Дөнья бу
20 Июля 2023, 08:20

Земфир АХЪЯРОВ. Әллә кайгы, әллә шатлык...

Иренең үлеме хатынны үлемнән коткара.

Земфир АХЪЯРОВ. Әллә кайгы, әллә шатлык...Земфир АХЪЯРОВ. Әллә кайгы, әллә шатлык...
Земфир АХЪЯРОВ. Әллә кайгы, әллә шатлык...

Җәйге  кояш  авыл өстенә беренче нурларын сипкәндә Зөбәрҗәт уяулы-йокылы ята иде. Түр як тәрәзәдән өй эченә кояш нуры төшеп, болай да пөхтә, тәртип белән җыештырылган өй эчен тагы да ямьләндереп, Зөбәрҗәтнең күңелен күтәреп җибәрде. Бүген аның күңеле болай да күтәренке булырга тиеш. Чөнки ерак-ерак җирдә – Мисыр дигән илдә яшәүче кызы кайтачак гаиләсе белән. Гаиләсе ишле – җиде оныгы бар Зөбәрҗәтнең. Соңгы икесен әлегә чаклы күргәне дә юк. Бүген бәйрәм булачак өйдә, тизрәк оныкларын да, кызын, киявен да күрәсе килә аның. Шул уйлар белән ул җылы мендәреннән аерылып торып басты. Мәшәкате күп бүген. Аш салып җибәрергә, бәлеш әзерләргә кирәк. Өстәвенә,  тышка чыкканын көтеп әтәче кычкырып тавыш бирә, тавыкларының кытаклап җырлаган тавышлары ишетелә. Үз бүлмәсендә кәҗәсе дә тавыш бирә: мине кайчан ашатасын, ындыр башындагы яшел сусыл чирәмгә кайчан илтеп арканлыйсын дигәндәй. Барысы да үз чиратын көтә. Алты баш үрдәге дә бар бит әле. Зөбәрҗәт тавыкларын, үрдәкләрен ояларыннан ихатасына чыгарды да тәмле чәен эчәргә өенә ашыкты. Кәҗәсенә чак кына иртәрәк әле, чәй эчкәч арканлар.

... Көндәлек эшләрен бетереп, аш куярга, бәлешкә туңдыргычтан ит алды да телевизордан яңалыклар тыңларга утырды. Ярата ул яңалыклар тыңларга. Ил-көннәр ничек икән, ил башлыгыбыз ни сөйли? Дөнья яңалыкларын үзенең карашы белән анализлап утыра. Әле дә яңалыклар тыңлап торган урыныннан Зөбәрҗәтнең күзе кинәт экран астыннан йөгерүче язулы юлга төште: Мисыр башкаласыннан Мәскәү шәһәренә очучы самолет һәлакәткә юлыккан икән! Әлегә тәгаен сәбәбен әйтә алмыйлар, тиешле кешеләр – коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, тикшерүчеләр һәм башкалар  һәлакәт булган урынга ашыгалар дип язылган. “И Аллаһ, кемнәрнең якыннарына түзә алмаслык авыр кайгы килде икән?” дип уйлап та бетерә алмады Зөбәрҗәт, баш миен коточкыч уй сызып үтте:

– Кызым! – диде дә креслосына бөгелеп төште. Кул-аяклары камыр кебек булып буыннары йомшарды – ул һушын югалтты. Бәхеткә, шул минутларда ике өй аша торган иренең туганы Тәслимә килеп керде:

– Җиңги-җиңги, син өйдәме, ишеттеңме, күрдеңме телевизордан?

Эндәшүче булмагач, ул түр якка үтте дә бер мизгелгә  катып калды – креслода бөгелеп төшкән Зөбәрҗәтне күрде. Аны битеннән чапкаларга тотынды, дарулары арасыннан нашатыр спиртын табып иснәтте һәм “ашыгыч ярдәм” машинасын чакыртты. Алар килүгә күзләрен ачкан иде инде Зөбәрҗәт, әмма хәле бик начар күренде. Аны хастахәнәгә алып киттеләр. Тәслимә: “Кош-кортларыңны үзем карармын, тизрәк савык”, – дип озатып калды. Зөбәрҗәт атна дигәндә аруланып, кайтам дип өзгәләнгәч, аны өенә кайтарып куйдылар. Ә, аңа кадәр Тәслимә туганы, һәлакәткә очраган самолетта туганнары булмавын белеп, тизрәк Зөбәрҗәт җиңгәчәсен сөендерде. Башта олы – күтәрә алмаслык кайгыдан елап, күзләре шешенеп бетсә, хәзер шатлыктан күз яшьләрен түкте.

Кызының хәбәре юклыкка кәефе төшеп йөргәндә кинәттән оныклары белән кызы кайтып төште. Зөбәрҗәт “Кызым!” дип, кызы “Әни!” дип бер-берсенең кочагына ташландылар. Шатлык-куанычның иге-чиге булмады. Ул кая басарга белмичә, әле бер оныгын, әле икенчесен кочагына алып куанычыннан ни эшләргә белмәде. Бераз һушына килгәч, кияве юклыкгын күреп алды: “Кияү кайтмадымени?” – дип, сораулы карашын кызына юнәлтте.

Кызы, дәресен белмәгән беренче класс баласы кебек ык-мык итте, ничек сүз башларга белмирәк торды.

– Киявең юк, үлеп калды ул.

– Ничек инде, үлде?

– Әйе, шул сәбәпле без һәлакәткә очраган самолетка да утыра алмый калдык. Киявеңнең үлеме безне үлемнән коткарды. Коточкыч. Йөрәк өянәге белән безне ташлап китеп барды. Тиешле йолаларын үтәп җирләдек. Без башкача анда бармыйбыз, әни. Уфада урнашырга булдым. Балалар да каршы түгел. Олылары тиздән мәктәпне тәмамлый, аларга һөнәр алу өчен югары уку йортына керергә дә бик уңайлы булыр.

– Үзең беләсең инде, кызым. Кияү начар кеше түгел иде, урыны оҗмах түрендә булсын!  И Аллаһ! Бәй, чәй куеп җибәрим әле –  ачыккансыздыр. Балаларны ашатырга кирәк. И-и бәләкәчем минем!

Зөбәрҗәт яңа гына тәпи киткән оныгын тотып сөйде дә газ плитәсенә чәйнеген утыртып, су салып ут кабызып җибәрде. Йомырка куырырга әзерли башлады. Балаларның олыраклары ихатага чыктылар. Туңдыргычтан олы гына кисәк ит чыгарды.

– Кызым, газымны карый тор әле, – үзе базга төшеп китте. Бүген ул аруын да  сизми –чәчкәдән чәчкәгә кунып йөргән күбәләк кебек. Әле бер оныгын сөя, әле икенчесен. Кызы белән кат-кат кочаклашалар, бер-берсен күреп туялмыйлар.  Кояш офыктан төшеп югалганны да күрмәделәр шикелле. Кич буе кызы белән гапләштеләр. Кызы үзенең яшьтәшләрен сорашты, Зөбәрҗәт үзе белгән чаклысын, барысын да бәян итте. Әни белән кыз яткач та сөйләшүдән аерыла алмадылар, Зөбәрҗәт үзенең йокыга киткәнен дә сизмәде. Ул иртән торганда кызы нәрсәдер газда чыжлата, кояшның алсу нурлары өй эчендә уйный, ихатада йөргән әтәч тавышы көндәлек мәшакәтенә чакыра иде инде.  

Фото: https://avatars.dzeninfra.ru

Земфир АХЪЯРОВ. Әллә кайгы, әллә шатлык...
Земфир АХЪЯРОВ. Әллә кайгы, әллә шатлык...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас