Барлык яңалыклар
Дөнья бу
31 март 2023, 09:20

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (5)

"Рəсүл, кире борыл! Кайт монда! Йөрмə анда!" – дигəн сүзлəргə аның күзлəре ачылып китə...

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (5)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Дəвалану авыр бара
Рəсүлнең хəле көннəн-көн начарлана гына барды. Күп
вакыт ул тын ала алмыйча җəфаланды, мондый вакытлар-
да күп вакыт аңын югалта иде. Ринат Мансурович, тагын
рентген тикшерүе үткəрергə боерды. Авыруның күкрəк
куышлыгында сыеклык җыела башлаган иде. Менə шушы
аңа тын алырга бирми икəн. Шулай итеп, кичекмəстəн үпкə
куышлыгын чистартырга кирəклеге ачыкланды.
Бу турыда баш табиб белəн киңəшлəшеп алганнан соң,
башкаланың үзəк хастаханəсенə шылтыратырга булды-
лар. Озак та үтмəде, белгечлəр вертолет белəн килеп тə
җитте. Башкала табибларын ияртеп, Ринат Мансурович
Рəсүл янына реанимация бүлегенə килеп кергəндə, аның
хəле соңгы чиккəчə начарайган иде.
Табиблар тиз генə бронхоскопия ясап, сулыш һəм үпкə
юлларын чистарткач, егетнең хəле берникадəр арулан-
гандай булды. Иркен тын алып, күзлəрен ачып җибəрде.
Əлеге табиблар район хирургларына тиешле киңəшлəрен
биргəч, шунда ук кайтып та киттелəр.
Рəсүлнең даими рəвештə бер рəвештə генə ятуы үпкə
шешен бигрəк тə кискенлəштерə иде. Ике көн дə үтмəде,
тагын тын ала алмыйча интегə башлады, янə бронхоско-
пия ясатудан башка чара юк инде, болай булгач. Башка-
ладан тагын вертолет белəн табиблар килеп, Рəсүлнең
үпкəлəрен чистартып китте. Тик аның арулануы гына
тагын озакка бармады. Үпкəсе, тын юллары лайла белəн
капланып, тын алуы тагын авырлашты.
Район хастаханəсендə барлык мөмкинлеклəр дə бул-
магач, тагын башкалага шылтыратып ярдəм сорарга
мəҗбүр булдылар. Тик бу хəл өч-дүрт мəртəбə кабатлан-
гач, алар моның бик кыйммəткə төшүен аңлатып, Рəсүлне
үзлəренə якынрак булган берəр шəһəр хастаханəсенə
күчерергə киңəш иттелəр. Бу шəһəргə Рəсүлне хирур-
гия бүлеге мөдире Ринат Мансурович үзе озатып килде.
Рəсүлнең хəле монда килеп җиткəндə инде үтə дə нык на-
чарайган иде. Бронхоскоп белəн үпкəсен чистартканнан
соң гына тынычланып йоклап китте.
Монда ятканда да аның хəле бер дə яхшыга таба бар-
мады. Янында һəрвакыт чиратлашып, я Хəлим, я булма-
са Фəрзинə булдылар. Абыйсы шундый хəлгə тарыгач,
хəрби хезмəттəн энесен дə чакыртып кайтарттылар. Ул
да күбрəк вакытын абыйсы янында үткəрде. Табиблар да
бар булган мөмкинлеклəрне файдаланырга тырышты-
лар инде тырышуын. Тик Рəсүлгə җиңеллек кенə бер дə
килмəде. Ул көне-төне саташты, температурасы һич кенə
дə төшмəде. Берничə мəртəбə клиник үлем дəрəҗəсендə
дə булды. Бəхетенə, реанимация табибларының үз эшенə
җитди һəм үтə дə җаваплы караулары гына аны үлем тыр-
нагыннан тартып алып кала килде.
Андый вакытта Рəсүл үзен канатсыз очкан кебек хис
итеп, зур караңгы туннельдə очып баргандай була иде.
Ə туннельнең теге башына таба искиткеч зур яктылык
сибелеп тора. Аңа якынлашкан саен, аны үзенə күрə бер
сихри лəззəт, тынычлык били бара. Яктыга килеп җитүгə,
үзендə шундый җиңеллек, шатлык тойгылары кичерə
иде, хəтта кире борылып кайтасы да килми. Шул вакыт ул
үзенə исеме белəн эндəшкəндəй тавыш ишетə. Баштарак
ул əкрен генə, ерактан килгəн кебек тоелса да, тора-бара
көчлерəк һəм катгыйрак боерган кебек була:
– Рəсүл, кире борыл! Кайт монда! Йөрмə анда! – дигəн
сүзлəргə аның күзлəре ачылып китə.
Үзенең янындагы табибларны күргəч, əле генə булган
хəллəрне байтак кына вакыт аңлый алмый ятты. Бу хəл
төнлə булганлыктан, реанимация бүлегенең дежур таби-
бы Татьяна Васильевна Рəсүлне теге дөньядан чакырып
алган икəн.
Шуңа охшаш күренешлəр еш кына кабатланып торды.
Бу вакыйгаларның кайберлəрен Рəсүл үзе дə, өзек-өзек
кенə булса да, хəтерли иде. Татьяна Васильевна белəн
сөйлəшкəндə əлеге күренешлəрнең нəрсə икəнлеге ту-
рында сорашып торды.
– Бу, кыска гына аңлатканда – теге дөньяда коман-
дировкада булып кайту ул, – дип шаяртып алды аны
табиб, – син бит, Рəсүл, болай гына ятмыйсың, яшəү
өчен тартышып ятасың. Шуңа күрə дə минем сиңа
əйтəсе килгəнем – бирешмə син язмышка! – дип, үгет-
нəсыйхəтлəрен бирде ул.
Тик шулай да язмыш белəн тартыш озаккарак китте
бит əле. Хəзер сулыш, үпкə юлларында лайла гына түгел,
күкрəк куышлыгына сыекча җыела башлады. Башта ике
кабырга арасын тишеп, шланг белəн агыздылар. Тик соңга
таба бу алым да тиешле нəтиҗə бирмəде, бик еш тыгы-
лып, җыелган сыеклык акмый башлады. Хəзер шлангны
бəлəкəй генə электр насосына тоташтырдылар. Инде
сыеклыкны кайчан кирəк, шул вакытта суыртып алырга
мөмкин була башлады.
Шулай да Рəсүлнең хəле һаман арулануга таба бар-
мады. Хəзер инде əллə табибларның да ышанычы кими
башлады, башкала хастаханəсенə күчерергə кирəклеге
турында сөйлəштерə башладылар. Тик анда бу хəлдəге
авыруларны, ышанычсыз дип, алмыйлар икəн. Кемдер
аша сөйлəшеп кенə, урнаштырып була икəн. Андый кеше-
не тиз генə табып та булмый бит əле ул. Ниһаять, Рəсүл
белəн укыган егетлəрнең берсе ярдəм итəргə алынды.
Аның апасы аша Рəсүлне үзəк хастаханəлəрнең берсенə
урнаштыру җае чыкты.
Биредəге дəваларның файдасы да һич кенə дə
сизелмəде. Рəсүлгə бигрəк тə төннəрен авыр иде. Я теше
тешкə тияр дəрəҗəдə өшеп ятты, я тиргə батып интекте.
Андый вакытларда шəфкать туташларына мөрəҗəгать
итмичə булмый. Укол кадаткач кына, хəле берникадəр ару-
ланып торгандай була иде.
Тик алар арасында да төрлесе була икəн шул. Рəсүлнең
хəле авырлаша башлагач та, Фəрзинə дежурдагы Зифа
исемле шəфкать туташын эзлəп китте. Күпме генə эзлəп
йөрсə дə, аны тиз генə таба алмады. Ахыр чиктə бер буш
палатада барып тапты. Җəелеп төшеп, йоклап ята икəн.
Фəрзинə кереп аны уятырга тырышты, Рəсүлнең хəлен
сөйли генə башлаган иде, шəфкать туташы йокы аралаш
кына: “Əлегə миндə берни дə юк, иртəн килерсез”, – дип,
икенче якка борылды да ятты. Фəрзинəнең аңа бик нык
ачуы килде. Ул хəтта үз-үзен белештермичə, Зифага ике
кулы белəн дə ябышып, аны койкасыннан сөйрəп төшерде.
– Син бит монда сменага йоклап ятарга түгел, авыру-
ларны карарга килгəнсең, шуның өчен эшлəп йөрисең.
Нигə минем мөрəҗəгать итүемə колак та салмыйсың? –
дип, елый-елый, аны тирги башлады.
Əллə инде бу хатыннан котылып булмас дип, əллə тиз
генə уколын кадап, алардан котылырга да тагын йокысын
дəвам итү телəге белəн микəн, Зифа Рəсүлгə укол кадады
да үзе шунда ук күздəн дə югалды.
Рəсүл берникадəр тынычлангандай булды. Бу хəлдəн
соң иртəнгə кадəр Фəрзинəнең күзенə йокы кермəде.
Шулкадəр дə кеше хəлен аңламый торган кешелəр ничек
биредə эшлилəрдер инде, дип аптырады ул.
Икенче көнне табиблар иртəнге обход үткəргəндə, Зифа
төнлə булган каршылыкны, үзен пакь итеп күрсəтергə
тырышып, дəвалаучы табибка əлəкли башлаган гына
иде, Фəрзинə, аңардан алда ук чынында ничек булганын
сөйлəп бирде. Табиб аның зарын тыңлаганнан соң, Зифа-
га шелтə сүзлəре əйтүдəн тыелып кала алмады:
– Сиңа зарланган авырулар бер болар гына түгел бит!
Кара аны, мондый кыланышларың башкача ишетелмəсен!
– дип, аны тиргəп тə ташлады.
Зифа, бер кызарып, бер агарынып, Фəрзинəгə акаеп
карап торды. Фəрзинə, ярый əле, һич югында, монысын-
да булса да дөреслек җиңде, дип, бераз тынычлангандай
булды.
Соңрак кына, палатада ятучылардан берсенең киңəше
белəн, реанимация бүлеге мөдире белəн сөйлəшеп,
дəвалауның файдасы тимəгəнен аңлатып биргəннəн
соң гына, билгеле инде аерым шартлар белəн, икен-
че төрле дəвалау билгелəделəр. Ниһаять, ике-өч атна
эчендə Рəсүлнең үпкə шеше əкренлəп кайта башлады. Ул
берникадəр иркенлек тойды, чөнки бу иярчен чир дүрт-
биш ай буена аның теңкəсенə бик нык тигəн иде инде.


Луиза да кайтты
Курсларда укулар тəмамлану белəн Луиза кайтырга
ашыкты. Бик җайлы туры килде, күршесе Фəрит белəн
кайтырга килештелəр. Юл буена Луизаның уеннан Рəсүл
чыкмады. Ничек күрешəчəклəрен, күпме генə тырышып
караса да, берничек тə күз алдына китерə алмады. Фəрит
тə аның хəлен аңлап, артык сүз кушмады. Кайтып кергəч
тə əнисен кочаклап алды. Ике генə атна булса да, бик озак
вакыт үткəн кебек тоелды шул.
– Əнием-җаным, ничек тордыгыз? Əйбəт кенəме? – дип,
Луиза əнисенə сорау артыннан сорау яудыра бирде.
– Син соң, үзең ничек йөреп кайттың? Укуларыңны ничек
тəмамладың? Əле бетереп кайттыңмы? – дип, əнисе дə
төпченə торды.
Луиза, кинəт кенə җитдилəнеп, Рəсүлнең хəлен сораш-
ты. Əнисе көрсенеп куйды:
– Луиза, кызым, Рəсүл җиңел машина белəн юлдан
тəгəрəп, бик тə авыр зыян күргəн. Умыртка сөяген
сындырып, арка миен зарарлаган. Əле күрше шəһəр
хастаханəсендə ята, дип сөйлəделəр. – Аның Рəсүл ту-
рында белгəннəре шулар иде.
Луиза Рəсүлнең арка мие зарарлануын ишеткəч, хəлнең
никадəр авыр икəнлеген шунда ук аңлап алды. Читкəрəк
китеп, елап та алды. Болай булгач, Рəсүлнең хəле үтə дə
мөшкел булып чыга бит. Луиза тагын əнисе янына килде,
əкрен кенə аның иңнəренə кагылып:
– Əни, миңа ул шəһəрдəге хастаханəгə барып килергə
кирəк, – дип, уйлары белəн бүлеште.
Тик əнисе аңа тиз генə җавап бирергə ашыкмады. Луи-
зага текəлеп карады:
– Кызым, Луиза, син башта ныклап уйла, əгəр дə ул аягы-
на баса алмаса, яисə гарип булып калса, синең килəчəгең
ничек булыр соң? Бəлки, үзара мөнəсəбəтлəрегезгə нокта
куярга кирəктер? Аның янына хəзер барып, аңарда ялган
өмет уяту да кирəкмидер, шуңа күрə үзең ныклап уйла,
тик соңыннан үкенерлек булмасын, – дип, аш бүлмəсенə
кереп китте.
Бүлмəдə Луиза үзе генə калгач, тагын күз яшьлəренə
ирек бирде. Туктый алмыйча елады да елады, озак елады.
“Нигə аларның язмышы болай кире юнəлеш алды соң
əле? Кайчаннан бирле корган хыялларның челпəрəмə
килүе шушы була микəнни инде”, – дип үрсəлəнде ул.
Бергə үткəргəн күңелле мизгеллəре, бер-бер артлы, кино
кадр-лары кебек, күз алдыннан үтте.
Ул чəй эчеп алганнан соң йортка чыкты. Əллə саф һава
тəэсиреннəн башы җиңелчə генə əйлəнеп китте. Кояш та
баеп бара икəн инде. Офык өстендə сирəк-мирəк кенə
болытлар балкый. Кояш нурлары аларны кызыл-шəмəхə
төслəргə керткəн. Җиргə шулай төн якынлашып килə иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (5)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: