Дөнья бу
2 Июня 2023, 09:06

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Син мине яраттыңмы? (2)

Әйе, кабат өйләнү турында бөтенләй уйламый иде Заһит Исламович...

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Син мине яраттыңмы? (2)Гөлфинә СӘЛИМОВА. Син мине яраттыңмы? (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Син мине яраттыңмы? (2)

(Ахыры.)

Ә вакыт рәхимсез, үткәне сизелми дә. Көннәр буе, хәтта күп вакыт төнне дә дәваханәдә уздырган табибның кияү турында уйларга вакыты да, көче дә калмый . Заһит Исламовичны да төнгә карый дәваханәгә китергән көнне ул дежурда иде, ашыгыч операцияне үзенә ясарга туры килде. Ә аннары инде аны савыктырып, аякка бастыру хәстәре белән яшәде. Ни әйтсәң дә, ул шәһәрдән кайткан кеше, район җирендә авыруларга игътибар җитми дигән фикер белән китә күрмәсен. Шулай итеп, Нәфисә һәрдаим үзе белән аралашырга тырышкан авыруга күңел җылысын кызганмады. Заһитның кайвакыт сиздерми генә аның шәхси тормышына кагылышлы сораулар бирүенә исә игътибар итүне кирәк санамады. Әнә савыгыр да, үз юлын карар, дәваханә шундый урын инде, керә торалар, чыга торалар, дигәндәй. Әмма Заһит шәһәргә кайтып, эшенә тотынгач та, аны онытмады, ике көннең берендә шылтыратып, хәл белеште.

 Әйе, кабат өйләнү турында бөтенләй уйламый иде Заһит Исламович. Үзенә күз салып йөрүчеләр, сүз кушып карарга тырышучылар барлыгын күреп-сизеп тора торуын, ләкин балалар үстереп, тату гомер иткән Гатиясен һич тә оныта алмый, аннан башка Заһитны аңлардай хатын-кыз юктыр кебек тоела. Энесе белән килене дә авылдан ниндидер укытучы хатынны димләргә булышып караганнар иде, җаны тартмады аның, “Вакыты җиткәч, уйлармын әле”, – дип кенә куйды. Аңладык дигәндәй, тегеләре дә башкача эндәшмәде.

Ә менә доктор ханымны очраткач, әйтеп аңлата алмаслык хисләр дөньясына бөтерелеп керде дә китте, яшь егетмени. Тик үз-үзен йөгәнләп, акыл белән фикер йөртергә кирәклеген аңлый иде. Ул – шәһәрдә, Нәфисә район җирендә яши. Кушылыйк дисәң, кемгәдер күченеп китәргә кирәк булачак. Ярый инде аның пенсия яше җитеп килә, ә Нәфисәнең байтак эшлисе бардыр әле. Үзе эшләп күнеккән коллективыннан аераласы килерме, шәһәр дәваханәсенә күчәргә риза булырмы? Тагын әллә күпме шуның ише сорауларга җавап эзләп, башлары катып бетә Заһитның. Кайвакыт эшлисе эшләрен дә онытып куя.

Уйланып йөри торгач, өлкән улы Марат белән киңәшеп карарга булды. Кече улы еракта, Мәскәүдә яшәгәнлектән, ул һәрдаим Марат белән аралашырга күнегеп беткән иде инде. Кабат өйләнү хакында сүз катса, ул инде ни әйтер дип, куркып та калды үзе. “Әнигә хыянәт итәргә булдыңмы?” – дисә, нишләрсең.

 Ләкин алай димәде улы.

– Әти, аңлап торам хәлеңне, бу сүзләрне берәр вакыт әйтерсең дип тә көткән идем. Мин каршы түгел, әгәр охшаган кешене тапкансың икән, бик хуп. Тик сине кыерсыта торган хатын булмасын, бер көн дә торгызмам үзеңне. Ә энекәш белән үзем сөйләшермен, –  диде.

– Рәхмәт, улым, мине шулай аңлап кабул итүеңә. Куркып торган идем бит мин сездән, – диде күңеле тулган ата, улын кочып.

– Нидән куркырга? Хәзер яшең байтак, без гел генә килеп йөри алмыйбыз, ә ялгызың сиңа бер дә рәхәт түгелдер. Менә үзем гаиләмнән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Шулай булгач...

– Рәхмәт, улым, инде бәхетле генә булыгыз.

Өстеннән тау төшкәндәй булды Заһитның, Нәфисәне генә ризалаштырып булса... Вакыты җиткәч, сизми дә каласың диләр бит, дөрестер инде. Өйләнешү турында сүз каткач, озак ялындырмады Нәфисә Заһитны, тик шәһәргә күчеп килергә генә риза булмады .Шулай итеп, әле тагын ике еллап үзара аралашып яшәргә туры килде, аннары Заһит пенсиягә чыкты да Нәфисә янына күченеп кайтты.

– Ярый, әле син эшләп йөрисең, ә мин көннәр буе фатирда берүзем нишләрмен икән? – дип уйга калды Заһит.

Киңәшләшә торгач, район үзәгеннән читтәрәк аерым йорт сатып алдылар. Биредә инде аптырап утырасы түгел, эш җитәрлек иде. Башы-аягы белән бакча эшенә чумды ир кеше. Шәһәрдә аларның дачасы бар иде барын, ләкин эш белән мәшгуль булган хуҗа анда Гатиясе ни үстерсә, шуңа риза иде. Ял көннәрендә барып, мунча кереп, ит кыздырып ашау өчен генә кирәк иде аларга дача. Ә биредә инде ул, чынлап үзен хуҗа итеп тоеп, бакча үстерергә тотынды. Өстәвенә, Нәфисәсе дә һәр эшенә сокланып, мактап куйса, бөтенләй дәртләнеп китә. Туганнар, дуслар алдында да йөзе якты, күрсәтердәй әйберсе бар. Нәфисә инде чәчәкләр белән мәш килә, вакыты булса, бөтен бакчаны чәчкәлек ясап бетерер иде.

  Менә шулай матур гомер кичергәндә тагын ялгыз калды Заһит Исламович. Нәфисә белән яшәлгән еллары байтак булса да, нигәдер бер дә сизелмичә узган икән. Бәхетлеләр сәгатькә карамый дигән кебек, алар да һәр гомер мизгеленең кадерен белергә тырышканнар иде дә бит. Әй, ял көннәрендә чыгып китәрләр иде урманга яки су буйларына! Авыр эш атнасыннан соң Нәфисә ял итсен, йорт мәшәкатьләрен дә онытып торсын дип, алдан ук нидер уйлап куя иде Заһит. Диңгез буена да бардылар, чит илдә дә булдылар, үкенерлек түгел анысы, көч-куәт барда йөреп калыйк, диделәр. Әле дә алда өметләр юк түгел иде, Нәфисәнең вакытсыз мәрхүм булуы гына уй-хыялларны чәлпәрәмә китерде.

  Озак уйга батып утырды Заһит, үткәннәрне кабат искә төшереп. Нигә тормыш гел шулай үкенечле була икән? Юк, Нәфисәгә өйләнгәненә дә, авылга күчеп кайтканына да бер дә үкенми ул. Киресенчә, моңа кадәрге яшәлгән елларының бәхетле булуына бик канәгать. Бервакыт шулай бакчада агач астына туры китереп, матур итеп ясалган беседкада икәүләп кичкырын чәй эчеп утырганда Заһит хатынына күптән күңелендә йөрткән сорауны бирде:

– Нәфисә, без яшь кешеләр булмасак та, минем бер сорауга җавабыңны ишетәсем килә әле.

– Нинди сорау икән ул? -- диде аптырап киткән хатын, Заһитны беренче тапкыр күргәндәй.

– Инде хәтсез яшибез, син мине яратасыңмы ул?

Нәфисә беразга сүзсез калды. Ни дияргә, аның бу хакта уйлаганы да булмады шикелле. Заһит үзенең бөтен барлыгы белән күңелен тиз генә яулап алды да, аннары торган саен үзенә булган ышанычны арттыра барды. Кавышканда яшь егет белән кыз түгелләр иде бит, мин сине яратам дип кабатламасаң да, аңлашыла иде кебек. Шулай да Заһит җавап көтә.

– И-и-и картыкаем, нишләп яратмыйм ди. Яратмасам, синең белән кушылырга риза да булмас идем. Рәхмәт, сиңа үзеңне яраттырганың өчен, мине теге вакытта ялгызлыктан коткарып, бергә яшәлгән бәхетле елларыбыз өчен, –  дип, килеп иңнәреннән кочкан иде аны Нәфисә. – Ә син соң, үзең мине яраттыңмы?

– Минем дә җавап нәкъ синекечә. Нигә инде, мин бит сиңа гел яратам дип әйтеп торам да.

Шул чакта Нәфисә кычкырып көлеп җибәргән иде.

– Беләм, кадерлем, тагын бер тапкыр ишетәсем генә килгән иде яратам дигән сүзеңне. Менә аңлаштык инде хәзер, – дип кабат көләргә тотынган иде.

Әнә шулай, бәхетле елмайган килеш калды ул күз алдында Заһитының.

Фото:  gpointstudio; Freepik.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Син мине яраттыңмы? (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Син мине яраттыңмы? (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас