп Сабантуй! Булган хәл

Җәйнең Сабантуйлар вакыты икәнен барыбыз да беләбез. Шуңа күрә “Сабантуйда булдым” дигән кешегә һич тә аптырыйсы түгел. Ә менә миңа, һич уйламастан, гаҗәеп Сабантуйда булырга туры килде. Шул хакта сезгә дә сөйләп үтәргә телим.

Бер көнне, балык тоту өчен кирәкле әйберләрне моторлы атыма төядем дә буага киттем. Ком-таш юлдан баргач, буага таба, чирәмгә борылабыз. Бераз гына тигезлектән бару белән, юл аска таба төшә. Аннан, буага якынайдым дигәндә, тагы тигезлек башлана. Анда йомраннар каршы ала, аларның хуҗалыгы бу. Каршы ала дигәч тә, икмәк-тоз яисә бал да май белән түгел инде! Тирә-якта киң, кереп-чыгып йөрергә иркен итеп чокылган йомран тишекләре. Мөгаен, симезләрдер. Тәгәрмәч эләкмәсен дип әкренәеп саграк барам. Йомраннар әле теге тишектән, әле бу тишектән башларын тыгып, сызгырып сәлам бирәләр. Кайсылары батыраеп, тураеп ук баса,  тәпи очына үк басучылары да бар шикелле. Кемузардан сызгырышалар гына. Мәйтәм, боларның Сабантуена туры килдем шикелле, тирә-як йомран сызгыруыннан яңгырап тора. Бу чаклы сызгыруны ишеткән юк иде әле. .

..Ярый, мин бит балыкка дип килгән идем. “Атым”нан төшеп әйберләремне бушаттым да кармак энәсенә селәү элеп, суга ташларга дип килгән идем, бераз ишелгән яр буенча кәлтәләр чабыша. Монысы ни галәмәт тагы? Төрле төстәләр үзләре – кайсы аксыл яшел, кайсы куе кара-яшел, кайсы саргылт, кайсы соры. Боларда да Сабантуй бара ахры?! Авызларына игътибар итә алмадым, йомырка кабып йөгермәделәр микән?

Җим куйган кармак энәсен болгый-болгый суга ыргыттым да, шул тирәдән урын алып җайлап утырдым. Калкавычымны күзәтәм. Ул арада су өстеннән канатларын җилпеп үрдәкләр чабышырга кереште. Котырып чабалар гына, малай! Исең китәрлек! Аннары суга чумалар да чыкмый торалар, нүҗәли боларның да Сабантуе? Борчагыңны суга салыйм! Миннән ерак түгел камышлык буенда ике челән – тиз-тиз генә башларын суга тыгып алалар.

...Әстәгәфирулла, аягыма су керде. Галушымны суга тидерер-тидермәс утыра идем, аягымны ныграк сузып җибәргәнмен, ахры, галуш эченә су кергән. Аяк очында гына диярлек бер матур гына калкавыч тора, җебе дә бар. Берәрсенеке өзелеп калгандыр да дулкын белән чыккандыр. Балыгы зур булгандыр инде, югыйсә, өзелеп калмас иде. Алыйм әле, матур күренә, хас та минеке шикелле. Үрелеп алдым, моның җебе озын икән, энәсе дә бар. Җебеннән тарта башлагач, кармак сабым да кыймылдарга тотынды. Үземнең калкавыч булган ләбаса! Энәсендә  җиме юк. Яңадан җим куеп суга ташладым – бу юлы кармагыма гына карап торам. Җитте Сабантуйларда йөрү!

Фото: авторның социаль челтәрдәге битеннән.

Земфир АХЪЯРОВ. Гаҗәеп Сабантуй! Булган хәл
Земфир АХЪЯРОВ. Гаҗәеп Сабантуй! Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас