Дөнья бу
29 Июня 2023, 06:06

Эдуард ӘГЪЗАМИ. Эт тугрылыгы. Булган хәл

Ничек кулыгыз бара бер гаепсез шушы җан ияләрен юкка чыгарырга? Нинди миһербансыз, кансыз булып үсәсез... Киләчәктә сездән кем чыгар икән? Кызганыч, күңелдәге бу сораулар җавапсыз кала.

Эдуард ӘГЪЗАМИ. Эт тугрылыгы. Булган хәлЭдуард ӘГЪЗАМИ. Эт тугрылыгы. Булган хәл
Эдуард ӘГЪЗАМИ. Эт тугрылыгы. Булган хәл

Дөньяда көтелмәгән хәлләр еш очрый. Бакчабызда булган шундый бер вакыйга турында сөйләп үтәргә телим.

Күршем Азатның мунча алды идәне астына бер эт үтеп кереп, биш көчек салып куймасынмы?! Менә шуннан соң маҗара, күршем өчен мәшәкать артыннан мәшәкать башланды да инде.

Азат мине чакырып алды һәм:

– Күрше, кил әле, мунча алдында әллә песи, әллә эт чиный сыман... ­– диде.

Тактаны ачып карадык. Ике эт баласы күреп, шаклар каттык. Шаккатасыларыбыз алда булган икән әле! Баксаң, көчекләр бишәү булып чыкты.

– Карале, күрше, арткы яктагы тишектән күпме көчек чыкты! Әнә, әнкәсе дә шушы тирәдә йөреп ята... сап-сары эт... Болар белән нишләргә хәзер?

– Барысын да туендырасың инде, – дим.

– Башка чара калмый.

Һәм ул аларны көненә икешәр тапкыр ашату өчен бакча юлын таптый башлады. Бу мәхлуклар аңа ияләшеп үк бетте. Бигрәк тә ана эт Азат тирәсендә боргаланып-сыргаланып кына тора, алдына егыла... “Рәхмәте”н җиткерә, күрәсең. Кайтырга чыкса, ул аны озак вакытлар озатып бара. Ашарга китергәнне сизеп, балалары да тишектән чыга. Азык белән бергә алларына куелган суны да эчәләр.

Мин дә анасына сөяк-мазар китереп китәм. Миңа да ияләште.

Интернет аша хәбәр салып, Азатның кече кызы өч эт баласын озатуга иреште. Берсен хәтта Кушнаренкога ук алып киттеләр. Дүртенчесе үлде. Ихтимал, бишенчесен дә шул язмыш көтәр иде, әмма Азатның кызы, көчекне кызганып, фатирына алып кайтты, ветеринарга илтте. Мал табибы аңа укол һәм тиешле дарулар биргәч, көчек ныклап аякка басып китте. Аннан соң булган хәлләр хакында инде Азат үзе сөйләсен. Сүз дилбегәсен аңа тоттырам.

...Әйе, бу эт баласы хәзер безнең гаилә әгъзасына әверелде. Мәшә­кате аз түгел, билгеле. Ләкин чыгарып ташлап булмый бит. Ул да, без дә аңа ияләштек шикелле. Кайтып керсәк, шатланып һәм сикергәләп каршы ала. Өрә-нитә белми, подъездагылар тынычлыгын бозмый. “Акыллы” көчек булып чыкты.

Ә анасы бакчадан китми. Көн саен аны да тукландыру өчен йөрим. Көтеп ала, әллә кайдан ук күреп калып, йөгереп килә; егылып ятып иркәләнә. Ләкин бакча күршеләрем зарлана башлады. Чөнки алар участогын да таптый икән этем, тик берсеннән генә курка. Усал хуҗа аны әрләп куа. Ул күренү белән эт кача, ә менә Рифкать исемле күршемнән курыкмый. Чөнки ул аңа сөяк-мазар китереп китә.

Безнең бакчалар койма белән бүленмәгән. Шуңа күрә әлеге эт һәммәсенә “сәяхәт” кыла. Тегеләр зарлана: “Эт туны” кидерә ич безгә. Утырткан сарымсакны таптап үткән...” –  ди берсе.

Киңәшләшә торгач, сеңелкәш­нең малае Ришат белән уртак
фик­ергә килдек: шәһәрнең ерак бер почмагына, телевышка тирә­сендә калдырыйк әле “чакырылмаган кунак”ны. Бәлки, шундагы каравылчы үзенә алыр, дибез.

Ришатның машинасына утыртып алып киттек, төшереп калдырдык, ә ул безнең арттан чаба. “Эт миңа шулкадәр тугры, мин исә аңа хыянәт иттем бит, Ришат”, – дип моңсуланып башымны идем. Ул көлде генә: “Кызгангач, көчегең янына алып кайтыр идең...”

Инде аңардан котылдык дигән идек,  ул икенче көнне үк мине кабат бакчада каршыламасынмы?! Әүвәлгечә бөтерелеп, өтәләнеп йөри. Аптырарсың: күпме чакрым җир үтеп кайткан! Ничек тапкан юлны?

Этнең хуҗасына никадәр туг­ры икәнлегенә тагын бер тапкыр инандым. Их, кешеләрдә дә булса иде шундый тугрылык!

Аны ашату-эчертү хәстәрен күрә башладым. Ул мине озата чыга. Куам: бар, кайт бакчага... Теләр-теләмәс кенә ул “туган йорты” ягына борыла. Берничә тапкыр ул минем кууга да карамас­тан, арттан шәһәргә кадәр ияреп кайтты. Эзне югалткач кына торып калды, икенче көнне янә бакчада шатланып каршылады. Кызганам, ай, кызганам мин шәһәребез буйлап чабып, азык таба алмыйча  йөргән мәхлукларны. Нинди таш бәгырьле кешеләр аларны урамга чыгарып ташлый икән? Кибетләр тирәсендә яткан мәче-песиләр дә миндә кызгану тойгысын уята. Колбаса алсам, аларга бер өлешен биреп китәм.

Инде үзебезнең фатирда “кунаклаган” эт баласына килик. Аңа “Куба” кушаматын бирдек. Эт исеменә тиз ияләште. Чакыру белән йөгереп килә. Кызым аны төрле командаларга өйрәтте. Ике аягында күтәрелеп, хәтта биеп тә ала. “Молодец, Куба!” – дип, аңа печенье яки ит кисәге бирәбез.

Куба кызыма бигрәк нык ияләш­те. Аның эштән кайтуын ишек төбендә көтеп ала. Ул керү белән нишләргә дә белми: өстенә сике­рә, яратуын сиздерә инде. Кызым да аңардан башка тормышын күз алдына китерә алмый: күтәреп ала, иркәли әлеге көчекне... Бер-берсеннән аерыла алмаслык хәл­гә киләләр. Ул эшкә киткәндә исә чинап, “елап” озата. Нинди тугрылык!

Бакчада калган әнкәсен дә онытмыйм. Ләкин анда аны озак тотып булмаячак. Шуны уйлап, якында гына йорт күтәрүче әрмән Гриша белән сөйләштем: “Ал әле бу этне ихатаңа. Әнә, оя да ясагансың”. “Ярый, өйне дә саклар”, – диде бу.

Илтеп бирдем. Бәйләп ук куйды. Икенче көнне хәлен белешергә бардым. Мине күргәч, шатлыгыннан нишләргә дә белмәде бу. Карашы белән: “Алып кит моннан...” – ди гүя.

Әрмән дә бу хайванның яңа җиргә ияләшә алмавын әйтте: “Ашарга салам, ашамый....”

Аптырагач, янә үземнең бакчага алып кайттым. Мунча утыны сакланган сарай ишеген ачып ук куйдым. Бәлки, шунда ятыр...

Кышкы салкыннар, буранлы көннәр башлангач, “элемтә” өзелде – янына тиз генә бара алмадым. Аны кызганудан җаным әрнеде. “Ярый ла кабат әрмән йортын эзләп килсә... Мөгаен, ул аны үзенә сыендырыр иде...”

Ләкин эт анда бармаган, бакчаны да ташлап киткән. Кайларда икән ул хәзер? Ихтимал, шәһәрнең чүп-чар түккән савытлары тирәсендә азык-төлек эзләп йөридер. Бәлки, иясез этләр төр­кеменә кушылгандыр...

Кыш чыккач, бакча буенча күр­шем хәбәр сала:

– Синең теге этең көнбатыш базарында ит чабучылар тирәсендә йөреп ята...

Киттем базарга. Ул булса дип, “күчтәнәч” тә алдым үзенә.

Күрдем, әмма ул түгел. Буй-сыны белән туры килә. Ләкин төсе белән бөтенләй башка. Бу – ак, ә теге исә соры иде.

Шулай итеп, фатирдагы көчек белән генә юанып көн итәбез. Ул инде төрле командаларга өйрәнде, кыланышы белән көлдерә, күңелне ача. Кухняда азык барлыгын яхшы белә. Бездән калмыйча чыгып җитә. Бәрәңге, кишер тазартырга керешсәң, тәпие белән аякка җиңелчә генә сугып куя. Чи бәрәңге дә ашый. Сабый бала кебек, иркәләгәнне, назлаганны ярата, җавап итеп: кул һәм аякларны яларга тотына...

Ул инде безнең гаилә әгъзасына әверелде. Исеме – Куба.

– Әнә бабаң Фидель Кастро да үлеп китте бит әле, Куба, – дибез үзенә.

...Телевизордан кайлардадыр эт һәм песиләрне җәзалап үтергән балалар турында тапшыру күрсәттеләр. “Ничек кулыгыз бара бер гаепсез шушы җан ияләрен юкка чыгарырга? Нинди миһербансыз, кансыз булып үсәсез... Киләчәктә сездән кем чыгар икән?” Кызганыч, күңелдәге бу сораулар җавапсыз кала.

Фото: catalog-photo.ru

Эдуард ӘГЪЗАМИ. Эт тугрылыгы. Булган хәл
Эдуард ӘГЪЗАМИ. Эт тугрылыгы. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас