Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 Май 2023, 13:47

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (1)

...Кемнәргә серемне чишим? Сөйләсәм, юләрлегемнән бот чабып көләрләр генә. Эх, кызый, бетте тыныч көннәрең!

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (1)
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (1)

 

 “Саумы, әлегә миңа таныш булмаган сылуым Лия. Таныш булмаган диюем, бәлки, дөрес тә булмас, синең турыда (“Син” дип язуыма ачуланмассыңдыр, дим) авылдашың, минем хезмәттәшем, Фидан күп сөйләде.Башлангыч сыйныфларда сиңа күзе дә төшеп йөргән икән. Монда, туган җирдән бик еракта, үз республикаңнан булган якташны очрату үзе зур куаныч. Солдат тормышы шулай инде, танышасың, бертугандай якынаеп китәсең, серләреңне бүлешәсең.... Үземә килгәндә бер ел хезмәт юлым артта калды. Тагын 365 көнемне солдат боткасы ашап үткәрсәм, “Саумы, туып үскән яклар...”  дип җырлап кайтып та төшәрмен әле. Язуымның сәбәбе, Лия сылуым, синең белән хат алышып, якынрак танышу теләге иде. Бер кәлимә сүздән торган җавап хаты алсам да сөенечем зур булыр. Үзем турында икенче хатта тулырак итеп язармын. Әлегә хуш. Хат алуга зур өметләр баглап, Искәндәр”.

 Шушы кыска гына эчтәлекле солдат хаты унҗде яшьлек кызыйның язмышына, киләчәгенә зур йогынты ясар дип һич уйламаган иде. Башта җавап язырга уйламады да. Тик өстәлдә яткан таныш булмаган егеттән килгән солдат хатын апасы күреп калды. Кемнән икәнен төпченүенә: “Барлар инде шунда адресымны таратып ятучылар”, – дип, кул гына селтәде.

Рөхсәт алгач, апасы, укып чыгып: “Беләсеңме, сеңлем, без читтә укып йөрсәк тә, атна саен туган авылыбызга, әниебез, туганнарыбыз янына сагынып кайтып төшәбез. Минем сыйныфташларымның инде күбесе хезмәт итеп кайтты. Сөйләшеп киткәндә: “Сагынуга түзәр әмәл калмаган чакта хат килсә, шундый рәхәт булып китә иде”, – дип ычкындыралар. Биш минут вакытың белән, бер тиен акчаң жәлмени, дигәч, теләр-теләмәс кенә җавап хаты язып салган иде. (Ә ул вакытта, чынлап торып солдат конверты бер тиен тора иде)

Ерак Вятка белән Уфа арасында хатлар йөри башлады. Матур эчтәлекле иде Искәндәрнең хатлары, ничектер эчкерсез, йөрәк түреннән чыккан сүзләр, әнисен, туганнарын, ак каенлы, чияле таулар уратып алган туган авылы Әсәнне сагынуын гади генә итеп аңлата алуы егетнең акыллы булуын исбатлый иде. Үзе турында да: “Башкаларны кәбестә арасыннан тапсалар, Кыш бабай мине кардан әвәләп, өй алдыбыздагы чыршы төбендә калдырып киткән”, – дип шаяртып язды. Үзара хатлар йөреше тыгыз төендәй ныграк бәйләнә барды.

Лия дә ара-тирә булса да үз хыяллары турында язды, кайчак киңәш тә сорар булып китте. Үзе дә сизмәстән уйлары Искәндәргә барып тоташыр булды, һәр эшен башласа, “Ул ни әйтер, аңа ошар микән?”  дип уйлап куя да, сискәнеп, “юләрмен дә инде” дип көлеп җибәрә. Тирән хыяллар диңгезендә йөзү, ул тудырган уйлар ләззәтле дә, бераз борчулы да иде. Йөрәкнең ашкынуына һәм шашынып тибүенә чыдый алмас булып үтәр көннәре тагы бер хәл. Әммә төн килеп, бар тирә-як тынып, бүлмәдәш кызлар да тирән йокыга талгач, мендәрен кочаклап, күз дә йоммый үткәргән төннәре, “Ниндирәк икән ул, минем Искәндәрем?” дип, күз алдына китерергә тырышуы, моңа чаклы кичермәгән куәтле, илаһи нур белән тулган ялкынлы яңа бер хис йөрәк читендәге бер бушлыкны тулыландырса, вакыт-вакыт җаны тәненә сыеша алмый, тик яхшылыкка, матурлыкка гына омтылуы – болар барысы да балалыктан чыгуны, мәхәббәт хисен татуны аңлата иде. Бу, Аллаһының үзеннән бүләк ителгән бер илһам кебек, бөтен аңны яулаган көч иде.

 1983 елның 2 декабрендә килгән хатка Искәндәр фотосын салып җибәрде. Мөлаем йөзле, туры карашлы, озын буйлы егет икән солдатыбыз. Лия дә җавап хатына фотосурәт салды. Тик үзенекен түгел, бергә укыган сары чәчле курсташ кызның фотосы иде ул. Хатны салгач кына Лия хата эшләгәнен аңлады. Авылдашына күрсәтсә, алдашуы фашлана бит инде. Шулай булды да. Искәндәр, әлбәттә, моны шаяруга борды, “Ышанасың, әмма тикшерәсең инде, ә? Әйе, монда кайбер егетләр үз фотосы урынына, хезмәттәшләренекен җибәрәләр. Тик минем сине алдыйсым килми, сиңа текәлеп карап торучы мин ул, сылуым”.

 Хат алыша башлауларына алты ай да булып киткән. Теләмичә генә язылган беренче хаттан соң, илленче (!) хатны язып утыра ләбаса бүген. Җавап озакласа, үзенә урын табалмый, тулай торакның почта тартмасын үткән саен тикшерер булып китте. Ялгыш башка фамилияләр тартмасына салынмады микән дип, вахтада утырган дежурның шелтәсенә дә игътибар итми, барын да байкап чыга. Ай-һай, кызый, ни булды сиңа?

Баштарак авылга кайтканда Искәндәрнең хатын алып кайтып апасына да укыта иде, “Күңелең булсын, менә язышам, укы ниләр язганын”, –  дип, апасы сорамаса да тоттыра иде. Инде бу хәлләр тукталды. Апасының соравына да: “Юк, язудан туктадым” дип, алдаша да, ут кебек яна башлаган йөзен күрсәтмәс өчен читкә борыла. Сизенә апасы: юкка түгел сеңлесенең, бу халәте. Тора-бара теңкәсенә тимим дипме, серле генә караш ташлый да эндәшми. Клубка барсалар да, кино бетү белән, я башым авырта, я кәефем юк, дип кайту ягын карый. Үз-үзен әрләп тә карый, хезмәтен тутырып кайтыр да туган якларына кайтып китәр. Онытыр, вакытны тизләтергә ярдәм иттең дип, рәхмәт тә әйтмәс әле.

Җанына тынгы, йөрәге януына дәва таба алмый Лия. Кемнәргә серемне чишим? Сөйләсәм, юләрлегемнән бот чабып көләрләр генә. Эх, кызый, бетте тыныч көннәрең! Нигә, нигә генә яздың соң? Хат барып җитмәгән, яки теләге булмаган дияр дә башкаларга язар иде. Беткәнмени башка синдәй юләрләр. Тукта, бәлки, әле дә син генә түгелсеңдер!?

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Гүзәлия Нәгыймҗан кызы Гыйззәтуллина 1966нчы елның 16нчы апрелендә Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында туып үскән.  1985нче елда 2нче санлы Уфа педагогия училищесеның сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган. 34 ел мәктәптә эшли. Шуның 25 елын башлангыч сыйныфларда укыта. Бүгенге көндә Сахай авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Кече яшьтән шигырьләр, хикәяләр язам. Кырмыскалы районының “Илһам”, Архангель районының “Дулкын” әдәби берләшмәләре әгъзасы.  Республика “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы – 2019” конкурсының “Башкортстан укытучысы” журналы билгеләгән номинациядә җиңүче булды. Туган авылы Иске Акташта яши.

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (1)
Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Мәхәббәт мәңгелек (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: