

УНӨЧ ЕЛДАН СОҢ ОЧРАШУ
Минильян читтә озак йөрде. Унөч елдан соң кайткан икән, дигән хәбәр Тозлыбин авылында яшен тизлегендә таралып өлгерде. Олысы-кечесе аның янына ашыга, шулкадәр озак читтә йөргән кешене үз күзләре белән күрәселәре килә. Без дә, унбиш-уналты яшьлек үсмерләр – Вениамин, Володя һәм мин, читтән кайткан кешене күрергә булдык. Минильян абый апасына кайткан иде. Энесе белән күрешүенә шатланган, ялгызы яшәгән апасы очып йөргән сыман күренә.
– Түрдән узыгыз, энекәшемнең күчтәнәченнән авыз итегез, – дип олыларны өстәл янына чакыра, бала-чагага кәнфит таратып чыга.
КӘЛКӘЙ БИРГӘН АТ
Бөек Ватан сугышы башланганда, Минильян буй җиткән егет була. 1942 елда фронтка китә. Туган-якның икмәк-тозын тәмләргә язган икән аңа. Чыннан да, унөч ел узгач, сагынып, туган-тумачаларын күрер өчен кайткан. Өлкәннәр белән сөйләшкән арада килгән балаларның кемнекеләр булуын да сорашып ала. Иптәшем Вениамин: “Мин Кәлкәй малае булам, – дигәч, Минильян абый: “Мин Кәлкәй абый белән Нәҗимә апаны яхшы баләм”, – диде һәм, нидер хәтерләгәндәй, туктап калды. Бераз тын утырганнан соң:
– Кәлкәй абый колхозга кергән чагында җирән кашка ат биргән иде булса кирәк.
– Чыннан да, – дип, сүзгә кушылды олылар.
– Кәлкәй колхозга яшь айгыр бирде. Кушаматы – “Орлик” иде. Веня улым, синең әтиеңнең аты бит ул. Менә мондый бер вакыйга булды, – дип, Минильян абый бераз уйланып утыргач, сөйли башлады.
ОРЛИК БЕЛӘН ОЧРАШУ
– Октябрь башлары иде. Генерал-лейтенант Рокоссовский
җитәкләгән Дон фронты Сталинград җирендә яшәү белән үлем арасында көрәш алып бара. Дошман бик көчле, бар көчен бу юнәлешкә туплаган.
Азга гына шартлау тавышы, бер минутка очкычлар гөрелтесе, пуля сызгырган тавышлар тынып калгандай булды. Ә безгә шул гына кирәк, “Ура!” кычкырып атакага ташландык. Кинәт артымда чапкан ат тояклары тавышын ишеттем. Йөгереп барган уңайга борылып карадым. Ни күрәм! Өч ат мичәуләсе тачанканы бер ат сөйрәп чаба: берсе ерак түгел үле ята, икенчесе камыт сбруена буталып, шашынып чаба, төпкә җигелгәненең дилбегәсе өзелгән, кучер аны туктата алмый, нидер кычкыра.
Моны мин бер-ике секунд эчендә шәйләп өлгердем. Ат минем белән тигезләште дә узып та китте. Ул ничектер таныш тоелды. Таза гәүдәле, кашка, арткы аякларында агы да бар.
– Орлик! – дип җан көчемә кычкырып җибәрдем. Ни күзем белән күрим, ат минем якка борылды. Орлик! Орлик! Бөтен көчем белән ат каршысына йөгердем, һәм ни хәл?! Тирләп күбекләнгән айгыр кинәт туктады да мине иснәргә, яларга тотынды. Мин дә аның муеныннан кочаклап алдым. Бер үк сүзне кабатлыйм: “Орлик! Орлик!” – димен. Мине таныды мәхлук. Кәлкәй абыйның аты Орлик булып чыкты.
Уйлап карасаң, исең китәр – зур сугыш, шушындый фронт һәм никадәр җирне ут камап алган, күпме ил, халык сугыша, кан коя, иге-чиге күренмәгән утлы-канлы диңгездә үзебезнең авыл атын очрату. Түзмәдем, куанычымнан елап җибәрдем. Карасам, малкаемның да күзеннән яшь ага. Ул да елый, мәхлук!
...Дошман атаканы кире кагырга тырыша, тирә-якта янә атыш, шартлау башланды. Тирә-якта – тәмуг. Ә без, ат һәм кеше, икебез дә сугышчы, бер-беребезгә сөялгәнбез. Ат тотучы да ни булганын аңлады булса кирәк, төшеп, өзелгән дилбегәне, сбруйларны ялгарга кереште.
– Друг, нам долго стоять нельзя. Вот-вот начнется артналет, – ди ул.
Кучер ашыктыра. Ә мин биштәремне тиз генә салып күчтәнәч эзлим, кабаланам. Ниһаять, ике кисәк шикәр табылды. Орликка бирдем. Ул иснәп карады да, кайнар иреннәре белән шикәрне кабып, шытырдатып чәйни башлады. Кучер безне кузгата. Мин Орликка кычкырам: “Үзеңне сакла, бәлки, очрашырбыз әле. Сау бул, якташ!”
БӘХИЛ БУЛ
Кинәт алдымда җир күккә күтәрелгәндәй булды! Төтен һәм тузан бераз таралгач кызганыч хәл күрәм. Туп төшеп ярылган урында тачанка капланган, кучер күренми. Ә Орлик дүрт аягын да селкеткәли, корсак асты яраланган, муеныннан да кан ага. Ат башын күтәргәндәй иткәч, мин дә булышмакчы булдым. Ләкин, кая инде тору. Чүгәләп утырдым да катып калдым. Ә Орлик, соңгы тапкыр хушлашкандай, зәгыйфь кенә кешнәү тавышы чыгарды. Нидер әйтәр төсле тоелды. Әллә хуш димәкче, әллә явыз дошманнан үч кайтарырга кушмакчы. Тамагыма төен утыргандай булды.
– Бәхил бул, Орлик! Синең үлемең өчен үч алырмын явыз фашисттан!
Көчле “Ура!” тавышы мине кабат уйларымнан арындырды. Дошманга каршы йөгерәм. Сезне үлем көтә, Орлик өчен, туган җиремнең тынычлыгы өчен! Минильян абый тынып калды. Өй эчендә тынлык урнашты. Олылар да, без дә тын алырга да кыймый тик кенә утырабыз. Володя белән Вениаминның күз яшьләре ага, мин дә битемне сөртәм. Өлкәннәр дә башларын игән.
Минильян кебек фронтка киткән авылдашларымның яртысыннан күбрәге сугыш кырларында батырларча һәлак булган. Алар яшь гомерләрен ил тынычлыгы өчен биргәннәр. Аларга мәңгелек дан!
“Мәңгелек дан Орликка да!” дип әйтәсе килә. Аңа да ир-егетләр башына төшкән авырлыкны татырга туры килгән. Ул да Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәшкән һәм үз гомерен Ватанны саклау өчен биргән.
Әхмәдулла РӘХМӘТИЕВ,
Иске Балтач авылы.
Фото: freepik.com