Дөнья бу
31 Мая 2023, 17:24

Шәфкать ГАНИЕВ. Әйбәт гадәт йогышлы икән

Көн дә эшкә барып кайтыр өчен сәгать ярым диярлек вакытны шәһәр транспортында уздырам. Шул вакыт ниләр генә күрмисең, ишетмисең.

Шәфкать ГАНИЕВ. Әйбәт гадәт йогышлы икәнШәфкать ГАНИЕВ. Әйбәт гадәт йогышлы икән
Шәфкать ГАНИЕВ. Әйбәт гадәт йогышлы икән

Тормыш китабым битләрендә күбесенчә транспортта булган, күргән, ишеткән вакыйгалар урын ала. Көн дә эшкә барып кайтыр өчен сәгать ярым диярлек вакытны шәһәр транспортында уздырам.

Шул вакыт ниләр генә күрмисең, ишетмисең.

Бүген дә кереп урнашуым булды, алдагы тукталышта үземнең яшьтәге берсе түбәтәйле, икенчесе кепкалы ике ир кеше сөйләшә-гәпләшә килеп керде. Берсе минем каршыдагы буш урынга утырды. Янәшәсендә барган яшь кыз икенчесенә урын бирде.

Юл буе аларның матур итеп, саф татар телендә аралашуын шаккатып тыңлап бардым.

Керүгә үк берсе:

– Кара әле, малай, теге юлы сезгә чәй эчәргә кергәч, өеңдәге тәртипне күреп, шаккатып чыккан идем. Хәзер үзем дә гел шуны куам, – диде.

– Аның бит берәгәйле үз тарихы бар, – дип, анысы шул вакыйганы бәян итәргә кереште. – Моннан җиде еллар элек, хатын балалар белән отпускага әнкәйләргә кайтып киткән иде. Өйдә берүзем. Беркөн эштән кайтуга, ишектә кыңгырау шалтырады. Ачсам, ике ир басып тора. Тикшерүче таныклыгын күрсәттеләр.

“Күршегез җинаять эшендә гаепләнә. Өендә тентү үткәрергә җыенабыз, җинаять вакытында кулланылган салкын коралны эзлибез. Сезне пүнәтәй  булырга чакырабыз”, –  дигәч, фатирымны бикләп, күршегә кердем. Анда ике күршем утырып тора иде, мин өченче булдым.

Тикшерүнең формаль ягы төгәлләнгәч, тәшвишчеләр металл эзләгеч – металлоискатель белән эшкә тотындылар.

Мин ялгыз гомер кичергән күршемдә беренче тапкыр. Тыныч кына фатир эчен күзәтәм: бөтен җирдәге чисталык, пөхтәлек, тәртип мине үзенә җәлеп итте. Китап, савыт-саба шкафларында бернинди тузан әсәре юк, булган җиһазлар зәвык белән урнашкан. Фатир нур чәчеп, көлеп тора.

Хәтта кием шкафындагы урын-җирләр, носки, кулъяулыкларга кадәр  үтүкләнеп, пөхтә итеп өелеп тора. Чәчелеп яткан бернинди артык әйбер юк. Музейдагы кебек бөтен җирдә идеаль тәртип иде.

Тикшерүчеләр дә гаҗәпләнүләрен яшермәде: “Гадәттә мондый тикшерү берничә көн бара, ә монда рекорд куелды – бер сәгать чамасы! Бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә бит бу”, –  диеп, берни дә тапмагач, күршемнән гаепне төшереп, тиз генә китеп бардылар.

Башымнан яшен тизлегендә төрле уйлар сикереште: әгәр дә безгә тентү керсә, мин үземне ничек хис итәр идем икән? Бездә бит шайтан аягын сындырырлык тәртипсезлек, иске әйберләр тавы! Бездә  бер атна эзләгән булырлар иде! Оятымнан ни эшләргә белми кызарынып утырдым.

Мин чыгуга, җиң сызганып, фатирымда ревизия ясарга керештем. Башта балконны тәртипкә керттем, аннан бүлмәләрне, иң соңыннан кухня белән ванна бүлмәсен. Билләһи, бер атна маташтым. Соңыннан безнең фатирыбыз да күршенекен хәтерләтте. Үзем дә ләззәтле рәхәтлек кичердем. Хатын кайткач, өнсез, телсез калды, – дип тәмамлады юлдашым сүзен...

Үзем дә, ике танышның гәпләшүен бик кызыксынып тыңлап кайттым. Юл буе: “Тәртипкә китерүне нәрсәдән башлыйм икән?” – дип кат-кат уйландым. Гадәттә, кайту белән, ашау-эчү хәстәрен күрәм. Кая ул ашап тору! Кайту белән тиз генә балконга чыгып, инде ничә еллар кул да тимәгән нәрсәләрне – чүп-чарларны чыгарып аттым. Фатирымдагы барлык әйберләрне дә барлый башладым...

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас