Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 март 2023, 13:46

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Тендер

Көтү чабансыз бер көндә юк булачак. Тендер игълан иттеләр.

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Тендер
Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Тендер

                                                                 Бүредән чабан куймыйлар.

Мәкаль.

«Сакчыл» акционерлар җәмгыятендә сарык көтүе көтүчесез калды. Чабан Карабай, көтмәгәндә, юкка чыкты. Чабан хезмәтен үтәгән этнең югалуы могҗизалы вакыйга булды. Үле гәүдәсен дә, тересен дә, хәтта  сөякләрен дә тапмадылар. Көтүчесез фермага кайткан кичне сарыклар бер тавыштан, хор белән “бә-бә-бә!” дип кычкырдылар. Тавышлары озак кына  бөтен тирә-якка яңгырап, ишетелеп торды. Моңа кадәр аерым сарыкларның  бәвелдәве генә ишетелә иде. Бүген, менә сиңа, сарыклар көтүе ансамбле чыгыш ясады диярсең. Ферма ветеринары бу хәлне көчле җил тәэсиреннән дип аңлатты. Көтүчеләрнең фикере икенчерәк иде.

Көтү чабансыз бер көндә юк булачак. Тендер игълан иттеләр. Соры Куян, моңа кадәр чучка көткән Акбай,  Бүре тендерда катнашырга теләк белдерде.

Вакыты җиткәч, тендер буенча утырыш башланды. Акционерлар җәмгыяте директоры, баш заказчы буларак, җыелышны ачып болай диде:

– Кызганычка каршы, җәмгыятьнең төп байлыгы булган сарык көтүебез көтүчесез калды. Безгә зур булмаган хакка  әдәпле генә чабан кирәк.  Карабай бездә озак кына чабан булды, артык эш хакы да сорамады. Сөяк ташласаң, hәрвакыт риза иде. Мәрхүмдер инде, җаны оҗмахта булсын.

Директор сүзен тәмамлаганчы ук, Соры Куян, беренче булып,  алгы тәпиен күтәрде:

– Мин чабан булырга телим. Сезнең көтү йөргән басуда кыр куяннары җитәрлек, күмәкләшкән яу кайтарган ди, халык мәкале, алар миңа булышырлар, хәтта көтүдә туган бәрәннәрегезне кадерләп үстерербез. Куяннарның тыйнаклыгын беләсез, барына ризалар.

– Ашаган белми, тураган белә ди. – Беренче булып баш бухгалтер сүз башлады: – Көненә ике бәрәңгегә ризасызмы? 

– Куяннар кишер ярата, кырдагы дусларымны да ач калдырасым килми, көненә ике бидрә кишер бирсәгез, мин риза, – дип җавап бирде сорыкай.

Директор бухгалтерга, тегесе директорга карады. «Әле май уртасы, кишер өч айдан гына өлгерә, базарда ифрат кыйммәт» дигәнне аңлата иде карашлары.

– Еллык эш хакын көз көне түләсәк, ризасызмы? – дип сорады директор.

– Куяннар бүгенге көн белән яши, ризалаша алмыйм, – диде сорыкай.

– Сезнең тәкъдимгә риза булалмыйбыз,  – диде директор.

Шуны гына көткән Акбай, койрыгын селкеп “вау-вау-вау” дип, бүлмәдәге тынычлыкны бозды. Залдагылар игътибар белән аңа таба борылды.

– Тыңлыйм, Акбай, сез мәрхүм Карабай белән яхшы таныш идегез, нинди шарт куясыз? – дип сорады директор.

– Көненә сарыкның бер боты, – диде Акбай.

– Сарык боты?!! – гаҗәпләнде директор. – Карабай сөяккә риза иде, сез бот хәтле бот таләп итәсез, артык кыйммәт түгелме, Акбай? – диде дә, бухгалтерга сораулы караш ташлады.

– Чучка көтүен мин дә сөяккә көттем, шуңа үзем шыр сөяккә калдым. Карабай да тире дә сөяккә калган иде, аны җил очырып алып китте, шуңа ни үле, ни тере гәүдәсен дә таба алмадыгыз, – диде Акбай. Хәлсезлеген белдереп, башын түбәнгә орды. Чыннан да, Акбай авызын ачса,  үпкәсе күренеп тора иде.

Баш бухгалтер директорга карады да, пышылдап кына:

– Сарык дүрт ботлы, калган өчесен кая куярбыз, риза булсак, – дип сорады.

Директор эндәшмәде, чыраен гына сыты, риза түгеллеге күренеп тора иде.

– Сезне ялласак, көзгә көтүнең яртысы гына калачак. Без риза түгел, сезне чучкалар көтә, – диде ул.

Хәлсезләнгән Акбай бар көченә:

– Сезгә сарыклар ансамбле аз күренде, чучкалар фетнәсен көтәсездер! – диде дә, залдан чыгып китте.

Тынлык урнашты. Бераз уйлап торгач, директор карашын залга юнәлтте. «Тагын тәкъдимнәр бардыр әле» дигәнне аңлатты аның карашы.

Иң артта торган бүреләрнең берсе, койрыгын бот арасына кыстырды да:

– Гомеремдә сарыкларны җитәрлек күрдем, калмык далаларында аларны бушлай куаладым, сездә дә бушлай куаларга риза, – диде.

– Бушлай көтәргә ризасызмы, – дип сорады директор, ишеткәненә ышанмаган сыман.

Сарыкларны көтү белән аларны куалауда аерма бармы, юкмы, директор абайламады,  аны тик «бушлай» сүзе кызыксындырды.

– Риза, риза, – кабатлады, ерткыч.

– Ай hай, ач көе көтү куып була микәнни? – гаҗәпләнде залдагылардан берәү.

– Кайгырма, бүре бер сарыкны йотса,  ике-өч атна «ач» тора ала, – диде кемдер, директор да, бүреләр дә ишетелмәслек итеп пышылдап.

Ерткыч ишетте шикелле.

– Көтү басуда була, анда аяк астында нигъмәтләр җитәрлек, шулар белән тукланырмын әле, – диде ул.

Аяк астындагы нигъмәтләр хезмәт хакына керми. Бүре тендерда җиңүче дип игълан ителде. Арттагы рәттәгеләр карарны алкышлап каршы алды.

Бу очракта бүредән чабан куймыйлар, дигән мәкальне искәртмәделәр, әллә инкяр иттеләр. Директорга очсыз хакка көтүче ялларга кирәк иде, көтәме, куалыймы, артык төпченеп тормады.

Сакчыллар илендә еш кына шулайрак була шул…

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Тендер
Нәдһәт ФӘТХИЕВ. Тендер
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: