Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 март 2023, 09:35

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (4)

Ул күзен ачкач та, аякларына күз ташлап: "Айнур, кара əле! Минем аякларым бармы ул? Бөтенлəй кузгалып булмый лабаса!" – дип пошалана башлады.

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (4)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Операция ясалмады
Икенче көнне, төштəн соң башкаладан нейрохирург-
лар килеп җитте. Вакытны озакка сузмый, əзерлəнеп,
операциягə кереп киттелəр.
Операциядəн соң, бераз вакыт үтүгə башкаладан килгəн
табиб Айваз Хəсəнович ординаторлар бүлмəсенə килеп
керде. Район табиблары бу вакытта анда иде. Авыру та-
рихына озак кына язып утыргач, Айваз Хəсəнович башка-
ларга күтəрелеп карады. Бүлмəдə авыр тынлык урнашты.
Ахыр килеп, хирургия бүлеге мөдире Ринат Мансурович,
үзе дə операциядə булганлыктан, башкала табибыннан
турыга сорады:
– Айваз Хəсəнович, нигə сез авыруга операция ясама-
дыгыз? Кемгə, ни өчен генə кирəк иде соң ул операция
ясаган булып кылануыгыз? Югыйсə, аның əти-əнисе, ту-
ганнары бу операциягə бик зур өметлəр баглаганнар иде
бит, – дип, авыр тынлыкны бозды.
Башкала табибы уйлап та тормый тезеп китте:
– Ə сезнеңчə, ничек итəргə иде соң? Аларның кайгы-
лы йөзлəренə карап: “Операция файдасыз инде, бары-
бер файдасы тимəячəк аның”, – дип бəреп əйтергə кирəк
идеме? Пациентның зарарлану дəрəҗəсе терелүенə ыша-
ныч калдырмый. Шуңа да мин үзем белəн алып килгəн,
сынган умыртка сөяген беркетүче протезларны да куй-
мадым. Ул барыбер өч көннəн дə артык яши алмаячак. Ə
операция турында ни, башкаладан кадəр килгəч, нинди дə
булса эш күрсəтелергə тиеш бит инде, – дип, көлеп куйды,
моны ул чынлап əйттеме, əллə шаярыпмы, аңларлык бул-
мады. – Ə əти-əнисенең өметен бөтенлəй өзмəбез, – дип
туктап калды.
– Сез, табиб буларак, авыруны аякка бастыру өчен, кул-
дан килгəннең барысын да башкарырга тиеш идегез, ə сез
аны күрə торып эшлəмəдегез, – дип кызып китте Ринат
Мансурович.
– Туктап торыгыз əле, коллега! Мине генə гаеплəргə
ашыкмый торыгыз. Авыруның хəлен əлеге юл фаҗигасендə
алган җəрəхəтлəр генə тулысынча билгелəми. “Ашыгыч
ярдəм” белəн китергəч, күлмəкчəн килеш, бетон өстендə
калдырып, үпкəсенə салкын тидерткəнсез. Аның хəлен
менə шул күренеш кискенлəштерə дə инде. Авыруның ал-
дагы хəлен менə ике-өч көн үтүгə үзегез дə күрерсез, əгəр
аңа кадəр исəн калса, – диде.
Бүлмəдə тагын авыр тынлык урнашты. Ринат Мансу-
рович та башкача бəхəслəшеп тормады. Таякның юан
башы үзлəренең тарафына юнəлгəн икəнен аңлап, тынып
калды. Айваз Хəсəнович, тагын кайсыгыз ни əйтер, дигəн
кыяфəттə, үзенең сүзе өстен чыгуына канəгатьлəнеп, кай-
тып китəргə җыена башлады.
– Кайтып киткəнче авыруның əтисен чакырыгыз əле!
Аның белəн дə сөйлəшим, – диде.
Хəлим ишек артында гына көтеп тора иде. Ул ишектəн
күренүгə үк Айваз Хəсəнович аңа Рəсүлнең хəле турында
сөйли башлады:
– Операция ясадык, тик əлегə аның хəле бик авыр. Шуңа
күрə нəтиҗəсе соңрак билгеле булыр. Калганын хəзер
вакыт кына хəл итəчəк инде. Шулай да аның савыгуына
ышаныч бөтенлəй юк түгел. Төшенкелеккə бирелмəгез.
Бу очракта тик вакыт кына ярдəмгə килə ала. Бəлки, озак
кына вакыт та узар, – дип, Хəлимгə борылып та карамыйча
сөйлəде. Шуның белəн сүзнең бетүен аңлаткандай, уры-
ныннан торып киенə башлады. Табиб бөтенлəй үк өметне
өзмəскə, дип ышандыргач, Хəлим рəхмəт əйтеп чыгып
китте. Район үзəк хастаханəсе табиблары аның артыннан
авыр көрсенеп калды.
...Операциядəн соң Рəсүл һушына килде. Аның янында
əти-əнисе һəм дусты Айнур иде. Ул күзен ачкач та, аякла-
рына күз ташлап:
– Айнур, кара əле! Минем аякларым бармы ул? Бөтенлəй
кузгалып булмый лабаса! – дип пошалана башлады. –
Минем белəн машинада бергə булган слесарьның хəле
ничек? Исəнме ул? – дип сораштырырга тотынды.
– Аякларың исəн, урыннарында, юкка борчылма, – диде
Айнур, аны тизрəк тынычландырырга ашыгып, – ə синең
белəн бергə булган слесарьга куркырлык берни дə булма-
ган, бары тик бер кабыргасы гына сынган, – диде.
Рəсүлнең эчəсе килеп, ахрысы, өстəлдə торган ста-
кан белəн суга үрелергə тырышып караган иде, куллары
тыңлашмады. Димəк, куллары да эшлəми икəн. Айнур
тиз генə суны үзе алып, Рəсүлгə эчерде. Шундый да
көчсезлегеннəн, кеше ярдəменə булган мохтаҗлыгыннан
булса кирəк, Рəсүлнең күзлəрендə яшь бөртеклəре
күренде. Күп тə үтмəде, əллə аңын югалтты, əллə тагын
йоклап китте. Ə бераздан инде аның йоклавы саташуга
əйлəнде. Саташу аралаш урыныннан торырга тырышкан
кебек хəрəкəтлəр ясарга омтылды, тик берни дə барып
кына чыкмады.
Ул төн буена шулай саташып чыкты. Икенче көнне
кичкə таба температурасы кискен күтəрелеп китте.
Ютəллəргə омтылып интекте, күкрəктəн түбəн мускулла-
ры эшлəмəгəч, киерелеп ютəлли алмады. Аның күкрəген
рентгенга төшерделəр. Нəтиҗəлəр Айваз Хəсəновичның
өченче көн əйткəн шиклəнүлəрен раслады. Рəсүлнең
үпкəлəре шешкəн иде.


Луиза укуда
Луиза институтка барып кергəндə барысы да җыелып
беткəннəр, укытучының кергəнен көтəлəр иде. Луизаның
артыннан ук укытучы кереп, дəресне дə башлады. Тик
аның колагына укытучы сөйлəгəннəр өзек-өзек кенə ише-
телеп кала иде. Уйлары еракта, районда. Рəсүл бу минутта
нилəр эшлəп йөри икəн, дип уйлады Луиза. Бер мизгелгə
аның бик тə авылга кайтасы килеп китте. Тик курсларның
расписаниесе бик тыгыз шул, тегендə-монда йөрерлек
һичбер форсат юк. Ул көрсенеп куйды. Ярар, дип уйлады
ул, озаграк күрешми торсак бер-беребезне ныграк сагы-
нырбыз, очрашу мизгеллəре дə татлырак булыр. Шулай
уйланып утыра торгач, дəрес беткəнен сизми калды.
Алар күрше районнан килгəн табиб кыз Рəзифə белəн
җəяүлəп кенə тулай торакка таба атладылар. Урамда тыз-
быз машиналар чабышса да, саф һавада Луизаның бераз
кəефе күтəрелгəндəй булды.
– Менə бит, шəһəрдə нинди ыгы-зыгы, барысы да ка-
ядыр ашыга, бер-берсенең кая барганын да белмилəр.
Монда озаграк укысак, берəр шəһəр егете алып та калыр
əле үзеңне, – дип, Рəзифəне дə шаяртып алды. Тик бу ша-
ярту Рəзифəгə генə ошап җитмəде, ахрысы.
– Без бит монда курсларга дип килдек, укырга дип, ə
егетлəр дигəндə: авылда минем егетем бар, озакламый
өйлəнешергə сүз дə куештык.
Луизага, никтер, тагын күңелсез булып китте. Əйе, аның
да бит авылда сөйгəне, Рəсүле калды. Əкрен генə, сүзсез
генə урамнан атладылар.
Əллə саф һавадан бүлмəгə килеп кергəнгə, кызлар-
га анда бик тынчу, һава җитмəгəн кебек тоелды. Рəзифə
тəрəзəнең форточкасын ачып җибəргəч кенə бераз
җиңелəйгəндəй булды. Кичə укудан кайтышлый, кибеттəн
алып чыккан ашамлыклар бар иде. Җиңелчə генə ашар-
га əзерлəп, бераз тамак ялгап алганнан соң, телевизор
карарга утырдылар. Күп тə үтмəде, ишеккə шакыдылар.
Ишекне ачуга анда кулына чəчəклəр тоткан бер егет
басып тора иде. Рəзифə аны күреп аптырап калды. Ул
арада аның артында гына торган Луиза, кунакны танып,
кычкырып җибəрде.
– Бəй, Фəрит түгелме соң бу? – дип, аны килеп кочаклап
алды.
Фəрит кулындагы чəчəклəрен Луизага тоттырды. Тегесе
аларны вазага утыртырга дип, Рəзифəгə бирде.
– Ничек монда килеп чыктың син? Хəер, синең бу
шəһəрдə яшəвең турында ишеткəн идем бит мин. Ə ничек
соң мине монда килеп таптың? – дип, сорау артыннан со-
рауларын яудыра гына торды Луиза. Шулай булмый ни,
алар бит күршелəр булып үстелəр, бер сыйныфта укы-
масалар да, мəктəпкə гел бергə йөри торганнар иде. Кыс-
касы, бергə уйнап үскəн күршелəр.
Фəрит ничек аны килеп табуы турында сөйлəп китте:
– Кичə генə авылга кайтып килгəн идем, шунда
ишеттем, – диде ул, елмая биреп.
Алар авыл хəллəрен сөйлəшə торган арада Рəзифə чəй
кайнатып алды. Өчəүлəшеп чəй эчеп алганнан соң, Фəрит
Луизаны урамда йөреп керергə чакырды.
Тышта көн кичкə авышса да, һава һаман җылы иде əле.
Байтак кына сүзсез барганнан соң, Луиза Фəритнең кайда
эшлəве, яшəве турында сорашты.
– Мин үзем институтны укып бетереп чыккач, химия бу-
енча фəнни тикшеренү институтында эшлəргə калдым.
Əлегə эшем дə яхшы гына бара. Аспирантурада укып
йөрим. Алдагысын уйлап, языласы диссертациянең тема-
сын да билгелəп куйдым инде. Эше күп калмады, язасы да
яклыйсы гына калды, – дип, шаяртып та алды.
Бераз барганнан соң Фəрит Луизага кичке кафега кереп,
сөйлəшеп утырырга тəкъдим итте. Луизаның башка ба-
расы җире булмагач, ризалашты. Кафеда кеше дə артык
күп түгел иде. Шулай да байтак кына вакыт официантны
көтеп утырдылар. Фəрит əкрен генə Луизаның кулларына
кагылды. Луиза сискəнеп китте, тик кулын тартып алмады.
Егеткə сəерсенеп күтəрелеп карады. Фəрит, тотлыга-тот-
лыга:
– Луиза, мин бит сине балачактан бирле яратып йөрим,
тик бу турыда əйтергə генə базнат итə алмадым. Авылда,
бүген, һичшиксез, əйтəм, дип уйлап йөрсəм дə гел калдыра
килдем. Ə син үзең бу турыда хəтта уйлап та карамадың,
минем йөрəгемдəге ялкынлы сөю утын күрмəдең дə,
сизмəдең дə шул, – диде.
Луиза, күзлəрен тутырып, Фəритне беренче күргəн
кебек, аңа карады.
– Синең эчеңдə шундый хислəр янганын мин башыма
да китергəнем булмады. Киресенчə, мин сине туган абыем
кебек, ихтирам белəн, якын дус итеп кабул итə идем. Əгəр
мин шəһəргə курсларга укырга килеп очрашмаган булсак,
бу турыда бөтенлəй белмəгəн дə булыр идем бит. Тик
син, Фəрит, белəсеңдер дип уйлыйм, без бит Рəсүл белəн
тиздəн өйлəнешергə торабыз. Шуңа күрə бу турыда миңа
бөтенлəй сөйлəп тə торасың юк иде! – дип, кырыс кына
əйтеп куйды Луиза.
Шулай сөйлəшеп утыра торгач, сəгатенə күзен
салса, байтак кына вакыт үткəн, кайтырга вакыт җитүен
аңлаткандай, урыныннан кузгала башлады. Алар ка-
федан чыкканда, шəһəрнең утлары балкып янса да, төн
караңгылыгы җəелгəн иде инде, һава да бераз салкы-
найткан. Əкрен генə Луизаларның тулай торагына таба
юнəлделəр. Кайтып җиткəч, Луиза тизрəк кереп китү ягын
карады. Фəритнең бераз сөйлəшеп торасы килсə дə, Лу-
изаны артык кыстый алмады. Əллə үземнең ничə еллар
буена саклап килгəн тойгыларым турында сөйлəп, аны
үпкəлəттем инде, дип уйлады.
– Авыр сүзлəр сөйлəгəн булсам, Луиза, гафу ит мине, –
дип, ишек төбендə торып калды.
Луиза кайтып кергəндə, Рəзифə əле булса йокламаган
иде. Ниндидер китапмы шунда, журналмы укып утыра иде.
Бүлмəдəшенең керүен күргəч, күзлəрен мут кына уйнатып:
– Көндез, сине шəһəр егетлəре алып калмагае, дип
шаяртып кайткан идең дə, ул тозакка əллə үзең килеп
каптыңмы? – дип шаркылдап көлеп җибəрде.
Луизаның артык кəефе булмаса да, Рəзифəнең шаярту-
ына елмаеп куйды.
Кыз, йоклый алмый, байтак кына борсаланды. Балача-
гы, Фəрит белəн бергə уйнап үскəн чаклары күз алдыннан
китмəде.
Луиза икенче көнне дəреслəргə иртəрəк барды. Бөтен
игътибарын укытучыларга юнəлтергə тырышты. Укудан
соң телефон пунктына кереп, əнисе белəн сөйлəшеп
алырга булды. Эш вакыты булгач, аның эш урынына
шылтыратты. Өйдə барысы да тəртиптə булуын ишеткəч,
Луизаның күңеле тынычлангандай булды. Тик əнисе
Рəсүлнең юл фаҗигасенə элəгеп, əле авыр хəлдə ятуы ту-
рында сөйлəгəч, берни эндəшə алмый тик басып торды.
Бераздан, һушына килеп, Рəсүлнең хəле турында сора-
шып караса да, əнисе анык кына берни дə əйтə алмады.
Шəһəрара сөйлəшү пунктыннан чыкканда Луиза ничек
чыгуын, кайдан чыгуын да абайламады. Рəсүлнең хəле
ничек, дигəн сорау аңа һич кенə дə тынгы бирмəде.
Кайтып, бүлмəсенə кергəч мендəргə капланды да, күз
яшьлəренə ирек биреп, үкси-үкси елап җибəрде. Аның бу
минутта иң зур телəге – Рəсүле янына кайтып җитү иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (4)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: