Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 март 2023, 08:54

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (1)

Рəсүл бəлəкəй капканы ачып, йортка кереп тə өлгерə алмады, əнисе Фəрзинə каршысына йөгереп чыгып, кочаклап алды. – Улым кайткан бит! Бик озак кайтмый тордың, сагынып беттек бит үзеңне! – дип тезеп китте.Ул гел шулай инде, хəтта атна саен кайтсаң да шулай дияр иде...

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (1)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (1)

Хастаханəдə
Бу төндə Рəсүл тагын йоклый алмады. Төн буена
күзлəрен шар кебек ачып ятты. Табигать бер дə
кирəкмəгəнгə генə җир йөзендəге тереклеккə төн йокысы
бирмəгəн шул. Төнлə йокламагач, икенче көнгə кəефең
дə булмый, яшəүнең матурлыгын да тоймыйсың. Кайсы-
бер бик арыган көннəрдə, таң алдыннан гына черем итеп
алгалый иде Рəсүл. Анысын да йокы дип атарлык түгел.
Күзе йомылып, оеп китүгə əллə нинди куркыныч төшлəр
бимазалый башлый да, шыбыр тиргə батып, куркып уянып
китə. Ə уянгач, үзенең төшендəге вакыйгаларга караган-
да да аяныч хəлдə ятуын аңлап, бөтенлəй төшенкелеккə
бирелə...
Шулчак шəфкать туташы палатага керде дə, утны кабы-
зып, авыруларны уятып чыгып китте. Рəсүл белəн бер па-
латада ятучыларның хəллəре төрлечə. Шəфкать туташы
чыгып китүгə, алар шыбыр-шыбыр урыннарыннан тора
башлады. Биш кеше арасында Рəсүл кебек кузгала алмый
ятучылар тагын берəү генə иде. Рəсүлгə караганда байтак
кына олырак булган Таһир абый. Ул төнлə яхшы йоклый,
шуңа да башкаларны тыныч кына күзəтеп ята.
Рəсүл, төнге тыныч вакытта да йоклый алмаганны, бу
ыгы-зыгыда, билгеле, йоклап ята алмады. Ул да күзлəрен
ачып, башкаларның ары-бире йөрүлəрен карап ятты.
Аның бар булган хəрəкəтлəре: куллары йөри дə күзлəре
күрə һəм сөйлəшə ала иде. Əллə шушы уйларыннан, əллə
тəненең сызлануларыннан чыраен сытып куйды.
Тəрəзəгə күз салды. Тышта яз хакимлек итə. Көннəрнең
җылынуы тəрəзə аша да сизелə инде. Хəтта көндезлəрен
палатада эссе булып, тын алуы да авырлаша.
Əнə, тышкы якта тəрəзə төбенə ике чыпчык килеп кунды.
Пыяланың эчке ягында кемнəр, нишлəп яталар? Нинди
кеше язмышлары?.. Кошлар өчен барыбер. Салкын кыш-
лар үтеп, җылы язларның җитүенə куанып, чырык-чырык
чырылдашып, бер берсенə кагылгалап, үзлəренең куа-
нуларын белдерергə тырышалар. Бүген көн шыксыз иде,
төн буена да, əле иртəн дə кар катыш яңгыр явып тора.
Кояш та күренмəгəч, палатада җан өшеткеч күңелсезлек.
Бəлки, шуңадыр инде, чыпчыклар да, йоннарын кабартып,
томшыкларын канат астына тыгып, тынып калдылар.
Рəсүлгə башка көннəрдə аларның уйнавын көнлəшеп
күзəтə иде. Их, минем дə аларныкы кебек канатым булса,
аякларым йөрмəсə дə, табигатьнең гүзəллеген күзəтеп,
җир өстеннəн очып үтəр идем, дип хыяллана иде ул. Юк
шул, алай булмый... Табигать җир йөзендə яшəр өчен
адəм балаларына аяк-куллар һəм башка əгъзалар биргəн,
ə кошларга – канат. Аларның берсен икенчесенə алышты-
рып булмый шул...
Ул шулай уйларына бирелеп ятканда, палатага табиблар
белəн шəфкать туташлары килеп керде. Һəрбер авыруның
янына килеп, бер тəүлек эчендə нинди үзгəрешлəр булуын,
билгелəнгəн даруларның ничек тəэсир итүен белештелəр,
кирəк булса бүтəн дарулар да билгелəделəр.
Аннан Рəсүл янына якын ук килеп бастылар да, төнне
ничек үткəрүе турында сораша башладылар. Бүлек
мөдире, баш невропатолог Рəфис Зəкиевич Рəсүлнең кул-
ларына, аякларына үзенең инструментларын тидергəлəп,
үзгəрешлəрне чамаларга тырышып караса да, башка
көннəрдəге кебек үк икəнлеген аңлагач, аларны тиз генə
җыеп алды.
– Бүген ничек йокладың? – Авырткан җирең юкмы? –
дип, Рəсүлнең авыртуны сизмəвен белсə дə, сорап куйды.
– Юк, авырткан җирем дə юк, – диде Рəсүл күңелсез
генə, битарафлык белəн. – Йоклавыма да зарлана ал-
мыйм, ярыйсы гына йокладым, – дип алдашты ул. Дөресен
сөйлəсə, тагын дару бирерлəр, дип курыкты. Күпме вакыт-
лар ятып, дарулардан да бик бизгəн иде.
Табиблар чыгып китүгə авыруларны иртəнге ашка ча-
кырдылар. Палатада Таһир белəн Рəсүл икесе генə калды.
Озакламый аларга да ашарга алып керделəр.
Рəсүлне əтисе Хəлим белəн əнисе Фəрзинə чиратлашып
карый, чөнки икесе дə эштə, озак вакытка китə алмыйлар.
Рəсүл бигрəк ярдəмгə мохтаҗ кеше булып калды шул,
кешедəн башка кулына кашык тотып, бер кабым аш та
каба алмый. Таһир абыйны исə кызы Илсөяр карап торды.
Рəсүлнең тамагына бөтенлəй диярлек ризык бармады.
Менə ничə айлар инде аның сəламəт вакытындагыча бер
генə мəртəбə дə ашый алганы юк. Тамагы ачыкканын да
сизми. Хастаханə ашын яратмый торгандыр, дисəң, ту-
ганнары өй ашлары да əзерлəп алып килеп тора инде,
югыйсə, тик Рəсүл аларны да ашый алмый.
Таһир абыйның умыртка сөягенең зарарланган урыны
биле турысында булган, шуңа күрə аның аяклары
хəрəкəтлəнмəсə дə, куллары элеккечə үк эшли. Рəсүлнең
дə умыртка сөяге зарарланган, тик аныкы җилкə-муен
тирəсенə туры килгəн. Менə шуңа да инде аның куллары
бөтенлəй хəрəкəтлəнми диярлек иде.
Рəсүлгə бүген дə аш бармады. Əнисе аңа нибары ике-
өч кенə кашык шулпа каптыра алды. Аннан соң инде
егет башын стенага таба ук борып ятты. Улы ашамагач,
əнисенең болай да булмаган кəефе тагын да төште:
– Улым, əзрəк тамагыңа капсаң, терелүеңə бер
адым булыр иде, əзлəп булса да ашарга тырыш, – дип
күндерергə тырышса да, нəтиҗəсе булмагач, ризык ларны
суыткычка илтеп куйды...


Эшкə урнашкач
...Рəсүл авыл хуҗалыгы институтын тəмамлап, инже-
нер-механик һөнəре алып чыккан иде. Эшкə шəһəрдə
калды. Зур гына транспорт оешмасында механик булып
эшли башлады. Бирелеп, белемен оста итеп кулланып,
яхшы гына эшлəп китте. Техниканың торышы да, сыйфа-
ты да күзгə күренеп алга китте. Ватылып рейска чыкмый
калган машиналар кими барды. Əлеге үзгəрешлəрдə,
билгеле, яшь механик Рəсүлнең өлеше сизелерлек иде.
Аның шулай эшенə җаваплы каравы, машина йөртүчелəр
арасында гына түгел, ə оешманың җитəкчелегендə дə
аңа булган ышанычны ныгытты. Шулай итеп, ул өметле
белгечлəр рəтенə керə барды.
Оешма җитəкчесе, бүген-иртəгə лаеклы ялга китəчəк
баш инженер урынына кемне билгелəргə дигəч, Рəсүлгə
тукталып калды. Бу вакытта Рəсүлнең биредə эшли баш-
лавына бер генə ел булып килə иде. Сергей Павлович бу
турыда əйткəч, егет беравык югалып калды. Əйтүе генə
җиңел, баш инженер булырга! Механик булып, машина-
лар арасында, водительлəр һəм слесарьлар белəн генə
буталу түгел бит инде ул. Беренчедəн, баш инженер –
җитəкченең беренче урынбасары да, моның өчен коры
техниканы белү генə җитми, əлбəттə. Беренче чиратта,
оештыру сəлəте, тормыш тəҗрибəсе җитəрлек дəрəҗəдə
булырга тиеш. Ə аңарда бу сыйфатлар бармы соң əле?
Бəлки, бу җаваплы эшкə алынырга иртəрəктер?
Сергей Павлович, Рəсүлнең эчке кичерешлəрен аңлап,
аны ашыктырмады.
Ниһаять, Рəсүл:
– Сергей Павлович, мин бу кадəр дə җаваплы вазый-
фага ризалаша алмыйм, – диде. – Үзегез күреп торасыз
бит, əле бу вазыйфага да өйрəнеп кенə килəм, тəҗрибəм
җитмəс, дип уйлыйм. Булдыра алмастай эшкə тотынып,
сезнең ышанычны аклый алмыйча, йөзегезне кызарта-
сым килми, – дип, бу турыда сүзне тизрəк бетерəсе килеп,
башын читкə таба борып тынып калды.
Сергей Павлович Рəсүлнең шулай кискен генə яңа ва-
зыйфага каршы килүенə күтəрелеп бəрелмəде. Урынын-
нан торып, тəрəзəгə таба барды да, урам якны күзəтə
башлады. Кыска гына бер мизгелгə аңа икелəнү кебек бер
хис кергəндəй булды, бəлки, Рəсүл хаклыдыр, бу эшкə
алынырга аңа əле иртəрəктер? Тик бу икелəнү озакка бар-
мады. Аңа үзенең дə тормышның бу сукмакларын үтүе
исенə төште. Ул да хезмəт юлын шулай башлаган иде бит.
Рəсүлнең шунда ук ризалашмавына артык исе дə китмəде.
Шунда ук ризалашса, киресенчə, сагайтыр иде, карьерага
омтыла торган егет икəн, дип уйларга мөмкин булыр иде.
Иң мөһиме – Рəсүлдə ничек тə үзендə булган ышанычын
ныгытырга кирəк. Егет бит өметле күренə.
Ул ашыкмый гына урынына килеп утырды да:
– Рəсүл Хəлимович, син тиз генə баш тартырга ашыкмый
тор əле. Безнең өчен иң мөһиме – синең эшкə булган на-
муслы карашың, эшеңне башкарырга җитəрлек белемең.
Соң, уйлап кара, кем җитəкче булып туган? Боларның ба-
рысына да тормыш өйрəтə, дускай, тормыш. Менə синең
əле уңайсызланып кына мин тəкъдим иткəн эштəн баш
тартуың да синең булдыклылыгыңны күрсəтə. Башка
берəүгə шушы вазыйфаны тəкъдим ит иде əле! Ул, бу
эшне башкара алуын уйлап та тормастан, тизрəк ризалы-
гын биреп калырга ашыгыр иде. Син бит алай итмəдең,
озак уйладың. Димəк, син эшнең җитдилеген дə, авырлы-
гын да уйладың, иң мөһиме – үзеңə тəнкыйди күзлектəн
карый белəсең. “Мин барысын да эшли алам”, – дип
күкрəк суга торганнардан түгелсең. Сине ашыктырмыйм,
иртəгə кадəр уйла, – дип, бүгенгə бу турыда сөйлəшүнең
бетүе турында аңлаткандай, телефон трубкасына үрелде.
Рəсүл, саубуллашып, җитəкченең бүлмəсеннəн чыгып
китте.
Егеткə бу минутта бик авыр иде. Тик иртəгəгə кадəр
нинди дə булса бер карарга килергə кирəк инде.
Институтта алар авылдашы Айнур белəн бергə укыды.
Укып бетергəннəн соң, ул шəһəрдə калгангамы, Рəсүлнең
дə монда каласы килде. Биш ел буе бер бүлмəдə яшəп,
дуслашып беткəннəр иде. Айнур төзелеш оешмаларының
берсендə баш механик булып эшли. Яшəргə дə тагын
икесе бер бүлмəгə урнаштылар. Эшчелəр тулай торагын-
да Айнурның бер танышы комендант булып эшли икəн.
Рəсүл, эштəн кайтып, тиз генə киемнəрен алыштырды
да, Айнур кайтканчы ашарга берəр нəрсə əзерлəп алыйм
əле дип, кухняга чыкты. Тулай торакта күплəре гаилəлəре
белəн яши иде. Рəсүл чыкканда, анда ике хатын ашарга
əзерлəп йөри иде инде.
Бəрəңге пешкəлəгəнче Айнур да эштəн кайтып җитте.
Өстəлдə җылы ризыкны күргəч, кəефе күтəрелеп, җырлап
ук җибəрде. Ашаган вакытта Рəсүл дустына бүген Сер-
гей Павлович белəн сөйлəшүе турында сөйлəде. Айнур,
аңлап бетəр-бетмəстəн үк, аны ризалашырга кыстый баш-
лады.
Шулай инде, аңа эшлисе түгел бит. Чит кешегə киңəш
бирүе җиңел инде ул. Юкка гына “үзеңнеке үзəктə” дип
əйтмəгəннəр. Рəсүл хəтта аңа əзрəк үпкəлəп тə куйды. Тик
шулай да бу сөйлəшүдəн соң Рəсүл Сергей Павловичның
тəкъдимен кабул итеп, яңа вазыйфага ризалашырга карар
кылды.
Тамак туйдырып алганнан соң Айнур табак-савыт юарга
чыгып китте. Рəсүл өстəлне җыештырып калды. Күп тə
үтмəде, ишек шакыдылар. Əкрен генə Роза килеп керде:
– Исəнмесез, егетлəр? – дип, ишекне əкрен генə япты.
– Егетлəр, дисəм, монда бер генə егет икəн. Əллə Айнур
өйдə юкмы?
Рəсүл тизрəк Айнурның кайда икəнлеген əйтеп калырга
ашыкты:
– Өйдə ул, өйдə, тик əле кухняда, хəзер кереп тə җитəр
инде, – диде.
Ул арада җырлый-җырлый Айнур да килеп керде. Са-
вытларны тезə-тезə:
– Кунак та бар икəн, иртəрəк килсəң, менə табак-са-
выт юарга өлгерер идең. Əз генə соңлап йөрисең, Роза,
туташ, – дип шаяра-шаяра сөйлəнеп, Розаның килүенə
шатлыгын яшерə алмады.
Роза да югалып калмады:
– Кара əле, бер дə, иртəрəк килсəң, бергəлəшеп ашар
идек, дими, ə табак-савыт юар идең, ди бит əле! Үзлəре
ашадылар, үзлəре юсыннар əле, дип, карап торып, син
юып бетергəндə генə килеп керергə булдым, – дип шаярт-
ты. – Аннан, ярар, өйрəнə торсын əле, гаилə коргач кирəге
чыгып куяр, дип уйладым. – диде.
Шулай көлешə-көлешə бераз вакыт үтүгə, Айнур ки-
енеп алгач, алар икесе бергə чыгып та киттелəр. Рəсүл
көнлəшкəндəй моңсу гына карап калды. Айнур белəн Роза
күптəн, хəтта Айнур институтта укыган вакытыннан бирле
йөрилəр инде. Исəплəре озакламый өйлəнешергə охшап
тора кебек.
Кинəт кенə сөеклесе, авылдашы Луиза исенə төште.
Шул мизгелдə аны бик нык сагынганын аңлады. Айнур-
лар кайчан бер-берсен сагыналар, шунда очраша ала.
Ə Рəсүлгə очрашуларны зарыгып, сагынып кына көтəргə
туры килə. Чөнки Луиза табиблыкка башка шəһəрдə
укыды. Укып бетергəч тə районга эшкə кайтып китте. Хат-
лар килеп тора торуын, тик хискə сусаган яшь йөрəкне са-
гыну хатлары гына җылытып бетерə алмый иде, билгеле.
Рəсүл, күптəн түгел генə укый башлаган романын
укый башлады, тик бер-ике битен укуга, үзенең берни дə
аңламавын төшенде. Чөнки уенда тик Луизасы гына иде.
Кызык, əлеге минутта ул нишлəп йөри икəн? Эштə микəн?
Əллə кайтты микəн инде? Бəлки, эштəдер əле, соңгы ха-
тында эшенең күплеге, аннан еш кына бик арып кайтуы ту-
рында язган иде бит. Соңгы тапкыр очрашуга да инде əллə
күпме вакыт үткəн кебек тоела. Институтта укып йөргəндə
икесе ике шəһəрдə булса да, ешрак очрашалар иде əле.
Бигрəк тə туган көннəрне калдырмадылар. Рəсүлнең
туган көнендə дус кызы Гөлназ белəн килеп тə җитəлəр
иде. Ə Луизаның туган көнендə, аның укыган шəһəренə
Рəсүл бара торган иде. Шунда була иде инде күңелле
мизгеллəр. Бер-берсен сагынышып очрашулар, туган
көннəре белəн котлаулар. Тик болар да бик тиз үтеп китə
иде шул. Укырга барасы булгач, икенче көнне бит кайтып
китəргə кирəк.
Эх, ул вакытлар... Гамьсез чаклар! Лекциялəргə барып
тыңлап, практик занятиелəрне үтəсең дə, башка эшлəрдə
уең да юк. Сессиялəрдə имтиханнарыңны гына уңышлы
тапшыр.
Эшли башлагач, дөнья бөтенлəй икенче икəн шул.
Башкарасы эшлəрең бармак белəн генə санап бете-
рерлек түгел, бихисап. Аның өстенə башкалар өчен дə
җаваплылык тора җилкəңдə. Яңа вазыйфага алынса
хəлнең бөтенлəй үзгəрəчəген аңлап, Рəсүл көрсенеп
куйды. Янында Луизасы булса, Рəсүлнең эше хакында
киңəшлəшерлəр иде дə бит...
Бүлмəдə боегып утырганчы дип, урамда йөреп керергə
булды. Ишек биклəп чыкканда, вахтер өстəлендəге хат-
ларны карый башлады. Бəлки, аңа да берəр хат бардыр.
Менə бит, юраганы юш килде, Луизадан хат килгəн булып
чыкты. Ишегалдына чыгып эскəмиягə утырды да конверт-
ны ачып, хатны укый башлады.
Луиза өстəн-өстəн генə үзенең эше турында язган.
Күбрəге Рəсүлнең хəллəрен сорашкан. Билгеле инде,
өзелеп сагынуы турында да сиздерми калмаган. Кайчан
кайтырга мөмкинчелек булачагын сорашкан. Шəһəрдə
яшəп алгач, авылга яңадан өйрəнергə кирəк була инде,
иялəшүе авыр, дигəн. Кыскача авыл хəллəрен дə язган
иде ул. Хатның азагында Рəсүлнең тизрəк авылга кайтуын
көтүен, күрешергə ашкынуын язган.
Сөйгəненнəн килгəн хатны укыгач, Рəсүлгə аның
белəн очрашкандай булып китте. Айнур белəн Розаның
бергəлəшеп чыгып китүен карап калганда кəефе кырыл-
са да, хəзер ул үзен яхшы хис итте, əйтерсең, Луиза үзе
Рəсүл янында утыра иде. Үзе дə сизмəстəн елмаеп куйды.
Көн матур. Бераз йөреп алу телəге белəн урыныннан
күтəрелде дə урам буйлап атлады.
Икенче көнне эшкə барганда да кəефе күтəренке иде.
Икелəнүлəре дə үткəн. Ярар, эшлəп карыйк əле əйдə,
кеше эшлəмəгəн эш түгел бит, өйрəнермен əле, дигəнрəк
уйлар белəн Сергей Павловичның кабинетына килеп
керде. Җитəкче, күтəрелеп карауга ук, Рəсүлнең кəефенə
карап, җавапның уңай булагачын чамалап өлгергəн иде
инде. Рəсүл ризалыгын белдергəч:
– Мин моның шулай булырына шиклəнмəгəн идем
дə. Ярый, Рəсүл Хəлимович, сиңа яңа вазыйфаңда яңа
уңышлар юлдаш булсын! – дип, кулын кысты.
Менə шулай башланып китте мəшəкатьле дə, тынгысыз
да яңа вазыйфасындагы хезмəт юлы. Рəсүл бу эшен дə
җиң сызганып, канатланып башлады. Сергей Павлович
күрсəткəн ышанычны да акларга, үзенең намусына да
тугры булып калырга кирəк.
Эш чыннан да бик мəшəкатьле булып чыкты, тиешенчə
башкарып барыр өчен, көн озынлыгы да җитми. Егет бик
еш кына караңгыларга кадəр эшеннəн чыгып китə алмый
иде.
Шулай да, ял көннəренең берсендə авылларына кайтып
килергə мөмкинчелек табылды. Аның кайтуына əти-əнисе
дə бик куандылар. Алар икесе генə яшəп, дөньяны алып ба-
ралар. Əтисе Хəлим күп еллар инде район хакимиятендə
эшлəп йөри. Эше зур төгəллек талəп итə. Шуңа күрə микəн
инде, күп вакытын, хəтта ял көннəрендə дə эшендə булыр-
га туры килə аңа. Рəсүлнең энесе Əлфит əлеге вакытта
хəрби хезмəттə. Ул анда ашкынып, үзе барырга тыры-
шып, хəтта институтта укуын да туктатып торырга булды.
Болай, хатларына караганда, хезмəте ярыйсы гына бара
булса кирəк.
Рəсүл бəлəкəй капканы ачып, йортка кереп тə өлгерə
алмады, əнисе Фəрзинə каршысына йөгереп чыгып, ко-
чаклап алды.
– Улым кайткан бит! Бик озак кайтмый тордың, сагынып
беттек бит үзеңне! – дип тезеп китте.
Ул гел шулай инде, хəтта атна саен кайтсаң да шулай
дияр иде. Хəл-əхвəл сораша-сораша өйгə таба атлады-
лар. Ял көне булуына да карамастан, əтисе, гадəттəгечə,
һаман эштə икəн əле.
Рəсүлнең тизрəк Луизасын күрəсе килə иде. Ашап-
эчеп алгач, шул телəк белəн урамга чыкты... Менə ул
озак күрешми торганнан соң ике яшь йөрəкнең татлы оч-
рашу мизгеллəре! Нинди лəззəтле бит алар! Чыннан да,
алар бер-берсен бик сагынышкан иде. Бүген алар бергə
яшəү турында да сүз кузгаттылар. Тик кайсы якта ныклап
төплəнеп калу турында килешеп бетə алмадылар. Чөнки
икесенең дə яраткан эшлəре бар, үз һөнəрлəре буенча ур-
нашканнар. Шулай да икесе бергə булырга сүз куештылар.
Луиза, шаян елмаеп:
– Рəсүл, Пушкинның “Руслан һəм Людмила” əкиятен-
дəгечə, хəтта мине “үлемсез Кащей” урлап алып китсə дə,
син мине эзлəп табып, аның кулыннан тартып алыр кай-
тыр идеңме? – дип, Рəсүлгə карады.
Егет кинəт җитдилəнеп китте, бераз вакыт эндəшми тор-
ганнан соң:
– Юк, Луиза, мин аның сине тартып алып китүенə юл
куймаячакмын. Əгəр дə хəл шулай килеп чыга икəн, аның
оясын табып, пыран-заран китереп, сине кочагыма алып
күтəреп кайтыр идем, – диде.
Алар икесе дə тынып калды. Рəсүл Луизаны сак кына ко-
чагына алды. Кыз да, сихри лəззəткə бирелеп, иркəлəнеп,
аңа елышты...

(Дәвамы бар.)

***

Хәниф Каюмов 1947 елда Балтач районының Богдан авылында туган. 1966 елда Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлап, ике ел укытучы булып эшли. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында икътисад буенча белем ала. Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлап, юрист һөнәренә ия була. Озак еллар Балтач район Советында, башка җаваплы вазифаларда эшли. Әдәби иҗат аның өчен электән үк чит түгел, ләкин лаеклы ялга чыккач, бу эш белән ныклап шөгыльләнә башлый.

Хәниф Гафур улы Агыйдел шәһәрендә яшәп иҗат итә. “Агыйдел чишмәләре” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы. Хикәяләре, шигырьләре Агыйдел шәһәренең “Ак калам”, Башкортстан һәм Татарстан матбугатында басылып тора. 2012 елда “Өмет” гәзите оештырган “Көлик әле бергәләп” дип аталган конкурста,   “Акчарлак” гәзите конкурсларында җиңеп чыга. 2022 елда Агыйдел шәһәренең Юрий Шурупов исемендәге әдәби премиягә лаек була.

 Үзнәшер юлы белән “Давыллы яңгыр” (2018), ”Корылык бәласе” (2019), “Һава торышы турында халык сынамышлары” (2021) китаплары дөнья күрде. “Тулпар” журналында аның “Язмыш белән тартыш” әсәре (2018,  № 6)  дөнья күргән иде.

Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (1)
Хәниф КАЮМОВ. Язмыш белән тартыш. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: