

Бүген — Җиңү көне. Чалт аяз көн. Кояш көлеп карый,
кешеләргә җылысын өләшә. «Я, нәрсә эшләп ятасыз инде?
Торыгыз! Мин күптән күктә», — дип, иртүк, нурлары белән
кытыклап, безне уята.
Бөтен җирдә тантана, бар халык шат, көләч, бәйрәмчә
киенгән. Кемнәрдер, бөтенләй кайгы күрмәгәндәй, ваемсыз,
пошмас. Ә күпләрнең күз яшьләре су кебек ага, алар тавышсыз
елый, күз яшьләрен тыя алмый, ирексездән елый.
Кайберәүләр, кеше күргәнче дип, яшьләрен ашыгып сөртеп
ала. Әмма сөртеп өлгерә алмый. Алар ага да ага. Икенчеләре
күз яшен сөртеп тә, яшереп тә тормый. Тыючы булмагач,
хөррият, рәхәтләнеп ага бирәләр. Бөгелеп төшеп, сулкылдап
елаучылар да байтак. Менә шундый яшь аралаш шатлык
бәйрәме ул — Җиңү көне!
Бу көндә вакытлыча онытылып торган мәңге төзәлмәс
яралар яңара. Әйтерсең дә сугыштан соң дистәләрчә еллар
үтмәгән. Әйтерсең дә сугыш кичә генә беткән. Самолетлардан
коелган кызыл язулы кәгазьләр дә әле генә явып туктаган,
диярсең. Ул чакта да көн бүгенге кебек чалт аяз иде. Әмма
кояшның нурлары тонык, җылысы сүрән, эчпошыргыч
моңсу...
Еллар үткән саен йөрәкнең әрнүе көчәя, яралары тирәнәя,
сагыш арта гына. Әрнүләрнең әчелеге елата да елата.
Бу көндә еламаган кеше сирәктер.
Мин дә елыйм. Еллар буена җыелып килгән төен күңел
төбеннән, еллар төпкеленнән ургылып, күз яше булып
тышка бәреп чыга. Күз яшьләрем минем ихтыярымнан тыш
ага. Әрнү яшьләре алар. Мин тыелырга тырышам, ләкин
булдыра алмыйм, көчем җитми. Менә ничә еллар инде һәр
ел бу бәйрәмдә тетрәнүләр кичерәм, күңелем тула, бөтен
тормышым күз алдыннан кичә, бала чакларым искә төшә.
Әтием, сине сагынам. Нинди генә җылы сүз әйтеп терелтмәс
идем дә, нинди яхшылыклар эшләмәс идем. Тик үлгәннәр
моны ишетми һәм терелми дә. Бер тапкыр гына булса да
«әти» дип әйтер өчен әллә ниләр бирер идем! Нинди
ягымлы, гаҗәп җылы сүз ул! Әтиле булу нинди зур бәхеттер!
Хәтереңдәдер, әтием?.. Без сеңлем Ефәк белән сине капка
төбендә каршы алабыз. Туктаусыз тәтелдибез, үзебезгә бик
мөһим булган яңалыкларыбызны ярыша-ярыша сөйлибез.
Арыганлыгың йөзеңә чыккан. Шулай да безгә ихлас елмаясың.
Болдырга утырып, итегеңне сала башлыйсың, без сиңа
булышабыз. Тартабыз, тартабыз, ә ул салынмый. Салдырабыз,
дип тырышып, аның кунычын кайтарырга тотынабыз. Итек
бирешми. Без кушкуллап тотынсак та, итекләрне салдыра
алмыйбыз. Син, безнең нәни кулларыбызны тотып, итек
үкчәсеннән тотарга, ничек җиңел генә салдырырга икәнлекне
күрсәтәсең. Ахырда, аларны син үзең сала идең. Без сокланып
карап торабыз, чолгауларыңны чишәбез. Аңа күп көч
кирәкми. Без синең яныңда чуалабыз, чыр-чу киләбез. Сине
муеныңнан кочабыз, кытыршы битеңне сыйпыйбыз. Безнең
икебезне дә ике кулыңа күтәреп аласың. Безнең башлар
күккә тия. Бездән дә бәхетле кеше юк. Шул минутларда без
генә түгел, син дә бәхетле булгансың икән. Арыганда, ял
сәгатьләрендә синең шатлыгың булганбыз. Күп еллар үткәч,
шуны аңладым. Ул көннәр болытлы көннең кояшлы иртәсе
кебек кенә булып калды... Уйланырга, сызланырга сәбәпләр
җитәрлек...
Гомер буе әтилеләргә кызыгып карадым, әти белән яшәү
рәхәттер, дим. Кичләрен йокларга яткач, озак йоклый алмый ятам.
Эчтән генә «әти» дип кабат-кабат әйтеп карыйм.
Пышылдап кына төрлечә әйтәм. Кычкырып әйтергә кыймыйм.
Синең тынычлыгыңны бозармын кебек. Үзем, кычкырып
әйткәндә ничек яңгырый икән, дип уйлыйм.
Әнием синең үлемеңә әле булса ышанмый. Һаман көтә.
Иртән төшендә сине күрүен сөйли дә, әллә исәнме икән,
дип куя. Исән булса, бер кайтыр, ди. Синең үлү кәгазең
килгән булган. Абыйларың әнине аяганнар: аны жәлләп, өч-
дүрт ел буена ул кәгазьне бирмәгәннәр. Янәсе дә кайгысын
җиңеләйтәләр. Сиздермәскә, әйтмәскә булганнар. Без капчыкта
ятмый: авылда имеш-мимеш таралган. Әни дөресен
әйтүләрен таләп иткән, һәм каенагасы әйтергә, кәгазьне
күрсәтергә мәҗбүр булган.
Нәкъ бүгенге кебек чалт аяз көн иде. Үзең дә хәтерлисеңдер, әтием.
Син юлга җыендың. Әнием синең капчыгыңа
ризыклар сала. Үзе нигәдер елый. Сез икегез дә моңсу, боек.
Без аяк астында буталабыз. Бер — синең, бер әниебезнең
күзләренә карыйбыз, ни булганын аңларга тырышабыз.
Шушы моңсулыкның серен беләсебез килә.
Без берни аңлый алмый калдык. Һәрвакыттагыча, саубуллашып та
тормыйча, чыгып киттең. Син, әтием, һәр көн
иртән кояш туу белән китә идең дә кичен кояш баегач кына
кайта идең. Иртә китеп, соң кайтуыңа күнегеп беткән идек.
Шуңа да артык борчылмадык. Капка төбендә озатып калдык,
ары барырга безгә рөхсәт булмады.
Кичкә кайтам, дип киткән идең, бу юлы син озак кайтмадың.
Һәрвакыттагыча, без һәр кич сине капка алдында
көттек. Шул көнне сине соңгы күрүебез булган икән...
Әниебез шушы көннән соң күңелсезләнде, боекты, бездән
яшереп кенә елый торган булып китте. Әмма елаганын безгә
беркайчан да күрсәтмәде. Мин аның елавын күңелем белән
тоя идем. Кайчак безгә арты белән борылып, бәләкәй
тәрәзәдән урамга карап җырлый иде. Ул тәрәзә син утырткан
тупыл бакчасына карый. Тупыллар әле дә гөрләп үсә. Кинәт
әниемнең тавышы калтырап, өзелеп китә. Ул сиздерми генә
күз яшьләрен сөртә. Мин аның артында күләгә кебек басып
торам.
Өстәл өстем — яшел каю,
Арыганда таянам.
Төнлә төшләремдә күрәм,
Сөйләшәлми уянам.
Агыйделдә ак үрдәк
Йөзеп килә су буйлап.
Авырганга саргаймадым,
Саргайдым сине уйлап.
Авыл аша түбән таба
Ага суның салкыны.
Дөньясына утлар капкан,
Безгә тия ялкыны.
Еш кына шулай җырлый иде. Җырлары гаять сагышлы.
Әти, ул сине сагынып, борчылып җырлый иде, үзәкләргә
үтә иде. Ачынулы, көенечле уйлары җырларында чагыла.
Күңелендәге уй-сагышлары, кайгы-хәсрәтләре үзәк өзгеч моң,
моңсу җыр булып агыла. Күз яшьләре белән бергә күңелсез
уйлары, кайгылары таралып, яшәвен җиңеләйтә төшкәндер
инде.
Җырларының сүзләрен дә, көйләрен дә ул үзе уйлап
чыгаргандыр, күрәсең. Ул җырларны элек тә, соңыннан да
ишеткәнем булмады. Алар һәр көн яңа була торган иде.
«Бөтен кайгыларымны, авырлыкларны җыр белән тышка
чыгарып бетердем. Шуңа картаймыйм», — дип елмаеп җаваплый,
һич тә төскә үзгәрмисең, диючеләргә. Әллә шаяра,
әллә чыны шулаймы икән? Җыр күңелне ача, күңелне юата,
җырсыз яшәп булмый, дип, кабатлап кына тора иде ул.
Әнием безгә кырыс булды. Безне иркәләп, аркадан гына
булса да кагып сөйгәнен хәтерләмим. Әлбәттә, авыр тормыш,
ятимлек аны шулай булырга мәҗбүр иткәндер. Итәк тулы
бала, аларның язмышы борчыгандыр, теләсә-теләмәсә дә каты
торырга, нык булырга туры килгәндер аңа. Без әниебезгә
зур рәхмәтлебез. Аның кырыс йөзен, моңсу карашын күреп,
аңа ничек тә ярдәм итәргә ашыктык. Йорттагы бөтен эшләр
безнең өстә булды. Эшләгәннән кеше үлми, ныгый, көч кенә җыя.
Утын китергәндә, печән хәстәрләгәндә юлда төрле хәлләргә
тарый идек. Кайчак кайтырга соңга да калына иде.
Мәктәптән кайткач та капкалыйбыз да юлга чыгабыз.
Бәләкәй чана белән әлләни күп алып кайтып та булмый, көн дә
йөрергә туры килә.
Кышлау үгезне яңа гына җигәргә өйрәткән чак. Абыем
Йолдыз белән утыннан кайтып киләбез. Кыш ахырлары.
Юлда бозлавык. Чабата табаны туң, шакылдап тора. Аяк
астына карап, таеп егылудан куркып, тырышып атлыйм.
Үгезне тезгененнән тотып, җитәкләп, аның алдыннан барам.
Аңа болай бару ошамый, вакыт-вакыт башын боргалап,
селтәнеп, ычкынырга тырыша. Абый чана артыннан, үгезгә
җиңелрәк булсын дип, ярдәмләшеп этеп килә.
Кинәт бөтенләй көтмәгәндә малкай ачу белән башын
чайкап, мине селтәп җибәрмәсенме! Мин таеп китеп егылдым.
Абый күрми дә калды. Үгез мине таптап, чананы
өстерәп, аркама баса-баса, өстемнән чыгып та китте. Абый
йөгереп килеп, малкайны туктатты, мине торгызды. Ярый
авылга җиткән идек, урамга кердек. Бөтен тән авырта.
Чатанлый-чатанлый көчкә кайтып кердем. Әнигә сөйлим. Ул
мине жәллисе урынга, «Үлмәгәнсеңдер бит», — дип кенә
куйды. Минем күзләремә мөлдерәмә яшь тулды, әмма еламадым.
Киресенчә, үземне йомшаклыкта гаепләп, тыелырга
мәҗбүр иттем… Ни өчен дигәндә, әнием читкә борылып,
йөзен миннән яшереп, мичне караган кеше булып, үзе елый
иде. Мине жәлләпме, тормыш авырлыгына көенеп, әрнепме,
каһәр суккан сугышның озакка сузылуына пошыныпмы,
тавышсыз гына сыкрый иде. Үзенең көчсезлегенә үртәлгәндер
инде.
Сыкранып та, сукранып та нишли ала иде ул? Бөтен
илгә килгән бәхетсезлек бит. Әнием «сугыш» сүзен гел ачу
белән әйтә, «каһәр суккан сугыш», дия иде. Мин дә сугыш
сүзеннән дә, сугышның үзеннән дә куркам.
Беркөнне мәктәптә тоткарланыбрак торылды. Соңлабрак булса да
сыерны җигеп, Майтүбәдә чүмәләдә утырган
печәнне алып кайтырга булдык. Печән бетте. Үч иткәндәй,
көн саен буран да буран. Ике көнләп басылыбрак тора торуын.
Бүген көн матур. Бәлки, бөтенләй басылуыдыр да әле.
Кояш көлеп карый. Җылы. Ул үзе, курыкмагыз, барып кайтыгыз,
дия төсле. Бәлки, юл да төшкәндер әле.
Тәвәкәлләп, юлга чыктык. Юл әйбәт, такыр. Барып җиттек, чанага
таптап-таптап печән төядек. Бастырыклап ныгытып бәйләдек.
Кайтырга кузгалдык Кинәт көн бозылды, җил
чыкты. Ул көчәйгәннән көчәя барды. Карларны пыр
туздырып, әле бер, әле икенче якка өйде. Көчле буран башланды.
Юл күренмәс булды. Кояш та югалды. Буран котырды гына.
Кояшның баюы булган икән. Караңгы төште. Тирә-юньдә
берни күренмәс булды. Күк, җир тоташ карга әйләнде. Җир
өстен кар томаны сырды.
Абый, озын таягын алып, юлны капшап бара. Мин, сыерны җитәкләп,
аның артыннан алып барырга тырышам. Кар
шултиклем күп, көчле явып, юлны капшап та таба алмаслык
итте. Һава кар боткасына әверелде. Юлны түгел, тирә-юньдә
берни күрермен димә.
Сыер кәҗәләнә башлады. Атларга теләми, танауларын
пырхылдатып, пошкырган сыман кылана. Артка чигенә —
еларгамы, җырларгамы! Абый, сыерга булышам дип,
этәрешеп тә карый. Ул да булмый, чана ауды, печән карга шуып
төште. Печәнне чанага этәреп кертергә маташкан булабыз.
Юк, көч җитми.
Ә сыер, пошкырып, һаман артка чигенә. Алга карасак,
урман читеннән безгә таба ниндидер карачкылар шуыша.
Күзләре караңгыда ялтырап-ялтырап китә. Бүреләр!..
Икәүме, өчәүме. Сакланып, сагаеп кына, ашыкмый гына, бер
туктап, бер шуышып, безгә таба елышалар, әкрен генә якынаялар.
Без коелып төштек. Сыер... Сыерны ашасалар, нишләрбез?!.
Әни абыйга, таяк ал, бүреләр очраса, мылтык төзәгән
кебек төбәп, атарга җыенган кебек тор, дип өйрәткән булган
икән. Абый таягын бүреләргә төбәп тора башлады. Мин
куркуымнан калтырап, еламсырап, Аллаһ Тәгаләгә ялварам,
бүреләрдән сакла сыерыбызны, дип ялынам.
Бүреләр туктадылар. Аннары, әкрен генә чигенеп,
урманга кереп югалдылар. Печән кайгысы китте. Сыерны тугарып,
абый йөгәненнән тотып, мин арттан чыбыклап, кар ерып
кайтып киттек. Аллаһыга шөкер, исән-имин кайтып җиттек.
Икенче көнне абый Фәсхетдин бабай белән барып, печәнне
алып кайттылар. Ярый, ул бабаебыз булды. Кыен хәлгә
калганда, гел аңа мөрәҗәгать итә идек. Ул һәрвакыт ярдәм
кулын сузды. Әтием, Фәсхетдин бабаебыз — синең бертуган
абыең. Изгеләрдән изге, үтә ярдәмчел ул. Әнием гомер
буена гел генә һәртөрле йомыш белән аңа мөрәҗәгать итте.
Ярдәм кирәк булса да, киңәшкә дә Фәсхетдин кайнагасына
барды. Акыллы, сабыр, ачулана белми иде ул. Безне үзенең
балалары кебек якын күрде. Мең-мең рәхмәт аңа. Озак-озак
минем белән төрле темаларга сөйләшә иде. Әтиебез урынына булды.
Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!
Март азакларында печәнебез бетте. Салам да юк.
Күпчелекнең малларына ашатырлык бернәрсәләре дә калмады.
Маллар күтәртә башлады. Җәй чабынлыкларны
нык кыскартканнар, аларны ашлык чәчәргә дип сөргәннәр. Ул гына
түгел, көтүлекләрне дә чамасыз киметкәннәр. Печән чабарга
көн биргәннәр — чабынлыклар юк. Булганын көчлеләр
эләктереп өлгергән. Печән ничек хәстәрләргә? Үлән кайдан
табарга? Агач араларын, куак тирәләрен, чалгы керерлек
булса — чалгы белән, чалгы үтә алмаган урынын урак белән
урып алдылар. Салам урынына кулланырга камыш чабучылар
да булды. Камыл төпләре, курпылар да чабылды, бер
үлән заты калмады. Чүмечләп дигәндәй, бер сәнәклек, ике
сәнәклек үләнлекләр дә урып алынды. Шулай да беркем дә
кыш чыгарлык печән хәстәрли алмады. Шул сәбәпле печәнгә
кытлык булды да инде. Ә идарә тирәсендә буталган ялагайлар
хәбәрдар булган, көн бирердән алда чабып өлгергәннәр.
Әни дә, печән беткәнгә борчылып, кайдан саламмы,
печәнме табарга дип уйланды. Уйлана торгач, көздән колхоз
печәнен ташыганда эскерт төпләрендә сибелеп, чәчелеп
я җиргә ябышып туңган печән калдыкларын эзләп табып,
тырмалап алып кайтырга булдык. Мәктәптән кайткач,
тырма, арканнар алып, көн дә Кызылтүбәгә, Утчыкканга эскерт
төпләре эзләп китәбез. Аларның карлары эреп ачылган,
ерактан караеп, күренеп торалар. Аллаһыга мең рәхмәт,
Аллаһыга мең шөкер! Калдык-постык печән учмаларын
тырмалап, йомарлыйбыз, аркан белән бәйләп, арканны,
көянтәне җилкәгә салган кебек, җилкәгә эләбез. Абый —
икене, мин икене асып алып кайтабыз. Баштарак кар нык
тора, батмый иде. Батмагач, кар өстеннән рәхәтләнеп
йөгереп йөрибез. Соңга таба, бигрәк тә төштән соң,
кар көпшәкләнә башлый. Карабрак басмасаң, батасың да куясың.
Барганда Фәкәй күпереннән әйбәт чыктык. Кар каты иде
әле. Без печән җыеп, бәйләп, күтәренеп килгәнче кар
йомшап көпшәкләнгән. Мин алдан килә идем. Аны-моны
уйламый, күпергә кердем. Һәм шап итеп төшеп киттем.
Аста су, билдән баттым. Җилкәдә йөк. Ул юеш, авыр. Бертөрле дә
чыгар әмәл юк. Кара елга аша салынган, зур булмаган агач күпер.
Аны Фәкәетдин бабай салган булган, шуңа
күрә Фәкәй күпере дияләр иде дә. Агачларының берсе сынган
булган, имеш. Мин шуннан барып төшкәнмен. Чабатага
су тулды, киемем дә юешләнде. Абый үзенең йөген төшереп,
кар каты җиргә урнаштырды, минекен алып читкә куйды.
Ул үзе дә батып бара. Кар нык көпшәкләнгән, кояш каты
кыздыра. Шулай булса да, абый мине тарткалый торгач,
ничектер тартып чыгарды. Йөкләребезне күтәреп алып,
алга, авылга таба, атладык. Өйгә кайткач, өсне алыштырып,
мич башына менеп яттым. Икенче көнне әни мунча ягып,
ләүкәгә яткырып, ат тизәген тәнемә сылады, аннары җәймәгә
урап салды. Тирләгәнче яттым. Шул сәбәпле, авырмадым.
Язгы кар суына батуым эзсез үтте.
Безнең әни им-томга оста иде. Үзе гел төрле үлән төнәтмәләре
белән дәваланды. Көсәпәй авылы янында иде бугай,
Күсәләр янындамы, безнең авылдан ерак түгел күл кебек
сазлык бар иде. Ләме бик файдалы иде. Шунда барып, әни
белән икебез дә билдән чишенеп, сазлыкта йөреп, су чиләге
белән ләмен алып кайтып, мунчада уына идек. Шул сазлыкта
курорт төзиләр, дигән хәбәр дә йөрде. Дөньяның асты-өскә
әйләнгәч, кая инде шифаханә төзү, булган хастаханәләр
ябылды.
Җәй көннәрендә таң атканчы сыер җигеп, урманга утынга
барабыз. Таңны урманда каршылыйбыз. Их, әтием, син
аның матурлыгын күрсәң! Таң мәлендә урман үтә соклангыч.
Төрле кошлар сайрый. Абый агачларның корыганнарын,
кәкре-бөкреләрен сайлап, утынга кисә, җыеп, арбага тутыра,
бәйли. Мин сыерны йөгәненнән тотыбрак торам. Ул, башын
чайкый-чайкый, боргаланып, аякларын алмаштыргалап
басып, койрыгы белән селтәнеп, черкиләрне куа. Мин дә зур
чыбык тотып, черкиләр белән сугышам — сыерга булышам.
Югыйсә, ул, чаптырып, авылга кайтып китәргә ашкынып
тора. Көтү киткәнче кайтып җитәбез. Әни сыерны сава,
аннары көтүгә куабыз. Әни аны мактап, аркасыннан сөеп,
рәхмәт әйтеп кала. Ул әнигә матур итеп карый да мөгрәп
куя. Мин дә синнән канәгать, диюе булгандыр инде.
Җәй черки, кигәвен белән сугышып, кыш бураныннан,
бүреләрдән куркып, этләнеп-этләшеп, шулай тырышып-
тырмашып яшәдек, әтием, дөнья көттек, баш иеп эшләдек
тә эшләдек. Абыем Йолдыз акыллы, тырыш булды. Һәр эшне
аеруча осталык белән башкарды. Тракторчы булып эшләде.
Их, әтием! Син сугыштан исән кайткан булсаң, без бу
авырлыкларны күрмәс идек! Әтилеләр, чәнәчкә* тартып,
утын урынына чыбык-чабык ташымады. Аларның әтиләре
утынның каенын атта гына алып кайтты. Аларның балталарын
тартып алып, үзләрен авыл советы базына да япмадылар.
Алар бит сугышта булып, җиңеп кайтканнар! Без мескеннәрнең
әтиләре, сугышта булып, сугыш кырында ятып калганнар,
исән кайтсыннар иде! Бригадирга я колхоз рәисенә барсаң,
атны Сталиннан сорагыз, дип мыскыл иттеләр. Менә шулай.
Тырыштык, үлмәдек, Аллаһыга шөкер.
Күрдем мин рәис хатынының мичтән ипи алганын.
Йортларының койрыгы безнең урамга, тәрәзәбез каршына,
чыга иде. Ут күршеләр, дияргә була. Ләкин аралашмадык.
Ул йортка керү безгә тыелган иде. Берчак кырда әнигә
йомыш кушканнар. Ниндидер хәбәр әйтергә иде бугай.
Йомышны үтәргә әни мине җибәрде. Шунда үз гомеремдә
беренче тапкыр күпереп торган биек (гадәти ипиләрдән
икеләтә биек) ап-ак ипи күрдем! Исем китте. Шуңа карап
каттым. «Йомышыңны әйттең бит инде, бар!» — дигәч,
аңыма килеп, борылып чыгып киттем. Шулай, кемнең
кулында — шуның авызында. Алар — баш, алар — түш. Түзә
алсаң, түз. Шул ипи гомерем буе күз алдымнан китмәде.
Бер ипигә дә исем китмәде, бары тик шушы ипине сындырып
алып, тәмле ис аңкытып торган ипине татып карыйсым
килеп яшәдем.
...Җиңү алып килгән елда мин укырга кердем. Безне
гаять яхшы күңелле Сәлимә апа Гыйрфанова укытты. Аның
тавышы күңеле кебек матур, киң иде. Тәнәфес вакытларында
мәктәп алдындагы чирәмгә алып чыга, җитәкләшеп әйлән-
бәйлән уйныйбыз. Сәлимә апа җырны үзе башлый, безнең
белән үзе дә түгәрәктә әйләнә иде. Аны әле дә оныта
алмыйм. Ул безнең икенче әниебез булды. Өстебезгә
киемнәребезне кидерешеп, шәлләребезне бәйләп,
танауларыбызны сөртеп, акыллы киңәшләре белән озатып кала иде ул.
Күп еллар үтчкәч, аңа «РСФСРның атказанган укытучысы»
дигән мактаулы исем бирделәр. Язучы Агиш Гыйрфановның
әнисе ул. Икенче улы Альп табиб булды. Үтә ягымлы,
ярдәмчел иде.
Әтием! Сез яулап алган тынычлык җимешле булды.
Илебез күрелмәгән биеклекләргә иреште. Беренче булып
җиһанны яулады. Каныгызны бушка коймадыгыз.
«Бу матур тормышны сезгә без төзеп бирдек. Без аны
яклап, Җиңүне якынайту, тиз арада дошманны илебездән
куып чыгару өчен, сугыш чорында ал-ял белми эшләп,
үзебезнең авызыбыздан өзеп, яу кырындагы сугышчыларга ничек
тә күбрәк ярдәм итәргә тырыштык. Һәм саклап калдык.
Сезгә аны тагын да ныгытырга, баетырга гына кала. Сез безгә
рәхмәтле булырга тиешсез!» — дип, еш кына оныкларына
сөйләп ала әнием.
* Чәнәчкә (диал.) — бәләкәй чана.
Фотода: Кауметдин Сәйфулла улы Сәйфуллин.