

Мөхлисә түтине күреп, хәлен белеп кайтыйм дип чыккан идем – каршыма Зөфәр килә. Аны урамда җәяү очратырмын дип кем уйлаган? Хәзер ул харап баеп китте. Сәүдәгәр. Берничә кибет тота.
– Сәлам! – димен.
– Саумы, – ди күңелсез генә.
– Хәлләр? – димен.
– Начар.
– Нишләп?
– Акча җиткереп булмый.
– Ничек инде? – дим шаккатып. – Син бит черегән бай. Берничә кибет тотасың.
– Үзең уйлап кара, – ди бу. – “Мерседес”ым искерде. Биш ел йөрим бит инде бер үк машинада. Яңаны алырга кирәк. Акча җитми. Виллам ике катлы гына. Өч катлы кирәк. Салырга акча җитми. Кара диңгез буенда дача салсам әйбәт булыр иде дип йөрим. Акча җитми. Канар утрауларында ял итә алмадым, Багам утравына гына бардым. Заманалар авыр. Кайсы якка карасаң да акча кирәк, акча юк!
Менә шундый күңелсез сөйләшүдән соң ул үз юлыннан атлады, мин үз юлым белән китеп бардым.
Кердем Мөхлисә түтиләргә. Аңа инде җитмеш яшь. Бик аз пенсия ала. Минимум, ягъни. Гомере буена идән юган. Бишенче катка мендем, ишек төймәсенә бастым.
– Исәнме, Мөхлисә түти, – дим.
– Аллаһыга шөкер әле, балам. Яхшы гына яшәп ятуда. Күз генә тимәсен.
– Сәламәтлегең ничек?
– Зарлансам гөнаһ булыр, балам. Зарланмыйм.
– Пенсияң җитәме?
– Җитә, балам, җитә. Җитү генә түгел, кала да әле.
– Пенсияң артып каламы?
– Кала. Инде ун мең җыйдым. Бик зур акча. Мине бит җирлисе бар. Кешегә кыенлык китермим дим. Шул акчаны алмассың микән? Тегеләй-болай булсам, хәстәрен күрер идең. Мин сиңа ышанам.
– Кызыңа бирсәң дөресрәк булыр, түти.
– Шулай дисеңме?
– Әлбәттә. Үз кызың бит. Ярый, мин китим әле.
– Чәй эчми җибәрмим.
– Эш күп шул. Чәйне икенче килгәндә эчәрбез.
Шулай дидем дә, Мөхлисә түтинең акчасы артып калганына сөенеп, чыгып киттем.
Фото: freepik.com