

(Ахыры.)
Ниһаять, киңәшсез эшли торган эш булмады бу, дип, Шамил үзеннән күпкә олы икетуган агасы белән җиңгәсенә сугылды.
– Хәйдәр абый, Фәния җиңгәй, киңәш бирегез, зинһар, нишләргә миңа, Гөлнараны мәңге ташламыйм. Риза булса, Филияне өйгә алып килергә иде.
– Ай, энекәш, энекәш, авыр эш йөкләдең син безгә. Совет заманы булса, сиңа ике хатын белән тору түгел, төрмә юлы күрсәтерләр иде. Кыен булса да, Гөлнара да күнәр, ә менә яңа танышың нишләр икән. “Мин гомер буе шундый бәхет турында хыялланган идем”, – дияр, дисеңме әллә? Килмәс.
– Туктагыз әле, ирләр, каян беләсең аның ни диярен, сорамагач, барып сорарга кирәк, – дип сүзгә кушылды сабырлыгы белән дан тоткан Фәния җиңгәсе.
– Әйдәгез, бергәләп барыйк әле.
– Ярар, энекәш. Йоклап карыйк. Иртән очрашырбыз.
Шамилнең күңелендә өмет уты кабынды. Өенә канатланып кайтып керде. Мунча ягып җибәрде, аш салды. Кара әле, бүген җомга икән бит. Илшат кайта. Ул да бала түгел, ир корына керә, аңа да киңәш итәр. Иркәләнеп кенә үсмәгәч, ул үз яшеннән күпкә олырак күренә.
Шулай мәшәкатьләр белән кич җитте. Илшат кайтканчы, Гөлнараны мунча кертеп кайтарып салды, ашатты да мал-туарны каршыларга чыкты. Ул арада Илшат та кайтып керде.
– Исәнме, әти!
– Әйбәт әле, улым, әйдә, ачыксаң, капкалап ал да икәүләп мунча керербез.
– Ачыкмадым, Рафига апа нык итеп ашатып җибәрде, өч көнлек итеп, – диде Илшат. Ул күрше авылда эшләп йөри, фатир хуҗасын шулай мактый.
– Ярар, алайса, әйбер караштыра тор, сыерны гына савып алам да мунчага барырбыз, – диде Шамил.
Әйбәт итеп, мунча кереп кайттылар. Шамил алдан чыгып, өстәл әзерләде. Илшат “чабынып туймадым әле”, дип, торып калды.
Шамил да яшьрәк чакта сәгатьләр буе мунча керә иде, хәзер хәле бетә. Йөрәк тә шаярткалый. Их гомер, үтеп тә бара. Шамил авыр уйларын кугандай башын селкеп куйды, өстәлгә карап тора, нидер җитми. Уйлады-уйлады да бер шешә аракы, ике рюмка китереп куйды. Ул бик сирәк эчә, башка ирләр кебек эчеп кайтып егыла алмый шул, өйдә эш көтә, ә улына үз кулы белән гомердә дә салып биргәне юк иде. Шуңа кыен да кебек. Илшат та өстәл янына килү белән аракыны күрде, ниндидер зур сөйләшү булачагын аңлады.
Әнисен ул бары түшәктә генә күргәнгәме, һәрвакыт аны олы кеше итеп түгел, үзе кебек күреп үсте, аңа дус кызына сөйләгән кебек серләрен сөйләде, әнисе дә аңардан берни дә яшермәде. Әле берничә көн элек әнисе ниндидер серле нәрсәгә ишара иткән иде, Илшат аңламады. Шул нәрсә турында сөйләшәбездер дип эче “жу” итеп китте.
Утырдылар, әтисе берәрне койды, тавышсыз гына эчеп куйды. Илшат рюмкага үрелмәде. Шамил үзенә тагы берне салды да:
– Тот, улым, миңа сөйләшүе авыр булыр, юкса, – диде.
Эчтеләр. Илшатның чынлап та бер дә эчкәне булмаган ахры, тончыкты. Шушы яшенә җитеп, яшереп тә эчмәгән икән, дип уйлады әтисе.
– Улым, әниең белән минем хәлне беләсең инде. Ни булса да, әниеңне ташламам дип ант иттем, кыен булса да, төрле уй керсә дә, шушы көнгә кадәр шул килеш яшәдек. Кеше эзләмәдем, үзе очрамады. Вакыты җиткәндерме, юлымда бер хатын очрады. Күңелгә керде. Әле үзенә әйтмәгән, син ни дисәң, шул булыр, шуңа өйләнергә иде, – дип, бик авырлык белән сүзен әйтә алды Шамил.
– Әти, мин үзем дә синең кебегрәк хәлдәмен, сине бик яхшы аңлыйм. Күптән сөйләшәсе сүз иде бу. Бер ел инде бер кыз белән йөрим, үзе, безгә килеп яшәргә дә риза, тик әти-әнисе, аерым торсагыз гына бирәбез кызыбызны дип, кырт кисәләр. Ә минем әниемне ташлап китәсе килми, син дә эштән бушамыйсың.
– И улым, синең бәхетең хакына мин өйдә әниеңне карап утырырга да риза. Пенсиясе бар, мал-туар асрарбыз. Өйлән, улым, кәләшең кайда яшисе килсә, шунда яшәгез берүк, – диде Шамил, дулкынланып.
– Ярар, әти, яхшы сүзеңә. Анысы уйланган, башта Зиләнең әти-әнисендә торырбыз, ул бердәнбер бала, аннан күз күрер. Ә теге апага килгәндә, өйлән, әти, монда килеп яшәргә риза булса, әнине рәнҗетмәсә. Мин аны ихтирам итәрмен.
– Рәхмәт, улым, рәхмәт. Хәйдәр бабаңнар белән иртәгә үк барып сөйләшеп карарбыз алайса. Ул риза булса, аннан әниеңә әйтербез. Әниеңне беләсең, үзе гомер буе "миңа карама, өйлән”, дип яшәде.
Шулай килешәләр дә, таң аткач, күчтәнәчләр алып, аракы, вино салып, юлга чыгалар болар, – дип, көлеп куйды әңгәмәдәшем.
Килеп керделәр болар. Мин ни уйларга да белмим. Ике оя бала белән кияү кайгысымы?
Беренче сүзне ир-ат башлады. Хәйдәр абый:
– Безгә ачуланма, туган, сорау бар, җавап бар. Кире җавап бирәсең икән, үпкә юк. Бик четерекле мәсьәлә монда: Шамилнең егерме ел түшәктә яткан хатыны бар. Үз гомерендә дә рәнҗетмәде, моннан соң да рәнҗетмәс, юл куймабыз. Гөлнара үзе риза. Бик авыр булса, менә җиңгәң белән без булсак та карарбыз. Тик Гөлнара өйдән чыкса, бу аңа үлем белән бер булачак. Ни дисең?
Мин мондый хәбәр көтмәгән идем, әлбәттә. Балалар ни дияр. Бәләкәйләрен ияртеп барырмынмы? Ансы ничек була. Секунд эчендә башта мең төрле уй баштан үтте.
– Үзегез аңлыйсыз, җәһәт кенә җавап бирә торган сүз түгел, балалар, туганнар белән киңәшләшим.
– Сөйләш, киңәшләш. Без ашыктырмыйбыз. Риза булмасаң да, бигайбә. Авыр хәл, үзең беләсең, – дип сүзен тәмамлады Хәйдәр абый.
Озак юанмый, алар кайтып китте. Мин бер утка кердем, бер суга төштем. Кемгә генә киңәш итсәм дә, кире җавап алдым. “Акылдан шаштыңмы әллә? Ул хатынның үлемен теләп утырырсызмы? Аллаһы сакласын, ике аягыңның берсен дә атлама”.
Тик мин ялгызлык авырлыгын татыган кеше, бер дә ялгыз яшисе килми иде шул. Гомер озак – юл ерак. Иллегә дә җитмәгән килеш, ялгыз яшәргә авыр, ай-һай, авыр дөнья. Ул хатын да яшәгән кадәр яшәмәс инде. Гел-гел түшәктә, сәламәтлеге дә юктыр. Ире әйбәт, эчеп-тартып, сүгенеп йөргән “пьян да рвань”нардан туйган. Бәлки бу минем өчен бердәнбер котылу юлыдыр. Нишлисең Ходай Тәгалә шулай кушкандыр. Илдә миллион ялгыз хатын, аларга бармаган бит, миңа килгән, ничәмә ничә еллар ялгыз булган, бер дә тапмаган бит, бүген тапкан. Шулай тиештер дидем дә, “килеп ал” дип хәбәр иттем. Килде. Машинасына утырып барып кердем. Хәйдәр абый, Фәния апа, Илшат каршы алдылар. Исәнләшеп, күрешкәч, өйгә кердек. Гөлнара янына алып бардылар. Йөрәгем өзелеп төшә язды. Кочаклашып күрештек тә түгелеп-түгелеп еладык. И хатыннарның язмышы! Тегеләр шак катып карап торды.
– Елама, туганым, бар да әйбәт булыр, – дидем, күз яшьләрен сөрттем. – Үз туганымдай карармын, икебезгә бер ир икән, икебезгә бер җан булыр, – дидем.
Шуннан бирле “туганым” дип йөртәм. Ул башта “апа” дип тә, исем белән дә дәшеп карады, аннан ул да “туганым” дия башлады. Бертуганнар без, кан туган түгел, җан туган.
– Бәй, Гөлнара апа йөри башладымыни?
– Йөрү генә түгел, эшли башлады. Барып, укуын яңартып кайтты. Бер ел дигәндә, аякка бастырдым мин аны. Әйбәтләнеп киткәч, кайсыбызны сайлыйсың, шуныбыз белән кал, сиңа кыен булса, беребез китәбез дигән идек, Шамилебез кычкырып көлде дә икебезне бергә кысып кочаклап бер әйләндерде. Шуның белән сүз дә бетте. Ә без инде туганлашып беткән, сердәшләр, җандашлар, безме соң бер-беребездән аерылабыз.
Бер заман сизәм, Гөлнара үз эченә йомыла башлады. Котым алынды, бу миннән көнләшә дип. Сәламәтләнгәч, тазара башлады бит инде. Балага җан кергәч, йомшарды бу. Авырга узган да башта абайламаган, аннан хатын-кызның балага җан кергәнче бер халәте була бит, шулай йөргән икән. Баланың беренче тибүеннән бу ачылып китте. И шатландык. Кая ди ул миңа сүз тигезү, киресенчә, тагы да ныграк якынайдык.
Син, Гөлназ, әллә ни уйлый күрмә, без яшьләрчә ямьсез яшәмибез, өчәү йокламыйбыз, өчәү бергә мунча да кермибез, Аллаһы сакласын. Үзенән үзе җайга салына. Күпләр безгә кырын карады. Мин килгәч, мине жәлләделәр, түшәктә яткан хатынны карарга килгән дип. Гөлнара аякка баскач, тагы мәхшәр башланды. Инде тындылар, бугай. Шулай да була икән дип, аптырыйлар. Әле Камилдән соң авырга калып, Гөлнара тагы игезәк кыз алып кайтты. Белми калып. Анысы авыррак булды, чак-чак үлми калды. Аллаһы саклады.
– Туганым, син булмасаң, үләр идем, балалар да үләр иде. Үлгән дигән җирдә, табиблардан тартып алып кайтып, яңадан аякка бастырдың бит син мине, – дип, Гөлнара Филияне килеп кочаклап алды.
– Кызларны да үзе карады, мин тагы алты ай яттым. Куллары шифалы, күзләре сихәтле бит минем туганымның, – дип кулларын, битләрен сыйпады Гөлнара “көндәшенең”.
– Я, ярар, бар, ирең кайта, табак-савытыңны ю, иркәбикә, – дип, аның аркасыннан какты, башыннан сыйпады Филия дә.
Шулчак тыштан кызлар йөгереп керде:
– Әни, әни, әти кайтты, безгә күчтәнәчләр алып кайткан, – дип, олы әниләрен сикерешеп килеп кочакладылар.
– Менә шулай алар, иң башта аңа йөгерәләр, мин таптым, ул үстерде, – дип, бәхетле елмайды Гөлнара.
Ишектән озын буйлы, олпат гәүдәле, башына чал кергән, яшькелт күзле, ачык чырайлы ир килеп керде. Бу зур, матур, тату гаиләнең башлыгы Шамил абый үзе иде.
Бразилия сериаллары бер якта торсын. Сокланып бетмәслек бу гаиләгә карап: “И Ходаем, бу бәхетле бәндәләреңне үзең сакла, яман күзләр тимәсен, яман сүзләр тимәсен”, -- дип, килгән юлымнан кире атладым.
Фото: Freepik.