

Бөек Ватан сугышының иң хәтәр көннәре. Сугышка киткән ир-атларның үлем хәбәре авылга берәмләп түгел, дистәләп килә. Менә авылның иң шаян егете Ибраһимга да чират җитте. Ул качып-посып кына куна йөри торган чибәр солдаткадан кайтуга, әнисе чакыру кәгазен кулына тоттырды. Әнисенең күзләре елаудан кызарган. Тик нишлисең, сугыш барысын да җыя, бердәнберен утка озатырга туры килә.
Ибрай, аның исемен кыскартып шулай дип кенә йөртәләр, аптырап калды. Ул бу сугышның аның үзенә дә кагыласын аңламый йөрде. Янәсе кемнәрдер ут эченә керә, сугыша, һәлак була, тик ул түгел. Дөнья чынбарлыгы аның аңына барып җитми иде, күрәсең. Әнә бергә уйнап үскән югары оч Әхмәтнең сугышка киткәненә ике-өч ай да үтмәде, фронттан кара хәбәре килеп тә җитте. Ул хәбәр дә Ибрайга бик тәэсир итмәгән иде. Ә менә повестка килү белән, ачы хакыйкать күз алдына килеп басты.
Ю-у-у-к, аның Әхмәт кебек юкка чыгасы килми, яшь бит әле ул! Тиз генә бер фикергә килеп, юлга әзерләнә башлады. Кирәк-яракларын киндер капчыкка тутыруга, әнисе дә килеп керде. “Нигә ашыгасың, улым, иртәгә иртүк хат ташучы Кәнзел белән генә китәрсең”, – дип еламсырап дәште. “Юк, мин бүген үк китәм,” – дип, малае кырт кисте. Ана улының ни уйлаганын каян белсен, әзрәк сохарилары бар иде, чикләвек, как, оекбаш кебек нәрсәләрен йөгертеп китерүгә, Ибрай җыенып чыгып та китте. Ана улын сугышка озатты...
Икенче көнне Ибрай военкоматка килмәгәч, аны эзләп килделәр, ул суга төшкәндәй юкка чыкты...
Сугыш бетеп, хәтсез еллар үтте. Туган якны күрәсе килү теләге тәкатенә төште. Ямьле Агыйдел буйлары, чишмәләре төшләренә кереп йөдәтте. Шау чәчкәле болыннарның хуш исен, чәер исе килеп торган урманнарын сагынды. Хәтта теге вакытта үзен эзәрлекләп куган этләрен дә күрәсе килде.
Сугышта әсирлеккә төшкән яугирләрне күпләп Себергә сөргәндә, вокзалда үлеп калган бер үзбәк егете нәкъ аңа охшаган иде. Шулай итеп ул үзбәккә әйләнде. Тик шулай да ачыктан-ачык кайту куркыныч икәнлеген аңлап, качып кына туган ягына юл тотты.
Тәрәзәләре кадакланган, коймалары юкка чыккан йорт тирәсендә бер әйләнде дә, күрше әбигә кереп әнисен сораштырды. Яртылаш сукыр әби авыл яңалыкларын сөйләде. Малае юкка чыккач, әбине тынычлыкта калдырмаганнар, гел килеп сорашып кына торганнар. Кешеләр дә читләшкән үзеннән, озакламый дөнья да куйган.
Теге чибәр солдатка әбинең олаккан улыннан малай тапкан, ире сугыштан кайта алмаган, хәбәрсез югалган. Күпмедер вакыт үткәч, Урта Азия кешесенә ияреп, авылдан чыгып ук киткән. Кайтып күренгәннәре юк ди. Шушы хәбәрләрне ишеткәч, юлчы кайтканына үкенеп тә куйды. Белмәгәндә ниндидер өмет чаткысы сүнер-сүнмәс кенә җемелди иде. Ә хәзер...
Ул, бераз юлдан ял итәр өчен, Агыйдел елгасының иң куе чытырманлыклы яр буенда шалаш корды. Ашарга ризык табу аның өчен юк эш. Күп еллар качкынлыкта йөреп, ялгыз бүре кебек ач торырга да күнеккән иде. Якында гына савым сыерлары җәйләве булса кирәк. Сыерлар мөгрәве, чыбыркы шартлаткан тавышлар ишетелә. Хатын-кызларның кычкырып көлгән тавышлары да ишетелеп кала. Атлар пошкырганы, иртә-кич арба тәгәрмәче дыңгырдавы да, шул яктан ишетелә.
Юлчы иртүк торып, җәйләү ягына юл тотты. Күзәтергә уңайлы булсын өчен, кушылып үскән ике юкә агачы ышыгына килеп басты. Күп тә үтмәде, авыл ягыннан сукмакта бер ап-ак сын күренде. Әкренләп ул якынайды. Ни күрсен, ак яулыгын салып кулына тоткан, ак күлмәкле, зифа хатын-кыз болын сукмагы буйлап йөгерә. Озын чәч толымнары калку күкрәгендә атынгалап килә. Ул аны ныграк карамакчы булып, башын ике агач арасыннан чак кына алга чыгарды. Йөгерүче хатын-кыз да моны шәйләде булса кирәк, болан җитезлеге белән алга ыргылып, Агыйдел буеннан күтәрелеп килгән куе томан эченә кереп югалды...
Нәфисә бүген тыныч йоклый алмады. Бихисап тормыш мәшәкатьләреннән арынып йокларга ятканда, төн иртәнгә таба авышкан иде инде. Бер-ике сәгать булса да ял итеп алыйм дип күзен йомды. Нигәдер күзенә йокы кермәде. Күз алдында ниндидер күләгәләр биеште, күңеле тынычланмады. Тормыш иптәше Зөфәр 30 яшен дә тутыра алмыйча кинәт вафат булганнан соң, ике бала белән торып калды ул. Җитмәсә, авыр кайгысыннан арынып та бетмәгән яшь хатынны кәнсәгә чакыртып: “Иреңнең бурычын түлә!” – дип тинтерәтеп бетерделәр. Анысы нинди бурыч булгандыр, аңламады. Дөресрәге – аңлатмадылар...
Очын-очка ялгап дөнья көтәрлек эш фермада гына булуын аңлый иде ул. Тик балаларны калдырырга кеше юк. Нишләсен, бәләкәч улын зур сәке почмагына кагылган, бозау бәйли торган дүңгәләккә итәк очыннан бәйләп куеп, фермага эшкә чыкты.
Шулай итеп, бозау бәйдән котылды, ә бәләкәй Рәдис өй саклый башлады. Апасы үзен карап мәктәпкә китә. Менә шулай итеп ике ел үтеп тә китте. Балалар да әзрәк үстеләр.
Барыбер йокы алмый инде дип, тормакчы булды. Тиз генә киенеп, бер уңайдан бидрәсен дә эләктереп, ихатага чыкты. Әтәчләр кычкыра, йокылы-уяулы этләр иренеп кенә тавыш бирәләр. Иртәнге дымлы һава ялангач беләкләрне өтеп ала. Хуҗабикәсенең чыкканын сизеп, сыеры да торып басты әнә. Беренче сөт тамчылары тезелдәп бидрәгә тамдылар.
Нәфисә балаларына иртәнгә сөт һәм икмәк куеп, үзе җәйләүгә ашыкты. Җәйләү ямьле Агыйдел елгасы буенда урнашкан. Турыга барсаң да 3-4 чакрым чамасы булыр. Башка хатын-кызлар җәйләүдә генә кунып кала, ә ул, балалар бәләкәй булу сәбәпле, иртән сыерын да савасы бар, кунарга калмый. Иртүк торып эшен бетереп, көн дә җәйләүгә кадәр араны йөгереп үтә. Төнлә әзрәк яңгыр да явып үткән булса кирәк. Уйсу урыннарда күләвекләр җыелган. Хатирәләр дә шулай эре тамчылар булып күңел түренә җыелып, күңел күле хасил итәләр. Кайчагында чайпалып ярларыннан ташып чыгалар. Шатлык яшьләре, күп вакыт ачы күз яшьләре булып күзләрдән коелалар.
Нәфисә, уй-хисләрен йодрыкка йомарлап, игътибарын юлга юнәлтте. Иртәнге караңгылыкта абынуың да бар. Тегермән тавыннан төшеп бер-ике атлауга шыбырдап аккан елга тавышы ишетелә. Ул йокыга талган яр буйларын юа-юа алга омтыла. Очсыз-кырыйсыз сазламыклар ясый-ясый, ниһаять, Агыйделгә барып тоташа.
Чепер-чепер елганы кичеп чыккач, ул өйрәнгән сукмагы буйлап йөгерә дә башлады. Итәк очларын чык юешләсә дә, салкынлык сизелми дә, хәтта яулыгын да салып кулына тотты. Шул вакыт таныш куш юкә янында өченче “юкә” хасил булды. Йөрәге кысылып куйды. Бу юл һәрвакыт тыныч була торган иде. Күземә генә күренгәндер дип, йөгерүен дәвам итте. Якынрак килгәч, чынлап та өченче күләгәнең кыймылдавын күреп калды. Йөрәге дарслап тибәргә тотынды. Ләкин чигенергә соң иде инде.
Бары тик алга. Ул, бөтен ихтыяр көчен туплап, алга ыргылды. Әйтерсең, шул араны очып кына үтте. Бераздан борылып караса, бернәрсә дә күренми, елга буйлап таралган томан, ак болыт булып юлны каплаган иде. Сикереп-сикереп типкән йөрәген көчкә тынычландырып, сыерларын саварга кереште. Эш белән әзрәк онытылгандай итсә дә, иртәгә дә шул араны йөгереп үтәсе башыннан чыкмады. Кайтканда көтүчеләр арбасына утырып кайталар да соң. Нишләргә? Кешеләргә дә сөйләргә ярамый.
Әллә нәрсәләр арттырып сөйләп, даныңны чыгарырлар. Аллам сакласын. Кичә авыл “радио”сы Гөлчирә теге очның бер “зимагуры” кайткан икән, ярым сукыр түткәсенә кереп чәй эчкән, теге чибәр Әлфияне сорашкан икән, дип сөйли иде бугай. Нәфисә, дөбер-шатыр сөт бидоннарын юа иде, бик ишетеп тә бетмәде. Гөлчирә булганны да, булмаганны да арттырып сөйләргә ярата. Аның теленә эләксәң...
Менә шушы хәбәр “келт” итеп исенә төште. Ул кеше бит сугыштан качып калган, мөгаен, һаман да качып йөридер.
Икенче көнне Нәфисә, юл адаштырып, болынның икенче сыртыннан йөгерде. Каршысына беркем дә очрамады, күңеле тынычланып калды. Бер-ике көн шул юлдан үтеп куркыныч сизмәгәч, күземә генә күренгәндер дип уйлап, элекке туры юлдан үтмәкче булды. Шулай да шикләнебрәк бара торгач, сукмакта ак әйбер ятканын күрде. Тирә- ягына карана-карана, юлын дәвам итте. Сукмакта болын чәчәкләреннән җыелган зур гөлләмә ята иде. Чәчәкләр гөлләмәсен күргәч, нишләптер курку хисе җуелды. Чәчәкләр куркыныч китерәмени? Чәчәкләр бары тик яхшылык билгесе булырга тиеш! Димәк, төнге шәүлә чын булып чыкты. Чәчәкләр гөлләмәсе: “Курыкма”, – диюедер, күрәсең. “Ни күрсәм дә күрермен, юлымнан тайпылмыйм,” – дип, үз-үзенә сүз биреп, гөлләмәгә үрелде. Чәчәкләр бәйләмен күтәреп алып, аларның хуш исен иснәде.
Шулчак әкрен генә тамак кырган тавышка дертләп китте.
Артына борылып карамады, шулай да куаклар артында кемнеңдер барлыгын сизеп, йөгерим дип алга талпынуга: “Нәфисә, курыкма, бу мин, авылдашың Ибраһим”, – дип тавыш бирүче үзе күренде. Нәфисә танып бетмәсә дә, тавышыннан чамалады, чая, кичке уеннарның гел уртасында бөтерелүче Ибраһим шул. Чибәр, оста гармунчы, җор телле Ибрайга бик күп кызлар гашыйк та иде әле. Нәфисә үзе дә битараф түгел иде бугай. Аның шулай кинәт юкка чыгуы бөтен авылны аптыратты. Күрәсең, тыштан ялтыраса да, үзәге ныклы булмагандыр. Төнге караңгылыктан килеп чыккан кешегә Нәфисә курыкмыйча карады.
Шактый таушалган йөз, сорау билгесенә охшап калган гәүдә аның җиңел тормышта яшәмәгәнлеген күрсәтеп тора. Чынлап та, элекке Ибраһимның шәүләсе генә иде бу. Дөнья бик нык бөккән үзен.
Ибраһим ач бүредәй, күзләре белән хатынның гәүдәсен капшады. Нәфисә юл адаштырып йөгерсә дә, танып калган иде ул аны. Югары оч Талип картның иң чибәр кызын ничек танымыйсың ди? Ул аңа күз атып йөргән иде бит. Тик йөрәген ачып бирә алмый калды. Зөфәр өлгеррәк булып чыкты. Бердәнбер көнне Нәфисәне җитәкләде дә кайтты. Ибрай моны бик авыр кичерде. Шул көннән башлап, тол солдаткаларга йөри башламады микән әле? Әллә шуның үчен алыргамы...
Нәфисә аның ач карашын тоемлап алып, берни дә сизмәгәндәй, әйтәсе сүземне әйтеп калыйм әле дигән кебек, үзенең шелтә сүзләрен тиз-тиз генә тезә башлады:
– Нигә син теге вакытта качып киттең инде, Ибраһим? Бөтен тормышыңны челпәрәмә китердең бит. Җәмиләттәй дә бик көтте үзеңне. Исән калуың калгансың да бит, тик болай яшәү яшәүмени? Әнә күпме яшьтәшләребез яу кырында ятып калдылар. Аларны һәркем зур хөрмәт белән искә ала. Күктәге йолдызлар бит алар. Ә син – шәүлә. Үз күләгәңнән үзең куркып яшисең. Кеше булып яшәргә кирәк. Үзеңнән соң бары якты истәлек кенә калсын. Их, Ибраһим, аңласаң иде шуны. Ярый, хуш, эшемә соңга калам, ә чәчәкләрең өчен рәхмәт, – дип, аларны сак кына сукмак кырыена салып, ныклы адымнар белән алга атлады.
Качкын ир хатынның ныклыгына берчә гаҗәпләнде, берчә сокланды. Ни әйтергә дә белмичә аптырап калды. Көчле ихтыярлы хатынның шелтә сүзләре аңына барып җиттеме, йөрәген әйтеп аңлата алмаслык сагыш басты. «Хуш,Нәфисә...», – дип пышылдады ул. Ирнең каткан йөрәген соңлаган үкенеч хисе өтеп-көйдереп алды.
Башында каршылыклы уйлар бөтерелде. Моңа өйрәнмәгән баш мие көчәнүдән зыңлый ук башлады. Уй-фикерләрен берничек тә ипкә китерә алмагач, аның ачуы кабарды.
Ничек инде, бер чәчби аны бала-чага кебек әрләп: «Шәүлә бит син», – дип мыскыл итеп китә,ә мин хатын- кыз күрмәгәндәй җебеп төшеп, авыз йомып утырам. Әллә артыннан барып куып тотаргамы үзен?
Ул сикереп урыныннан торды. Шулвакыт акылы аның теге чактагы дуамаллыгын исенә төшерде. Әйе, шулай бик тиз генә уйлап, башын алып качкан иде бит ул... Ә нәрсәгә иреште?.. Мәгънәсез бушка үткән еллар. Җилгә очкан гомер.
Шулчак аның чалбар балагы буйлап күтәрелгән бөҗәкләр бик каты итеп ботын чеметә башладылар. Кырмыска оясы өстенә баскан икән дә ул!
“Әнә бөҗәкләр дә оя корып, аны ятлардан саклыйлар бит. Ә син нинди оя кордың, Ибраһим? Әле генә яшәргә тырышып яткан ятимнәр оясын туздырып, җимереп, сытып ташлый яздың бит. Шушы хәлнең ихтималлыгыннан үзеңне чак тыеп кала алдың. Ярый әле акылың аркылы төште...”
Уйларыннан арынмакчы булып, ул башын күтәреп күккә карады. Үзенең иртәнге кошларның сайравын да ишетмичә торуына хәйран калды. Көнчыгыштан офыкны буйдан-буйга алга манчып, кояш чыгып килә. Якында гына, бөдрә таллар үскән куе куаклыкта, сандугач өздереп сайрый. Агыйдел буйлап йөк төягән буксир менеп килә бугай. Су тәгәрмәче калакларының шаптыр- шоптыр су ишүләре еракка ишетелеп тора.Табигать тантана итә.
Үз соравына үзе җавап таба алмыйча озак кына утырды Ибраһим. Әйе, мин бары җан асраучы гына икән шул. Хәтта бердәнбер иң якын кешем – улымны да чит-ят кеше тәрбияли. Улын искә төшерүгә, таштай каткан йөрәгеннән, җылы дулкыннар йөгергәндәй булды. Бәлки әле, Нәфисә әйтмешли, «кеше» булырга бик соң да түгелдер?
Дөньяга кеше булып тугансың икән, син үзеңнең кылган гамәлләрең өчен үзең җавап та бирергә тиешсең. Уйлый торгач, шуны аңлауга килде Ибраһим.
Бераздан ул бер ныклы карарга килеп, Агыйдел елгасы яры буйлап салынган сукмактан эре-эре адымнар белән атлап, кичүгә таба юнәлде. Шактый күтәрелгән кояш ялгыз юлчының юлына мул итеп үзенең җылы нурларын сипте. Туган якка кайтып ураганына һич үкенмәде ул. Йөрәге тынычлангандай булды.
Авылга кайтуын ишетеп районнан погонлылар килгәндә ул еракта иде инде.
Фото “Тулпар” журналы архивыннан.