

Колагына каяндыр ерактан тавыш ишетелгәндәй тоела, әмма күзен генә ача алмый Заһит.
– Я, Заһит абый, ачыгыз инде күзегезне, – дип яңагыннан җиңелчә каккалаганга, бастырып куйгандай авырайган күз кабакларын көчкә күтәреп, янында утырган ак киемле хатын-кызны күргәч, беразга кайдалыгын аңышмый торды ул. Әллә оҗмахка эләккәнме дә, янына хур кызы килгәнме?
– Озак йокладыгыз, Заһит абый, уянырга вакыт, – дип телгә килде тагын теге “фәрештә”. Шунда кинәт исенә төште авыруның кайдалыгы, ул бит операциягә кергән иде, Ходайның рәхмәте, исән котылган икән бит.
– Хәлләр ничек, Заһит абый? – дип, кулларыннан сыйпады теге “фәрештә”.
– Әйбәт, операция ничек үтте? – дип, үзе дә сорау бирде ир кеше.
– Хәзер борчылыр урын юк кебек, ярый, вакытында килгәнсез, сукыр эчәгегез шартлаган булган, операция шактый озакка сузылды. Инде без кушканнарны үтәсәгез, терелерсез, шәт. Бер-ике көнгә ашамый түзәргә туры килер, яме.
– Болай исән калгач, түзәрбез инде, рәхмәт сезгә.
Әлеге “фәрештәнең” үзенә операция ясаган хирург ханым икәнен аңлады Заһит. Ул арада, табиб чыгып киткәч, шәфкать туташы аңа тагын системасын алыштырып куя башлады. “Бик кыймылдамаска тырышыгыз инде, Заһит абый”, – диде ул ягымлы итеп.
Әнә бит ничек кайгырталар авыруларны биредә, ярый әле шундый олы җанлы медицина хезмәткәрләре бар.
Палатада ике генә койка, күршедәге авыруның хәле авырырак, ахрысы, ыңгырашып ала. Әлегә Заһит исә әлләни авырту сизми, уколларны җитәрлек кадаганнардыр инде. Реанимация бүлегендә аеруча әйбәт карыйлар дигәнне ишеткәне бар иде, операциясе катлаулы булгач, аны да бирегә салганнар икән.
Заһит Исламович авылга бертуган энесенең юбилеена кайткан иде, тик бәйрәм генә итә алмады. Юлда башланган эч авыртуы көчәйгәннән көчәеп, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә озатырга туры килде. Ә анда шунда ук операция өстәленә салдылар. Хирург Нәфисә Габитовна белән менә шунда танышып кавышканнар иде, ә бүген ул аны җирләп кайтты.
Ничек булды соң әле бу? Күгәрчендәй гөрләшеп яшәп ятканда Ходай нигә аны тагын яраткан кешесеннән аерды? Карт көнендә бер дә ялгыз каласы килмәгән иде бит. Гел генә: “Нәфисәкәем, бакыйлыкка да бергә китсәк ярар иде”, – дип кабатлый иде ул кайвакыт. Ә Нәфисәсе: “Кара-кара, мин синнән яшьрәк ич, мине үзең белән алып китәр идеңмени?” – дип көлә торган иде. Менә ничек килеп чыкты. Меңләгән кешегә гомер бүләк иткән табибәнең үзен генә коткарып кала алмадылар, чираттагы операциясеннән чыгып, халатын салганда егылып үлде аның “фәрештәсе” .Йөрәге ярылган диделәр, чирлеләрнең авыртуларын гомер буе үзе аша үткәреп торган йөрәкнең чыдарлыгы калмаган, күрәсең. Инде пенсиягә чыккач эшләмәсә дә була иде, ничә әйтте Заһит: “Я, җитәр, тукта эшеңнән, үзебез өчен дә яшәп калырга кирәк”, – дип. Һаман суза килде Нәфисә. “Дәваханәдә хирурглар җитешми, яшьләрне бераз эшкә өйрәтим дә, туктармын”, – диде.
Гомерлек табибәне җирләргә әллә күпме кеше килде, белгәне бар, танымаганнары да байтак. Мәрхүмәне соңгы юлга озатуга багышланган митингта Нәфисә Габитовна хакында нинди генә җылы сүзләр әйтелмәде! Мәрхүмне җирләгәч, ерактан килгән кешеләрне кафега дәваханә җитәкчелеге әзерләткән аш табынына чакырдылар. Биредә дә һәрберсе Заһитның авыр кайгысын уртаклашырга тырышты. Тик Заһитка гына бу сүзләрнең берсе дә җиңеллек тә, җанына тынычлык та өстәмәде. Башы авыр уйлардан миңгерәүләнеп, ни әйтергә белми утырды. Олы кешенең хәлен аңлаганнардыр, мөгаен, бераздан, аны шәһәрдән кайткан улы Марат өенә илтеп куйды.
– Әти, син гаепләмә инде, безнең вакыт кысык, караңгыга кадәр юлга чыгыйк, – диде ул, гафу үтенгәндәй.
Заһит белән Нәфисәнең уртак балалары булмады, алар өйләнешкәндә бу турыда уйларга соң иде инде. Марат исә – Заһитның беренче хатыныннан туган улы. Ике ул үстергәннәр иде дә, Гатия генә картын иртәрәк ташлап китте. Шәһәр предприятиеләренең берсендә директор урынбасары булып эшләп йөргән Заһитның тормышы түгәрәк, бары да җитеш, яшәргә дә яшәргә иде. Балалар үсеп, укып, өйләнешкәч, бигрәк куанышканнар иде.
Көтмәгәндә, табиблар Гатиягә куркыныч диагноз куйдылар. Башта терелер дип өметләнеп, нинди генә табибларга күрсәтеп карамады аны Заһит, юк, саклап кала алмады. Аннары озак кына ялгыз яшәде ул, өйләнү турында уйламады да. Язмыштыр инде, көтмәгәндә дәваханәгә эләгү уйларын болгатты да куйды, үзе дә сизмәстән, ак халатлы табибә Нәфисә ханым йөрәк түреннән урын алды. Ятса да, торса да, аның палатага тизрәк керүен көтеп тик тора. Уйларын икенчегә борырга тырышып та карый, юк булдыра алмый, биләп алды бит шул ак халатлы ”фәрештә” күңелен. Аягына басып йөри башлагач, юк-бар сәбәп табып, аның кабинетына үзе дә керә башлады. Никтер тегесе дә һәрвакыт аңа якты чырай күрсәтә тагын. Шулай, шактый якынаеп киттеләр алар, әмма Заһит Исламовичка терелеп, кайтып китәргә вакыт җитте.
– Нәфисә Габитовна, бәлки телефон номерыгызны бирерсез, әле Сезгә әйтелмәгән күп кенә сүзләрем калды. Телефоннан җиңелрәк булыр төсле сөйләшү, – диде ул, китәр алдыннан бар кыюлыгын җыеп.
– Ярый соң, ни әйтәсегез калды икән тагын? Хәер, сезнең хәлне кабат белеп тору зыян итмәс, табиблар бит һәр авыру алдында үзләрен җаваплы тоялар, – диде Нәфисә аңа, саубуллашырга кул сузып.
Бу кул кысышуда да аерым бер мәгънә булгандыр, чөнки табиб кеше һәр авыру белән дә алай хушлашмый ич. Шулай уйлап куйды Заһит Исламович.
...Нәфисә балачактан ук доктор булырга хыялланды һәм мәктәптә бөтен тырышлыгын биреп укыды.Институтта да бар уе гел укуда булды. Кайбер кызлар кинога барырга әйдәләгәндә, әгәр дәресе әзерләнеп бетмәгән булса, ике аягының берсен дә атламады. Һөнәри махсуслашу башлангач, ул иң авыр юнәлешне сайлады, хирург булырга карар итте. Аның теләген укытучылары да хуплады. Кызның тырышлыгын, тәвәккәллеген күреп торганга, аннан менә дигән хирург чыгарына бер дә шикләнмәделәр. Ирләрчә нык холыклы булуы, озын бармаклары да бу һөнәр кешесе өчен генә хас сыйфатлар кебек иде. Башта берниче ел шәһәр дәваханәсендә эшләп, тәҗрибә туплагач, үз якларына кайтып урнашты .
– Кызым, яшең үтеп бара, кияүгә чыгарга уйламыйсыңмы? Әле эш-эш дип вакыт уздырасың да, олыгая төшкәч, ялгызыңа кыенгарак туры килүе бар бит, – дип сүз башлаган әнисенә Нәфисә:
– Әнием, минем өчен хәсрәтләнмә. Эшем мәшәкатьле икәнен күреп торасың, хәлемә керә белгән берәр ир-егет килеп чыкса, бәлки уйлармын, – дию белән чикләнә иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: msgrowth, Freepik.