

Рәйлә көннән-көн сулганнан-сула, бөтенләй өзлегә, сүнә барды. Аңа карап, хәленең нык үзгәрүен күреп, Фәүзинең йөзе каралды. Соңгы көннәрдә йөзе сытык, күңеле китек, әллә нинди шөбһәле уйлар оялады башына. Кулы белән чәчен сыпырды да чәчен сыпырды, әйтерсең лә шул хәрәкәте белән борчулы уйларын сыпырып ташларга, җанына тынгы табарга теләде. Сөйләшер сүзләр сөйләшенгән, әйтер сүзләр әллә кайчан әйтелгән кебек. Шулай да ул тамак кыргалап, нидер әйтергә теләгәндәй, Рәйлә янында уралды. Ниләрдер әйтәсе иде, юатасы иде, җылы сөенечле сүзләр табасы иде – тик теленә бер сүз дә килмәде. Рәйлә инде сөйләшә дә алмый, сирәк-саяк ыңгырашып кына куя. Ир бүлмәдән-бүлмәгә йөренде. Һич үзенә урын таба алмады. Күбрәк хатыны янында булырга, мөмкин кадәр аның янында утырырга тырышты.
Рәйләнең йөзеннән күзен ала алмады. Гади генә булса да сылу хатын. Каш дисәң дә каш. Рәйләдә алар ясап куйган кебек, яңа туган аймыни. Җитмәсә, кап-кара булып сызылып торалар. Күп хатын-кыз кашын йолкып, буяп җәфалана. Рәйләгә алай кыланулар кирәкми. Ул бизәнми, гадилеге белән матур. Күзләре коңгырт-соры. Шул ук вакытта алар бер караганда – соры, икенче карганда – яшькелт я зәңгәр, кайчак коңгырт булып күренә. Алар аның кәефенә, эчке дөньясының чагылышына карап үзгәрә. Кешегә күзен тутырып туры карый. Чын мәгънәсендә Рәйләнең күзләре – күңел көзгесе. Танавы да үзенә килешле. Авызы уймак кебек бәләкәй, кысып ябылган. Иреннәре аның нык рухлы булуын сөйләп тора. Сүзен сүз итә, сүзендә тора торган кешедә генә буладыр андый иреннәр.
Сөйкемле хатын... иде, дип уйлады Фәүзи, һәм “иде” диюеннән тетрәнеп куйды. Әйбәт хатын булды, үтә дә сабыр, кычкырынып бармый, сөйләнергә яратмый. Уйлап сөйли, кирәклесен генә әйтә. Кешене ихлас хөрмәт итә, киң күңелле, ярдәмчел, һәркем белән җиңел аралаша. Аныңча, һәркем – үзенчәлекле шәхес. Кеше фикере белән исәпләшә белә. Фәүзи аның шул сыйфатларын аеруча ярата. Аның хатыны нәкъ шундый булырга тиеш тә иде. Рәйләсе суйган да каплаган.
“Мин синең белән бик бәхетлемен”, – диде ул, хатынның күзләренә карап. Ишетсен, белсен, аңласын, диюе, ризалыгын белдерүе, сиздерүе иде.
Ул тәү тапкыр танышуларын, беренче очрашуларын исенә төшерде. Хыял гына булган мәхәббәт аларга тирән кичерешләр, югалту-табышлар аша килде.
Ир берчә моңсуланды, берчә көлемсерәп елмайды. Өметләр өзелгәндә, мәхәббәт дигән олы хис үкенечле, тормышка ашмас хыялга әйләнеп барганда, ниһаять, мәхәббәтләре җиңде, һәм алар бер-берсен тапты.
Хатыны үлгәч, ул берничә ел ялгыз каңгырып йөрде. Таныш хатын-кыз арасында Тәслимәсен алыштырырдай, аны оныттырырдай зат күренмәде. Кемне дә булса туры китерермен дип түгел, кызык күреп, гәзиткә белдерү бирде. Хатлар күп килде. Хәтта сайлап алу мөмкин дә түгел кебек иде. Кемнең кем икәнен берничә юл хаттан я бер-ике күрешүдән генә белеп буламыни. Озаклап йөрер идең, башкаларын да күрәсе, алары белән дә танышасы килә. Дөрес, арада икесе-өчесе ярыйсы гыналар. Һичьюгында, шулардан сайларга була иде.
Шулай йөргәндә инде башкача хат юктыр, дип, шулай да кереп чыгыйм әле дип, почта бүлегенә барса, тагын хатлар килгән булып чыкты. Аны бер хат кызыксындырды. Исемен әйткән дә телефонын язган. Мин соңлаганмындыр инде, дигән. Кирәк тапсагыз, шылтыратыгыз, дигән. Хат иясе Рәйләнең “кирәк тапсагыз” дигән сүзләре аның күңелен кытыклады. Кызыксынуы көчәйде. Әлбәттә, шылтыратып карарга кирәк. Тавышыннан да ниндирәк икәнен чамаларга була бит әле, дип, бер түгел, берничә шылтыратты. Шуннан соң да әле бер атна үтеп китте. Тиз генә очрашырга җай чыкмады. Ниһаять, очрашырга сөйләштеләр.
Фәүзи әле булса үзен аңлый алмый. Нишләп соң ул очрашуга Ильяс белән барды?
...Алар читтәрәк сөйләшеп торалар иде. Шулчак шәп-шәп атлап, бер кулын нык селтәп килүче хатын күзгә чалынды. Очамыни! Аны бер дә күргәне булмаса да, күңеле шунда ук: “Ул!” – диде. Хатын ялт итеп кибеткә кереп китте, бераздан чыкты да баскыч төбендә чак кына тукталып торды, сәгатенә карап алды. Аннары, болар яныннан үтеп, ары китте. Очраган кешеләрдән вакыт сорады. Ә-ә... сәгатенең дөреслегенә шикләнде, ахрысы. Аннары кире борылып килде. Фәүзиләргә игътибар итте. Икесенә дә дикъкать белән карады. Туктагандай итте. Иреннәре кыймылдап куйды шикелле.
Шунда дусты Ильяс:
– Шул түгелме?! Куй, бер искитәрлек нәрсәсе юк ич. Күзгә ташланырдай, чибәр дә тоелмый. Киеме дә... Абау, әллә нинди!
Фәүзигә шул җитә калды. Дусты алдында шул кеше күзе төшәрлек һичнәрсәсе булмаган хатын белән танышуны үзенә түбәнлек дип санады.
– Әйе шул! Ичмасам киеме дә адәмчә түгел, – дигән булды. – Ярар, аның белән сөйләшеп, танышып та тормам инде. Мин кайтып киттем! – диде.
Ильяс үз юлына китте. Фәүзи дә, кайтырга була, кибет янында тукталмый гына үтеп китәргә уйлап, урыныннан кузгалды. Хатын аңа таба атлады. Күзләренә карады. Сиземли ахрысы, чукынчык! Ничава! Без ялт итеп үтәбез дә китәбез, дип китеп тә барды. Әмма хатынның күзләре зур булып ачылуын, аның бик яшь булуын күреп калырга өлгерде.
Берни күрмәгән дә белмәгән булып юлын дәвам итте. Артына әйләнеп бик карыйсы килсә дә, әйләнеп карамаска тырышты һәм карамады. Өенә кайтты, әмма нидер югалткан кебек эче пошты, җан тынычлыгы югалды.
Эх-ма! Ник Ильясны алып бардым? Ник аңа күрсәттем? Хәзер бар да бетте. Я, ни кылыйм, ничек төзәтим соң? Ни дип әйтә алам?
Көне буе өзгәләнде, өзгәләнде дә түзмәде, кич шылтыратты. Әмма үзен танытырга кыюлыгы җитмәде. Әллә кемне сорап маташты. Ә ул: “Кемгә шылтыратканыгызны үзегез беләсез инде. Сезгә кем кирәген мин әйтә алмыйм”, – диде. Тавышы элеккечә тигез тыныч түгел иде, борчыла булса кирәк. Кырысрак сөйләшә.
Фәүзи, эсселе-суыклы булып, ык-мык итте дә телефонны куярга мәҗбүр булды. Шуннан башланды аның өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр. Башка хатыннар да бетмәгән. Я нәрсәсенә кызыгасың инде? Син аны күрдеңме, сөйләштеңме? Бәлки, ул булмагандыр да әле дип, үзен юатырга, тынычланырга тырышты. Аннан, ул бит “Орлыклар” кибетенә кереп чыкты да сәгатенә карап алгач, азык-төлек кибетенә юл алды, дип икеләнде. Әйе, әйе, иртәрәк иде, очрашырга ун минут вакыт бар иде әле. Ул бит алар яныннан үтеп-сүтеп йөрде. Күзенең кырые белән генә аларның икесен дә җентекләп тикшереп чыкты. Кайсысы икән, дип уйлагандыр, бәлки. Аннары яшелчә кибетенә дә кереп чыкты. Кабат борылып, алар очрашырга тиешле “Орлыклар” кибете янына килде. Шул вакыт Фәүзи кайтырга дип кузгалган иде дә инде. Ул, ул! Әлбәттә, ул! Вәт исәр. Нишләдем, ә, дип өзгәләнде. Җитмәсә, Ильяс очрап:
– Я, эшләр ничек? Өйләнмәдеңме әле? Хатлар күп килде, дигән идең. Берәрсен сайлагансыңдыр, – дип төпченде. Фәүзинең кәефе юклыгын күреп: – Әллә теге хатын күңелеңне ялмап өлгердеме? Болай җил-җил йөри иде инде. Уңганга охшаган, – дип торган була җитмәсә хәчтерүш.
– Юк ла... – дигән булды Фәүзи.
– Ничава, язганы туры килер. Юкка эчең пошмасын, бирешмә! – дигән булды Ильяс та. Янәсе, юата, имеш.
***
Рәйлә көн җылытуга карамастан, сөйләшкәнчә киенде. Әй, икенче төрле киенәм дә, табышырбыз әле, дип уйлаган иде. Әмма ул уеннан кире кайтты. Автобусны озак көткән сыман тоелды. Соңга калдым шикелле, дип борчылды. Сәгатенә карап алды. Алда, күрәсең. Вакыт узып ук киткән иде. Ул кешеләрдән вакытны сорады. Үч иткәндәй, берсенең дә сәгате юк булып чыкты. Ниһаять, сәгатенең ун минут алда икәнлеген белде. Азык-төлек кибетенә кереп чыгарга да була икән әле дип, Рәйлә болар яныннан үтеп, анда китте. Чыкса, теге икәү һаман торалар. Аларга игътибар белән карап алды. Шикле күренәләр. Мине көтеп, күзәтеп тормыйлар микән дип уйлады ул. Мин тыз-быз йөрим, ә алар, сөйләшкән булып, мине читтән генә күзләп торалар бугай. Яннарына барырга да итте, дәшәргәме әллә, дип тә уйлады, тик аны нәрсәдер туктатты.
Яшелчә кибетенә дә кереп чыгарга булды, эш бетә торсын. Әмма алырдай нәрсә юк иде. Ул аннан тиз чыкты. Яңадан очрашу урынына килде. Теге икәү аерылыштылар. Берсе автобус тукталышына китте. Икенчесе Рәйләгә таба атлады. Рәйлә аңа каршы кузгалды, һәм ирнең күзләре мәкерле елмаеп үзенә тишәрдәй итеп каравын тойды. Теге ир, ә без болай да итә беләбез, дигәндәй, гәүдәсен үтә горур тотып, аеруча тәкәбберләнеп үтеп китте.
Рәйлә: “Исәнмесез...” – дип эндәште, нишләптер тавышы чыкмады. Тагын нидер әйтергә теләде. Тик теле әйләнмәде. Шул арада теге ир үтеп тә китте.
Абзый кеше артына борылып карап та тормады, урам чатына кереп югалды. Рәйлә урам уртасында басып калды. Кибеткә парлы да, берәм-берәм дә кешеләр кереп-чыгып торды. Әмма Рәйлә ул шәүләләрне күрде дә, күрмәде дә. Бәй, нишләп монда басып торам әле, тизрәк моннан таярга кирәк, бәлки, ул урам чатыннан карап торадыр, Рәйләдән көләдер.
Очрашу вакыты үтеп китте бит инде. Бөтен кешеләр аңа карыйлар да: “И-и бахыркай!” – дип әйтәләрдер төсле тоелды. Ул атлый-йөгерә тукталышка юнәлде. Бер чыккач, Үзәк базарга да җитеп кайтыйм инде, дип, шунда китте. Базарда һәрвакыттагыча ыгы-зыгы, кеше дә күптән-күп, товар да җитәрлек. Алма алган булды. Ике урында очсызга гына тавык саталар иде. Тавыгын да алды. Тегендә, монда бәрелеп-сугылып йөрде, хакларын алса-алмаса да сорашкан булды. Әмма күңелендә бушлык, эче поша, кычкырып елыйсы килә. Кеше арасында елап булмый бит инде. Эчтән генә елый иде ул. Күзенә яшьләр тыгыла, ул аларны кулъяулыгының очын гына тидереп, тиз генә сөртеп ала, алар бит буйлап агарга өлгерә алмый кала.
Рәйлә үзен нык кимсетелгән, мыскылланган итеп хис итте. Гарьлегеннән, әрнүеннән үзен кая куярга белмәде. Көне буе әрнеде, елап та алды. Шул яшенә җитеп шул тиклем дә кимсетелүгә, гарьлеккә тарыганы юк иде. Ул бу очрашуны бик авыр кичерде. Аптырагач, үзен тиргәде. Ник бардым? Ник сөйләшкәнчә киендем? Ник соңламыйм дип ашыккан булдым? Бөтенләй икенче төрле киенергә кирәк булган, дип, кат-кат өзгәләнде. Матур итеп киенергә иде дә урамда түгел, кибет эченнән тәрәзәдән генә күзәтергә иде. Ул көтсен иде урамда. Ә мин кибеттән кибеткә чапкан булдым. “Күр, менә мин!” дигән шикелле. Һәр яклап үземне күрсәткәч ни! Хәйләләргә кирәк булган. Кешеләр кебек мәкерле булырга иде. Нәрсә дип бардым?! Бөтенләй бармаска кирәк булган! “Рәйләкәем!” – дип кыланган булды бит әле телефоннан. Эчкән булгандыр.
Әмма күңеленең бер почмагында өметме, ышанычмы яши иде. Ул кеше бүген үк тагын шылтыратачак әле, дип сизенде. Чыннан да, кич җиделәр тирәсендә телефон янә аваз салды. Әмма, тагын мәми авызланып берни әйтә алмый калды... Ә теге өтек Рәйлә аның тавышын танымый, дип уйлыймы икән? Кемнедер сорап маташкан була. Танымый буламы соң?
“Нәрсә кеше ирештерәсез? Мин сезгә бәләкәй бала түгел. Чакырдыгыз да үзегез качып киттегез. Җитмәсә, тагын шылтыраткан буласыз”, – дип кенә әйтәсе иде дә бит. Югыйсә, телефоннан аз сөйләштеләрмени?! Бер-берсенең дөньяви хәлләрен белешеп беттеләр бит инде. Эш очрашуга барып төртелгән иде, очрашасы гына калган иде. Их телеңне! Бүген әллә өзеп ташлаган идемме, дип ул тагын үзен орышты.
Әнә бит кешеләр ничек мин-мин, мин кем, дип һаваланып, ничегрәк тәкәббер үтеп киткән булды. Төкердем синең әллә кем булуыңа! Халык арасында йөргән бер җыр исенә төште:
“Син дә әллә кем түгел,
Мин дә әллә кем түгел;
Синең әллә кем булуың
Әҗәлгә дару түгел”.
Шул җырны җырлагач, рәхәтләнеп көлде. Һәм кинәт тынычлангандай булды. Ярый әле, ялт итеп шул җыр искә төште. Их, мин аңа җырлар идем дә, телефонын да, адресын да белмим. Ярый, ул минем телефонны белә дә. Еш-еш шылтыратып, кайчан очрашабыз да кайчан очрашабыз, Рәйләкәем минем, дип кыйшннаган[1] иде дә, очрашкач, коерыгын сыртка салып китеп барган булды, кыланчык, дип тиргәнде.
Бер атна-ун көн әрнегәннән, үртәлгәннән соң Рәйлә бераз тынычланды. Берничә тапкыр кемдер шылтыратты, әмма дәшмәде. Шул күркәдер инде, дип уйлады Рәйлә. Һәм бу вакыйганы онытты. Теге “Орлыклар” кибете ягына бөтенләй йөрмәс булды.
Хатыннары үлгән ирләр ирдән аерылган хатыннар турында ялган фикердә булса кирәк. Үзен әллә кемгә куймый ни, куяр инде. Аның бит хатыны үлгән. Ул бит Рәйлә кебек аерылышмаган. Хатыны үлгән ирләр ире үлгән хатыннар белән танышырга тырышкан булалар инде. Харап икән. Әйтерсең алар мөгезле.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.