Дөнья бу
1 Мая 2023, 03:22

Әлфия БУЛАТ. Туганнар. Хикәя (1)

...Яшәгән, ди, бер ир белән хатын. Шамил белән Гөлнара. Бик яратышып, матур итеп йөреп, шатлык белән кавышканнар алар.

Әлфия БУЛАТ. Туганнар. Хикәя (1)Әлфия БУЛАТ. Туганнар. Хикәя (1)
Әлфия БУЛАТ. Туганнар. Хикәя (1)

 Материал эзләп авылларга юлландым. Бер районга барып: “Берәр тырыш, уңган, матур гаилә белән танышасым килә”, – дигәч, районның китапханә хезмәткәре мине бер матур йортка алып килде. Үзе: “Фәлән җирдә эшем бар иде, үзегез танышырсыз, Филия апа искиткеч ачык кеше ул”, – дип, алтмыш яшьләрдәге хуҗабикәгә тапшырып, тиз генә китеп мине барды.

Филия апа, чынлап та, кунакчыл хуҗабикә, оста әңгәмәче булып чыкты.

– Гомер буе укытучы булып эшләдем, лаеклы ялдамын, – диде.

Өчпочмак, коймак кебек камыр ашлары төрле-төрле җимешләр куелган өстәл артында ару озак кына сөйләшеп утырдык.

– Өстәлегез гел шулай тулы булсын, – дип рәхмәт әйттем.

– Аллаһыга шөкер, хәзер бар да бар бит инде. Балалар, гаилә күмәк булгач, буш тотмаска тырышам, әле берсе кайтып керә, әле икенчесе, – диде Филия апа.

– Балаларыгыз күмәкме? Хәзер үсеп таралып беткәннәрдер инде?

– Таралганы да бар, таралмаганы да җитәрлек әле, оныкларыбыз да бар, Аллаһуга шөкер.

– Хәзер яшьләр бала тапмый бит, сез курыкмагансыз икән, ничәүне тәрбияләдегез, – дим.

Апам миңа серле генә караш ташлап, тынып калды. Аннан:

– И Аллакаем, сезнең белән сөйләшеп утырып, төш җиткәнен сизми калганмын, хәзер кайтып керәләр, сез залда карточкалар карап, таныша торыгыз, – дип, мине йомшак кәнәфигә утыртты, журнал өстәленә бер өем альбом куйды да кире аш бүлмәсенә йөгерде.

Беренче альбомны кулыма алдым. “Мостафиннар” дип язылган. Күпме актарсам да анда Филия апаны тапмадым. Икенче альбомга “Галиевлар” дип язылган иде, анда беренче альбомдагы бер кеше дә юк шикелле, өченче альбомга “Мостафиннар-2” дип язылган иде, монда теге ике альбомдагы кешеләр  бергәрәк төшкәннәр. Филия апаның икенче иредер, дип уйлап куйдым.

Ул арада өйгә бер-бер артлы өч бала: бер малай, ике игезәк кыз кайтып керде. Алар, тиз генә өсләрен алыштырып аш бүлмәсенә уздылар. “Әни, бүген нәрсә пешердең, мин сораган пәрәмәчне пешермәдеңмени”, – диешкән тавышлар ишеттем. “Бәй, балалар “әни” дип дәшә, Филия апа бу балаларны ничәдә тапкан соң?” – дип, мин исәпкә тотындым. Бәлки, балалар йортыннан алганнардыр. Шулай уйга бирелеп, утырганда, өйгә мөлаем гына хатын килеп керде исәнләшеп, икенче бүлмәгә кереп китте. Өстен алыштырып, ул да аш ягына узды.

– Исән-сау эшләп кайттыңмы, туганым? – дип каршылады аны Филия апа.

– Аллаһыга шөкер, туганым, – дип җаваплады хатын. – Балалар, сез ашадыгызмы, тамагыгыз туйса, барыгыз бераз ихатада уйнап ял итегез дә дәресегезгә утырырсыз.

– Гөлназ, кил, бергәләп чәй эчик, – дип эндәште миңа Филия апа.

Тамагым тук булса да, алар янына чыктым.

– Танышыгыз, бу минем туганым Гөлнара, – дип, Филия апа Гөлнарага аш салды, үзенә, миңа матур чынаякларга чәй ясады.

– Минем кебек ул да укытучы, башлангыч классларны укыта. Үзебезнең шалапайларны да, – дип, Филия апа Гөлнарага ягымлы карашын ташлап алды. – Я, безнең гаилә белән таныштыгызмы инде?

– Карадым, карадым, төшенеп бетмәдем, бу сезнең икенче оягызмы?

– И-и-и, гади акыл белән төшенеп бетәрлек түгел инде, сеңлем, Ходай Тәгалә үзе генә төшенәдер, үзе шулай кушкач, – диде, моңсуланып, Филия апа.

– Туганым, рәхмәт, аш-су шулкадәр тәмле булды, – дип, амин тотып кузгалды Гөлнара, – мин әз генә черем итеп алам, яме, савыт–сабаны аннан юармын.

– Ярар, ярар, бар ят, ял ит. Без менә Гөлназ белән “мыдыр-мыдыр” гына сөйләшеп, танышуны дәвам итәрбез. Әйе бит, Гөлназ? – диде Филия апа.

Мин каршы килмәдем, әлбәттә. Икәүләп диванга утырып, альбом актара башладык.

Шунда мин искиткеч хикәя ишеттем.

– Иң башта үземнән башлыйм инде, алайса. Укып бетәр-бермәс кияүгә чыгып, мин бер кыз, бер ул таптым. Менә алар – кызым Галия, улым Ринат, аларның үзләренең икешәр баласы бар инде. Бер кыз, өч малай оныгым бар. Беренче ирем холыксыз булды, көнләште, эчте, кыйнады, аны ташлап китеп, укуымны бетереп, балаларны үстереп, утыз дүрт яшемдә кабат кияүгә чыктым. Аннан тагы ике кызым туды. Менә алар – Наилә белән Зөлфия. Алар зур укудалар, укыйлар да укыйлар. Ул ирем эчкече булды, йомшак кына холыклы иде үзе, мәрхүм, эчкелеген тыя алмый, янып үлде. Аның беренче хатыныннан ике малай, менә алар, мин килгәндә, берсенә җиде, берсенә тугыз яшь иде, мәрхүмә картинәләре белән бергә тәрбияләдек. Ә хәзер Мостафиннар хикәясен башлыйбыз, – дип, Филия апа иң беренче альбомны кулына алды, өстен сыпырып куйды.

– Яшәгән, ди, бер ир белән хатын. Шамил белән Гөлнара. Бик яратышып, матур итеп йөреп, шатлык белән кавышканнар алар, минем якыннарым (Филия апаның күзе яшьләнде). Беренче балалары, Илшатлар туганда, табиб хатасы белән Гөлнара имгәнеп кала. Айдан артык больницада яткан хатын аякка басмагач, Шамил икесен дә күтәреп өенә кайта

Бала ни, сәламәт булгач, көннән-көн алга, үсә дә китә. Ә менә Гөлнара көннән-көн кибә. Шамил көн-төн эштә, хатынын әнисе карый, ашата, юа, мунча кертә. Аны күтәреп йөреп,  бианасы үзе чиргә сабыша да җитмешкә дә җитми дөнья куя. Ул арада Илшат үсә, әтисенә ярдәмләшә башлый.

Монысы дөнья мәшәкате, ә бит күңел бар, җан бар, тән бар. утыз да тулмаган ир, башта эш дип, йорт мәшәкате дип чаба. Ә гомер уза, кырыгы да тула, узып та китә. Бер генә төн, бер генә көн уйланмагандыр Шамил. Башта Гөлнараны төрле врачларга йөртә, вакытында, акчасында жәлләми аннан икесе дә кул селтиләр. Гөлнара ачыргаланып үлем көтә, Ходай Тәгаләдән ялынып үлем сорый, үз-үзенә кул салырга ничә омтыла. Әле улы, әле ире алып кала.

Шулай бер көнне арып-йончып ерак юлдан кайтып килгәндә, Шамил юл читендә кул күтәреп торган бер хатынны утырта. Башында эшләпә, ыспай гына киенгән хатын яшь кенә күренә. Машинаның арткы урынына утыргач, хатын, исәнләшеп рәхмәт әйтә. Шамил көзгегә карый:

– Ни өчен рәхмәт? Әле барып җитмәдек бит.

– Утыртканга, туктаганга.

– Аның өчен дә рәхмәт әйткәннәре юк иде әле, төшкәндә әйтсәләр “ыхым” диярсең.

Шулай сөйләшеп китәләр. Көзгедә карашлар очраштыргалай. Беренче карашка яшь күренгән хатын өлкән генә яшьтә икән. Хатын төшеп калгач та, өйгә кайткач та, төне буе да, икенче һәм аннан соңгы көннәр һәм төннәрне дә Шамил аны оныта алмый, әле тавышын ишетә, әле күзләрен хәтерли. Ирендәге үзгәрешне Гөлнара да сизенә башлый.

– Шамил, берәр кеше тапсаң, мине калдыр. Илшат укып бетте, эшләр, өйләнер, мине дә карар әле, – ди бер көнне Гөлнара.

– Ни сөйлисең син, нинди кеше? Булса икән ул, җаен табар идем әле, сине калдырмыйм мин мәңге дә!

Шулай ди дә Шамил тагы эшенә чыгып китә.

Әмәлгә калгандай, бер район үзәгендә ашханәдән ашап чыгып килгәндә урамда күрә ул теге хатынны. Янына йөгереп бара.

– Исәнмесез...

Шамилнең йөрәге дөп-дөп тибә, йөзе кызарган, уч төпләре тирләп чыккан.

– Исәнмесез, – дип ягымлы елмая хатын.

Шамил бар көчен җыя.

– Минем сезнең белән сөйләшәсе сүз бар иде.

– Әйдә сөйләшик соң.

– Әйдәгез, минем машинага, – ди Шамил канатланып.

Кереп утыралар. Сүз бетә. Нидән башларга?

– Әйдәгез, мин сезне өегезгә илтеп куям. Юк-юк, әгәр бу мөмкин булмаса, гафу итегез.

– Мөмкин, ник мөмкин булмасын.

– Ирегез күреп ачуланмасмы?

– Ир юк, кайтып китте.

– Ничек инде "кайтып" китте?

– Шулай, күп эчә торгач, диңгез алып китте.

– Батып үлдемени?

– Әйе, аракы диңгезенә.

– Алай икән. Хәзер ялгыз яшисезме?

– Юк, балалар күмәк, шулар белән мәш киләм.

Шулай, вак-төяк дөнья хәлләрен сөйләшеп, өйгә җитәләр.

– Әйдә, керегез, чәй эчәрбез.

– Каршылыгым юк, – дип, Шамил эчкә үтә. Өй матур гына, кулдан ясалган әйберләр күп, бәйләнгән, чигелгән чүпрәкләр дә күзгә ташлана.

– Иҗат кешеләре яши икән монда, –  ди Шамил.

– Әйе, бәйләргә яратам, бүләккә таратам. Дусларыма, туганнарыма бирәм, – дип җаваплый Филия, чәй әзерләп.

Танышу шулай тәмамлана, иң кирәкле сүзләр әйтелми кала. Ничек башларга, ни дип әйтергә йөрәге җитми Шамилнең. Шул килеш кайтып китте. Көннәр уза, атналар.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Әлфия Булат 1958 елда Миякә районы Шатмантамак авылында туган. 1975 елда  Җилдәр урта мәктәбен тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлый.  БДУның татар теле булегендә укый, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шигырьләрне бала чактан ук  яза, ләкин шагыйрьлеккә таләпне бик югары куйганга, аларны соң гына бастыра башлый. Башта район гәзитләрендә, аннан “Өмет”, “Кызыл таң”, “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында дөнья күрә аның иҗат җимешләре. 1999 елда Бәләбәйдә үткәрелгән “Илһам чишмәләре” бәйгесендә җиңеп, “Ата йорты” номинациясендә бүләк ала.

Бүгенге көндә Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылында яши, 6 бала һәм бик күп оныкларын тәрбияләп, гөлләр үстереп, бәйләм бәйләп, шигырь һәм хикәяләр язып, бик тырышып дөнья көтеп ята.

 

 

Әлфия БУЛАТ. Туганнар. Хикәя (1)
Әлфия БУЛАТ. Туганнар. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас