Дөнья бу
11 Апреля 2023, 04:20

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет. Хикәя (2)

...Бəхетем китек, чөнки газиз əнием белəн уртак тел таба алмадым.

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет. Хикәя (2)Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет. Хикәя (2)
Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет. Хикәя (2)

(Ахыры.)

– Гафу үтенсен, минем бер гаебем
дə юк. Кеше аша җиткерсə, ышан-
мас идем, үземə язды бит, ичмасам!
Нəрсə, минем бəхетле булырга ха-
кым юкмы? Газиз əнием ташлады,
чит ил корткаларын карарга яллан-
ды, каенанам кабул итмəде, яшь
дигəч тə, əллə саташканмы олы-
лар? Бар, үзең бар, ə без бармый-
быз, – дип, үз сүзен кабатлады.
Аптырауда калган Разим:
– Кайткач аңлашырбыз, – дип тə
карады.
– Сорамыйча ризалашмаска иде,
– дип кырт кисте хатыны.
Аңлады Разим əнисен рəн-
җеткəнен. Ризалык бирмəгəн булса,
яхшырак булыр иде дə, нишлисең,
əнисе, хатыны, баласы белəн тулы
тормышта яшисе килə иде шул
аның...
Уйланып яткан Разимның ирек-
сездəн күзлəре яшьлəнде. Тулган
айның нурларыннан оялып, юрга-
ны белəн башын да каплап кара-
ды. Гүя дүрт ел буена күңелендə
җыелган сагыш күз яшенə əйлəнеп
ага, əнисен сагынып, əнисен юк-
сынып йөрəге елый. Үкенечле,
əрнүле күз карашын тулган айга
төбəде. “Синең бəхетең түгəрəк,
нурларың белəн җылыта алмасаң
да, төнге караңгылыкны яктыр-
тып, тəрəзəдəн-тəрəзəгə йөреп,
кешелəрнең моң-зарын тыңлыйсың.
Минем бүген бар нəрсəм дə бар –
югары белемем, яраткан эшем,
яшəргə фатирым, сөйгəн хаты-
ным, газиз балам, ə бəхетем ки-
тек, чөнки газиз əнием белəн ур-
так тел таба алмадым. Шунысы
кызганыч, нəрсəдер үзгəртеп ка-
рарга тырышмадым да хəтта... Ə
син, һəрвакыттагыча, əнием кара-
ваты янындагы тəрəзəдəн елма-
еп, əниемне күреп торасыңдыр...
Тулган ай, кермə син кара болытлар
арасына, син бит аларны урап үтə
аласың. Китек ай китек бəхеткə тиң,
китек бəхет җан тынычлыгын ала,
вакытсыз утка сала... Балачагымда
синең белəн бергəлəп төннəр буе-
на əниемнең елаганын күзəтə идек.
“Əнинең елаганын күрмəмешкə са-
лыш, эндəшмə”, – дип кисəткəн иде
абыем. Абыем! Син минем ыша-
нычым, терəгем булдың, күп вакыт
миңа əтиемне алыштырдың.
И-и-их! Ул əтиле буласы килүлəре!
Малайлар əтилəре турында сөй-
лəгəндə, əти кеше нинди була
икəн дип, алар авызыннан чыккан
һəрбер сүзне, һəрбер авазны йотып
бара торган идем. Урамнан кайт-
кач машиналарым белəн əтиле уй-
ныйм, кайсысын тиргəп, кайсысын
ирлəрчə мактый идем. Соңгы кай-
туында əтиемне кабул итмəгəч, бик
озак əниемə үпкə саклап йөрдем.
Əтием янына китəргə телəдем. Ə
ул: “Улым, син мине аңларсыңмы
икəн, минем бит сезнең алда гае-
бем зур. Хəзер мин сине үз яныма
алсам, əниең генə түгел, кешелəр
дə гафу итмəс мине. Сөйлəшеп,
аралашып яшəрбез, улым. Əниегез
– дөньядагы иң яхшы кеше, аны сак-
лагыз”, – дигəн иде шул. Саклагыз!
Саклагыз!..
Кинəт əнисе караңгылыкка, кара
болыт арасында йөзгəн тулган
ай астына очып кереп бара кебек
тоелды. Разим, куркып, тотып ка-
лырга телəп, əнисенə кулын сузды:
“Əни, əни, китмə, əнием!” Үз тавы-
шыннан үзе куркып, яткан урынын-
нан сикереп торды. Саташумы бу,
оеп китеп төш күрдемме, дип, кире
ятты. Йөрəген курку алды, əнием
белəн бер-бер хəл булмадымы дип
борчылды. Түземлеге бетеп, аш
бүлмəсенə чыгып əнисенə шылты-
ратты. Тик əнисе җавап бирмəде.
Тагы, тагы шылтыратты... Разимга,
нигəдер, ул кайчан гына, тəүлекнең
кайсы вакытында шылтыратса да,
əнисе телефонны алыр кебек то-
ела иде. Алыр, сөйлəшер, чиксез
сөенер кебек иде... Əмма телефон-
нан өзек-өзек гудок тавышлары
гына ишетелде...
Һəм Разим, киенеп, такси чакыр-
ды да ашыгып тышка чыкты. Туган
йортының капкасы төбенə килеп
туктаганда, бар тəрəзəлəрдə бал-
кып ут яна, “Ашыгыч ярдəм” ма-
шинасы килеп туктаган, гомергə
авызына тəмəке алмаган абыйсы,
тəмəке тартып, ишегалдында арлы-
бирле таптана иде...
***
Баласы шыңшыганга уянып
киткəн Айгөл, иренең урынын-
да юклыгын күреп, сагаеп калды.
Кухня өстəлендə яткан язуны ку-
лына алды. “Айгөл, аптырама, мин
əни янына китəм”, – дип язган иде
сөйгəне.
Баласына күз салды да яшь
хатын, урынына ятып, уйга кал-
ды. Биш ел элек Разимны очрат-
кач кына елмайды бəхет Айгөлгə.
Бишенче класста укыганда əнисе,
аны əбисенə калдырып, чит илгə
чыгып китте. Кыз башта ирекле кош
кебек хис итте үзен. Əбисе йомшак
күңелле кеше иде, тиргəшмəде,
төпченмəде. Оныгын булдыра ал-
ганча йорт эшлəренə өйрəтергə
тырышты. Яши-яши бар дөнья
мəшəкатьлəре Айгөлнең иңенə
күчте, чирле əбисен тəрбиялəү дə
аңа калды. Сине дə үзем белəн
алып китəм, дип вəгъдəлəгəн əнисе
чит ил тормышына тəмам күнекте,
ике елга бер кайтып, бер ай гына
торды да, ашыга-ашыга кире китеп
барды.
Айгөл, əнисенең аңа битараф-
лыгын тоеп, тулы гаилəдə үскəн
яшьтəшлəреннəн гел кимсенеп
яшəде. Бар ышанычы булган əбисе
бакыйлыкка күчкəч, бөтенлəй
берүзе калды. Əнисе, мəрхүмəне
җирлəде дə, тагын чит илгə очты.
Укуын дəвам итəргə телəге бул-
са да, бер эшкуарга сатучы булып
урнашты кыз. Разим белəн шунда,
эш урынында танышты. Зəвыклы
итеп киенгəн, укымышлы егетне
əти-əнисенең иркə кочагында үскəн
йомшак малай итеп кабул итте ул.
Очраша башлагач, чираттагы ма-
выгудыр дип, сөешеп-кавышуларга
артык мəгънə бирмəде. Разимның
əнисе язган СМСка килгəч, аңа
авыр булсын өчен генə: “Без бары-
бер бергə булачакбыз”, дип язды
да аларның гаилəсе белəн кызык-
сынырга булды. Разимның əтисез
үскəнен белгəч, үзебезнең кеше
икəн, дип сөенде. Ə инде Разим ту-
ган йортыннан ачкычын куеп чыгып
киткəнен белгəч, үзенең кемгəдер
кирəклеген тоеп, чиксез куанды.
Тик шунысы: өлкəн буын
кешелəренə ышанычы беткəн
кыз иренең əнисен генə кызга-
на белмəде. Айгөлгə бүген рəхəт,
иртəгəсен уйлый белми иде, аны
язмышы шулай тəрбиялəде. Разим
белəн кавышкач, үзенең сүзен сүз
итəргə өйрəнде. Балага исем ку-
шарга да, аның белəн киңəшлəшми
кайтырга ризалык биргəнгə күрə
генə, иренə каршы килде.
Дөрес, үзе əни булгач, ул дөньяны,
якыннарын аңларга тырышты,
үзендə эчке бер җаваплылык тоя
башлады. “Улым тулы тормыш-
та бəхетле булып үссен өчен мин
тормыш дилбегəсен каты тотарга
тиеш, үзем дə иремне, аның əти-
əнисен хөрмəт итəргə тиеш”, –
дип, үзен кат-кат битəрлəде. Тик
ничə еллар төзелгəнне берничə ай
эчендə җимереп буламы соң, тагын
үзсүзлəнеп каршы төште бит иренə.
“Нишлəп соң болай уятмыйча чы-
гып киткəн? Уятасы килмəгəнме,
җибəрмəс дип курыкканмы, əллə
берəр куркыныч хəл булдымы?
Минем бит Разимның əнисе белəн
бер дə аралашканым юк, аңа бер
кабат авыз тутырып “əни” дип
эндəшкəнем юк. Их, əнием белəн
рəхəтлəнеп серлəшергə, дип, төн-
нəр буе елап чыга идем. Һич югы,
иремнең əнисе белəн сердəшлəр
булырбыз, дип хыял кора идем. Их,
булмады!
Сез, əнилəр, ник үзегезне генə
хак дип уйлыйсыз икəн? Тышкы
кыяфəтебезне генə күрəсез. Ə эчке
дөньябызны, күңел матурлыгыбыз-
ны күрергə телəмисез. Минем дə
бəхетле буласым килə! Үз əнием
мине чит ил корткаларына алыш-
тырды. Анда да аны алтын тəхет
көтеп тормый, үз акчасы үзенə
җитми, үзе генə үзен бəхетле дип
санап йөри ул.
Каенанамны да аңларга тыры-
шып карыйм. Бик матур ханым əле
ул, яше барса да, төс ташламаган!
Аңламыйм, ник кабат тормышка
чыкмады икəн ул? “Əтиемне ярат-
кан”, – ди Разим.
Сораулар, сораулар... Шулкадəр
катлаулы икəн бу тормыш... Тулган
ай, саумы! Нишлисең кара бо-
лыт астында? Мин əбием белəн
яшəгəндə син гел минем бүлмəмə
карый идең, мин сиңа моң-
зарларымны сөйли идем, ə Разим
белəн кавышкач, мин сине оныт-
тым, чөнки хəзер минем төнге йокы-
ларым тыныч та, татлы да. Бəхетле
мин, бəхетле! Тик бəхетемнең ките-
ген генə ямасам, каенанам белəн
дуслашсам”...
Телефон тавышына сискəнеп уян-
ды Айгөл. Сөеклесе шылтыратка-
нын күреп тиз генə төймəгə басты.
Һəм Разимның хəбəрен ишетеп,
акрын гына караватка чүкте...

Фото: freepik.

Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет. Хикәя (2)
Рәфисә САЛИХҖАНОВА. Китек бәхет. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас