Дөнья бу
25 Июня 2023, 17:03

Заһит МУРСИЕВ. Их!

Юл йөргәндә шактый нәрсә күрәсең, кешеләр белән танышасың. Кайчакта алардан ишеткән гыйбрәтләр башка сыймый хәтта. Шундый вакыйгаларның берсе турында сөйлим әле.

Заһит МУРСИЕВ. Их!Заһит МУРСИЕВ. Их!
Заһит МУРСИЕВ. Их!

«Күп яшәгән ни белгән, күп йөрегән — шул белгән», диләр. Чыннан да, юл йөргәндә шактый нәрсә күрәсең, кешеләр белән танышасың. Кайчакта алардан ишеткән гыйбрәтләр башка сыймый хәтта. Шундый вакыйгаларның берсе турында сөйлим әле. Бездә, «законнар кеше мәнфәгатен яклаган», «дәүләтнең иң мөкатдәс максаты — кеше турындагы хәстәрлек» булган илдә яшәүчеләр өчен, һичшиксез, артка утырырлык хәл бу. Кашки, без аны мәзәк рәвешендә сөйләп үтәрбез. Ә ышану яки ышанмау — сезнең ихтыярда.

Поездда урыннарыбыз янәшә туры килде. Яшь кенә, чибәр генә ханым. Тумышы белән бу яктан булса да, Алманиядә яши икән, шунда кияүгә чыккан. Сүзгә дә җор үзе. Кызганыч, аның сөйләгәннәрен мин кыскартып, ука-чукларын төшереп калдырып кына бәян итә алам. Шулай да...

— Берзаман юл буенда керпе таптым, — дип башлады хикәясен Гөлзидә. — Карасам, борыны канлы. Телефоннан иремә шылтыратам, киңәш сорыйм. «Дәваханәгә алып бар, анда махсус бүлек булырга тиеш», — ди җәмәгатем.

Бардым. Үзем әле ышанып та җитмим, минәйтәм, дәваханәдә нинди юләр табиб җәнлек дәваласын! Хикмәт: тиешле урынга барып җитүгә доктор пәйда булды. Русиядә, билгеле, без фәкыйрегезне сантыйга санап, «йөрмә монда баш катырып!» дип куып чыгарырлар иде, ә бу ничек тә хәлемә керергә тырыша.

— Яволь, — дип, «яралыны» сак кына күтәреп, бина эченә узды бу. Озак көттермәде алай, янә ишек бусагасында күренде. Йөзен борчу баскан:

— Гафу итегез, пациентның ярасы шактый җитди икән. Юдык, тазарттык, инъекция ясадык, хәзер операциягә әзерлибез. Сез, зинһар, бераз көтегез инде.

«Көтегез», — дигәч, нишлисең, көттем _ инде. Бервакыт табиб янә чыгып җитте.

Йөзенә карарлык түгел, башына адәм заты күтәрмәслек кайгы төшкәнмени!

— Гафу итегез, — ди бу кабат. Тавышы шундый хәсрәтле — әйтерсең, «әниең үлде» дип әйтергә җыена. Аллам сакласын! — Операция тәмам, ләкин керпегез наркозда әле, аңа тынычлык кирәк, — диде, ниһаять.

— Йоклаган килеш алып китәргә ярамыймыни? — димен.

— Юк, юк! Без бит аның гомере өчен җаваплы. Зинһар өчен, ике көннән килегез.

— Шуннан бирәсезме?

— Юк әле. Кызганыч, ике көннән соң хәл белергә генә килә аласыз, берәр тәмле ризык китерсәгез ярый. Тик үзен кире сезгә тапшыра алмыйбыз.

— Ни өчен?

— Характеристика кирәк.

Мин «пырх» итеп көлеп җибәрә яздым. Ләкин шундый кайгылы, пошаманга төшкән доктор алдында алай гадәтсезләнү килешмгәнен аңлап, тыелып калдым.

— Кемгә характеристика, керпегәме? — димен.

— Юк, сезгә, фраулен. Магистраттан белешмә дә кирәк булыр.

— Анысы нәрсә тагын?

— Бу документта өегезнең мәйданы, гаиләгезнең айлык кереме, башка мәгълүмат күрсәтелә. Ягъни, җәнлеккә яшәү өчен яраклы шартлар тудыра аласызмы, аны тиешенчә тәрбияләргә мөмкинлегегез бармы? Болар рәсми рәвештә расланырга тиеш. Югыйсә, пациентны без берничек тә биреп җибәрә алмыйбыз.

Минем мондый «нәзакәтлелек»тән ачуым кабара башлады. Русиядәгечә гамәл кылырга керештем:

— Яволь, — минәйтәм, — күпме түләргә тиешмен?

— Юк, фраулен, юк! — дип табиб кулларын ук болгаларга тотынды. — Барысы да «Җәнлекләрне яклау фонды» хисабына эшләнә, Безнең бурыч — табигатькә ярдәм итү.

Мин кайтырга кузгалдым. Русиядә туып-үскән адәмгә боларны аңлавы да, кичерүе дә кыен иде. Гаҗәп: шундый яхшы мөгамәләдән соң күңел төбендә ниндидер ямьсез хисләр– юшкыны утырып калды.

— Их! — дидем мин. — Русиядә кеше булып туганчы, Алманиядә керпе булып туасы  икән!

Гөлзидә ханым, сүзен бетергәч, дәшми торды. Икебез дә ләм-мим. Көнләшү — начар нәрсә дә үзе... Дәваханәләрдә күргән михнәтләрем, чиратлар, медицина хезмәткәрләренең тупаслыгы күз алдыма килеп басты. Мондый очракта нәрсә дияргә мөмкин соң?!       Их!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас