Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 март 2023, 21:42

Мәгънәсез кануннар

Папуа – Яңа Гвинеядә ирләренә хыянәт иткән хатыннарның бармакларын кисеп, сөяркәләренә ашаталар, аннан соң «мәсхәрәләнгән»  ир хатынының сөяркәсенең башын чабып өзәргә  хокуклы.

Мәгънәсез кануннар
Мәгънәсез кануннар

Британиядә бер тапкыр кабул ителгән канун беркайчан да үзгәртелми һәм гамәлдән чыгарылмый. Йорк шәһәрендә шотландиялеләрне җәя һәм арбалеттан атып үтерүне рөхсәт иткән канун урта гасырлардан бирле һаман гамәлдә. Моны атнаның якшәмбедән кала башка көнендә эшләргә була. Лондонда XVI гасырдан бирле гамәлдә булган канун: «Хатыннарны 21.00 сәгатьтән соң кыйнарга ярамый, чөнки кыйналучының ыңгырашу авазы шәһәр кешеләренә йокларга комачауларга мөмкин». Бу канунны бозучылар хәзер дә өч айга җәмгыятькә файдалы эшкә тартыла. Король гаиләсе әгъзасы белән җенси мөнәсәбәткә керү дә, монарх сурәте төшерелгән марканы астын өскә каратып ябыштыру да дәүләткә хыянәт дип санала һәм кешене 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү ихтималы бар.

Кечкенә генә Андорра дәүләтендә 1984елдан бирле канун адвокатларны тыя. Нигезләмә мондый: юристлар акны кара дип тә исбатлый ала, шунлыктан алар судка кертелергә тиеш түгел.

Белоруссиядә фотога төшерү өчен кышын аюларны йокыдан уяту, боланнарга спирт эчертү һәм аларны тере килеш самолеттан ыргыту канун тарафыннан тыела.

Евросоюз илләрендә яшелчә кибете хуҗаларына формасы йөрәккә охшамаган җир җиләге һәм кытыршы кыяр саткан өчен  1000 еврога кадәр штраф салып була.

АКШта исә мәгънәсез кануннар буа буарлык. Флорида штатында су коену костюмыннан җырларга, номеры булмаган скейтбордта шуарга, кияүгә чыкмаган хатын-кызларга якшәмбе көнне парашют белән сикерергә ярамый. Майамида тавыш сигналы булмаган велосипедта йөрү тыела. Әлеге сигналны куллану исә шулай ук рөхсәт ителми. Чикагода янгын чыккан йортта ашап утырган өчен хөкемгә  тартулары мөмкин. Айовада, янгынга  чакыру килгәч, аны сүндерүчелар башта 15 минут күнегүләр үткәрергә, аңнан соң гына чыгып китәргә тиеш. Сент-Луиста янгын сүңдерүчеләр ут эченнән шәрә яки халат кигән хатын-кызларны коткарса, аларга 1000 доллар штраф салыначак. Нью-Джерсида ресторанда авызын чәпелдәткән кешене 40 тәүлеккә сак астына  алачаклар. Калифорниядә кимендә ике сыеры булмаган кешегә ковбой ботинкалары кию, бакаларны ялап карау тыела.

Израильдә велосипедта йөрү өчен таныклык кирәк. Шул ук илнең Хайфа шәһәре  комлыгына аюларны алып килү тыела. Таиландта  король сурәте төшерелгән  кәгазь акча басучыны күп  халык алдында чишендереп кыйнаячаклар. Папуа – Яңа Гвинеядә ирләренә хыянәт иткән хатыннарның бармакларын кисеп, сөяркәләренә ашаталар, аннан соң «мәсхәрәләнгән»  ир хатынының сөяркәсенең башын чабып өзәргә  хокуклы.

 

Фото: reactor.cc

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: