

Кыска эш көне булса да, ашыгып
кайтты бүген Нəфисə. Улы гаилəсе
белəн капка төбендə көтеп тора-
дыр кебек тоелды. Шылтыратырга
уйлап, телефонын кесəсеннəн
бер алды, бер кире салып куй-
ды. Күзен юлдан ала алмады. Тик,
никадəр көтсə дə, капка төбе буш
иде. Өенə кереп киемен алыштыр-
ды, мунча ягарга дип, ишегалдына
чыкты. Күбрəк ягыйм, кызурак бул-
сын, бүген оныгым кайта бит, мун-
ча чабармын, улымның дəвамы
– нəселебезнең дəвамы, дип уй-
лады ул. Яратмаган-өнəмəгəн ки-
ленен исенə дə төшермəгəнлеген
шəйлəп, тагын бер елмаеп куйды.
Йортына кергəч тə күзен тəрəзəдəн
ала алмады, еш-еш сəгатькə ка-
рады. Автобус белəн кайтсалар,
инде кайтып җитəргə тиешлəр иде.
“Юк инде, яшь бала белəн ничек
автобус та йөрсеннəр, такси белəн
кайтырлар”, – дип, үзен юатты.
Өстəл əзер, мунча ягылган, ку-
наклар гына кайтып җитми, дип,
ял итəргə утырган иде, күзе ишек
төбендə тумбочка өстендə яткан
ачкыч бəйлəменə төште. Дүрт ел
элек улы Разим куеп чыгып киткəн
иде аны. Ничек куеп чыгып киткəн,
шулай ята – беркемнең дə көче
җитми аңа кагылырга, астына ка-
лын катлам булып утырган тузанны
да сөртергə кыйган кеше юк. Сөйгəн
кызы Айгөле янына чыгып китте бит
улы.
Егерме алты ел элек əтисе дə
шулай ук, ачкычын куеп, Нəфисəне
берсеннəн-берсе бəлəкəй өч бала
белəн калдырып, сөяркəсе яны-
на чыгып киткəн иде. Яратып ка-
вышып, алты елда өч бала бүлəк
иткəн иренең хыянəте Нəфисəнең
күңелен таштай катырса, газиз
баласы чəчен вакытсыз агартты,
зиһенен чуалтты, төтенсез утта ян-
дырды.
Кəрəзле телефон тавышына
сискəнеп китте Нəфисə. Улы, газизе
шылтырата!
– Улым, улым, кайтып җитəсезме
əле? – диде ул, ашыгып, башка сүз
ишетүдəн куркып.
– Əни, хəлең ничек? – диде Разим,
тиз-тиз. – Ни бит əле, əни, Айгөл,
исемне монда, мəчеттə генə куша-
быз, ди, кайтып торып булмас инде.
– Ничек, улым, мин бит
əзерлəндем, мулла чакырдым
иртəгəгə, оныгыма исемне бездə
кушарбыз, дигəн идек бит.
– Ярый, инде, əни. Айгөл шулай
ди бит, бала əзрəк үскəч кайтырбыз.
Син үзең кил. Ярый, сау бул, – дип,
ашыгып телефонын куйды улы.
Телефонын, кулына элəккəн утлы
күмердəй тоеп, караватка атып
бəрде Нəфисə. Үзе тумбочкадагы
ачкыч бəйлəменə үрелде. Бу ми-
нутта ул аңа иң кадерле əйбер ке-
бек тоелды. Аны учлап иреннəренə
китерде дə бертуктаусыз “улым,
улым” дип өзгəлəнеп, кычкырып
кабатлады. Шулчак, көннəр буе-
на сөйлəгəн радиоалгыч тавышы
колагына чалынды. Алып баручы,
гүя, Нəфисəдəн уздырырга телəп,
“Гаепне үзеңнəн эзлə!” – дип, тап-
шыруын дəвам итте. ”Нинди гаеп,
нəрсəдə минем гаебем? Якты
дөньяга өч бала бүлəк итүдəме?
Берүзем шул балаларны укытып
кеше итүдəме, əйт, нəрсəдə?” –
дип, радиоалгычка ачулы караш
ташлап, аның шнурын розеткадан
тартып алды да, урынына ауды
Нəфисə. Учындагы ачкычларын
үбə-үбə, тəгəри-тəгəри елады ул.
Уянып киткəндə, тулы ай аның ка-
раваты янындагы тəрəзəгə килеп,
уяндыңмы дигəндəй, елмаеп карап
тора иде.
“Аем, тулган аем, син бəхетле,
синең бəхетең түгəрəк, ə мине
рəнҗеттелəр. Газиз балам мине
олы авызлы, зур түшле, нечкə аяк-
лы, бер метр да егерме санти-
метрлы кызга – “мультфильм”га
алыштырды. Син генə минем
язмышымның тере шаһиты. Əтисе
чыгып киткəндə ике яшьлек кенə
иде бит ул. Бигрəк бəлəкəй, төпчек,
ятимлеген сизмəсен дип, мин аңа
бөтен назымны бирдем, тəмле
ризыкларны абый-апасыннан ка-
чырып аңа ашаттым. Нинди ма-
тур, мəһабəт гəүдəле булып үсте!
Кара чəчлəре дулкынлы, кашлары
кыйгач, күзлəре коңгырт – нəкъ
əтисенең яшь чагы инде. Əтисе дə
шулкадəр матур иде без кавышкан-
да.
Югары уку йортында укы-
ган вакытта смотр концертына
əзерлəнгəндə танышканнар иде
алар. Хəлим баянда сыздыра,
Нəфисə җырлый иде. И-и-их! Ул
вакытлар, мəхəббəт утында янган
бəхетле мизгеллəр! Укып бетергəч,
өйлəнешеп, Хəлимнең туган ягы-
на кайттылар, бер-бер артлы улы,
кызы, төпчеге дөньяга килде.
“Артык бəхетле булырга яра-
мыйдыр, күрəсең. Бөтенлəй дə
шиклəнмəдем шул Хəлимемнəн,
əллə əзрəк койрыгын кыссаң, бо-
лай да булмас иде!.. Горур идем,
“балаларымны үзем үстерəм, мəңге
гафу итмəячəкмен”, дип, үз-үземə
сүз бирдем. Өчəр эштə эшлəдем,
бəйлəмен дə бəйлəдем, бакчасын
да карадым, балаларым югары уку
йортларында укып, һөнəрле булды-
лар.
Чыгып китеп өч ел яшəгəч, кайт-
кан иде Хəлим. Разим: “Əни, əти
кайтмаска китте, дигəн идең, менə
бит кайтты!” – дип, аның кочагы-
на ташланды. “Җан тартмаса, кан
тарта”, дилəр бит, əтисе чыгып
киткəндə ике яшьтə калган бала, ни-
чек таныгандыр. Аңардан өлкəнрəк
улы белəн кызы урыннарыннан да
кыймылдамый басып калдылар, ə
төпчегем, тупсаны кочып: “Əтием,
китмə! Əтием, мин синең белəн ба-
рам!” – дип, үксеп елап калды.
Төпчегемə тугыз яшь тулган-
да тагын кайтты ул. Гафу сорады.
Разим тагын йөгереп барып аның
кочагына чумды. “Əни, əти бездə
калсын, ул гармунда уйнар, син
җырларсың. Зөлфия апага: “Гəвис
абый матур уйнамый, əтием матур
уйный”, – дип сөйлəгəн идең бит”, –
дип, хəйлəлəр корды. Əтисе чыгып
киткəч, сүз гел аның турында гына
барды. Хатамны аңлап, мин төн буе
еладым.
Аем, хəтерлисеңме, анда да син,
бəхетле елмаеп, минем тəрəзəмə
килгəн идең. Хəлилемне кочып,
җылы күкрəгенə башымны салып,
татлы йокыга таласым килде, бу
якты дөньяның бетмəс-төкəнмəс
мəшəкатьлəрен онытып, сөясем-
сөелəсем килде. Юк, горур идем –
сүз биргəнмен, имеш. Əллə шул ва-
кытта мин сабыемның өметен өзеп,
миңа ышанычын югалттыммы?
Төпчегемə унбиш яшь булганда
өченче кабат кайтты Хəлимем. Олы
улым өйлəнгəн, кызым югары уку
йортында, төпчегем мəктəптə укып
йөри. Ул кайтканга иң сөенгəн кеше
Разим булды, сөйлəшеп сүзлəре
бетмəде. Төпчегеннəн башкалар-
га кирəкмəгəнлеген тоеп, Хəлим
китəргə ашыкты. Моны сизеп, Разим
коңгырт күзлəрен тутырып миңа
карады, мин күзлəремне читкə ал-
дым. Атна буе сөйлəшмəде улым
минем белəн, телефоннан əтисе
белəн аралашты.
Шушы кайтуыннан соң Хəлим
башка өйлəнмəде, килеп безнең
күзгə дə чалынып йөрмəде. Улым
да үсеп мəхəббəт утында яна баш-
лады. Кем белəн аралашу-дус-
лашуына бик əһəмият бирмəсəм
дə, бергə эшлəгəн иптəшлəрем:
“Киленеңне күргəнең бармы?” –
дигəч, Интернетка кереп, аның
белəн кызыксына башладым. Төрле
фигыльдə улыма сыенып төшкəн
бер метрлы кызны күргəч, йөрəгемə
ут капкан кебек булды. Кызымнан
да сораштым.
Кызым аларның күптəн дусла-
шып йөргəнен əйткəч, эш тирəнгə
киткəнче дип: “Сез минем улыма
тиң түгел, калдырыгыз минем улым-
ны!” – дип, СМС җибəрдем. “Сез
Аллаһы Тəгалə түгел, каян белəсез
улыгызга кем тиң икəнен, без бары-
бер бергə булачакбыз”, – дип язды
кызый. “Минем мəетем аша”, – дип
җавап бирдем мин. Ул СМСларны
улым укыган.
– Əни, син минем кем белəн
очрашканны белəсең икəн. Мин
Айгөлне яратам, безгə өйлəнешергə
рөхсəт бир, – диде.
– Син нəрсə, мин сине бер метрлы
“мультфильм” өчен үстердемме?
Күрəсеңме син, белəсеңме син
үзеңнең нинди мəһабəт икəнеңне?
Ул сиңа тиң түгел. Берегез – тук-
мак, берегез – чөй! Ичмасам, бе-
леме дə юк бит. Үз тиңеңне тапкач,
өйлəнерсең”, – дип кырт кистем.
Улым тынсыз калып карап торды
да миңа:
– Рəхмəт, əни, миңа җил-яңгыр ти-
дерми үстерүеңə. Тик бар нəрсə дə
син телəгəнчə генə булырга тиеш
дигəн сүз түгел əле бу. Мин аны
яратам, мин аның янына китəм”, –
дип, ачкычын куеп чыгып китте.
Туганнарына барып йөрде,
телефон аша минем белəн дə
сөйлəште, əмма ишектəн кайтып
кермəде. Вакытсыз чəчем агар-
ды. Җырлаганда җырларымның
мəгънəсе, моңы калмады, дөньяның
яме бетте. Улым белəн безне ул
аерды дип, ятсам да, торсам да теге
олы авызны каргадым, авырга кал-
ганын ишеткəч, баласын тапканда
үлсə ярар иде, дип телəдем, начар
төш күрсəм дə аңа юрадым. Каргыш
ике башлы дилəр бит, тулган аем,
менə мин бу якты дөньяда берүзем
калдым. Ул кайтармый инде улым-
ны, ул кайтармый, олы улымның
хатынына əйткəн бит: “Əнисе килеп
гафу үтенмичə, Разимны өенə аяк
бастырмыйм”, – дип .
Əллə, чынлап та, барып гафу
үтенимме икəн, тулган аем? Уйлап
карасаң, ул олы авыз да ямьсез-
лекне телəп алмаган бит... Ходай
биргəн матурлыгы шундый гына
булгач, нишлəсен инде ул бала?
Балакаем туган йортына аяк та
баса алмый җəфалана бит. Шундый
китек бəхет өчен үстердемме мин
аны берүзем интегеп? Барыйм,
əйеме, тулган аем?”
Нəфисəнең йөрəге сөенечтəн еш-
еш типте, күкрəге янып, бар тəненə
җылылык йөгерде. Күзлəрендə өмет
чаткысы кабынып, карашы кинəт як-
тырып китте.
***
Күзенə төшкəн ай нуры яктысына
уянып китте Разим. Сабыен юын-
дырып салгач, янына ятып кына
торган иде, йоклап киткəн, күрəсең.
Хатыны баланы урынына салып,
Разимның өстенə юрганын ябып
куйган. Сөйгəненə карата бигрəк
игътибарлы шул Айгөл: артык со-
раулар бирмəс, юкка зарланып
йөдəтмəс, ашарга да бик тəмле
пешерə, нəкъ үзенең əнисе кебек.
Əнисе “мультфильм” дип атаса
да, “Дюймовочка” кебек кечкенə
гəүдəле хатынын бик ярата Разим.
Ирлəргə ошамаслык бер кимчеле-
ген дə күрми аның. Хəзерге вакытта
бик модалы саналган калын иренле
олы авыз, күз салган саен җаныңны
җилкетеп торган зур түшлəр... Төз
ботлары, нечкəрəк булсалар да,
күплəрне əйлəнеп карарга мəҗбүр
итə кебек тоела иде аңа. Сөйгəненең
нəкъ менə кыска буе əзмəвердəй
егетне бер күрүдə гашыйк итте дə
инде. Шул кечкенə буй-сында “сине
сөям” дип типкəн йөрəк булуы, аны
бары син – мəһабəт гəүдəле ир
заты – бəхетле итə алуыңны тою
Разимның һушын ала, горурлык
өсти, ирлек дəрəҗəсен күтəрə иде.
Айгөлнең үзен беркемгə дə бурыч-
лы тоймыйча, əйтəсе килгəн сүзен
əйтеп, үзе телəгəнчə яшəвенə
дə сокланды ул. Əни əтине гафу
итмəү аркасында бəхетсез үстем,
дигəн фикердə яшəгəн Разимның
күңелендə танышкан көннəн үк ха-
тынына карата хөрмəт хисе яшəде.
Кызның əниле көе əнисез калып,
əбисе тəрбиясендə үсүе бигрəк тə
гаҗəплəндерде аны. Айгөлне сай-
лап, əнисен үпкəлəткəнен аңласа
да, моңа əллə ни игътибар бирмəскə
тырышты.
Əнисе йортыннан чыгып киткəндə,
укып бетереп диплом алган иде
инде ул. Башкалага барып эшкə ур-
нашты. Айгөлне дə үзе янына алды.
Мəчеткə барып никах укыттылар.
Айгөле читтəн торып югары уку
йортына укырга керде. Вакытлыча
фатирга кереп яши башладылар.
Əнисе үзе килер, Айгөле белəн
дуслашырлар дип уйлады.
Ə гомер бик тиз уза икəн ул, ай
артыннан еллар үткəн, ышанмас-
лык хəл – дүрт ел узып та киткəн.
Елга бер абыйлары янына Яңа ел
каршыларга кайттылар. Җиңгəсе
белəн Айгөле бик тиз уртак тел
табып, сердəшкə əйлəнделəр.
Кайткан саен Разим түземсезлек
белəн əнисен көтте, килер, бар-
ча үпкəлəр артта калыр дип уйла-
ды. Тик горур əнисе күренмəде, ни
гаҗəп, абыйсы да əнисе турында
сүз кузгатмады, кеше тормышына
кысыласы килмəдеме, əллə əнисе
кисəтеп куйган идеме.
Айгөлнең авырга калганын бел-
гəч, ЗАГСка керделəр. Əти-əни-
лəренə хəбəр бирделəр. Разимның
əтисе аларга бер бүлмəле фа-
тир бүлəк итте. Ике яктан да
əнилəре килмəде дə, котламады
да. Разимның өмете өзелде. Ə улы
тугач дөньяны бөтенлəй башкача
кабул итə башлады Разим. Шушы
кечкенə җан иясен тугыз ай буена
йөрəге астында йөрткəн хатын-кыз
затына рəхмəте чиксез иде аның.
Сабыен кулына алганда, аның
шулкадəр дə ярдəмгə мохтаҗлыгын
тоеп, кечкенə өч бала белəн ялгыз
калган əнисен аңлап, аның каршын-
да тезлəнеп гафу үтенəсе килде.
Шуңа да, əнисе оныгына исем ку-
шарга чакыргач, берсүзсез кайтыр-
га риза булды.
Тик Айгөле аны аңламады.
(Дәвамы бар.)
Фото: stefamerpik; Freepik.