

Хәмидә карчык (карчык дисәң хәтере калыр) – 70 яшьнең чак өске ягына чыккан, үз-үзенә канәгать булып йөргән хатын. Язмыш аны какты да, сукты да, сөйде дә. Үз көнен үзе күреп, Аллаһыга мең шөкер итеп йөрүчеләрнең берсе. Әле дә эш белән мәшгуль, бакчасында кишер түтәлен сирәкли, өзеп алганын савытына җыя бара, кәҗәсенә булса да бирер. Куерак чәчеп ташлаган орлык әрәм итеп. Менә хәзер үзенә эш. Эш дигәннән ярата ул эшне. Көн озыны ихатасында, үзе әйтмешли бакчасында уралып йөри. Үзенә күрә кош-корты да, кәҗәсе дә бар. Нәҗибе мәрхүм булгач, сыерын сатарга туры килде. Әмма сөтсез чәйнең ни тәме дә, ни яме дип, кәҗә алырга уйлады. Күрше авылдан бер танышыннан улы алып кайтып бирде кәҗәне. Җәйгелектә арканлап йөртә кәҗәсен. Алай көйсез мал түгел.
– Хәмидәү, Хәмидәү! – күршесенең кинәт ачы итеп кычкырган тавышыннан куркып, Хәмидә кишер түтәле өстенә ауды. Күрмәсә, ярар иде, тизрәк торырга кирәк. Харап итте кишерен, әле ныгынып та өлгермәгән сабаклары изелгәндер. Нәрсә булды икән инде?
– Хәмидәү, ишетмисеңмени? – күршесенең башы койма башында күренде.
– Нәрсә булды, күрше, ник кычкырасың?
– Ана, кәҗәңне кара, бетерде кәбестәмне. Быел җәй яңгырлы була дигәч, утыз биш төп кәбестә утырткан идем, хет берсе калса. Вич кәҗәң ашап бетергән, мәлгунь хайван!
Сәлимәнең ачулы сүзләре Хәмидәнең йөрәген өтеп алды. Күршесенең хәлен аңлый ул. Күпме карап үстергән әйберең юкка чыксын да, кем үртәлмәс.
– Арканлаган идем ләбаса, ычкынды микәнни? Минем кәҗәме соң ул, Сәлимә, ялгыш күрмәдеңме?
– Ялгыш күрергә, мине кем дип беләсең? Безнең очта бүтән кәҗә юк диярлек, Кәримәнеке генә бар, аның кәҗәсенең төсе синекенекенә туры килми дә инде. Кәбестәкәйләрем бигрәк җәл.
– Ярый, Сәлимә, булганы – булган, кәбестәләрең урынына башка әйбереңне утырт. Көзгә таба улым кәбестә сатып алып кайтып кертер, акчасын үзем бирермен.
– Миңа синең акчаң кирәкми, шуны үз кулларым белән үстерәсем килгән иде. Шунысы үкенеч.
Хәмидә:
– Кәҗәмне алып кайтыйм әле, тагы зыян салып йөрмәсен, – диде дә, кәҗәсен эзләп капкадан чыгып китте.
Бозавы арканлаган урынга барса, казыгы да алынмаган, арканы да шунда елан шикелле боргаланып, ямь-яшел дымлы үлән өстендә ята. Муенындагы бавын өзгәнгә охшый, аркан башындагы дүңгәләге дә шул килеш. Малкайны күршесенең ындыр капкасы янында тапты. Артын капка төбенә куеп, арт аякларын аерып, койрыгын югары күтәреп, сыртын көянтә ясап кәкәй итеп тора. Хуҗа әбиен күргәч, тиз генә эшен төгәлләде дә үзләренә таба ашыйкмый гына атлый башлады. Алар икесе бергә диярлек тыкрык ягындагы капка янына килеп туктадылар. Кәҗә әбисенең капка ачканын көтеп тормады, алгы аякларын күтәрде дә капканы үзе ачып кереп китте, ихатадагы үләнне чемтекләп ашарга кереште.
Ул арада хуҗасы да тыкрык капкасын ябып, ихатага керде. Утар капкасын ачты да Сөтлебикәсенә әмер бирде:
– Марш утарга!
Кәҗә дә тарткалашып тормады, үзенең гаебен таныгандай, утарга кереп китте. Хәмидә савытына су салып кәҗәсе алдына куйды да өенә таба китте. Шунда түтәле исенә төште. Бәрәч, бераз булса да тәртипкә китереп куярга кирәк, бәлки су да сипкәч, үсеп китәрләр. Кишер түтәлләренә рәтләп су сибеп куйды да бакча эскәмиясенә барып утырды. Арып киткән кебек булды. Монавы кәҗәсе күпме йөртте үз артыннан. Берәр ныклырак каеш карап куясы бар, инде дә ычкынып, тагы берәрсенә зыян-дәүләт сала күрмәсен. Мәлгунь хайван. Кош-кортларына күз ташлады да өенә кереп китте. Чәй эчеп ятып алыйм әле бераз. Аннан соң кәҗәмә берәр уч яшь үлән йолкып бирермен, тыкрык буенда песи борчаклары, башка чүп үләннәре җитәрлек. Ач яткырып булмый.
Чәй кайнатып, тәм-томнарын алып, өстәлгә куйган иде Сәлимә килеп керде:
– Бик вакытлы кергәнмен икән, мактап йөрим икән күрше!?
Хәмидә аптырабрак китсә дә, сиздермәде, яңа гына кәҗәсе өчен үзенә өлеш төшергән иде. Тикмәгә кермәгән.
– Бая, күрше, кызган баш белән ныграк бәрелдем шикелле. Бик ачулы чагым иде. Үзең беләсең, минем ачу озакка бармаганын. Үзем сине чәйгә эндәшим дип кергән идем дә? – Бу юлы күршесе тәмле телле иде.
– Нигә тегендә-монда йөрибез, хәзер сиңа да чәй ясыйм да шушында гына эчәрбез. Аллаһыга шөкер, туклык заманында яшибез, барысы да бар. Утыр, әйдә, чәй ясыйм.
Хәмидә урындык китереп куйды да күршесенә карады.
– Ярый, алайса, рәхмәт! Үзеңне эшереп ташладым да хәзер чәеңне эчеп утырам. Бу тормыш кызык бит ул!
Алар икесе дә кеткелдәп көлеп җибәрделәр. Күңелле булып китте.
– Кызым әйтә, “әни әле өлгертәсең, тиз өлгерә торган кәбестә үсентеләре алып кайтырмын” диде. Бу ялга кайталар, Аллаһы боерса.
Ике күрше тир бәреп чыгып, кулларына сөлге алганчы, көлешә-көлешә тәм-томлап чәй эчтеләр.