Дөнья бу
20 Апреля 2023, 04:30

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Язмыш (2)

Менәм дидем, менәлмәдем, Менәлмәдем үрләргә. Күрәчәкләрне күрмичә, Кереп булмый гүрләргә...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Язмыш (2)Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Язмыш (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Язмыш (2)

(Ахыры.)

Әйтерсең ирдән аерылган хатын кай җире беләндер теге хатыннан ким. Ә бәлки, өстенрәктер дә әле, ә бәлки, өстенрәк кенә түгел, күпкә өстендер. Шул турыда уйлап караганнары бармы икән хатыннары үлгән ирләрнең? Ирдән аерылырга курка алар, үз-үзенә, үз көченә ышанмый, ир әзерләп китергәнне генә, әзерне генә ашап, файдаланып, рәхәттә йөзәләр. Ә син ир урынына да хатын урынына да хезмәт ит, хөкүмәткә дә эшлә, балаңны да үстер, тәрбиялә, дөньяңны да алып бар, тегендә йөгер, монда чап. Тегене хәл ит, монысын юллап ал. Хатын да түгел, ир дә түгел – бер ирдәүкәгә әйләнеп бетә. Үзен карарга вакыты да калмый.

Үзенә ышанган, көчле ихтыярлы хатынның гына ирдән аерылырга кыюлыгы җитә, үз өстенә зур җаваплылык алып, йөкнең авырын тарта. Шул хатынны кимсет, имеш. Әллә баш бирмәс, дип куркалармы? Дөрес эшләгәнмен. Әлдә шулай киенгәнмен әле. Югыйсә, бер күркәне күрми калган булыр идем. Бер күзгә-күз карап сөйләшми, якыннан танышмый торып, кешенең киеменә генә карап, кемлеген, ниндирәк икәнен белеп буладыр шул. Ул да әрнер әле. Йөрсен әйдә эзләп тәти бичәне. Үзенә хас үзенә күрә дип юанды. Гарьлек бит. Әзерләнеп, очрашуга бар да, сине күрмәмешкә салышып үтеп китсеннәр, имеш.

 

***

Яз килде. Яз үзе белән бакча мәшәкатьләрен алып килде. Рәйлә барысын да көздән әзерләп хәстәрләп куйган сыман иде. Гомумән, ул – кыш арбаны, җәй чананы әзерләп куючылардан. Петрушка орлыгын алган кебек иде, әллә алмаган булган, әллә алып та берәр урынга куйган – тапмады. Һәм “Орлыклар” кибетенә юлланырга  мәҗбүр булды.

Рәйлә ишектән кергәч тә Фәүзине күрде, таныды, тик сер бирмәскә булды, теге вакытта үзе узып киткән кебек үтте дә китте.

Кибеттә берничә генә кеше иде. Чиратка басты, прилавкадагы мәгълүматларны караштыргалаган булды. Чираты җиткәч, үзенә кирәкле орлыгын алып, ишеккә юнәлде. Фәүзигә игътибар итмәде.

 Уф, тагын югалтам бит,  дип, кинәт уянгандай, ишеккә ташланды Фәүзи. Рәйлә җил-җил атлап, байтак җир киткән иде. Йөгерергә уңайсыз. Ул йөгерә-атлый аның артыннан китте. Ярый әле, ханым яшелчә кибетенә борылды. Югыйсә, аңардан җилләр исүе дә мөмкин иде.

– Нәрсә алабыз? – дигән булды, сүзне ничек башларга белми йөдәгән Фәүзи.

– Карыйм әле...

Рәйлә алма үлчәтте.

– Алма яратасыз икән. Әйтәм, чибәрсез...

– Тел чарламагыз әле...

Әй, телеңне корт чаккыры, тыелсаң булмыймыни дип, үз-үзен орышып алды Фәүзи.

Рәйлә кайтырга чыкты, Фәүзи аңа иярде.

Бер тотам да калмаска, ничек итсә итеп бүгенге җайны, мөмкинлекне ычкындырмаска, ныклап танышырга карар итте Фәүзи.

– Сезне озата барырга мөмкинме?

– Юл иркен, атлый бирегез! – диде ханым, чөнки ул тукталышка килеп җиткән иде. Автобус килсә, утырасы да китәсе генә. Фәүзи дә тукталды.

– Сезне кайдадыр күргәнем бар. Исемегезне әйтегезче, – дигән булды.

– Мин сезне белмим.

– Ә мин сезне беләм кебек. Әйтегезче, бәлки искә төшәр.

– Рәйлә. Я, берәр нәрсә әйтәме исемем?

– Рәйлә, Рәйлә-ә... Әйе шул. Бар иде минем шундый исемле танышым Ә минеке – Фәүзи. Исегезгә төштеме? Без бит – танышлар.

– Минем андый исемле танышым юк.

– Булмаса, булыр.

Автобус килде. Рәйлә ялт итеп беренче булып эчкә омтылды. Фәүзи аңардан калмады, аның артыннан ул да эчкә керде.

– Сезгә бу яккамыни?! – дип гаҗәпләнде Рәйлә.

– Әйе, мин сез барган җиргә барам.

– Мин бармыйм, кайтам.

– Ну, мин сезне озатам.

Рәйлә беренче тапкыр аңа күтәрелеп карады. Күз карашы җылы, нурлы иде. Ниһаять, алар бер-берсенә ныклап  караштылар. Карашлары очрашты. Фәүзигә рәхәт булып китте. Автобустан бергә төштеләр. Адәмчә хушлаштылар.

– Мин шылтыратырмын яме, Рәйлә?

– Ярар.

Фәүзи канатланып кайтып китте. Ниһаять, очрата алды, ниһаять, күреп сөйләшә, аңлаша алды. Эче тулы шатлык, шундый җиңел, шундый рәхәт, күңелле!  Фәүзи аңа шул көнне үк шылтыратты.

– Кайчан очрашабыз?

– Белмим...

– Мин сагындым да инде...

– Телеңнең сөяге юк икән.

– Синекендә бармы? Я, әйт инде?! Кайда? Кайчан? Әйдә, бүген очрашкан урында?

– Юк!

– Мин сезгә барам. Барам?!

– Ярый, килегез.

 

***

Фәүзи ишектән кергәч тә Рәйләне кочагына алып, нык итеп кысты.

Рәйлә көтелмәгән хәлгә аптырады, тартыша-карыша башлады.

– Рәйлә, куй әле, борчылма! – Ир аны җибәрде. Һәм аңа карады. Рәйлә дә күзен тутырып туп-туры аңа карап тора. Тәү очрашуга барганда кигән курткасында. Иң башта танысын әле, диюме? Шулайдыр.

– Рәйлә, син мине гафу ит! Әйе, әйе... Гафу ит! Мин синнән гафу үтенәм. Теге вакыттагы юньсезлегемнең җәзасын алдым, артыгы белән. Күпме вакыт сине күрүдән мәхрүм будым, интектем. Син мине гафу ит инде. Рәйлә гаҗәпләнеп карады:

– Без кайчан “син”гә күчтек әле?

– Дүрт-биш ай элек.

– Китче! Шулай укмыни?!

– Әйе, мин теге безнең уңышсыз очрашудан соң яшәүнең ямен тапмыйча, үземне кая куярга белмичә, ут эчендә йөрдем. Өйгә кайтасы да килми. Буш, күңелсез. Торам да “Орлыклар” кибете янына китәм. Бер булмаса бер килерсең, дип көтәм. Яшелчә кибетенә дә кереп чыгам. Анда да торам. Кызлар мине таный башладылар. Пышылдашалар, кызык күреп, көлешәләр. Ә мин хыялый кебек көн дә шул кибеткә йөрим дә йөрим. Исемеңне дә беләм, үзеңне дә, телефоның да бар. Ә мин тагын шунда юнәләм. Баштарак  шылтыратырга да булыр иде, тик азак уңайсыз тоелды. Шулай исәр кеше кебек каңгырып йөрдем.

 Азак мин синең белән сөйләшер, киңәшләшер булып киттем. Татлы хыялларга чумдым. Шунда гына миңа яшәве җиңелрәк була башлады. Син – минем өчен  күптән иң кадерле, иң кирәк кеше. Син – минем иң якын кешем. “Син” дигәнгә үпкәләмә дә, гаҗәпләнмә дә. Сине якын күрдем. Мин синсез яши алмыйм, Рәйлә! Ишетәсеңме?! Яши алмыйм.

Ул тагын хатынны кочып алырга омтылган иде дә үзен тыйды. Куркытып куюы бар. “Сабыр бул!” – диде үзенә.

Рәйлә ышаныргамы-ышанмаскамы дип уйга калган иде. Ничек инде? Бер дә сер бирердәйгә охшамаган иде кебек. Харап, тәкәбберләнеп үтеп киткән иде. Миңа җиңел булган дип беләсеңме, дип әрнеде кабат, тәүге очрашуны күз алдына китереп.

...Икенче көнне Рәйлә Фәүзигә кунакка килде.

– Менә мин шунда яшим инде. Әйдә бергә үтик гомеребезнең калган өлешен. Минем дөньямның хуҗасы, минем хуҗабикәм бул! Миңа син бик-бик кирәк.

Һәм алар бергә яшәп китте. Матур яшәделәр. Фәүзи ялгышмавына, хатынының сабырлыгына сөенеп, тыйнаклыгына сокланып яшәде. Ул бик бәхетле тойды үзен. Рәйләсе дә канәгать иде шикелле. Беркайчан сүзгә килешмәделәр, һичкайчан хәләле  үпкә сүзе әйтмәде, шелтәләмәде. Киңәшсез бер эш эшләмәде. Аның әнисенә, туганнарына хөрмәт белән карады. Ул әйтергә уйлаганны әйтә дә куя иде. Күп вакыт ире әйтә башлаганны ул әйтеп бетерә иде. Икесе дә бер үк уй уйлаганнар булып чыга...

Уңдылар алар бер-берсеннән. Бергә бәхетле иде алар. Утыз ел гомер бер көн кебек үткән дә киткән. Аккан сумыни!

 

***

Бер төнне Фәүзи өшеп уянды. Тәрәзә ачылды микәнни? Торып ябыйм әле, дип кузгалса, суыкның үзенең кочагында икәнен аңлады. Рәйләм! Рәйләм?!..

Ул, кулын сак кына алып, урыныннан торды. Хатынының күзләре йомык иде. Урынын төзәткәләде, Рәйләнең кулларын сузып, гәүдәсен турайтып куйды, алар әле бөтенләй суынып та бетмәгәннәр иде...

Төн уртасы. Ул нишләргә дә белми, уйланып, хатынына күзләрен тутырып карап, аның аяк очында утырды.

Таң атты. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит инде. Ниһаять, ул урыныннан кузгалды...

Сөеклесен озаткач, Фәүзи ашый алмас, сөйләшмәс булды. Тере шәүләгә әйләнде. Кешеләр танымас хәлгә җитеп үзгәрде. Бер ай дигәндә ул да дөнья куйды. Әй язмыш, язмыш! Аллаһу Тәгалә ни боерган бит. Тәкъдирдән узып булмый икән шул.

 

Менәм дидем, менәлмәдем,

Менәлмәдем үрләргә.

Күрәчәкләрне күрмичә,

Кереп булмый гүрләргә.

 

Хуш, якты дөнья!

 

1982 ел.

Фото: jcomp,  Freepik.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Язмыш (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Язмыш (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас