Дөнья бу
12 Июля 2023, 05:59

Земфир АХЪЯРОВ. Агачлык

Кинәт тынлык бер малайның авыртуга түзә алмый чинап җибәрүе белән бозыла. Колак яфрагына мылтыктан атылган борчак – ядрә  тигән икән.

Земфир АХЪЯРОВ. АгачлыкЗемфир АХЪЯРОВ. Агачлык
Земфир АХЪЯРОВ. Агачлык

Балачагымның бер өлеше  чаган, тупыл һәм башка агач-куаклар үскән әрәмәдә узды. Мылтыксыз чыгу сирәк иде ул агачлыкка. Авылда гел чыгу дип сөйләшәбез, чөнки  машина-трактор паркы, икмәк келәте, мал фермасы, агачлык һ.б. кечкенә инешебезнең бер ягында, ә йортлар инешнең икенче ягына тезелеп утырганнар.  Шул агачлык ниндидер тылсым белән, безне – малайларны, үзенә тартып тора иде. Һәр малайның мылтыгы бар, авылда мылтыксыз малай булмагандыр да.  Мин дә зур ихласлык белән саплы мылтык ясый идем. Әткәй эшләгәннән калган такта башы яисә рейка булса, бик җиткән. Казак белән чүкечнең куелган урыннарын беләм. Шулай да әткәйдән рөхсәт сорап алам. Ул:

– Бармагыңа суга күрмә, урынына куй, – дия торган иде.

Әлбәттә, урынына куям.

Иң авыры: әнкәйдән кер каптыргычын  сорау. 

– Нәрсәгә кирәк? – ди.

Нәрсәгә кирәк икәнен әйткәч:

– Битегезгә тияр,   күзегезгә тияр, – кебек сүзләрне тезә.

Кер каптыргычы бирәме-юкмы инде, малайлар мылтыкларын эшлиләрдер, алардан соңга калам дип янасың. Ул вакытта кер каптыргычлары алюминнән, кадак белән тишек тишеп була. Аны, мылтык буласы агачның кул  белән тоткан башына, кадаклап куябыз. Мылтыкның икенче башына, кер каптыргычына  чаклы араның  яртысына  җитәрлек итеп, җыйма беркетәбез.  Җыйманы әнкәйнең алып куйган җыйма йомгагыннан кисеп алам (үзе күрмәгәндә, билгеле!), яисә, сигез тиен акча булса, бер метр җыйма кибеттән сатып алам.

Ниһаять мылтык әзер! Кесәсе булган кием кияргә кирәк. Икмәк келәтеннән алган борчакны салыр өчен. Борчакны да әни күрмәгәндә алу мөһим. Кесә борчак белән тулы, кайчак ике кесә дә борчак белән тулы була. Һич югы җирдән вак таш чүпләп кесәләргә тутырабыз. Борчак булмаганда зерә ярап куя. Урамга күз салам да – малайлар күренмиме, агачлыкка сыпырам! Анда безнең “штаб” бар. Бик биек үскән тупыл агачы төбендә ул. Тирә-ягын чаган агачы каплаган, читтән караган кешегә беркем күренерлек түгел. Шунда җыелабыз.

Чама белән, киләсе малайлар килеп беткәч, ике командага бүленәбез. Аннан “чын” сугыш башлана инде. Бер төркем агач, куак төпләренә сузылып ятып, “оборона” тота, икенче төркем  йөз метр чамасы читкә китә дә кирегә борылып “оборона” тотучыларга каршы атакага күтәрелә. Атакада барган малайлар тавыш-тынсыз, мылтыкларны алга сузып, «дошман» күренсә,  борчак – ядрә атарга әзер булып баралар. Яфрак  шыбырдавы, яисә берәр кош тавышы гына бераз тынлыкны боза. “Окоп”тагылар да тын да “алмый” “дошман”ның атакасын кире кагарга әзер булып агач, куак төпләрендә яталар. Кесәдәге борчакны авызга кабып, авыз эчендә әйләндерә-әйләндерә җебеткәч, йотып җибәрәбез. Бу, үзенә күрә, нервыларны тынычландыру булгандыр. Кинәт тынлык бер малайның авыртуга түзә алмый чинап җибәрүе белән бозыла. Колак яфрагына мылтыктан атылган борчак – ядрә  тигән икән. (Соңыннан, “яра”ларны барлаганда беләбез). “Кан коеш” башлана. Борчаклар ике яктан да сибелә генә. Мылтыктан аткач тиз генә яңадан корып атырга әзерлибез. Чинау, хәрәмләшү башлана. Кайсыларыбыз авыртынудан елап җибәрә. Мәхшәр булып, агачлык ду килә.  Читтән карап торучы  берәү булса – монда нинди тавыш (кычкырыш, чинаш, елаш) дияр иде. Атакага күтәрелүче команданың командиры, агачлыкның басу ягына чыгып, оборона тотучыларны уратып алырга әмер бирә. Камауда калганнарның арт якларыннан “төшәләр” сугышның самый кызган мәлендә арадан берәү:

– Мостай килә! – дип кычкырып җибәрә.

Язмамнан читкә китеп әйтим: “Мостай” дигәне безнең зур хөрмәткә лаеклы колхоз рәисе Мостафин абый. Күп еллар колхозда рәис булып эшләде. Аның вакытында колхоз гел алдынгылар рәтендә йөрде, колхозчылар күп бүләкләргә лаек булдылар. Урыны оҗмах түрендә булсын!

 ...Бер әмерсез сугышны туктатып, атылган мылтыкларны борчак атарга корып, агачлыкка терәлеп дигәндәй үткән юлга карап, агач-куак асларына тезелеп ятабыз.  Олы юлдан килгән “Волга” машинасы колхоз келәтенә бара торган юлга – безнең якка борыла. Автомашина безнең турыга килеп җитте дигәндә генә команда була – мылтыклардан “ут” яудырабыз. Борчаклар автомашинага тиеп шыбырдашып коелалар. Ары-бире рәиснең шофры автомашинасыннан төшеп, безне – “сугышчыларны”  куа калса дип, басу эченә, агачлык буенча сибелеп йөгерергә дә әзербез.

Рәис машинасы колхозның иген келәтләре ягына үтеп китте. Атышның кызыгы китте, безнең янган битләр дә сүрелә төште, җебегән танаулар да кибешә башлады. Елаганнарыбыз күз яшьләрен күптән җиң очлары белән сөртеп куйганнар. Уен сүрелде, кем хәрәмләшкән, кем кемгә тидергән, син нигә тегеләй, син нигә болай дип, кул сугышы да чыгып, кайберләребезгә яңа “яралар” – авыз-борын канаулар өстәлә. Яралылар үпкәләп кайтып китә башлыйлар, калганнар бүгенге көннең нәтиҗәсен анализлыйлар. Өйләргә кайтыр вакыт җитә. Кемнәрнең йортларында әниләре кушкан эшләре бар икән, кем ачыккан. Һәркем үз сәбәбе белән кайтыр якка таралабыз. Бүгенгә “сугыш” шуның белән тәмам! Ә иртәгә, шул ук малайлар, бүген берни булмагандай, тагын “штаб”ка җыелабыз. Ватылган  мылтыклар  ремонтланган, кесәләр борчаклар белән тулган. Шул ук елмайган, самими шук йөзләр белән каршылыйбыз бер-беребезне!

Фото: superlogoped.com      

Земфир АХЪЯРОВ. Агачлык
Земфир АХЪЯРОВ. Агачлык
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас