Дөнья бу
17 Апреля 2023, 04:07

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Зәңгәр чәчәкле күлмәк

...И бер җылы сүз, и бер яхшылык! Кемнәрнең күңелләрен эретмисең дә, кемнәрнең күзләренә яшьләр китермисең!

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Зәңгәр чәчәкле күлмәкМәрьям ШӘМСИЕВА. Зәңгәр чәчәкле күлмәк
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Зәңгәр чәчәкле күлмәк

Кулымда еллар үтү белән таушалган, саргайган иске бер фотосурәт. Нәни бер кызчык, күрәсезме, мин дә фотога төшә беләм дигәндәй, елмаеп, үзенә генә түгел, тирә-яктагыларга да зур сөенеч бүләк итеп төшә белгән. Әйе, бәлки, ул беренче тапкыр фотога төшкәндер, шуңа сөенәдер, бәлки, аңа бу минутта шатлык хисләре бүләк итүче башка сәбәпләр булгандыр...

Хатирәләр диңгезендә рәхәт икән: үткәннәрне, бигрәк тә балачакның хәтердә калган мизгелләрен искә алу, әткәй-әнкәйнең җылы канаты астында туганнарың белән мәңге бергә яшәрдәй тоелган бер кайгысыз вакытларны тагын бер барлап чыгу!

Бу сабыйның шул мизгелдә кичергән шатлыгы сәбәпләрен фотога бер карау белән белдем мин. Күрмисезмени, өстенә яңа гына энә-җептән төшкән, ак ситсыда вак кына зәңгәр чәчәкләр балкыган өр-яңа күлмәк кигән ич ул! Кунаклар да бүген аның яңа күлмәге барын ишетеп килгәннәрдер, туган абыйсы да ерактан аны шулай матур чагында фотога төшерергә уйлап кайткандыр әле. Килсә килә бит шулай шатлык-сөенечләр берьюлы тезелешеп. Әйдәгез, бу бәләкәй кызның зәңгәр чәчәкле күлмәге турында сезгә дә рәхәтләнеп сөйлим әле.

 Әниләре бүген иртә таңнан балаларын ныклап кисәтеп куйды: бүген күрше авылдан аларның әллә кайчан көтелгән кунагы киләчәк! Кунакны өйләрне гөл итеп җыештырып каршыларга кирәклеген дә искәртте. Үзе саклабрак торган оныннан тәмле мич ашлары пешерергә тотынды. Балалар белә, күптәннән көтәләр бит инде, бүген аларга Җәмилә картыйлары киләчәк. Бишектә чагыннан ук ятим калган әтиләрен карап үстергән әби ул. Әтиләренең, дөньяда иң якын кешем ул дип, һәрвакыт аның янына барып ярдәмләшкәнен дә беләләр. Шуның өчен “картыкай” дип кенә, бик якын итеп эндәшәләр аңа.

Озак көттермәде, килде аларның кадерле кунаклары. Аның белән өйгә зур бер бәйрәм атлап керде дисәң дә була. Кулындагы бәләкәй генә төенчегеннән балаларның һәркайсына – нинди булса да бүләк, әнисенә матур яулык, чәй-шикәрен тезеп салды ул.

Зәйнәп белән Энҗене, бик серле елмаеп үз янына чакырып алды:

 – Ә сезгә кызларым, бүләкнең иң зурын алып килдем мин бүген. Матур күлмәкләр киясегез киләдер дип уйладым да лавкадан кызларыма матур күлмәклекләр алып килдем әле. Әниләре, машинаң тегәдер бит?

Өстәлнең иң түренә әниләренең кадерләп кенә тоткан “Зингер” машинасы менеп кунаклады. Озак кына утырып чәйләп алганнан соң, Җәмилә әби бүген үк күлмәкләрне кисеп тегәргә дә уйлады. Бәләкәй Зәйнәпнең күзе ап-ак җирлеккә зәңгәр чәчәкләр төшерелгән күлмәклеккә төште. Бу чәчәкләр үзләренең басу читендә үсә ич! Кыюланып китеп: “Миңа менә бусы кирәк!” – дип тә ычкындырды. Көлештеләр инде рәхәтләнеп.

Басу чәчәкләре акрынлап күлмәккә менеп кунаклый башлагач, кызыкайның йөрәге дөп-дөп тибә башлады! Нәни булса да, чәчәкләрнең матурлыгын күреп йөри бит ул. Тегелеп кенә бетсен әле, басудагы чәчәк дусларына алып барып күрсәтәчәк күлмәген Зәйнәп.

Уйлап карасаң, моңа тиклем өстенә бер дә яңа күлмәк кигәне булмады аның. Әнисе каян нәрсә таба, шулардан әтмәлләп, тегеп биргән киемнәр аларның өстендә. Заманы шулай булгач, бер дә “синең күлмәгең ямьсез” дип әйтүче булмады. Ни бар, шуны киеп, күмәкләшеп урам тутырып уйнап үстеләр ул чор балалары.

 ”Кил әле, кызым, киеп кара әле күлмәгеңне”, – дигән сүзләрне ишетүгә, әбисе янына очып килеп җитте ул. Аннан соң гына, бу матур күлмәк миңа булганы өчен ачуланмыйсызмы дигәндәй, аңа карап торган абый-апаларына күз төшерде. Юк, юк ничек ачулансыннар алар: “Бар, бар, тизрәк киеп кара, ничә күз белән карап торып көтәбез синең тәти күлмәгеңне”.

Киде күлмәкне Зәйнәп. Көзге каршысына алып бардылар тизрәк. Зәйнәп түгелдер ул, көзгедән бөтенләй аңа охшамаган тәти кыз карап тора. Күлмәкне кию белән бер тыпырдап алырмын дигән иде, кая ул, бөтенләй каушады. Әнисе аңа карап: “Бер дә юкка кеше күрке чүпрәк дип әйтмәгәннәр икән, күрегез әле безнең Зәйнәпне”, – дип, аркасыннан тупылдатып сөеп алды.

Хәзер инде күлмәкне салып куярга микән, дигәндәй, әле әнисенә, әле әбисенә карап алды кызыкай. Әбисе аның хәлен бик тиз аңлап алды. “Карагыз әле, сездә күлмәк котлату йоласы юкмыни ул, безнең авылда, яңа күлмәк кигәч, күршеләреңә, якыннарыңа кереп күлмәк котлатыш бар”, – дип, күзләрен кыса төшеп, кояш кебек елмаеп куйды.

Әбиләре йоланы ничек үтәргә кирәклеген аңлатты. Капкадан чыгып, Зәйнәпнең күршеләргә кыюсыз гына кереп киткәнен барысы да карап озатып калдылар. Керде ул күрше апаларына. Аны: “Кем икән дип торабыз, безнең Зәйнәбебез килгән икә-ән”, – дип каршы алдылар. “Мин яңа күлмәк котлатырга килдем”... – дип, әбисе өйрәткән сүзләрне чак-чак әйтә алды Зәйнәп.

Әй китте аннан тамаша: Зәйнәпне әйләндерә-тулгандыра күлмәген тикшерделәр, тегүчесен күккә чөеп мактадылар. Аннан инде аның кесәсенә пешкән йомырка, шикәр салдылар, аркасыннан сөеп озатып калдылар.

Менә нинди матур бәйрәм икән ул күлмәк котлату, менә нинди яхшы кешеләр яши икән аларның күршеләрендә! Кызчык туктап шуларны уйлап торды да, кыюланып, икенче өйгә йөгерде: “Мин яңа күлмәк котлатырга кердем!” Әллә нинди тылсымлы сүз булды ул. Һәр өйдә кулларыннан килгәнче котладылар күлмәкне: конфет, кулъяулык, прәннек белән Зәйнәпнең зур кесәсе тулды да инде. Әнисе генә белмәгән: булган, булган бит алар авылында да күлмәк котлату бәйрәме. Кызларның бер дә яңа ситсыдан күлмәкләре булмагач, бәлки, алар белми генә калганнардыр.

 Озак кына кайтмагач, әнисе юллап кына алып кайтты кичкә Зәйнәпне. Битләре алланган, кесә тулы күчтәнәчле сабыйга карап торулары күңелле иде. Абый-апаларын үзенең күчтәнәчләре белән сыйлады, сөйләп сүзләре бетмәде.

 И бер җылы сүз, и бер яхшылык! Кемнәрнең күңелләрен эретмисең дә, кемнәрнең күзләренә яшьләр китермисең! И зәңгәр чәчәкле күлмәк! Күпме кешеләрнең җылылыгын җыеп алып кайттың бүген син өйгә.

 Өстенә кигән бу күлмәкне кыз җәй буе салмады диярлек. Саклап киде, пычранса, әнисе төнлә юып, ул уянганчы киптереп куйды. Фотосурәттән Зәйнәп менә шушы истәлекле матур күлмәге белән балкып карап тора да инде.

Күлмәк бәләкәйләнде, тузды. Тормыш та акрынлап яхшыры. Бик күп яңа күлмәкләр киде Зәйнәп, ләкин гомер буена йөрәгенең иң түрендә Җәмилә әбисе, картыйсы тегеп биргән зәңгәр чәчәкле күлмәк булды! Яңа күлмәк алган саен, аның хәзер дә авыл буйлап, күршеләренә кереп: “Мин яңа күлмәк котлатырга килдем!” – дип күлмәк котлатып йөрисе килүен үзе генә белә. Балачакның шул бер бәйрәме туган авылы, авылдашлары белән бәйләп торучы иң зур бер бәйрәм булып йөрәгенә уелып калган.

Фото: Freepik.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Зәңгәр чәчәкле күлмәк
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Зәңгәр чәчәкле күлмәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас