Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 март 2023, 09:35

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (3)

Рəсүл үзен машинадан аерылып биек, тирəн чокырга очкандай хис итте. Ул нəрсə булганына да төшенə алмыйча аңын җуйды...

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (3)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (3)

(Дәвамы.)

Һəлакəт
Районда язгы чəчүгə əзерлек барса да, техниканы аякка
бастырыр өчен запас частьлар җиткереп булмый. Таба
алган хəлдə дə, акча эзлəү авырлыгы алга килеп баса. Рай-
онда техниканың торышы елдан-ел начарая, искерə бара.
Куллану вакытлары чыккан техника да күп. Искене фай-
далануга киткəн чыгымнар яңаны алуга караганда күпкə
артып китə. Тик авыл хуҗалыгы оешмаларының аларны
яңартырга көчлəре җитми. Ə продукцияне сату бəясе
һаман түбəн килеш кала бирə. Аның каравы, техниканың
бəясе дистəлəрчə мəртəбə артты. Бу хəл кайчанга кадəр
барыр? Берсе дə бу турыда белми.
Авырлык белəн булса да, язгы чəчү тəмамланды. Шулай
дисəк тə, кайбер басулар чəчелми калды. Сəбəплəр дə
булды. Кайсы колхозда орлык җитмəде, кайсысына – ягу-
лык-майлау материаллары, ə кайсысына – бары тик телəк
кенə. Кайсыдыр колхозның басуы чəчелмəгəн, дип, вакыт
үтми тормады.
Авыл халкы өчен иң кадерле һəм көтеп алынган
бəйрəмнəрнең берсе – сабантуйлар җитте. Менə аны, ич-
масам, əйтсəң дə була халык бəйрəме, дип. Хəтта колхоз-
лар таралып, хəлсезлəнеп бетсə дə, сабантуйлар гөрлəп
уза. Бүген дə шулай булды. Заманына күрə хезмəт алдын-
гыларын да мактадылар, маякларны бүлəклəделəр, спорт
уеннары да кызу барды. Шулай ук җиңүчелəр билгелəнде.
Гүя сабантуйлардан авыл халкы алдагы көннəргə яшəү
өчен дəрт, үзенə күрə бертөрле көч алып кала иде кебек.
Рəсүлнең соңгы елларда сабантуйларны бик күргəне дə
юк иде. Əллə шуңа микəн, аны түземсезлек белəн көтеп
алды. Луиза белəн көн буе диярлек бергə булдылар. Кичкə
таба дуслары белəн елга буена киттелəр. Яшьлəр белəн
бераз утырганнан соң читкəрəк, су буена таба атладылар.
Төнге тынлык! Нинди сихри матурлык! Иртəнге таң нуры
кичке шəфəкъ белəн тоташып кына китə бит, аларның
арасын хəтта төнге караңгылык та каплап өлгерə алмый.
Елганың теге ягында, офыктагы шул яктылык елганың
җəелеп аккан суында җемелдəп, елга мəрҗəн ташлар
сипкəн кебек ялтырый иде. Яр буенда əлеге хозурлыкка
сокланып, Рəсүл белəн Луиза бу могҗизаны тып-тын гына
озак күзəттелəр. Үзлəрен оҗмах бакчасында кебек хис
иттелəр.
– Луиза, күр əле табигатьнең гүзəллеген! Ходай биргəн
якты көн генə түгел, чынлап карасаң, караңгы төне дə ма-
турлыктан мəхрүм калмаган икəн. Əйтерсең, анда безгə
күренмəгəн əллə нинди сихри көчлəр дə бар.
Луиза, иркəлəнеп, Рəсүлгə таба елышты. Аларга бу ми-
нутта əйтеп бетергесез күңелле иде. Җəйге төн күпме генə
инде ул. Əнə, елга буендагы əрəмəлектə кошлар да сай-
рый башлады. Аларның баштагыларына калганнары да
кушылды. Зур концерт залларындагы оркестр диярсең...
Яшьлəр бу төндə үзлəренең язмышларын бергə ку-
шарга, тормыш сукмакларын бергə атларга сүз куеш-
тылар. Хəзер моның өчен киртəлəр дə юк сыман, икесе
дə бер үк авылда эшлилəр, үзлəре дə кичə генə мəктəп
тəмамлаган яшь-җилкенчəк түгел. Икесе дə акны карадан
аера белəлəр инде.
Авыл җирендə шулай бит инде ул, бер эшне эшлəп бе-
тереп тə өлгерə алмыйсың, икенчесе үкчəңə басып килеп
җитə. Əле яңа гына чəчүне тəмамлаган иделəр, инде шау-
лап сабантуйлар үтте. Печəн чабу, малларга кышкылык-
ка азык əзерлəү кампаниясе дə килеп җитте. Бу эшлəр
төгəллəнеп тə өлгерми, аның азагына инде урып-җыю
эшлəре дə килеп җитə. Хəтта күпмедер вакыт бу ике төрле
эшлəрне бергə дə алып барырга туры килə.
Рəсүл эшлəгəн оешма өчен дə иң җаваплы чор җитте.
Инде уракка төшкəнгə атна-ун көнлəп вакыт үтеп китте.
Көннəр əйбəт кенə торса да, эш əкрен бара. Икмəк быел
бик уңды, тик техника гына бəкəлгə нык суга иде. Трак-
тор, комбайннар бик иске, еш ватылалар, запас частьлар
җитешми.
Бу көнне Рəсүл урыныннан телəр-телəмəс кенə торып
утырды. Никтер эшенə дə барырга ашыкмады. Əллə Лу-
изаны кичə башкалага ике атнага курсларга укырга озат-
канга күңеле шундый төшенке иде, белмəссең. Əнисе
ясап куйган чəйне шул килеш кенə күтəреп эчте дə, тиз
генə киенеп чыгып та китте. Əнисе:
– Төшкə кадəр ерак бит əле, ачыгырсың, бер нəрсə дə
ашамадың бит, – дип калды.
Эшкə килеп җитүенə инде кайбер колхозлардан, техника-
га запас частьлар эзлəп килгəн механиклар аны көтеп тора.
Аларның барысының да үтенечлəрен канəгатьлəндерергə
тырышты. Ремонт цехына кереп, кичə генə бер колхозның
басуында кырылып чыгып, монда китерелгəн тракторны
карап чыкты. Аны кимендə ике-өч көнсез дə төзəтеп бул-
масын аңлагач, кəефе тагын да төште.
Рəсүл рульдə күп вакыт үзе йөри иде, шунлыктан води-
теле дə юк. Машинаны техник яктан хезмəтлəндерү генə
слесарьларның берсенə йөклəтелгəн. Бүген килеп, шул
слесарь кичə Рəсүлнең машинасы тирəсендə Илнурның
бөтерелүе турында сөйлəде. Рəсүл моңа бөтенлəй
əһəмият бирмəде. Берəр барасы җире булып, шуңа уты-
рып чыгарга уйлагандыр, дип кенə уйлап куйды.
Шул вакытта диспетчер кыз чыгып, аны телефонга ча-
кырды. “Байрак” хуҗалыгының җитəкчесе кичə кичтəн
бер комбайнның ныклап ватылуы турында хəбəр итəргə
шылтырата. Килеп, хəлне ачыкларга ярдəм итүен үтенде.
Рəсүл, вакыт җиткерə алса, төштəн соң алар ягына барып
чыгасын əйтте дə, трубканы куйды. Башында мең төрле уй
чуалды. Кайсысына тотынырга да белмəссең, дип уйлап
куйды ул.
Машинага үзе янына бер ремонтчы слесарьны утыр-
тып, Рəсүл төштəн соң əлеге колхозга юнəлде. Ул
район үзəгеннəн əллə ни ерак та түгел. Август аеның
соңгы көннəре булып, көн искиткеч матур, җəй урта-
лары кебек эссе, кояшның кыздыруы да һич кенə дə
сүрелмəгəн. Күктə бер генə болыт əсəре дə күренми. Ба-
суларны иңлəп-буйлап, басу кораблары ашлык сугалар.
Комбайнчыларның да, ындырга ашлык ташучы машина
йөртүчелəрнең дə кəефлəре күтəренке. Икмəк быел уңды,
көннəр дə бик тотрыклы, əйбəт килде.
Менə барасы авылларына да якынлаштылар, уңга бо-
рылып, ике-өч кенə километр ара үтəсе калды. Борылып,
азрак баруга Рəсүл машинада җиңелчə генə шакылдаган
тавыш ишетеп калды. Ул арада машинаның алгы уң як
тəгəрмəче, рульгə буйсынмыйча, бəргəлəнə башлады. Күз
ачып йомган арада Рəсүлгə юл полосасы машинаның өске
ягына менгəн кебек булды. Чынлыкта исə машина барган
җиреннəн, əйлəнеп чыккан иде. Бу хəл ике-өч мəртəбə ка-
батлангач, Рəсүл үзен машинадан аерылып биек, тирəн
чокырга очкандай хис итте. Ул нəрсə булганына да төшенə
алмыйча аңын җуйды...


Язмыштагы борылыш
Рəсүлнең əнисе эштəн кайтып йорт эшлəре белəн
мəшгуль булды, су ташыды, кош-кортларга җим салды.
Ихатадагы эшлəрдəн бераз аралангач, өйгə кереп
кичкелеккə ашарга хəстəрлəү турында кайгырта башла-
ды. Рəсүлнең иртəн эшкə кəефсез чыгып китүен исенə
төшереп, күңелсез уйларга батты. Нишлəп шулкадəр дə
боек иде соң ул бүген? Бер вакытта да бу кадəр кəефсез
чагын күргəне юк иде бит. Əллə Луизасы белəн ачула-
ныштылар микəн? Булса соң, дөньяда була торган хəл
инде. Шуның өчен үз-үзеңне шулкадəр нигə бетерергə
инде? Əле бит өч көн алда гына Луиза белəн өйлəнешергə
телəүлəре турында киңəшлəшкəн иде. Кəефе дə ару гына
күренə иде. Шул вакыт эчендə генə алай зурдан ачула-
нышмаслар, дигəн уйларга бирелде ул. Тик билгесезлек
тойгысы торган саен йөрəген чеметеп-чеметеп ала иде.
Бераздан аның күңелсез уйларын телефон шылтыра-
вы бүлдерде. Фəрзинə бераз вакыт, кадакланып куелган
кебек, телефонга таба бара алмый торды. Ə телефон
һаман, алучы булмаганга үч иткəндəй, шылтырый да шыл-
тырый. Ул əкрен генə килеп телефон трубкасына үрелде,
каушавыннан кулыннан чак төшереп җибəрмəде. Ниһаять,
трубканы алганнарын аңлап, теге баштан кемдер:
– Фəрзинə апа, бу сезме? – дип сорады. – Берүк куркып
китмəгез, – дигəн тавыш ишетелде. Бу сүз, киресенчə, үтə
дə хəвефле хəбəр ишетелəчəгенə шик калдырмады. Ул
байтак кына вакыт берни эндəшə алмый торды. Аннан соң
гына бераз аңына килеп:
– Нəрсə булган? Тиз сөйлəгез инде! – дип ашыктырды.
Теге яктагы тавыш:
– Менə, улыгыз Рəсүл машинасы белəн юл һəлакəтенə
юлыккан бит əле. Тик, зинһар, артык куркып китмəгез, хəле
болай бик начар кебек күренми, – дип, аны үзенчə тыныч-
ландырырга ашыкты.
Фəрзинə апа берни дə эндəшə алмады, трубканы ничек
куйганын да хəтерлəми. Ичмасам, Хəлим дə өйдə юк бит,
кичке ашны ашарга да, эшеннəн кайтып җитмəгəн иде.
Фəрзинə озак кына вакыт, кая барырга, нишлəргə
белмичə утырды. Ахырда Хəлимгə шылтыратты, хəлне
елый-елый сөйлəде дə, тизрəк барып, хəлне ачыклавын
үтенде. Артык дулкынлануы аркасында, бая Рəсүлнең
хəлен дə, əле кайдалыгын да сорашырга башына килмəгəн
бит. Шулай да юл һəлакəте кайсы урында булуын чама-
лап өлгергəн иде. Бу турыда ул телефоннан Хəлим белəн
сөйлəшкəндə, аңа да əйтте.
Хəлим тиз генə машинасына утырды да, Фəрзинə
сөйлəгəн урынга ашыкты. Башында мең төрле уй бутал-
ды. Иң мөһиме – үзе исəн булсын да, умыртка сөягенə
зыян килə күрмəсен, дип уйланып барды ул. Бераз баруга
аның тез буыннары калтырый башлады. “Үзеңне кулга ал,
Хəлим, дулкынланма! Син бит үзең дə рульдə, уяулыгыңны
югалта күрмə!..” – дип, үз-үзен берчə тиргəп, берчə үгетлəп
барды.
Ул барып җиткəндə автоинспекция хезмəткəрлəре,
Рəсүл эшлəгəн оешманың директоры Алис Рамазано-
вич һəм тагын кемнəрдер юл һəлакате булган урынны
тикшерəлəр иде. Автоинспекция начальнигы аның каршы-
сына килеп, юл һəлакəтенең ничек килеп чыгуын кыскача
гына аңлатып бирде. Рəсүлнең машинасының тəгəрмəч
эзлəре ярылып ята иде. Сул якның тəгəрмəч эзе тигез, ə
уң якныкы кинəт боргаланудан җирне сөреп барган. Маши-
на юл читендə ауган килеш ята. Аның кабинасы изелгəн.
Тəрəзə пыялалары ватылып беткəн.
Автоинспекторлар, машинаны тикшереп, төп сəбəпне
рульне тəгəрмəч белəн тоташтыручы торбаның ычкынып
китүеннəн, тəгəрмəчнең идарəне югалтуыннан күрделəр.
Каза күрүчелəрне “Ашыгыч ярдəм” машинасы хастаханəгə
Хəлим килгəнче үк алып киткəн икəн. Тик аларның хəлен
мондагыларның берсе дə ачык кына аңлата алмады.
Болай булгач, хəл бик үк яхшыдан түгелдер инде. Мондагы-
лар Хəлимгə бөтен чынбарлыкны сөйлəп бетермилəрдер.
Хəлимне тагын дулкынлану билəп алды. Аның бу җирдəн
тизрəк китəсе килде. Хастаханəгə барырга кирəк! Аның
хəлен, йөзендəге үзгəрешлəрне автоинспекция начальни-
гы күреп торган, булса кирəк. Хəлим машинасына утырган
вакытта, янына килеп:
– Хəлим абый, үзең генə руль артында кайта алырсыңмы
соң? – дип сорады.
Хəлим, баш кагып кына, кайтачагын белдерде.
Ул хастаханəгə килеп кергəндə, табиблар да Рəсүл
янындалар иде, Фəрзинə дə килеп җиткəн икəн. Аның
елау дан күзлəре шешенеп беткəн. Рəсүл əле булса аңына
килмəгəн. Табиб аның кан басымын үлчəгəннəн соң, рент-
генка дип, носилкага салып алып киттелəр. Рəсүлнең
нинди хəлдə ятуын күргəч, Хəлимнең шиклəнүлəре тагын
да арта төште. Ул, Рəсүлне уятырга тырышып, үзенчə
иң мөһим булган хəлне ачыкларга тырышты, янəсе,
кул-аякларының хəрəкəте бармы, юкмы? Тик улы гына
күзлəрен ачмады.
Кабул итү бүлегендə Рəсүлнең монда нинди хəлдə
килеп элəгүен сораша торгач, бер санитарка аның өч
сəгать ярымнар элек китерүлəрен сөйлəде. Аны коридор-
да, салкын бетон идəнгə, күлмəкчəн килеш салып, калды-
рып киткəннəр икəн. Шул вакыт буена ул бетон өстендə
яткан. Кемдер, аны танып алып, тавыш күтəргəн. Шун-
нан соң гына табиблар килеп аны карый башлаган. Əгəр
теге танышы килеп чыкмаган булса, бəлки, ул ярдəмнең
бөтенлəй кирəге дə калмаган булыр иде.
Рентген нəтиҗəлəре өлгергəч, Хəлим табиб янына
керде. Өмет белəн күзлəрен табибка төбəде. Табиб рент-
ген рəсемнəрен кулында əйлəндерде-əйлəндерде дə
өстəлнең икенче ягына алып куйды. Хəлимгə күтəрелеп
карамыйча гына, Рəсүлнең хəле бик үк өметле түгеллеген
əйтеп бирде. Хəлимгə басып торган идəне дə селкенгəндəй
тоелды. Тик ул үзен тиз кулга алды:
– Имгəнү дəрəҗəсе ничек? Ышаныч бөтенлəй үк юкмыни
инде? – дип, иң авыр сорауны бирде.
– Рентген нəтиҗəлəре күрсəтүенчə, Рəсүлнең муен
өлешендəге умыртка сөяге сынып, урыныннан кузгалган.
Умыртка сөягенең сынуы ул үзе генə əллə ни куркыныч
тудырмый, тик ул сынып урыныннан күчкəндə арка миен
зарарлавы куркыныч. Умыртка сөяген урынына утыртып,
беркетеп куйгач, ялгана, сөяк бит инде ул. Ə менə арка
миенең үз функциялəрен тулысынча башкаруы төрлечə
булып калуы бар, – дип, кыскача гына аңлатырга тырыш-
ты табиб, – тик шулай да, мөмкин булганның барысын да
эшлəячəкбез. Бүген үк башкалага шылтыратып, хəлне
аңлатабыз, бəлки, аннан күчмə бригада килеп, ашыгыч
операция ясасалар, хəл яхшы якка үзгəрер, дигəн ышаныч
бар, – диде.
Хəлим табиб яныннан бик тə кəефсез килеп чыкты.
Фəрзинəгə: “Əлегə берни дə ачык кына əйтə алмадылар,
башкаланың нейрохирургия бүлегеннəн табиблар чакыр-
табыз, диделəр”, – дип аңлатты.
Бу вакытта инде Рəсүлне реанимация бүлегенə кертеп
салганнар иде. Ул аңына килеп бетмəгəн, саташкалап ала.
Үзенең юл һəлакатенə дучар булып, нинди зыян алганын
да аңларлык дəрəҗəдə түгел. Хəлим Рəсүлнең имгəнүен
умыртка сөягендə генə дип аңлаган булса да, алай гына
бетмəгəн икəн. Егетнең башы да нык кына җəрəхəтлəнгəн
булып чыкты. Шəфкать туташлары аның башын бəйлəп,
белəгенə системалар куйды.
Рəсүл турында кемнəндер ишетеп, Айнур йөгереп
килеп керде. Дустының хəле бик җитди икəнен күреп,
болай да булмаган кəефе бөтенлəй кырылды. Эндəшеп,
сөйлəшергə тырышып караса да, барып чыкмады. Рəсүл
бер сүз дə эндəшə алмады, хəтта Айнурны танымады да.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (3)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: