

Үлгән кешене, яшь иде, Ходай ярдәм бирсен, дип жәллиләр. Бер караганда, ул үлә дә котыла. Бераз сөйлиләр дә тыналар, әкренләп бөтенләй онытыла. Мин һәрчак ялгыз торып калганны кызганам. Ул үзенең якыны артыннан тереләй кабергә барып керә алмый, ни үле, ни тере килеш гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның өчен никадәр яшь түгә торгандыр. Гел кешегә күрсәтеп елап йөреп тә булмый, истәлекләрне хәтер сандыгына салып куясың да, шул сандыкны нәрсә эзләгәнеңне белмичә актарасың да актарасың. Ничек акылдан язып хыялланмыйсың?.. Ходай сабырлык, ярдәм бирәдер, мөгаен. Эчең тулы ут булса да, чи тирегә ут капмый. Авызыңдагы канны төкермисең, эчкә йотасың. Моны якынын югалткан һәркем яхшы белә.
Гомеренең сөеп-сөелеп туймас чагы ирсез үтте Гайшәнең. Моны тормышның нинди икәнен үзе күрмәгән кешегә сөйләп аңлатып була торган түгел. Җыен эт ишетмәгән сүзне ирсез хатын ишетә. Бер гаепсезгә ак эт бәласе гел кара эткә. Кая инде ул, урам тутырып, берәр мәдәни чарага бару. Өй тавыгыдай, беркая чыкмауны хуп күрәсең. Ни әйтсәң дә, бармыйча калырга ярамаган бик якын кешеләреңдә кунак булганда да, хуҗаның тугры хезмәтчесе этнеке шикелле, урының я ишек төбендә, я савыт-саба юган җирдә кухняда. Кыстасалар да түр башына менеп утыра алмыйсың. Анда – парлылар урыны, ирлеләр урыны. Бернигә мохтаҗлык юк. Бар нәрсә дә бар. Тик күңел китек. Кыек атсалар да туры тия. Йомшак сүз дә ярамый, җебеп төшәсең дә, бер юкка балавыз сыга башлыйсың. Көйләсәләр көйгә килеп булмый.
Ул тол калганда, уллары бәләкәй иде. Аларны җил-яңгыр тидерми ун ел буе ялгызы тәрбияләде. Әтиләре юк, дип тормадылар, үстеләр, кул арасына иртә керделәр Аллаһка шөкер. Гомер шундый тизлек белән йөгерә, куып тотам, димә. Моңа кадәр уллары белән юанды. Кулын сораучыларны өенә дә кертмәде, ияреп тә китмәде. Гаиләгә артык кеше керүен, балаларының кагылып-сугылып, иптәшләре кырында кимсенеп үсүләрен теләмәде. Мәктәпне тәмамласалар, бөтенләй ялгызы кала түгелме соң?
Тормыш дәвам итә. Аллаһы Тәгалә бер тапкыр гына биргән гомернең көзен тилмереп үткәрмәскә кирәк. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Кулыңнан эш килгәндә куыш корырга, өшегәндә җылынырга учагыңны ягарга кирәк. Хәзер инде патша егетләре табылмас, тормыш көймәсен аудармый гына парлы ишкәк белән ишәрдәйләр сорап килсә, кире какмаска кирәк. Шундый фикердә булса да, Рамазан үзенең ниятен белдергәч, Гайшә өзеп кенә җавап бирә алмады. Атна-ун көн үттеме, юкмы, ир кеше яңадан күренде. Бу юлы үзе белән ике кызын, әбисен (ягъни хатынның әнисен) дә ияртеп алып килгән. Алып килгән күчтәнәчләр янына өйдәге тәм-томны да тезеп чәй янына утырдылар. Сүзне олы кеше башлады.
– Гайшә балам, без сезгә зур йомыш белән килдек. Рамазан кияүне узган килгәндә, борып җибәргәнсең. Үпкәләмим, синең ихтыяр. Сине аңа бик якын туганнарыбыз димләде. Яхшы кеше булмасаң, газиз кызым урынына шушы ап-ак чәчле башым белән киявемне, оныкларымны сиңа көчләп тагып утырмас идем. Үлгән артыннан үлеп булмый. Жәллә киявемне, аны жәлләмәсәң, мине жәллә. Монавы ятим балалар хакына ризалаш, олы башымны киче итеп килдем, үкенмәссең, – дигән сүзләрдән үзенә төбәлеп торучы карашлардан Гайшә югалып калды. Йөрәге чәнчеп куйды. Улларына карады. Аннан ир затлары ихатага чыгып киттеләр. Әби үгетләде дә үгетләде.
...Рамазаннар авылына кайтып, тамыр җәйделәр. Черегән бай булмасалар да тапканнары үзләренә җитеп, өсләре бөтен, тамаклары тук булып, булганына канәгать булып, матур гына яшәп киттеләр. Малайлар күбрәк, “әттә” дип, йорт хуҗасы кырында буталды. Гайшә кызларны якын күрде, “кызым”, “алтыным”, “үскәнем” дип эндәште, ләкин тегеләр генә аңа “әни” дип әйтмәделәр. Баштарак, ярый, әкренләп өйрәнерләр әле, дип уйладылар, көчләп әйттермәделәр. Соңыннан әйттерәселәре килсә дә, балалар каршы булды. Дөрес, Гайшә апалары изге күңелле, тыныч кеше булды; кызлар кайчакта шукланып, чынаяк-тәлинкә мазар төшереп ватсалар да, үтүкләгәндә кием яндырсалар да, тавыш күтәрмәде, бөтенләй күрмәмешкә салышты. Кызлар белән дуслашу өчен, барлы-юклы акчасына тәм-том, матур уенчыклар, яңа күлмәкләр сатып алып торды, чәчләрен әйбәтләп тарап, матурлап тасмалап үрде, кызыклы әкиятләр сөйләде, алар белән уйнады, дәрес әзерләште. Яши торгач, кызлар әниләре урынына килгән бу апаның гаиләгә кереп урнашуларына тәмам күнектеләр, әмма көтелгән сүз һаман ишетелмәде. Гайшә чәчрәп кабынып китмәде, ирен битәрләмәде, сабыр гына көтте.
Күпмедер вакыттан соң өйдә тагын бер малай артты. Моңардан соң кызларның холкы яңадан бозылды, “әннә” дияргә телләре әйләнмәде. Әтиләре дә әниләре исән чактагы шикелле, яратмый, күбрәк вакытын улы белән үткәрә кебек тоелды. Картәниләре дә әниләре бар чактагы кебек өзелеп яратмый, ияләштереп тә яткырмый, куна калырга да кыстамый, чәен эчергәч, аркаларыннан сөя дә тизрәк озату ягын карый:
– Барыгыз, үзегезнең өегезгә кайтыгыз. Сез – зур кызлар инде хәзер. Апаегызны карашыгыз, һаман “әннә” димәсәгез, апаегыз сездән алдан әйтеп куяр әле, – ди.
Әйтсә, әйтер, ул бәби бит аңа үги түгел, үзенеке.
Икенче көнне картәниләре, яулыгын дүртпочмаклап туздырып бәйләп, үзе әйтмешли, өченче аягы – таягына – таянып, чакырганны көтеп тормыйча, кунакка килгән. Ястык кебек кабарып пешкән күмәч, яңа гына аерткан каймак, күптән түгел генә аертылып әле утырып та бетмәгән бал белән тирләп-пешеп чәй эчкәч, кулъяулыгы белән авызын сөртте, озак итеп, изге теләкләрен, балаларга тәүфыйк-бәхет теләп амин тоткач, хәйлә уйлап тапкан төлкедәй, болай да кысык күзләрен кыскалап:
– Гайшә, сөбханалла, күзләр тия күрмәсен, улыгыз атасына охшап, пәһлеван булып үсеп беткән. Иркенләп бер рәхәтләндереп сөярмен, күптән бала сөйгәнем юк, ә сез барыгыз әле урманга. Кызларыбызга урманны күрсәтеп алып кайт. Күп итеп балан җыярсыз, үзе ачы булса да бәлеше телеңне йотарлык тәмле була аның. Миңа да бирерсез. Минем хәзер урманга йөрер чакларым узды шул инде, – дип, озатып калды.
Аяз көннең матурлыгы! Кояшның пешерми генә кыздырган бер мәле. Ни җәй үтеп бетмәгән, ни әзрәк көзгә керелгән бер мизгел. Миләш белән балан җимешләре, әллә каян, кып-кызыл булып, ялкынланып янып торалар. Яфрак-үләннәрнең ниндие генә юк. Кырмыска оясындагы бөҗәкләрнең эш-хәрәкәтләрен күзәтә-күзәтә, өйдән пешереп алып килгән йомыркаларга тоз сибеп ашап, тамак ялгап, чәй эчеп алгач, алып килгән ризыкларын төенчеккә төйнәп, билгеле генә бер куак башына элеп куйгач, Гайшә биленә буган алъяпкыч итәгенә балан җыярга тотынды.
Кызлар, кайткач муеннарына муенса ясап тагарга, миләшкә барып ябыштылар. Аннары чикләвек куагын күреп алдылар. Аның ботагын сыгып төшереп, кемузардан ярышып кәшәкәсе белән бергә булдыра алган кадәр йолкыдылар да йолкыдылар. Әзрәк эчтәрәк колмакка тап булдылар. Савытлары тулгач, азык төенчеге эленгән куакны күпме эзләсәләр дә, таба алмадылар, кычытканга чагылып беттеләр. Буталалар да бер урынга килеп чыгалар. Башта бик кыю күренсәләр дә, әкренләп кикрикләре шиңде. Кайтасылары килә, юлны тапмыйлар. Елый-елый, чарасыздан кычкырырга керештеләр.
– Әннә, әннә, әннәү… – дип ачыргаланып кычкырулары хатынны таң калдырды.
Гайшә, посып торган куагы артыннан атылып килеп чыкты да, кызларны кочагына алып, кысып кочаклады. Шатлык яшьләрен тыеп та, йотып та булмый икән.
Шулай итеп ул урманнан “әннә” булып, зур шатлыгы эченә сыймый, елмаеп кайтып керде.
Еллар үтте. Бу дөньяда ризыгы беткән әбине күптән түгел, хөрмәтләп, җир куенына тапшырдылар. Балаларның бишесенә дә бертигез карап, бертигез яратып тәрбияләп үстерделәр. Үзләре дә тырыш булдылар, ата-аналарының йөзенә тап төшермәделәр. Зурлары әти-әниләрен артык борчымый, сайлаган һөнәрләре буенча укырга керделәр, төпчекләре өченчедә укып йөри. Бүгенге көндә “әттә”, “әннә ”дип өзелеп торалар. Рамазан белән Гайшә лексиконында “яратасыңмы?”, “яратам” дигән сүзләр юк, бу купшы сүзләрне бер дә үз алларына, ярый әле, Ходай безне кавыштырган, дип, еш кына уйлап куялар.
Фото: shurkin_son; Freepik.