Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 Май , 13:45

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (2)

...Йөрәк тибүдән туктамый, җаны тәнен ташлап китми торып, Лия Искәндәрне йөрәгеннән алып ташлый алмаячак.

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (2)
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (2)

 (Ахыры.)

Күңелендәге ике “мин” бер-берсе белән сүз көрәштерә башласа, Лия башкаен кая куярга белми, Салават Юлаев һәйкәле янына барыр булып китте. Текә ярдан Агыйдел агышын, кешеләрнең көймәдә йөзүен, бәхетле парларның җитәкләшеп йөрүен көнләшеп күзәтә. Үзенең дә Искәндәре белән шулай йөрүләрен күз алдына китереп, елмаеп куя иде. Тәмам күңеле тынычлангач, ятакка кайтып, кулына ручка алып, сөйгәненә, әйе, әйе, сөйгәненә хат яза башлый. Укуы, һава торышы, шәһәр яңалыклары, яңа кинолар... Әмма хисләрен белдерми иде. Шулай берчак хат бик озак кына килми торды. Ун (!) көнгә   сузылган газаплы көтүләр...

Һәм: “Кадерлем Лиям, бу хатымны озак язарга базнат итми тордым. Дөресрәге, әллә ничә хат яздым, тик җибәрми ерткалап ыргыттым. Аңларсыңмы хисләремне, әллә... Уф, ничаклы сүзләр бар, әммә йөрәгемдә кайнаган хисләрне аңлатырлык сүзләр таба алмыйм. Хезмәтемне тутырып кайтырга да ике айлап вакыт калды, сине күреп, күзләреңә карап әйтәсе сүзләремне шунда әйтермен. Хатка язар түгел, күзләреңә карап әйтәсе сүз ул.  

 

Моңа чаклы ничек яшәгәнмен

Синең барлыгыңны белмичә,

Күпме таңнар аттырганмын,

Ак бәхетләр өләшүен күрмичә.

 

Искәндәр.”

 

Әй, кыз бала йөрәге! Ярата, ул да мине ярата!!! Йөгереп барып йөрәк серен ачарга утырган иде, теге икенче “мин” әйтерсең кулларны бәйләде. Ашыкма, чираттагы шаярту түгелме? “Читтән торып танышу” дигәннәре шул була. Әле бер күрешми торып ни кыланасың? Ул бит әле сиңа “яратам” дип бер сүз язмаган. Бәлки, хатларың өчен рәхмәт кенә әйтергә җыенадыр...

 “Приказ чыкты, тиздән кайтыр юлга чыгам, хат язма, үземне көт.”

Вяткадагы хәрби часттан килгән соңгы хат шулай кыска иде...

Уйлары шул урынга җиткәч Лиянең күзенә яшь тулып, тамагына ачы төер тыгылды. Ул көннәрдән соң күпме сулар аккан да, шуларга кушылып күпме күз яшьләре түгелгән.

Тик күзендә яшь булса да очрашу минутлары бөтен матурлыгы, шатлыгы, Искәндәренең назлы карашы, күзләренә карап: “Кайттым, Лиям, менә поезддан төшү белән синең яныңа ашыктым. Көттеңме сөеклем, мәхәббәтем минем?” – дип кочагына алуы, барысы да бүгенгедәй күз алдында илаһи нурдай балкып тора.

Ни дияргә, очрашу минутларын, акылдан шашардай булып көткәнен, өзелеп яратуын ничек аңлатырга, нинди сүзләр табырга гаҗиз булып телсез калды Лия. “Яратам, мин дә сине яратам!” – дип ярсып типте йөрәге.

Сөйгәненең киң күкрәгенә башын салды да, күз яшьләренә ирек бирде. Аптырап калган Искәндәр ни уйларга да белми, юату сүзләре таба алмый торды да, сөйгәнен шашып үбәргә тотынды...

Май аеның соңгы көннәре иде. Әйе, язның үзенә генә хас матурлыгы белән тулган йомшак көннәре. Күк йөзе аяз, һавасы саф. Шәһәрнең матур-матур урамнары, икесе генә калып йөрер урыннары буйлап озак йөрде алар. Йөрегән һәрбер юллары, кешеләр булуына карамастан иркен, гөлләргә тулы иде. Күңелләре ниндидер югарылыкка омтылды¸башка кешеләрдән ераккарак китергә теләделәр. Ә юллар үзеннән-үзе Салават һәйкәле янына алып килде.Моңа каршы торырлык бер хис, бер каршылык юк иде.Ә моның түбәнендә Агыйделкәй ага. Әнә кояш бата. Шул кояш нуры белән сары алтын төсенә әйләнгән су ялтырый. Әнә бер егет сөйгәнен көймәгә утырткан да талгын гына ишкәген ишә... Һәммәсе матур! Һәммәссе илаһи нур балкышында коена! Бу ләззәтне Лия да кичерәчәк, тик әлегә башка... Башка булса да үз ялкыныңда яну, һәр нәрсәдән матурлык, күркәмлек тою, матурлыгы – йөрәкнең үзеннән, сөю матурлыгыннан, дип уйлый иде ул.

Юк, ялгышам, икесе дә шулай уйлый иде. Чөнки алар бер булып, бер җан булып яшиләр. Икесенең дә йөрәге бер булып тибә. И раббым, моңа кадәр көч- кодрәтеңә ышанган бу ике эчкерсез җаннарны рәхмәтеңнән ташламасаң иде! Раббым,бу ике яшь йөрәкнең бер-берсен яратуын беләсең, аңлыйсың. Шуңа күрә анда ләззәт тә, ямь дә бар. Бу аларның яшьлектәге беренче мәхәббәтләре. Раббым, алар моны бит бер кайчан да онытмаячаклар, теләсәләр дә, хәлләре җитмәячәк. Гомерләренең кай чагына җитсәләр дә,бу мизгелләр алчак кояш кебек җаннарын яктыртып торачак.

Ә әлегә ни уйларга, шул уйлардан туар тәэсирне ничек аңлатырга соң? “Яратам” дип бар тарафка оран салыргамы.? Юк, бу үзе бер акылсызлык булыр иде дә, саф сөюгә хыянәт булып яңгырар. Кояш бата,тирә-як караңгылыкка чума. Әйе, бу вакытта көндезге матурлык юкка чыга, ләкин ниндидер серлелек арта. Ни галәмәт, гашыйклар төнне ярата. Иреннәр дә татлы да, эчкерсез дә, беренче үбешүгә бирелә. Тулган ай да шулчак оялып, болытлар артына кача. Табигать бу күренешкә үз аңлатуын бирер дә ул, тик гашыйкларның мәңгелек шаһиты булган ай гына ни дияр? Миллион еллар яшәп, гашыйкларга мөлаемлыгын, эчкерсезлеген, сихри төсен биргән ай һәрчактагыча тын гына бу ике яшь йөрәкне күзәтте. Начар күзләрдән саклады. Бу икәүнең җанына тулган бәхетне бозырга теләмәгән кебек, эчке ялкын белән кызган йөрәкләрне, сөю ләззәтенә сусаган иреннәрне аермаенча, төн моңына, сүз белән генә аңлата алмаслык иге-чиге булмаган мәхәббәт дингезендә җай гына тибрәтеп, күктә ай балкый бирде.

Лия белән Искәндәргә дә сүзләр кирәкми иде.Әле килеп бер сүз дәшми, кулга-кул тотынышып бер-берсенә карашып тордылар.. Хәер хисләрне аңлатырга гашыкларга сүз кирәкмени!.. Шушы минутларда, Сөюме, әллә, Бәхет патшасының каршысына тезләнеп, бу минутларны бүләк иткәне өчен, рәхмәтләр әйтәселәре килде... Бу бик бәхетле кешеләргә генә килеп ирешәсе сихри минутлардыр. Шуңадыр да, ничәмә еллар үтсә дә,  әле дә Лияне шушы саф, эчкерсез мәхәббәте үзенә чакырып торган кебек.  

 Кызык та инде бу тормыш. Башкаен кая куярга белмәгән чакларында Лия ирексездән, шушы тәүге (юк, ялгышам, гомерлек) мәхәббәтен искә ала. Әйе, ул аның яшьлеге, һәм аны һичвакытта онытырга хакы юк. Авыр минутларында, артка борылса, гомер сукмагында калган иң изге хатирәләре, якты маягы – мәхәббәте көч бирде...

Алдагы каникуллар, Искәндәренең Башкорт дәүләт университетының читтән торып юристпруденция факультетына укырга керергә экзамен биреп йөрүләре артта калды. Соңгы курска килгән Лия, Сургут шәһәренә эшкә киткән Искәндәрен сагынса, тәүге очрашкан көннәрендә йөргән юлларны ялгызы гына уза иде дә, сөйгәнен очраткандай хисләргә бирелеп җанына тынычлык табар булып китте. Бәйрәмнәр саен гына очрашу насыйп иде. Ике арада тагын хатлар йөрде.

И-и-и, йөгерек аяклы хат ташучылар, сезгә шулкадәрле рәхмәтле булган кызыйны сез беләсезме икән? Диплом яклап, кулына Башкортстанның ерак бер районнарының төпкел авылына юллама алган Лия, Искәндәренә хат язарга дип ашкынып кайтты.

Почта тартмасында хат көтә иде. Искәндәреннән түгеллеген белгәч, елмаеп, тагын нинди хат, инде мин үз ярымны таптым, дип уйлап, Лия бүлмәсенә йөгереп менде. Хатны читкә куеп, сөйгәненә үз хәлләрен язды. Өч ел буе җибәрелгән җирдә эшләргә тиешлеген аңлатты. Зәңгәр күзле, дулкынланып торган кара чәчле чибәр татар егетен яратуын, сагынып көтүен язды да, тизрәк барып хатны почта бүлекчәсенә илтте. Авылга кайтырга билет алды. Ашкынулы йөрәк нидер көтә, күкләрне иркәләгән сабан тургаедай талпына...

Бүлмәдәш кызлар һаман кайтмаган икән. Лия, бая килгән хатны ачып укый башлады. Кояш сүндеме, әллә аяк астындагы җир җәһәннәмгә очтымы, күз аллары караңгыланып, инде идәнгә егыла башлаган кызны ишектән килеп керүче бүлмәдәш кызлар чак тотып өлгерделәр... Аңына килгәнен анык кына хәтерләми Лия. Аяк астындагы җирнең авышып, җәһәннәм төпкеленә очканын гына белә. Бөтен дөньяның асты- өскә әйләнеп, кызны ут эченә аткан хат тәэисирендә, әллә кайдан, ерактан сузылып килгән авыр кайгы тавышы кабат йөрәген урталай ярып, бөтен уй-хыялларын, якты өметләрен челпәрәмә китерде.

“Лия, берүк гафу итегез, сезгә авыр кайгы җиткерәм. Искәндәр эш урынында авариягә эләгеп, дәваханәдә аңына килә алмый җан бирде. Туганнары килеп гәүдәсен туган авылына алып кайтып җирләделәр. Минем белән бер бүлмәдә яшәде, яхшы кеше иде, җаны җәннәттә булсын. Берүк авыр кайгы хәбәр итүемә миңа рәнҗемәгез. Сезгә дип язган, тик җибәрергә өлгермәгән хатын салып җибәрәм. Сау булыгыз, авыр кайгыгызны уртаклашып, Инсаф”

... Хат? Әйе, әйе хат. Конвертны ачкач, хат эчендә хат булуына гаҗәпләнгән иде. Көч -хәл белән кузгалып, Искәндәренең хатын ачып укый башлады. Юк, үлмәгән, үлмәгән ул, әнә бит наз тулы сүзләр язган: “Мәхәббәтем минем, Лиям, диплом яклавың белән чын күңелдән котлыйм сине. Менә син дә минем әнием кебек укытучы булдың. Синең белән мин дә шатланам. Яныңда була алмавыма ачуланма. Тиздән үз исәбемә атна-ун көнгә ял алып кайтам. Сөеклем минем, әниеңнән синең кулыңны сорарга уйлыйм. (Үзең каршы түгелдерсең бит?) Шуннан Әсәнемә кайтып әнием, туганнарым белән таныштырам, ике якның да фатихасын алып никах укытырбыз. Бер-беребездән еракта яшәү килешмәс, уку елы башланганчы, эшкә җибәргән юлламаңны алыштырып монда, Сургутка сорарбыз. Көт, матурым. Тиздән, бик тиздән гомерлеккә бергә булырбыз. Күзләреңнән үбеп, сине шашып сөюче Искәндәрең.”

...Гомер үтә. Бәхет-шатлыкка корылганмы, әллә кайгы-хәсрәт белән сугарылганмы, вакыт беребезне дә аямый, аның үз агышы. Баштан үткән хәлләр берәм-берәм караңгылык пәрдәсе белән каплана. Әмма йөрәк тибүдән туктамый, җаны тәнен ташлап китми торып, Лия Искәндәрен йөрәгеннән алып ташлый алмаячак. Беренче һәм гомерлек мәхәббәтен истән чыгаруы һич тә, һич тә мөмкин булачак эш түгелдер. Чәчләренә көмеш тамчылар тамган, әмма үз мөлаемлеген югалтмаган бу ханымны бик еш юлда очрата аласыз. Елның нинди мизгеле булуына карамастан, тере чәчәкләр гөлләмәсен тоткан ханымны ерак, бик ерактагы ак каенлы, чияле тауларга сыенып утырган Әсән авылы зиратында күрергә була.

Язмыш бер-бересен табышкан, өзелеп сөйгән бу икәүгә кырыс булды. Бәхет ишекләрен ачып кертте дә, гомергә бергә булыр чаклары җиткәч, йөрәкләргә мәңгелек кайгы, сагыш салып, үз куллары белән кабат ябып та куйды. Кыска гына вакыт эчендә әллә ничаклы бәхет, өмет тулы минутлар, сәгатләр бүләк итте итүен. Аларның һәммәсе кадерле, илаһи нур белән нәгышьләнгән. Һәм бу мизгелләрне Лия ихтыярсыздан үзенең яшьлек күгендәге якты кояшы, гомеренең сулмас язы дип атый... Әйе, чын бәхет сөю, сөелүдә генәдер. Бик бәхетле кешенең бар гомерендә тик бер тапкыр биреләдер чын сөю. Мәхәббәт ул берәү була, аның икенчесе, ѳченчесе булмыйдыр...

Фото: Freepik.

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (2)
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас в