Дөнья бу
11 Мая 2023, 04:46

Венер ФӘТТАХ. Сорылар

Җәйнең аяз бер көнендә участок инспекторы Фазыловка иртән-иртүк бер егет йөгереп килеп җиткән: “Мотоциклны урлаганнар! Өр-яңа. Гаражның йозагын кисеп алып чыкканнар”.

Венер ФӘТТАХ. СорыларВенер ФӘТТАХ. Сорылар
Венер ФӘТТАХ. Сорылар

Төсләр арасыннан ни өчендер соры төс бик күңелгә ятып бармый торганы. Ничектер ул шакалны хәтерләтә. Шакал ул бүре дә, эт тә түгел. Шулар арасында адашкан ерткыч, дөресрәге, хайвандыр. Эт белән бүредән аермасы буларак, шакал үләксә ярата. Ул елына ике тапкыр тиресен алыштыра. Шакалның тагын бер үзенчәлеге бар, ул әрсез, оятсыз һәм бик куркак хайван. Көче җитмәстәй ерткычларга якын да бармый, ә көче җиткәннәрне умыра гына.

Вадим бүген ни өчендер гел шул шакаллар турында уйланып утырды. Эшкә тотынса кулы бармый, күңеле шыңшый, әледән-әле күз алдына хезмәттәше Фәнил Камалов килә. “Ничек шул чаклы шакал булырга мөмкин икән? Бер карасаң, бүредәй ырылдый, ә күбесенчә, төсен алыштыра, кемнеңдер кулын ялый, булдыксыз түрәне “үтереп” мактый, билен бөгә, итеген үбәргә әзер. Ә инде чак кына көчсезрәк кеше туры килсә, ул аны таптый, сүгә, кеше алдында мәсхәрәли. Алдыңда ул бер төрле Фәнил булса, артыңда бөтенләй башка кеше. Ялганлау, яманлау, чәйнәшү – аның иң төп азыкларыдыр. Кеше эшләгәнне үзенеке итеп күрсәтү, үзенең хатасын башкаларга ягу – болар көндәлек рационда.

Атна буе урланган куртка белән мәшгуль булган участок инспекторы Вадим Фазылов полиция җитәкчесе янына керде. Җитәкче үз тәҗрибәсеннән чыгып яшь инспекторга берничә киңәш бирде һәм гелән эшсезлектән интегеп, еш кына чәйнәшеп йөргән инспектор Камаловны ярдәмгә җибәрергә вәгъдә итте.

Икенче көнне “ярдәмче” килеп тә керде:

– Нинди версияләрең бар? Әйдә әле шикле кешеләрең турында бераз аңлат, – дип эш турында сөйләшмәкче генә идек, кабинетка күрше бүлмәдә утырган бер иптәш килеп керде.

– Чәй эчеп алырга исәбегез юкмы? Әйдәгез, минем шәп кофе бар, лимон да алып килгән идем, – дип үз бүлмәсенә кыстады.

– Эш күп бит әле, инде төшке аш җитеп килә, ә без әле план да төземәдек, – дип участок инспекторы лимонлы чәйдән баш тартты.

Камалов, киресенчә, бу тәкъдимне көтеп кенә торган кебек, бик теләп кабул итте.

– Син план төзи тор, шикле кешеләрне чакыр, ә мин чәйдән соң кушылырмын. Курыкма, урлашкан кешене ачыклыйбыз, тотабыз, утыртабыз. Жеглов әйтмешли: карак төрмәдә утырырга тиеш!

Фәнил чәй эчәргә генә дип чыгып китүдән бөтенләй югалды диярлек, әллә кәрт, әллә шахмат белән мавыктылар инде, тавыш-тыннары да юк.

Вадим урамга чыгып кибет алдындагы ирләр белән сөйләшеп алмакчы булды. Һәркемнең үз кайгысы көчле, үз зарын сөйли. Әмма шулар арасында бер игътибарга лаеклы магълүмат та эләкте.

– Бүген урамда күрше районда яшәүче Рәфит исемле егет очрады. Белүемчә, урлашкан өчен төрмәдә утырып кайткан. Авылда ул минем әтиләрнең күршесендә яши. Малай чакта ук ул бакчаларга “төшеп”, вак-төяк, казлар, үрдәкләр урлаштырган булган. Күзләрендә инабат юк, гел як-ягына каранып йөри. Шуңа әйтәм, игътибар ит син аңа, Вадим энекәш, бездә дә берәр-нәрсә чәлдермәгәе, – дип ачуын кая куярга белмәгән Заһит абзый. “Минемчә, бик кирәкле һәм вакытлы киңәш”, – дип уйлап куйды инспектор.

– Әйе шул, куртка урланган көнне үзем дә аны күргән идем ләса, – дип Вадим тулай торак ягына юл алды. Ни күрсен, Рәфит нәкъ шуңа якын гына йорт алдында күптән түгел төрмәдән кайткан Рим белән тәмәке көйрәтеп торалар.

– Хәерле көннәр! Рәфит, документларың үзең беләнме? Надзорга куйдылармы? Безнең якларга нинди җилләр ташлады? Әйдә әле, бераз сөйләшеп аласы бар, кабинетка барыйк, шунда сөйләшербез булмаса, – дип, участок инспекторы Рәфитне үзе белән ияртеп алып китте.

Бик озак кына сөйләшкәннән соң, ашыгып-ашыгып бик күп кирәкмәгән әйберләр сөйләгән Рәфит үзе дә сизмәстән яңа куртка турында сүз ычкындырды. Янәсе, күптән түгел куртка сатып алган, үлчәме бик ярап бетмәгәч, сатарга булган. Рим алмакчы иде, ләкин үлчәме аңа да ярамаган имеш.

– Кулыңда нинди төргәк? Әллә сатарга дигән куртка шулмы?

– Әйе, нәкъ үзе.

– Бәлки, үлчәме миңа туры килер, ач әле, карап-карыйк.

Рәфит төргәк эченнән куе зәңгәр төстә булган куртка чыгарды.

– Бәй, ник алдашасың? Бу бит кибеттән алган куртка түгел. Ә бездә куртка урланган көнне сине безнең поселокта күпләр күргән. Сатып алдым, дисең, ялган ич бу! Эшләмәгән кешедә акча каян?

– Әти акча бирде.

– Алдашма. Үз теләгең белән барын да сөйләп бирсәң, гаебеңне танысаң, бәлки, озакка утырмаслар. Син моны үзең дә бик яхшы беләсең!

Озак кына ялганлап караса да, Рәфит үзенең күрсәтмәләрендә бутала башлады, бер-берсе белән каршы килә торган сүзләр сөйләп бетерде. Азактан үзе дә аңлады, ахры, урлауда гаебе бар икәнен танып, ничек булганын сөйләп, ә аннары үз кулы белән язып та бирде.

Вадим күрше бүлмәгә кереп, районга шылтыратмакчы иде, ләкин элемтә бирешмәде, бәйләнешкә керә алмады.

Шул арада Фәнил килеп чыкты һәм аңардан:

– План төзедеңме әле? Менә тагын бер партия генә уйныйбыз да, мин дә кушылырмын. Барыбер табабыз каракны. Карак төрмәдә утырырга тиеш.

– Ә мин җинаятьчене таптым инде. Алып килдем, күрсәтмәләрен алдым, хәзер менә районга озатырга кирәк.

– Да-а? Шәп!.. Ярый, аңлатмасын тулырак ал, хәзер мин дә керәм.

Вадим үз кабинетына керде. Рәфит аңлатмасын инде язып бетергән. Кулларын беләзеккә эләктереп Вадим яңадан күрше бүлмәгә ашыкты һәм көчле тавыштан ишек алдында туктап калды.

– Иптәш полковник. Җинаять тиз арада ачылды, җинаятьче тотылды. Мин хәзер районга кайтам, калган вак-төяк эшләрне участок инспекторы үзе дә эшләп бетерә алыр.

Боларны ишеткән Вадимның күзләре маңгаена менде. “Менә бит кешеләр ничек эшли! Менә алар ничек карьера ясый! Өскә үрмәли! Нәкъ шакалларча”, – дигән уйларны участок инспекторы ничек кенә куарга тырышмасын, ул барыбер тукран кебек мине чүкелдәтеп тик торды.

 

***

Чынлап та бу вакыйгадан соң Фәнил Камаловка премия бирделәр, җыелыш саен мактап кына тордылар.

Әйткәндәй, “сорылар”, ягъни шакаллар коллективта берәү генә булмый бит, алар өере белән бер төркемгә укмашып йөриләр. Камалов кебек шакаллар милиция бүлегендә байтак иде.

Җәйнең аяз бер көнендә участок инспекторы Фазыловка иртән-иртүк бер егет йөгереп килеп җиткән:

– Мотоциклны урлаганнар. ИЖ-Планета-Спорт. Өр-яңа. Гаражның йозагын кисеп алып чыкканнар.

Хәбәр алу белән Вадим районга шалтыратты. Дежурный опергруппаны җибәрермен дип вәгъдә итте. Өч сәгатьләп узгач кына опергруппа дигәннәре килеп җитте. Ял көне булгангадырмы инде, эксперт ярымайнык, оперативник ярымисерек иделәр. Аларның кулыннан килгән бөтен эш – җинаять урынын теркәү, фотога төшерү булды.Күбрәк эш тәфтишчегә төште әлбәттә, ул протокол төзеде, җинаять урынының сызмасын ясады. Бер арада опер дигәне, Фәвәдис Салихов:

– Бу яңадан бер “висяк” инде. Минемчә, алып чыкканнар да запчастька сүткәннәр, ищи-свищи, файда юк, моны үлгәндә дә табып булмаячак, – дигән фикерен белдерде. Аңа ияреп диярлек эксперт та:

– Бармак эзләре күренми, перчатка белән эшләгән, ахры. Безгә монда эш юк, участок инспекторы исем өчен булса да якын-тирәдәге кешеләрне сораштырган булсын инде, – дип өстәде.

Бик озак маташасылары килмичә опергруппа әгъзалары кире районга кайтып китте.

“Ял көннәрендә читтән кемнәр кайтып йөри соң әле? Кемнәр электән мотоцикл белән булаша иде? "ИЖ-Планета-Спорт" белән кая чаклы барып була? Төнлә кемнәр йокламыйча йөреп чыга? Кешеләрне сораштырырга кирәк”, – дигән уйлар участок инспекторын сырып алдылар диярлек. Тигәнәк шикелле, алар берсе ычкынса, икенчесе ябыша барды.

Ирексездән Вадимның уйлары читкәрәк тә китеп урап кайтты. “Кызык та инде бу дөнья, кулыннан бер эш килмәгәннәр кирәк урында каяндыр ятлап алган сүзләр кыстырып йөрүчеләр, көн-аралаш хәмергә “кунакка” йөрүчеләр гел почетта, нәкъ шулар карьера ясый, өскә үрмәли. Менә “тешне бирәм” бу Фәвәдис Салихов дигәннәре гомер буе кеше сатып, хезмәткәрләрен бер-берсенә каршы куеп йөри торгач бик өскә үрмәләр әле, бик зур түрә булыр.

“Уйлар, уйлар инде ул, уйламыйча гына җинаять ачып булмый, әллә ни эш тә кыра алмыйсың. Булмаса, кешеләрне сораштырып чыгыйм әле”, – дип, Вадим гараж яннарындагы йортларга табан юл тотты.

 

***

“Ә” дигәнче өч көнләп вакыт узып та китте, әмма мотоциклны урлауда шик астына алырдай бер кеше юк. “Нишләргә соң әле, тагын кемнәрне сораштырырга?

Ә-ә, мин бит ярты төн урам буйлап йөрүче, бик игътибарлы булган Сабир абзыйдан сорау алмадым, шуңа барыйм әле”, – дип, инспектор кибет янына китте.

Элеккедәй, Сабир абзый кибет янында үзе кебек пенсионерлар белән илдә, республикада, районда, поселокта булган хәлләр турында фикер алыша иде.

– Әссәламегаләйкем, Сабир абзый! Хәлләрең ничек? Күптән күренгәнең юк, әллә чирләп яттыңмы? – дип, Вадим башта хәл сорашты.

– Вәгалейкемсәләм, Вадим энекәш! Синең хәер-фатихада әлегә. Чирләгән булмады. Үзең дә күренмәдең бит, бәлки, укудадыр, бәлки, күрше участок инспекторы өчен эшлисеңдер, дип уйладым. Белүемчә, алар отпускада чакта, эшләрен сиңа йөкләтәләр бугай. Аллаһ ярдәм бирсен үзеңә, эшең бик тынгысыз, бик авыр, өеңә кайтып та кермисең, ахры. Балаларың таныймы соң үзеңне? – дип бераз шаяртты Сабир абзый.

– Шулайрак шул, Сабир абзый, кайтып кергән дә юк. Ни почеты юк, ни акчасы чепуха, артистлыкка китсәм, бәлки, уңдым, дияр идем.

– Мин дә шулай димен. Иптәшең белән чын артистлардан ким җырламыйсыз, бәйрәм концертларына мин дә бит баргалыйм.

– Алай гына түгел, еш кына ярышларга йөртәләр. Мин бит футболчы да, волейболчы да, сикерүче, чаңгыда йөрүче, теннисчы һәм тагын берничә төр буенча разрядчы. Хәтта йөгерү буенча спорт мастеры. Җитешергә тырышам алай. Җылы сүзләрең өчен рәхмәт, Сабир абзый. Минем берничә сорау бар бит әле. Бу арада читтән кайтучылар күренмәдеме?

– Ялга кайтучылар күп булды инде ул, озын бәйрәм булды ич. Сиңа бит кайсылары начар холыклы, кеше әйберенә кызышучы шәхесләр кирәк. Менә шуларның берсе, Кифая улы Ансаф. Шуңа игътибарыңны сал. Рәниф белән Фират та кайтканнар иде, әмма алар әниләренә булышудан артмагандыр, димен.

– Рәхмәт, Сабир абзый. Бөркет күзле кеше син. Микроскоп белән күренмәгән әйберне дә күрәсең. Чынлап та шулай бит, Ансаф инде бала чакта ук мотоцикл, мопед, велосипедлар урлап, шуларны сүтә иде. Аннары яңа мотоцикл итеп җыя. Техникага бик сәпәрәй, әмма әтисез үскән, ярлырак гаиләдә тәрбия алгангадырмы, кеше әйберенә кызыга иде. Бәлигъ булмаганнар белән эшләүче инспекциядә исәптә торды. Ярый, әнисе белән сөйләшим әле, – дип, Вадим Сабир абзый белән хушлашып, китеп барды.

Эш сәгате беткән вакытны чамалап, участок инспекторы Фазылов Кифая яшәгән фатирга табан юл алды һәм юлы уңды, Кифая өйдә булып чыкты.

– Ансаф кайткан булган икән, киттеме, әле дә өйдәме?

– Китте шул, энем. Икенче көнне эшкә дигән көнне мотоцикл шлемын алырга керде, дус егет мотоцикл белән безнең якларга бара, мине дә алып китә диде. Тагын бераз тор әле дигән идем, эшкә чыгарга вакыт җитә, диде. Дусты да шул якка барасы булгач бушка барыла, диде.

Бу хәлләрдән соң инспектор Фазылов район бүлегенә барып үз фикерләрен криминаль милиция башлыгына сөйләп бирде.

– Шәп фикер! Әмма Киров өлкәсе бик ерак шул, бүлек башлыгы машина бирмәс мөгаен. Машинасыз бару бушка гына йөреп кайту булуы ихтимал, чөнки шикле егетне кулга алырга кирәк. Ни дисәң дә, 700 чакрымнан артык ара бит.

– Ә мин машина табам. Участокта урнашкан оешмалардан сорап карармын, – дип, Вадим криминаль милиция башлыгы сүзенә нокта куйды.

– Ярый алай булгач, сөйләш. Ә мин ярдәмгә Салиховны җибәрәм.

– Барсын әйдә. Ярдәме тимәсә дә, зыяны булмас, иптәшкә булса да ярап куяр.

Бүлектә Салихов турында бер генә фикер хөкем сөрә иде. Ул унбиш елга якын җинаять эзләү инспекторы була торып, бер генә җинаять тә ачканы юк. Ияреп йөри, күп сөйли, адым саен тәмәке тарта, мактана. Гоноры бик зәһәр инде! Өч пункттан план да төзи белми. Ярый әле күчтәнәч ташып югары уку йортын тәмамлый алган.

Шулай итеп, икенче көнне участок инспекторы Фазылов һәм җинаять эзләү инспекторы Салихов ерак юлга чыктылар. Юлда барганда Фәвәдис Салихов берничә кап тәмәке тартып бетерде, йөзәрләгән җинаять эшләре ачканын сөйләде. Тик ничек ачканын, нинди ысуллар кулланганын аңлатмады, сер дигән булды.

– Безнең эш тоташ серләрдән генә тора инде ул! – дип шапырынып та алды әле.

Барып җитүгә төн җитте диярлек, инспекторлар кунакханәгә урнашып, бераз капкалап алдылар да, йокларга яттылар. Салихов үзе белән бер чүл аракы алган булган икән, кыстап караса да, Вадим эчмәде. Җинаять эзләү инспекторы чүлне берүзе “җиңде”.

Иртән сәгать биштә торып Вадим Салиховны уятмакчы булды, әмма тегесе бирешмәде. Шулай да Вадим ныклап тотынды һәм хезмәттәшен тәки уятты.

Җиденче яртыга алар Ансаф эшләгән заправкага барып, машинаны читкәрәк яшереп, засадага бастылар. Салиховның йокысы туеп бетмәгәнлектән ул кабат машинага кереп ятты. Нәкъ шул вакытта Ансаф урланган мотоциклында эш урынына килеп төште. Вадим засададан чыгып аңа каршы юнәлде. Ансаф инспекторны танып алды һәм яңадан мотоциклны кабызып кузгалмакчы булды. Әмма инспекторның йөгерү буенча спорт мастеры икәнен ул белмәгән, мөгаен. Берничә секунд эчендә Вадим Ансаф янына йөгереп килде һәм кузгала башлаган мотоциклга типте. Егылган мотоциклын ташлап Ансаф йөгерергә тотынды, тик Вадим аны бик тиз куып җитте һәм тотып алды. Ансафны җиргә егып, кулына беләзек кидереп, машинага табан алып китте.

– Нигә миңа эндәшмәдең? – дип каршы чыккан Салиховка Ансафны тоттырып, Вадим мотоцикл артыннан китте.

 

***

Иң кызыгы бүлеккә кайткач булды. Актив эшчәнлеге өчен Салиховка премия бирделәр һәм җинаятьчеләр эзләү бүлегенә җитәкче итеп тәгаенләделәр. Фазылов турында сүз дә чыкмады. Мактанып сөйләр өчен гонорлы Салиховка тагын бер эпизод булды. Аның ничек итеп җинаятьләр ачуы сер ләса!

Төсләр арасыннан ни өчендер соры төс Вадимның күңеленә бик ятып бармый торганы. Бигрәк тә ул соры характерлы кешеләрне сөйми. Хәер, андыйларга “кеше” исеме бик төгәл дип тә булмыйдыр, “шакал” сүзе якынрактыр мөгаен.

***

Автор үзе турында:

Дүртөйледә туып-үс­тем, шунда ук мәктәпне тә­мам­­ладым. Бер ел төзелештә эшләгәч, армия сафларында хезмәт иттем. Егерме ел буе Дүртөйле эчке эшләр бүле­гендә төрле вазыйфаларда эшләдем. 1998 елда Төньяк Кавказда хез­мәт иттем, җиде медаль белән бүләкләндем. Соңгы елларда сак хезмәтендә эшләдем. Хәзерге вакытта тимер юл сагы системасында команда башлыгымын. 

Төп һөнәремнән тыш иҗат белән дә җитди шөгыльләнәм. Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасымын. Дистәләгән үзнәшер җыентыклар, Башкортстан “Китап” нәшриятында басылган “Язларда калдың” китабы һәм “Еллар яна гомер учагында” электрон шигъри җыентыгы авторымын. Җырларымны (алар 500дән артык) Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Рөстәм Асаев, Дамира Сәетова, Флорида Исмәгыйлева, Хәния Фәрхи һ. б. йолдызларыбыз башкара. Салават Низаметдинов, Ганс Сәйфуллин, Шамил Шәрипов, Фирзәр Мортазин, Альфред Яхшымбәтов, Гүзәлия һәм тагын бик күп композиторлар белән эшләү бәхете тиде миңа.

Венер ФӘТТАХ. Сорылар
Венер ФӘТТАХ. Сорылар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас