Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 июль , 15:45

Мәхәббәттә бардыр мең хәләт. Булган хәл

Ләкин, күрәм, синең мәхәббәт бар нәрсәдән, шул исәптән минем сүздән дә көчлерәк, Гүзәл. Шуңа әйтәм: мин Инсафны чит илдә дәваланып карарга үгетләдем. Ул үзе савыгуына ышанмый, әлбәттә.

Мәхәббәттә бардыр мең хәләт. Булган хәл
Мәхәббәттә бардыр мең хәләт. Булган хәл

Алар кинодагыча таныштылар. Гүзәл юл аша ашыгып чыгып барганда Инсафның машина астына чак килеп кермәде. Ир машинасыннан йөгереп чыгып, кызга торырга ярдәм итте.

– Әйдәгез, хастаханәгә, тизрәк, – дип, машинасына әйдәде.

– Нинди хастаханә? Мин зачетка соңга калам...

– Кай җирегез авырта? Монда якында гына хастаханә бар...

– Минем бер җирем дә авыртмый! Плащ кына пычранды... Ә унбиш минуттан зачет башлана!

– Әйдәгез, илтеп куям.

Университет янына килеп туктагач, Гүзәл саубуллашып та тормыйча чыгып йөгерде.

Арткы утыргычта кызның пычранган плащы ятуын күреп, Инсаф студентканы көтеп торырга булды. Ләкин аны шалтыратып эшкә чакырып алдылар. Плащны ул кичен өенә кергәндә генә күреп калып, кабат хәтеренә төшерде. Көндезге вакыйганы искә алып, елмаеп куйды. Баксаң, плащ кесәсендә телефон да калган икән. Анда бик еш шалтыратылган бер номерны җыйды. Гүзәлнең иптәш кызы булып чыкты аның иясе. Тиз арада телефонга Гүзәлне чакырды. Кызның матур тавыш тембрына, ягымлы сөйләшүенә дә шунда игътибар итте Инсаф.

Икенче көнне иртүк химчисткага юлланды ир. Акча түләп, плащны тиз генә чистарттырып алды да, университет янына барып туктап, Гүзәлнең чыкканын көтте. Менә иптәш кызы белән елмаеп сөйләшә-сөйләшә озын чәчен бер толымга үргән Гүзәл килеп чыкты.

– Исәнмесез! – дип елмайды ул Инсафка, тезелеп торган ап-ак тешләрен җемелдәтеп. – Кичә шулкадәр ашыкканмын, хәтта плащымны да онытканмын. Ой! Сез аны чистарткансыз да икән?

– Минем гаеп белән пычранды бит ул, – дип елмайды Инсаф. – Сез ашыкмыйсыздыр бит? Кичәге өчен гафу үтенеп, кафега чакырасым килгән иде.

– Без риза! – дип җавапларга ашыкты Гүзәлнең иптәш кызы һәм ахирәтенә авыз ачарга ирек тә бирмичә, аны кулыннан тартып, машинага таба юлланды. – Минем исемем Айгөл.

Кызларның кәефләре шәп, сессияләре тәмамланган икән. Инсаф та дөнья мәшәкатьләрен онытып, күптән булмаганча көлде, шаярды. Соңыннан тулай торакка илтеп куйды.

Шушы көннән соң инде кырык яшен тутырган ирнең тынычлыгы бетте. Замана хатын-кызларын охшамаган озын толымлы Гүзәл уй дәрьясыннан чыга алмады. Ә бит бергә биш кенә язны каршыларга өлгергән сөекле хатыны җиде ел элек үлгәннән соң ул инде хатын-кыз затыннан бөтенләй ваз кичкән иде...

– Саумы, Гүзәл!

– Ой... – Көтелмәгән очрашудан Гүзәл үзенә генә хас оялчан матур елмаюы белән елмаеп җибәрде. – Исәнмесез! Сез кайсы якка юл тотасыз? Мин менә авылга кайтырга чыктым.

– Минем сезнең район үзәгендә эшләр бар иде. Әйдә, авылыңа илтеп куям. – Инсаф кызның кайчан авылга кайтасын чамалап, аның өчен генә махсус юлга чыгуын яшерде.

Юл уңаенда акрын гына кызның күңел кылларын чиртеп, шәхси тормышы белән кызыксынып карады. Гүзәл аны янә шаккатырды, бар серләрен яшермичә сөйләде дә бирде: мәктәптән үк дуслашып йөргән, үсә төшкәч яраткан егетен матур итеп армия хезмәтенә озаткан, хатлар язган, ә ул армиядән... өйләнеп кайткан икән.

– Мәхәббәткә ышанмый торган чибәр кызның туган көне кайчан икән? – дип сорарга батырчылык итте Инсаф кызны капка төбенә кадәр озатып куйгач.

– Иртәгә! – дип елмайды Гүзәл һәм чишмәдәй челтерәп көлеп, саубуллашып, өенә таба юл алды.

Икенче көнне Инсаф Гүзәлне, аның әти-әнисен, энекәшен шаккатырып, чәчәкләр, бүләкләр, күчтәнәчләр күтәреп килеп керде.

– Кызыгызны бик ошаттым. Мин Гүзәлдән ун яшькә өлкәнрәкмен. Шулай да ни хатыным, ни балаларым юк. Ялгызмын. Яхшы эшем бар, җитеш тормышта яшимен. Рөхсәт итсәгез, кызыгызның йөрәген яуларга тырышып карар идем, – диде ул турыдан ярып.

– Кызыбыз балигъ булган, бик акыллы. Кем белән дуслашырга-аралашырга үзе белер, – диде әтисе.

Яуланды инде, яуланды ул йөрәк дигәннәре. Егерме ике яшькә җитеп, беренче балачак мәхәббәттеннән башканы кичермәгән йөрәк җылы игътибар, матур сүзләр, кыйммәтле бүләкләргә каршы тора алмады. Танышуларына бер ел тулып, Гүзәл диплом алгач, алар чәчләрен чәчкә бәйләде.

Мәхәббәт... Сүнгәннәрне кабызырга, канатсызларга канатлар куярга, упкындагыларны кыяларга күтәрергә сәләтле син... Инсаф яңадан тугандай булды. Барысы да аның яшәреп, матурланып, балкып китүенә игътибар итте. Балкытмаслык түгел иде шул Гүзәл: чибәр, итагатьле, ягымлы, игътибарлы, телеңне йотарлык ашлар пешерә... Өстәвенә, Инсафның гомере буе көткән хыялын тормышка ашырып, малай да бүләк итте. “Мин ниндидер яхшылык эшләгәнмендер, күрәсең, югыйсә мондый бәхет эләкмәс иде”, – дип сөйләде ул хезмәттәш дусларына.

Ләкин бу бәхет биш кенә ел дәвам итте. Алтынчы язларын бергә каршылаганда Инсаф сәламәтлеге начараюын тойды. Хәлсезләнде, башы авыртты. Башта бу хәлгә зур игътибар бирмәде, эш тыгызлыгы белән бәйләде. Шуңа ял алып, гаиләсе белән чит илгә, диңгез буена юлланды. Анда үзен тагын да начаррак хис итә башлады. Диңгездә су коену урынына күп вакытын номерда үткәрде. Бу хәлгә бик кайгырган Гүзәл кайту белән ирен хастаханәгә җибәрде. Тикшеренүләр, анализлар берничә көн дәвам итте.

– Ну, нәрсә диделәр? – Инсафның табибтан кайтуын биш күз белән көтеп алган Гүзәлнең беренче соравы шул булды.

– Кайгырырлык хәл юк, – диде Инсаф, сөйгәненең күзләренә карамаска тырышып. – Кан басымы югары, дарулар яздылар, бераз ял итәргә кирәк. Мин хәзер урынбасарым янына барып, эшләрне тапшырып кына кайтам, – дип, бүлмәсеннән кайбер әйберләрен алып чыкты һәм улы янына килеп, аны кочаклады, чәчләреннән сыйпады, соңыннан Гүзәлне күкрәгенә кысты. – Мин сезне бик яратам, – диде ул һәм ашыгып чыгып китте.

Аптырашта калган Гүзәлнең йөрәге кысылды. “Инсаф миннән нидер яшерә, ахрысы”, дип уйлады ул. Яхшылап сөйләшер өчен иренең кайтуын түземсезләнеп көтте. Ләкин ул күренмәде. Кич җитеп, караңгы төште. Инсафның телефоны да сүндерелгән иде. Төн буе керфек какмаган Гүзәлне сискәндереп, таң алдыннан ишек төймәсенә бастылар. Анда Инсафның иң якын дусты, хезмәттәше Ирек басып тора иде. Йөзенә чиксез борчылуы чыккан. Ул аптыраган хатынга карап, бераз сүз башлый алмыйча торды.

– Гүзәл, – диде ниһаять. – Без Инсаф белән төн буе бәхәсләштек, сөйләштек, сиңа хәлне ничек аңлатырга да белмим. Ул сиңа атап хат калдырды.

Гүзәл ашыгып конвертны ачты:

“Кадерлем минем! Син бу хатны укыганда мин инде бик еракта булырмын. Кичер... Миндә яман чир таптылар. Көннәрем санаулы гына калган. Минем урын өстендә яткан, чәчләрем коелып беткән, сүзләремне әйтә, тәнемне күтәрә алмаган көннәремне күрүеңне теләмим. Күңелеңдә көчле һәм матур булып калырга телим. Белсәң икән, ничек яраттым мин сине! Хыялымда да күз алдына китерә алмаган бәхетем булдың син. Рәхмәт. Беләм, сиңа әле бик авыр. Түз. Улыбыз хакына бу көннәрне үткәрергә тырыш. Берүзеңә җиңел булмас. Бар нәрсәдә Иреккә таян. Аның гаиләсе дә юк. Ул – әйбәт кеше. Син ялгыз, улым әтисез булырга тиеш түгел. Дустым сиңа иптәш булсын, Гүзәлем. Яратам. Кичер. Бәхил бул. Инсаф.”

Һушын югалткан Гүзәлне Ирек чак тотып калды.

– Кайда Инсаф? – Күзләрен ачкач, Гүзәлнең беренче сүзләре шул булды.

Ирек дәшмәде. Авыр сөйләшү башланды. Гүзәлнең генә түгел, Ирекнең дә күзләре вакыт-вакыт яшькә тулды. Ахырда ир биреште:

– Мин Инсафка сүз бирдем, әлбәттә. Ләкин, күрәм, синең мәхәббәт бар нәрсәдән, шул исәптән минем сүздән дә көчлерәк, Гүзәл. Шуңа әйтәм: мин Инсафны чит илдә дәваланып карарга үгетләдем. Ул үзе савыгуына ышанмый, әлбәттә. Савыксам да инвалид булып калырга мөмкинмен, ди. Ләкин өмет бар бит, Гүзәл... – Димәк мин аны көтәчәкмен, – диде Гүзәл, кинәт тынычланып киткәндәй булып. – Менә күрерсең, ул савыгачак. Ә инде чәчлеме, чәчсезме, әллә инвалид коляскасындамы – миңа барыбер. Сиңа рәхмәт, Ирек, тик хәзер кит инде. Бу өйгә Инсаф кайткач кына килерсең, – диде яшь хатын һәм кунагын озатып, ишекне япты.

Ләйсән ЯКУПОВА.

Фото: https://api.rbsmi.ru

Мәхәббәттә бардыр мең хәләт. Булган хәл
Мәхәббәттә бардыр мең хәләт. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в