

(Дәвамы.)
Яңадан операциягə
Рəсүлнең үпкəсе бераз савыга башлагач, ул үзенең
нинди хəлдə калуы турында уйланып ята торган булды.
Фаҗигадəн соң да бит инде байтак кына вакытлар үтеп
бара, ə аның аякка басарлык мөмкинлеге əле булса юк.
Нəрсəгə генə өметлəнеп яшəргə кала соң инде хəзер?
Табиблар да яхшы хəбəр белəн куандыра алмый. Шул
яшемдə гарип калып, кеше күзлəренə карап ятарга язган
микəнни инде миңа. Ə болай яшəүнең нигə кирəге бар
соң? Əти-əнилəр ничек түзəрлəр соң минем бу хəлемə?
Булган вакыйгадан соң алар бер минутка да янымнан
китмилəр, энемне дə хəрби хезмəттəн чакыртып кайтарт-
тылар. Əгəр хəл моннан соң да шулай дəвам итсə, алар
өчен нинди зур бəхетсезлек була бу.
Тик нишлəп əлегə кадəр Луизаның бер генə мəртəбə
дə килеп, аның хəлен белешкəне юк соң? Кинəт Рəсүлгə
əйтеп бетергесез ямансу булып китте. Ул үзен япа-ялгы-
зы итеп тойды. Луиза бит – табиб кеше, күрəсең, минем
хəлемне аңлагандыр инде. Бəлки, шуңа да, яныма килеп,
безнең мөнəсəбəтлəрнең дəвам итүе мөмкин түгеллеген
күземə карап əйтəсе килмəгəндер.
Аңлыйм мин сине, Луиза, аңлыйм! Əгəр дə килергə
телəсəң, моның өчен вакыт җитəрлек иде. Миңа да бит бу
турыда уйланыр өчен вакыт җитəрлек, бигрəк тə йокысыз
үткəргəн озын төннəрдə. Мин һəр төнне, башка авырулар
гырлап йоклап ятканда, йоклый алмыйча уйланып, төнге
караңгылыкка карап ятам. Бу хəл бит һəр төнне кабатлана
тора. Күп вакыт таң алдыннан гына йокыга китеп, əзрəк
черем итеп алам.
Менə шулай уйланып ята торгач, Луизаның нигə
килмəгəне аңлашылгандай булды. Хəер, минем Луи-
зага үпкəлəргə хакым бар микəн соң? Ул бит минем ха-
тыным түгел. Шул вакыт Рəсүл Луиза белəн өйлəнешеп
өлгермəүлəренə хəтта сөенеп тə куйды. Чөнки өйлəнешкəн
булып, Рəсүл бу хəлгə тарыса, ул аны ташлап китсə,
бигрəк тə аянычлы булыр иде бит. Димəк, минем хəлем
ышанычлы түгел инде, болай булгач, ул бит – табиб кеше,
мин аңламаганнарны да аңлый торган кеше. Шуңа да ара-
ларны тизрəк өзəргə уйлагандыр инде.
Иртəн бүлек мөдире Рəсүлгə тагын операция ясарга
кирəклеге турында əйтте. Аны күптəн ясарга җыенган бул-
ганнар икəн, тик Рəсүлнең үпкəсе шешеп җəфалануы гына
моны башкарырга мөмкинлек бирмəгəн икəн. Хəзер аны
операциягə əзерли башладылар. Шул ук көнне кирəкле
анализларны алып, тиешле процедураларны үткəрделəр.
Операция көнен генə билгелиселəре калды.
Операциягə, дигəч, ул берникадəр җанланып китте,
күңелендə əлегə кадəр пыскып кына янган өмет очкыны
калкып чыккандай булды. Терелеп, аякларына басуга бул-
ган ышаныч көч, дəрт бирə иде аңа бу вакытта.
Менə операция тəгаенлəнгəн көн дə килеп җитте.
Шəфкать туташлары Рəсүлне тəгəрмəчле носилкага
салып, операция бүлмəсенə алып кереп китте. Операция
ясарга тиешле табиблар арасында, Айваз Хəсəнович та
бар булып чыкты. Зур дулкынлану белəн операцияне
көткəн Рəсүлнең якыннарының кəефе бөтенлəй төште. Ул
бит аңа операцияне районда да “барыбер үлə”, дип, яса-
маган иде. Соң, шулай булгач, аңа бу юлы да ышаныч ка-
ламы соң? Əлбəттə, юк, дип уйлады алар.
Операцияне Шакир Əхсəнович ясарга тиеш иде. Шулай
дип ышандырганнар иде. Ул – бүлектə иң көчле белгеч
бит, югыйсə. Ничек операция көне килеп җиткəч кенə
дөнья үзгəреп киткəн дə, Айваз Хəсəнович икенчегə ясар-
га алынган? Монысы Хəлим белəн Фəрзəнə өчен бөтенлəй
аңлашылмаган хəл булды.
Рəсүлнең əтисе, кичекмəстəн, танышлары аша Сəла-
мəтлек министрлыгына чыгып, Айваз Хəсəновичны
операциядəн читлəштерү юлларын эзли башлады.
Сөйлəшү тиз һəм коры булгандыр, ахрысы, озак та тормый,
операция бүлмəсенə, ашыгып, бүлек мөдире кереп китте.
Ул үзе белəн бергə, дулкынлануданмы, гарьлəнүдəнме
йөзе кып-кызыл булган Айваз Хəсəновичны ияртеп чыкты.
Шул арада бүлек мөдире шəфкать туташына Шакир
Əхсəновичка операциягə керергə икəнен барып əйтергə
кушты. Ниһаять, Рəсүлнең якыннарының дулкынлануы
берникадəр басыла төште. Озак та көттерми, Шакир
Əхсəнович та килеп җитте һəм шунда ук операция
бүлмəсенə юнəлде.
Хыяллар җимерелде
Операцияне башларга гына торганда бүлек мөдиренең
килеп керүен, чыгарга кушуын, Айваз Хəсəнович куып
чыгарып җибəргəн кебек кабул итте. Югыйсə, бу бит
аның беренче генə операция ясавы түгел. Ерак рай-
оннарда, авылларда шундый бəхетсезлеккə очраган-
нарга күбесенчə ул бара иде. Операциялəр дə күп кенə
эшлəнде. Тик аларның уңай нəтиҗəсе генə бик сирəк була
торган иде шул.
Ə менə Шакир Əхсəновичка шундый ук операциялəр
ясарга туры килгəндə, нəтиҗə күбесенчə уңай килеп чыга
иде. Моны бүлек җитəкчелəре дə, калган табиблар да
белеп, күреп тора. Сүз дə юк, Шакир Əхсəнович бүлектə
генə түгел, хастаханəдə дə абруй казанган. Шуңа да
Айваз Хəсəнович күп вакыт аңа көнлəшеп карый. Дөрес,
Шакир Əхсəновичның тормыш тəҗрибəсе дə Айваз
Хəсəновичныкыннан байтакка зуррак.
Айваз Хəсəновичның операциялəре уңышлы барып
чыкмавының сəбəбе тəҗрибəдə генə түгел иде бугай.
Чөнки ул бер нəрсəне бик еш оныта иде: эшеңнең уңышлы
нəтиҗəсенə өметлəнəсең икəн моңа җаның-тəнең белəн
үзең ышанырга, ə аннан соң шуңа авыруны ышандырырга
кирəк. Шундый ике яклы ышаныч һəм өмет булганда гына
авыруны җиңеп чыгарга мөмкин. Лəкин мондый фикерлəр
аның башына да кереп чыкмадылар. Ул, авыруларны бе-
ренче күргəч тə, күбесенчə, ышанычсызлар рəтенə кер-
теп, кул гына селти.
Рəсүлне дə ул, гадəттəгечə, өметсезлəр арасына
керткəн иде инде. Əгəр дə теге вакытта барлык чараларны
да вакытында күреп, операцияне тиешле дəрəҗəдə баш-
карган булса, кем белə, бəлки, Рəсүл əллə кайчан аягында
булыр иде...
Бу егетнең ничек əлеге көнгə кадəр исəн-сау булуы аның
башына сыймады. Аның бит имгəнүе никадəр авыр иде! Ə
ул, аңа үч иткəндəй, менə хəзер биш ай була инде, һаман
исəн!
Айваз Хəсəновичка аны бу операциядəн читлəштерү,
дөресен əйткəндə, бер фаҗига булып күренде. Чөнки
хезмəттəшлəре арасында үзенең болай да булыр-булмас
абруен югалтты бит. Аңа булган ышанычның да бөтенлəй
югалуы бар.
Ə бит аның максатлары зур иде. Озакламый бүлек
мөдире хаклы ялга китəргə тиеш. Айваз Хəсəновичның
бөтен омтылышы – шул урынга калу. Бу максатка
ирешү өчен эш алып барган көннəрдə аны операциядəн
читлəштерү аның карьерасын кайсы якка алып китəр икəн
соң инде? Əгəр болай буласын белгəн булсам, бөтенлəй
кермəгəн дə булыр идем, куылу хурлыгын кичермəгəн
булыр идем, дип уйлады ул.
Əле монысы – бер хəл. Əгəр дə аны бүлек җитəкчесе уры-
нына тəкъдим итəргə булып, элек эшлəгəн хастаханəдəге
эше белəн дə кызыксынсалар, ул вакытта инде ышаныч
бөтенлəй юкка чыгар иде. Ясаган операциялəрнең күбесе
уңышсыз чыккач, баш табиб, чакыртып алып: “Я үз телəгең
белəн китəсең, я үзебез сине чыгарып җибəрергə мəҗбүр
булабыз. Документларым пычранмасын дисəң, үзең уйлап
кара”, – диде. Шулай итеп, аңа “үз телəге” белəн китəргə
туры килде. Монда килеп элəгүе дə таныш-белешлек ар-
касында гына булды. Шулай элекке “тырышлыклары” да
билгеле булса, ул вакытта инде бу вазыйфага бөтенлəй
өмет итəсе калмый. Ə бит бүлек мөдире булырга нибары
ярты гына адым калган иде...
Фəрзинə
Рəсүлгə операция ясаганнан соң Фəрзинə кайтып китте.
Икесе дə аның янында даими була алмыйлар иде шул,
эштəге кешелəр бит алар да. Шуңа да алар Рəсүл янын-
да алмашлап торырга тырышалар. Бу юлы аның янында
Хəлим калырга булды.
Операцияне табиблар уңышлы булды дип əйтсəлəр
дə, Хəлимнең дə, Фəрзинəнең дə күңеллəре тыныч түгел
иде. Аларның уңай нəтиҗəне тизрəк үз күзлəре белəн
күрəселəре килде, шуңа өметлəрен өзмəделəр. Тик табиб-
лар гына ашыкмады, калганын вакыт күрсəтер инде, дип,
аларны тынычландырырга тырыштылар.
Фəрзинə бүген бик иртə торды. Əзерлəнеп эшкə чыгып
киткəндə дə əле эш сəгате башланырга байтак вакыт бар
иде. Əллə байтак кына вакыт хастаханəлəрнең тынчу па-
латаларында Рəсүлне карап ятканга, кышкы иртə искит-
кеч соклангыч күренде.
Һава тын, җилнең əсəре дə юк. Артык суык та, җылы да
түгел. Берəн-сəрəн генə эшкə баручылар, башка йомыш
белəн йөрүчелəр дə күренгəли башлады.
Фəрзинə үзендəге ачкыч белəн ишекне ачып, эш уры-
нына кереп утырды. Байтак кына вакыт эштə булма-
гач, нидəн тотып эш башларга да белмичə аптырабрак
калды. Озак та үтмəде, башкалар да килеп җитте. Алар
Фəрзинəнең хəллəре, Рəсүлнең сəламəтлеге турында со-
рашып, үзлəренең эш урыннарына утыра тордылар. Тик
бүлек мөдире Хəмдия генə Фəрзинəгə йөзен ачмады.
Ниһаять, ул барысын да əйтеп салды:
– Сезнең балагыз имгəнеп ятуына безнең оешма гаепле
түгел. Кайчаннан башлап эшкə даими рəвештə йөрмисең?
Ə синең эшеңне кем башкарырга тиеш соң? Əгəр эшли
алмыйсың икəн, китəргə кирəк. Ул вакытта малаеңны
карап ятканга берсенең дə сиңа сүзе булмас! – дип, иң
авырткан җиренə басты.
Əлеге əйтелгəн сүзлəр Фəрзинəнең йөрəгенə килеп
кадалды. Ул каршы бер сүз дə əйтə алмый, елап тышка
чыгып йөгерде. И кешелəр! Кемгə дə булса бəла килгəндə,
ник аларга шулкадəр дə мəрхəмəтсез буласыз икəн соң?
Аның бит болай да бəгыре кисəклəргə телгəлəнгəн чагы!
Хəер, бөтен кеше турында да алай уйлау зур хата булыр
иде. Əнə бит, калган хезмəттəшлəре, таныш-белешлəре
Рəсүлнең хəлен сорашып, телəктəшлек күрсəтə.
Фəрзинə бу вакыйгадан соң озак вакыт тынычлана ал-
мады. Ярый əле, Хəлимнең эшендə мондый хəл юк. Алай
гына да түгел, Хəлимнең хəленə кереп, ара-тирə матди
ярдəмен дə күрсəтеп торалар.
Күрəсең, бар кеше дə бер түгел. Фəрзинəнең башында
шундый уйлар чуалды. Əлеге сөйлəшүдəн соң аның эш
көне бик əкрен үтте. Тизрəк моннан чыгып китəсе килде.
Тик үзе эштə булмаганда җыелган эшлəре җитəрлек иде,
хəтта, башкалар өйлəренə таралгач та, анда калып, эшен
дəвам итте.
(Дәвамы бар.)
Фото: stockking; Freepik.