Дөнья бу
1 Июня 2023, 10:00

Бер гаепсезгә 13 ел төрмәдә утырган

Уфада яшәүче 85 яшьлек Фәткулла ИСХАКОВ  64 ел элеккеге җинаять эше буенча тулысынча акланды.

Бер гаепсезгә 13 ел төрмәдә утырганБер гаепсезгә 13 ел төрмәдә утырган
Бер гаепсезгә 13 ел төрмәдә утырган

25 майда Русиянең Югары суды Фәткулла Исхаковка нисбәтле 1959 елгы җинаять эшен яңадан карап, аны гаепсез дип тапты. Вакыйганың тарихы түбәндәгечә.

Бу хәл 1959 елда Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылында була. Җәйге көннәрнең берсендә авыл егете Наил самогон эчеп, көнләшеп шушында яшәүче кызын һәм аның әти-әнисен лезвие белән кискәли. Куркынган кыз, ярдәм сорап, күршесе Фәткулла янына йөгереп керә. Ул беренче ярдәм күрсәткәндә, ыгы-зыгыда өйдәге әйберләр кан белән буяла. Бәхеткә каршы, берәү дә үлми.

Иртә белән Фаткулланың өенә милиция килеп керә. Имеш, ялган шаһитлар аның төнлә авыл буйлап исереп йөргәнен күргәннәр. Кан тапларын күргәч, милиционерлар куркып калган авыл малаен кулга алып, бүлеккә алып китәләр. Эшне бик тиз тикшерәләр, тик Фәткулла файдасына түгел. Зыян күргән хатын-кызлар аңа каршы күрсәтмә бирмәсә дә, Фәткулла җинаятьче дип таныла. Җинаять коралы дип көтмәгәндә балтаны атыйлар! Нәтиҗәдә, егетне үтерүгә һөҗүм итүдә гаепле дип таныйлар һәм халык суды аны 15 елга иркеннән мәхрүм итә. Чын җинаятьче, шулай итеп, иректә кала. Берничә айдан соң Фәткулланың авырлы хатыны үлә, ә аның ике яшьлек улы ятим кала. Бер гаепсез килеш ул 13 ел буена төрмәдә утыра һәм вакытыннан алда азат ителә.

Фәткулла, иреккә чыккач, улын тәрбияли башлый (балага инде 15 яшь тулган була!) һәм эшкә урнаша. Ир-ат тормышын җайга сала, эшкә урнаша, икенче тапкырга өйләнә. Балалары туа.

2012 елда гаҗәп хәл була. Чын җинаятьче Наил үз гаебен танып прокуратурага гариза яза. Озак вакыт узганлыктан, ул җаваплылыкка тарттырылмый. Русия законнары буенча хәтта аеруча авыр җинаятьләр буенча да “срок давности” 15 ел тәшкил итә.

Наил Фәткулла белән дә очраша һәм аннан гафу сорый. Ә бер елдан соң ялгызлыкта вафат була. Җинаятьчегә Аллаһ яшьлек гөнаһлары өчен җәза бирә – ул гаилә кора алмый.

Фаткулла ярты гасырдан артык гаделлекне кайтарырга тырыша. 2019 елда аның эшен Башкортстанның Югары судында карыйлар, ләкин аны акламыйлар. Тикшерү комитеты бабайның ялган гаепләү һәм фальсификация корбаны булуын таныса да, прокуратура эшне яңадан карарга рөхсәт итми. 2022 елның җәендә эш Русия Югары судының президиумында карала. Эшне карау яңадан башлана, әмма хөкем карары гамәлдән чыгарылмый.

Үзенең адвокаты Виталий Буркин белән бергә пенсионер ахырга кадәр барырга карар кыла. 2023 елның мартында ул Русия Югары суды рәисе Лебедевка эмоциональ мөрәҗәгать яздыра.

– Гомерем буе сорыйм: нигезсез һәм законсыз хөкем карарын гамәлдән чыгарыгыз, миңа реабилитация алырга мөмкинлек бирегез. Мине бер гаепсезгә мәсхәрәләү инде 64 дәвам итә. Бу дөньяны тыныч күңел белән ташлап китим! – ди ул күз яшьләре белән.

Ниһаять, 64 елдан соң, 25 майда Русиянең Югары суды җинаять эшен яңадан карап Фәткулла Исхаковны гаепсез дип таный. Хәзер пенсионер рәсми рәвештә аклану алды.

Суд карары буенча, Фәткулла Исхаков СССР суды тарафыннан китерелгән матди һәм мораль зыян өчен компенсация алырга хокуклы. Аның күләме 100 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин, ди белгечләр.

Фото: https://www.bashinform.ru

Бер гаепсезгә 13 ел төрмәдә утырган
Бер гаепсезгә 13 ел төрмәдә утырган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас