Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 март 2023, 09:25

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (2)

Көннəрнең берсендə хакимият башлыгы Хəлим Гафаровичны да үзенə чакырып алды.– Синең улың Рəсүлне районның бер оешмасына баш инженер итеп куярга, дигəн фикер бар иде, бу хакта ничек уйлыйсың? – диде.

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (2)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Районда да тормыш авырлаша 
Уйламаганда-көтмəгəндə дигəндəй, районның хакими-
ят башлыгын алыштырдылар. Бу вакыйга күплəр өчен
көтелмəгəн хəл булса да, кайберəүлəр моның шулай
буласын алдан ук сизенə иде. Алар хəтта бу үзгəрешне
якынайтуга ярыйсы гына өлешлəрен дə керттелəр... Яңа
башлык урып-җыю чоры алдыннан гына яңа вазыйфасына
кереште. Беренче көнне эшкə килгəч, башта бераз каушап
калгандай булды. Эшне нидəн башларга соң? Билгеле,
барлык көчне салып, урып-җыю кампаниясен уңышлы
башкарып чыгарга кирəк.
Хакимият коллективы үз эшенең бөтен нечкəлеклəрен
белгəн тəҗрибəле кешелəрдəн тора. Алар белəн уртак
тел табарга кирəк. Яңа башлык янына элек районның
җитəкче органнарында эшлəп, лаеклы ялга чыккан пенси-
онерлар да ешрак керə башладылар. Ул аларның кайбер
киңəшлəренə колак салыштыра башлады. Билгеле, элек
җитəклəгəн бəлəкəй генə коллектив белəн район күлəмен
чагыштырып булмый инде. Анда башкарып килгəн эшлəр,
аның əлеге бурычларының бер бəлəкəй генə өлешенə тиң
булыр иде.
Бурычлар зур иде. Районда авыл хуҗалыгыннан
башка тармаклар юк. Авыл хуҗалыгын хезмəтлəндерүче
берничə вак кына оешма бар. Район үзəгенең бөтен ци-
вилизациясен шулар тəшкил итə. Билгеле, бу база белəн
генə үзфинанслау сəясəтен алып бару мөмкин түгел. Яшь
белгечлəр бармак белəн генə санарлык. Тəҗрибəле ак-
сакаллар да сүзне шул якка таба алып баргач, үзе дə бу
сəясəт белəн ныклап торып шөгыльлəнергə кирəклеген
аңлады, булса кирəк. Димəк, районда эшлəргə яшь
белгечлəрне җəлеп итəргə кирəк. Заман, иске карашлар-
дан баш тартып, яңача ысуллар белəн идарə итүне сорый.
Моның өчен белгечлəр дə яңача фикерлəүгə таянып эшли
торган булырга тиеш.
Бу юнəлештə беренче эше соңгы елларда югары уку
йортларын тəмамлаган яшь белгечлəрне барлаудан баш-
ланды. Бу төркемгə былтыр гына институтны тəмамлап,
шəһəрдə эшкə урнашкан Рəсүл белəн Айнур да керə иде.
Хакимият башлыгы үзенең урынбасарлары белəн əлеге
төркемне кат-кат карап чыккач, кайсына нинди вазыйфа-
лар йөклəтергə мөмкин булуны барлап тордылар.
Беренчелəрдəн булып, Айнурга район оешмаларының
берсен җитəклəргə дигəн тəкъдим килде. Айнур озак уйлап
тормады. Үзенең туган районы, монда шəһəрдə тулай
торакта яшəгəнче, өендə əтисе-əнисе янында булыр.
Бер-ике айлап вакыт үтүгə инде ул үзлəренең райо нына
кайтып, яңа вазыйфада эшли дə башлады.
Көннəрнең берсендə хакимият башлыгы Хəлим Гафаро-
вичны да үзенə чакырып алды.
– Синең улың Рəсүлне районның бер оешмасына баш
инженер итеп куярга, дигəн фикер бар иде, бу хакта ничек
уйлыйсың? – диде.
Рəсүлнең əтисе мондый үзгəреш булуы ихтималлыгын
белə иде, билгеле. Үз фикерен турыдан-туры ачык кына
белгертəсе килмəсə дə:
– Ул – балигъ булган кеше инде, мин аңа үземнең фи-
керемне ирексезлəп тага алмыйм. Əгəр дə аңа шундый
тəкъдим була икəн, ул үзе хəл итə инде. Үзе ризалашып,
монда кайтып эшкə урнаша икəн, без аңа шат кына булыр
идек, – дип, икелəнүен белдерде.
Шулай да башлык Хəлим Гафаровичның Рəсүлне монда
кайтартуга каршы түгеллеген аңлады.


Яңа эшкə кайткач
Айнур районга эшкə кайтып киткəч, Рəсүлгə бөтенлəй
күңелсез булып калды. Эшкə чыгып киткəндə дə, кайткан-
да да бүлмəдə берүзе, сөйлəшер кеше дə юк. Əллə инде
шуңа күрə, үзенең күп вакытын эшкə юнəлтте. Тулай то-
ракта, бер бүлмəдə берүзе нишлəргə белмичə ятканчы,
кешелəр арасында булырга тырышты. Бүлмəгə төнлə
йокларга гына кайта торган булды. Шуңадырмы, эше дə
яхшы гына барды. Лəкин көннəрдəн бер көнне аңа да
туган районыннан чакыру килде.
Айнур районга кайтып эшли башлагач, Рəсүл үзенə дə
шундый тəкъдим булуын телəгəн иде кебек. Чөнки Луи-
засы анда бит. Кайтып, эшкə урнашса, көн саен очрашып
торырга мөмкинлек булачак. Күрче əле! Язмыш аларга
үзе җаен чыгарып тора түгелме? Ə икенче яктан, монда
уңышлы гына башлаган эшен калдырып китүе дə бик авыр
булачак. Коллективка иялəшкəн иде ул, алар да аны үз
итеп, үз кешелəре кебек кабул иттелəр. Сергей Павлович
белəн дə мөнəсəбəтлəре дусларча җылы иде. Бу ничек
булып чыга соң əле? Сергей Павловичка: “Мин сездəн
китəргə булдым инде”, – дисəм, ул моны ничек кабул итəр
икəн? Дезертирлык кебегрəк килеп чыга түгелме соң?
Менə шулай ике ут арасында калгандай хис итте Рəсүл
үзен. Уйлана торгач, барыбер туган ягына, Луизасы янына
кайту телəге өстенлек алды.
Эштəн китүенең сəбəплəрен барысын да Сергей Пав-
ловичка сөйлəп бирергə кирəк иде. Җитəкче, гадəттəгечə,
аны бүлдерми тыңлап утырды.
– Бу карарга килү җиңел булмады, – дип дəвам итте
Рəсүл, – коллективка да иялəшкəн идем, сезнең белəн
эшлəве дə минем өчен бəхет кебек иде. Тик мин башка-
ча булдыра алмыйм, ничек тə аңларга тырышыгыз мине,
Сергей Павлович, – дип сүзеннəн туктап калды. Бүлмəдə
чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты. Түрəнең руч-
касы белəн өстəленə суккалап алган тавыш кына ишете-
леп кала иде. Ниһаять, Сергей Павлович башын Рəсүлгə
таба күтəрде дə беравык аңа текəлеп калды. Шуннан
көрсенеп куйды:
– Белəсеңме, Рəсүл, əгəр дə синең моннан эштəн китүең
башка сəбəплəргə бəйле булса, мин беркайчан да ри-
залык бирмəс идем. Бу очракта синең юлыңа мин генə
каршы төшеп, берни дə кыра алмыйм. Сиңа чын күңелем
белəн уңышлар телим. Ə минем өчен синең китүең бик зур
югалту, билгеле. Мин үземне бу минутта бер канаты кае-
рылган кош кебек хис итəм, – диде.


* * *
Менə шулай итеп, язмыш аны Луиза белəн тагын оч-
раштырды. Балачакта бергə таптаган сукмаклардан тагын
бергəлəшеп йөрергə насыйп итте. Рəсүлнең кайтуына иң
шатланганы Луиза булгандыр. Əйткəндəй, аларның бит
хəзер көн дə очрашырга мөмкинчелеклəре булачак. Эштəн
кайтып, аның турында уйлап, мендəр кочаклап утырулар
артта калды, дигəн сүз бит.
Болай булгач, барысы да үзеннəн-үзе уңай якка хəл
ителə. Юк, алай гына түгелдер ул, аларның бер-берсенə
булган шундый саф, эчкерсез мəхəббəтлəре аларны
бəхетле итү өчен юл яра торгандыр. Ничек булса да, иң
мөһиме – алар тагын бергə. Бəхетнең моңардан да зуры-
сы булуы мөмкинме соң?!
Рəсүл дə шат, канəгать иде. Тик менə ничек эш баш-
лап җибəрер, таныш булмаган коллектив, ят йөзлəр.
Аларның күбесе əле аңа шиклəнеп тə караячак бит инде.
Ул эшлəргə дип кайткан оешма авыл хуҗалыгы оешмала-
рын хезмəтлəндерə иде. Машина-трактор паркларының
төзеклегенə дə җаваплы. Ə аларның матди-техник базасы
күзгə күренеп йомшарды.
Оешманың директоры Алис Рамазанович Рəсүлне,
ярый, эшлəп карыйк, дигəн кебек кырыс караш белəн
каршы алды. Территория, цехлар белəн таныштырып
йөргəндə дə кəефе юклыгы күзгə чалынып тора иде.
Артык куаныр урын да юк шул. Кая гына барсаң да, кайсы
цехка керсəң дə, җитешсезлеклəр бихисап күп, əле тегесе
җитми, əле монысы, дигəндəй.
Директорның сөйлəвенə караганда, бүген авыл
хуҗалыгы оешмаларының трактор-комбайннарны монда
китереп ремонтлатып алдырырлык кына да акчалары юк.
Менə шундый шартларда оешманы эшлəтеп барыр-
га, хезмəткəрлəрне эш белəн тəэмин итəргə, вакытында
хезмəт хакын да түлəп барырга кирəк. Əлеге икътисади
тотрыксыз заманда, оешма тагын күпме вакыт чыдый
алыр? Билгесез.
Директор белəн танышып чыкканнан соң Рəсүлнең
күңелен тирəн борчу билəп алды. Җитəкченең битараф-
лыгы, оешманың ышанычсыз күренүе дə үз тəэсирен кал-
дырды, булса кирəк.
Рəсүл, ирексездəн, үзе эшлəп киткəн урынны əлегесе
белəн чагыштырды. Чагыштыру, билгеле инде, район
файдасына түгел иде.
Тик нихəл итəсең, артка юл юк, җигелергə, булдыра
алган кадəр эшлəргə кирəк.

Баш механик
Бу оешмада Илнур да биш-алты ел тирəсе эшлəп йөри.
Ул монда махсус уку йортын тəмамлап, юллама белəн
кайтып урнашкан иде. Эшендə ул да түбəннəн, сле-
сарьдан башлаган иде. Тырышлыгын күреп, хезмəтендə
күтəрə бардылар. Əлеге көндə баш механик вазыйфасын-
да. Оешмага баш инженер кирəклеге билгеле булгач, бу
вазыйфада үзен күргəн иде ул. Беркем дə тəкъдим итеп
сүз кузгатмаса да, күңеле белəн ышанып көтə иде моны.
Тик күпме генə көтсə дə, бу тəкъдим яңгырамады. Илнур
хəтта пошалана ук башлады, янəсе, нигə озакка сузалар
икəн инде.
Беркөнне баш инженер вазыйфасына əлегə шəһəрдə
эшлəп йөргəн, кеше кайтырга тиеш, дигəн хəбəрне
ишеткəч, башта ышанмый торды. Нишлəп Илнур түгел?!
Хəзер нишлəргə? Бу вазыйфага сорап керə торган түгел
бит. Мондый урынга өстəн тəкъдим ителгəн очракта гына
элəгергə була.
Икенче көнне директорның бер яшь кенə егет белəн цех-
лар буйлап йөрүен күргəч, барысы да аңлашылды. Болай
булгач, өметне өзгəндə дə була икəн. Тик Илнур əлегə хы-
ялыннан ваз кичəргə ашыкмады. Ничек кенə булса да, бу
вазыйфада мин эшлəргə тиешмен, дип уйлады ул.
Ə Рəсүл каршылыклы тойгылар белəн эш башлады.
Билгеле, башта җиңел булмады. Авыр чакларында элек
үзе эшлəп киткəн коллективны, җитəкчесе Сергей Павло- 
вичны еш кына исенə төшерə иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (2)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: