Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 март 2023, 11:40

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (5)

"Булдырдың, Хəния, халык бик яратты үзеңне", – диде Зөфəр, кызның кулын кысып...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (5)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (5)

(Дәвамы.)

17нче төймə
Академия театрына спектакль карарга баргач,
Хəниянең урыны хəрби киемле курсантлар янəшəсенə
туры килде. Егетлəрнең аның янында утырганы шак-
тый кыюлардан булып чыкты: спектакль башланган-
чы ук Хəниянең исемен, кем, каян булуын сорашырга
өлгерде. Үзлəре белəн дə таныштырырга онытмады: бу
өч егет Казан хəрби инженер училищесы курсантлары
икəн. Егетлəрнең читтəрəк утырганы, Илдар исемлесе
Башкортстаннан, əллə кай ягы белəн Хəниянең энесе
Салаватка да охшаган кебек. Хəния аңа күзлəрен ту-
тырып карады да, карашлары очрашуга, бит очына
кайнарлык йөгергəнен сизеп, керфеклəрен түбəн
төшерде...
Ярату хисе күңелгə канат куя, йөзлəргə йолдызлар
балкышы булып күчə, теллəрдə җыр булып тибрəлə.
Атна азагында күрешүлəр Хəния өчен дə, Илдар өчен
дə бəйрəмгə əйлəнде. Шимбə, якшəмбе көннəрендə
Казанның алар аяк басмаган урамы, бакчасы калма-
гандыр, сөйлəшеп сүзлəре бетми, уртак килəчəк ту-
рында хыялланулары салават күпере төслəренə кереп
җемелди.
– Мин үземне җырчы итеп кенə күз алдына китерəм,
– ди Хəния, Илдарның училище, театр турында сора-
шуларына җавап итеп. – Яңа елдан соң вокал бүлегенə
күчермəслəр микəн əле, килəсе шимбəдə мине комис-
сия тыңлап караячак. Син дə телəп тор, яме? – ди ул, ул
телəклəрнең чынга ашасына шушы минутта ук инанган
йөз белəн.
...Илдар училище алдында байтактан басып тора
инде. Тасма-тасма булып яуган кар бөртеклəренə
ияреп, Хəния йөгереп чыгар да, шатлыктан зыр-зыр
əйлəнеп, аны кочаклап алыр шикелле. Ишек ачыл-
ды. Аннан Хəниянең күзгə күренеп кечерəеп калган
гəүдəсе, маңгаена ук төшереп кигəн ак башлыгы астын-
нан яшьле күзлəре күренде. Үзенə таба атлаган Ил-
дарны абайлауга, кыз аның күкрəгенə килеп капланды
да, үтеп-сүтеп йөрүчелəргə дə игътибар итмичə, үксеп
еларга тотынды.
– Миннəн эстрада җырчысы чыкмый, диделəр,
тавышың да юк, диделəр, бернинди данныйларың юк,
диделəр...
Аны ни рəвешле юатырга белмəгəн егет, перчатка-
сын салып, сабый баланы тынычландыргандай, əкрен
генə башыннан сыйпады, кесəсеннəн кершəн кебек
ап-ак кулъяулык чыгарып, Хəниягə сузды.
– Үзеңə ышансаң, максат куйсаң, барысын да булды-
рып була! – диде ул хəрбилəрчə бер катгыйлык белəн.
– Тынычлан, əйтəм бит, телəсəң, дипломсыз да җырчы
була аласың. Телəк кенə булсын!..
Бераз тынычланырга өлгергəн Хəния, чəч учмасын
маңгаена төшереп, башлыгын арткарак этеп куйды,
ясалма тунының якасын күтəреп, муенын каплады –
кышкы салкын эчкə йөгерергə дə җитешкəн иде.
– Əле алар минем үҗəтлекне белмилəр! – диде ул,
кемгəдер нəрсəдер расларга җыенгандай, башын да
югары күтəреп. – Дөрес əйтəсең, минем максатым бар,
мин барыбер җырчы булачакмын!


19нчы төймə
Вакытның су кебек агышына аптырарсың: театр
училищесына аяк кына басканнар иде, инде беренче
курс төгəллəнеп тə килə. Ышанырга да, ышанмаска да
утыра əле менə – группадашы Нурсəгыйтьнең иртəгə
гастрольгə китəбез дигəн сүзе əллə чын булды, əллə
уен... Шул сүзлəргə ияреп, əллə күңел дə күбəлəк булып
очарга əзерлəнə инде... Хəния Мəскəүдə алган, яратып
кигəн аксыл күлмəген, үкчəле түфлиен ничə тотып, ничə
куйды – əйтерсең, шушы минутта ук вокзалга торып ча-
басы...
Ашкынуы белəн вокзалга вакытыннан күпкə алдан-
рак килгəн булып чыкты, байтак көтеп утыргач кына,
чемодан-сумка тоткан егетлəр күренде. Нурсəгыйть
аларны берəм-берəм Хəния белəн таныштыра башла-
ды. “Артистларның” җитəкчесе – Риман абыйлары икəн.
“Телевидениедə музыкаль тапшырулар редакциясендə
эшли, тумышыннан ук сəхнə белəн җенлəнгəн
кеше, – диде Нурсəгыйть аның турында. Төркемдə
җырчы егетлəрдəн консерваториядə укучы – Зөфəр
Хəйретдинов бар, тик барыбер бер булса да җырчы кыз
да кирəк, сəхнəне бизəп торыр өчен генə булса да...”
– Риман абый, минем дүрт-биш җырым бар, шул
җитəме? – диде Хəния, барысы бергə поездга уты-
рып, юлга кузгалгач, əллə кайчангы танышына дəшкəн
кебек, гаҗəеп бер ачык йөз белəн.
– Җитə, җитə, – диде Риман, артык җəелеп төшми генə.
Шуннан да артыгы нигə кирəк? Ишеткəн, даны чыккан
җырчы түгел, тамашачының исе китəр дисеңме...
Ялгышкан булып чыкты. Тамашачы, исе китү генə
түгел, əллə нинди сихри бер халəткə керде. Нəфис сүз
остасы булып, теле телгə йокмый сəхнə тоткан Риман:
“Яшь җырчы Хəния Хəлидуллина” – дип игълан иткəч,
зал сабыр бер тынлыкта көтеп утырды да, кыз җырлап
бетергəч, дөбер-шатыр кул чаба, алкышлый, сызгыра
башлады. Хəния моны үзе дə көтмəгəн иде: бит очла-
рына алсулык йөгерде, аяк астындагы сəхнə идəне дə
əкрен генə тибрəлеп куйгандай тоелды. Тик ул үзен
бик тиз кулга алды. Артистлыкка укып яткан кеше лə
ул, шулай тиз генə сер биреп торырга! Иплəп кенə
тамак кырып, “Мəк чəчəге”н башлады. Күз алдыннан,
һəрвакыттагыча, əткəсенең тальян тартып утыруы,
əнкəсенең, кулын алъяпкыч итəге астына яшерə төшеп,
мич алдында уйланып басып торуы, энелəренең дə,
кулларына гармун алып, шушы җырны сузып-сузып уй-
наулары чагылып үтте. Əткəй җыры, əткəй моңы!
Чү, тагын түшəмне ишəрлек булып алкышлыйлар
түгелме? Хəния, баскан урынында биеп китүдəн чак
тыелып, тыйнак кына көйли башлаган иде, шул алкыш-
лар астында, аякларын идəнгə тигерер-тигермəс булып
сəхнə артына чыгып китте. Тик халык əле дə булса кул
чаба, аны сəхнəгə чакыра иде. Əле генə кабатлаган
җырлар да җырланды, тик халыкның яңа җырчыны кер-
теп җибəрергə телəге юк иде. “Тагын җырла!” – дип кыч-
кырдылар залдан, урыннан калкына-калкына.
– Болай да күп җырладым, концерт программасына
дип əзерлəгəн бөтен җырымны башкардым, дуслар! –
дип елмайды Хəния, кат-кат баш игəч, кереп китəргə
җыенып.
– Əзере бетсə, иң башта җырлаганнарыңны җырла,
тагын тыңлыйбыз! – дип кычкырды иң алда утырган
берəү, сəхнəгə менеп басардай булып.
Аны башкалар да куəтлəп алды. Залда алкышлар
тынмагач, Хəния баянчыга борылды да:
– “Мəк чəчəге”н икенче катка уйнап җибəрəсеңме
əллə? – диде, халыкны зарыктырырга телəмичə.
Җырлап бетергəч, кул изəп саубуллаша-саубулла-
ша сəхнə артына чыккан Хəнияне егетлəр урап алды,
һəрберсе котлый, мактау сүзлəре яудыра башлады:
– Булдырдың, Хəния, халык бик яратты үзеңне, – диде
Зөфəр, кызның кулын кысып.
– Да-а, Хəния, син бик популяр җырчы булып китеп,
аерым концертлар куя башлагач, безне чакырырга
онытмассың, яме, – диде Риман да, аны тəбрик итеп.
– Көлмəгез инде, җегетлəр, – диде Хəния, йөзенə кы-
зыллык йөгерүен сизеп. – Əле миңа аерым концерт ту-
рында уйлаганчы...


20нче төймə
1982 елның июнендə Илдар училищены тəмамлады.
Ул август башында хəрби хезмəткə китəргə тиеш иде,
шуңа кадəр җəйге ялын Хəния белəн бергə үткəрергə
уйладылар. Башта егетнең туган авылына кайтып,
беркадəр кунак булганнан соң, Салаюага юл тоттылар.
Бер сорауга җавап табарлык түгел иде: моңа кадəр
алты баланың бер генə телəгенə дə каршы килмəгəн
əти-əнисе, Хəниянең кияүгə чыгам дигəненə ризалык
бирергə ашыкмады. Илдарның хəрби һөнəр сайлавын-
нан, хəзер хезмəткə китүеннəн курыктылармы – анык
кына алай дип тə əйтмəделəр. Илдарның “кул соравы-
на”: “Кызыбыз укып бетерсен əле, аннан карарсыз”, –
дию белəн генə чиклəнделəр.
Барысын да бизмəнгə салып кат-кат үлчəгəч, инде
июль аенда өйлəнешербез дип ниятлəгəн яшьлəр
үзлəре дə əлегə сабыр итəргə булдылар. Август аенда
Илдар Приморье краена, Ерак Көнчыгышка хəрби
хезмəткə китеп барды.
Озын тоелган җəйге яллар да керфек каккан арада
үтте дə бетте. Туган авылына кайтуга, бөтенлəй ае-
рылып та тормагандай, янə аның яланаяклы кызына
əйлəнгəн Хəния Казанга китəр минутларны ничек ера-
гайтырга белми азапланды. Əле бау тутырып кер юды,
əле көянтə-көянтə су ташыды. Сеңлесе Фируза белəн
серлəшеп туймады, үткəндə дə, сүткəндə дə əле аны,
əле Салаватны иңбашыннан кочып шаяртты. Нурис-
лам, авыл хуҗалыгы техникумын тəмамлап, солдат
хезмəтенə алынган иде, диңгез флотына элəгүенə
сөенергə дə, көенергə дə белмəделəр. Сөенеп кенə то-
рырлар иде – бигрəк озак шул, өч ел буе хезмəт итəсе!
Əтисе белəн əнисе һаман шулай колхоз маллары янын-
да бил бөгəлəр, тəүлекнең минутлары, сəгатьлəре əле
дə булса шуларны кайгыртып үтə. Авыл күзгə күренеп
картаеп килə иде.
Авыл белəн, туган йорт белəн хушлашу бу юлы да
җиңел булмады. Югыйсə, Казанга тəмам иялəште, əллə
никадəр дуслар тапты, училищеда уку да җырлап кына
бара, концертлар белəн йөрү мөмкинлеге дə күңелне
җилкендерə. Юк инде, менə шуларның барысы шомырт
куагы астында моңаеп калган туган йорт бусагасын-
нан саубуллашып китү мизгелендə бөтен əһəмиятен
җуйгандай була да куя.


21нче төймə
Укулар башлануга, театр училищесы студентла-
рын Балык Бистəсе районы Керəшен Казысы авылы-
на яфрак-печəн əзерлəргə җибəрделəр. Яшьлəрнеке
яшьлəрчə: көндез эш дигəннəре дə уен-көлке белəн
үтə, кичен исə бергəлəп җəһəт кенə концерт əзерлəп
ташлыйлар. Тəүге концертны клубта авыл халкына
күрсəткəннəр иде, аларның бик ошатып кабул итүе
күңеллəренə янə очкын өстəде дə җибəрде, əзер про-
грамманы күрше-тирə авылларга да күрсəтергə булды-
лар.
Хəния моның ише җирдə үзеннəн бер тотам кал-
дырмаган гармуны белəн җырлады. Аның тавышын
да, сəхнəдə үз-үзен əзер артистка кебек иркен тотуын
да сабакташлары гаҗəплəнеп һəм сокланып күзəтте:
дəрестə дə авызыннан җыр төшмəгəнен белəлəр иде,
ə менə халык алдында чыгыш ясавын тəүге тапкыр
күрүлəре! Тамашачы, аның күзенə карап, тынсыз калып,
“Төнге серенада” тыңлый, кул чабуларыннан түшəм
җимерелер... Югыйсə, тəҗрибəле белгеч булса, җырның
һəр бормасын пыран-заран китереп ташлар иде: про-
фессиональлек юк, бу нотаны дөрес алмыйсың, теге
болай, монысы, дип, җырчы кызга “икеле” чəпəр иде.
Ə тамашачының үз бəясе аның алкышларында чагыла.
Берничə концерт шулай шаулап-гөрлəп узгач,
беркөнне Хəнияне шаян телле студентлар арасын-
да “Поллимонович” дигəн кушаматы йөргəн Леонид
Пантелеймонович Сальников үз янына дəшеп алды.
Ул урыс төркеменең укытучысы, вокалисты иде, үз
эшенең остасы дигəн даны бөтен училищега таралган.
Җырчыларның да тавышын “көйли”, журналистларның,
дикторларның да тавышын “үз урынына утырта”.
– Хəния, – диде ул, кызның сораулы карашын
күреп алуга, төп сүзгə күчеп. – Сезнең тавышыгызда
үзенчəлекле бер тембр бар, үзегез дə күрəсез, халык
нəкъ менə шуны тотып ала, шуңа мөкиббəн китə. Əгəр
беркадəр күнекмəлəр булса, сезгə үсеш өчен бик ярдəм
итəр иде.
– Шуңа күрə музыка училищесына укырга керергə
телəгəн идем инде мин, – диде Хəния, ярасына кагыл-
ганны сиздермичə, ирен чите белəн генə көлемсерəп.
– Синнəн җырчы чыкмый, диделəр. Алмадылар...
– Һм... – Леонид Пантелеймонович берара нидер
уйлап торды. – Бəлки, шулай яхшырак та булгандыр
əле. Болай сезнең үз тавышыгыз, халыкчан тавыш. Аңа
кагылу, аны ботарлау кирəк тə түгелдер... Шулай да,
риза булсагыз, мин сезгə индивидуаль дəреслəр бирə
алам.
Хəния, ялгыш ишеттемме дигəндəй, укытучының
йөзенə текəлде.
– Ул дəреслəр сезгə файдага булыр дип уйлыйм.
Тавыш мөмкинлеклəрен файдалана белү җырчы
кешегə бик мөһим. Гади генə кагыйдəлəрне өйрəнгəндə,
хəтта тамак шешкəндə дə карлыккан тавыш чыгармый-
ча җырларга була...
Укытучының шушы минутта ук дəрес биргəндəй
нидер аңлата башлавы Хəниягə күктəн төшкəн бер
бəхет булып тоелды.

25нче төймə
Уку – уку инде, гел җырлап кына йөри алмыйсың.
Дəреслəр, имтиханнар, Роберт Батуллин, Гөлсем
Исəнгулова, Шамил Бариев, Фирдəвес Əхтəмова кебек
талəпчəн укытучылар – болар барысы да җитдирəк бу-
луны талəп итə...
Өченче курсны төгəллəп килəлəр инде, тирелəре
шактый калынайды! Теге вакытта, Пермь якларын-
да спектакль белəн гастрольдə йөреп, ике йөз тəңкə
эшлəп кайткач ук күңеллəре күтəрелеп киткəн иде,
шабашка дигəннəренең, юл йөрү авырлыгын исəпкə
алмасаң, уңай яклары күп шул. Кулда акча булса, аны
туздыруның бер авырлыгы да юк... Хəния, җай чыккан
саен, Мəскəүдəн урап кайта: аның кибетлəрендə җаның
телəгəнне табарга мөмкин! Беркемдə булмаган кием-
салым дисеңме... Соңгы баруында үзенə яшькелт ефəк
кофта, кызларның һəрберсенə матур-матур пакет сум-
калар алды. “Кызлар, иске портфель белəн йөрмəгез
инде, хəзер менə мондый пакетлар модада”, – дип, ба-
рысына шуларны бүлəк итте.
Җəй башында Казанга, мəдəният институтына укыр-
га керергə дип, якташы Салават Фəтхетдинов килде.
Салаватның əнисе Тəкълимə апа – Салаюа кызы булып,
Хəниянең əнисе Фəния белəн ахирəт дуслар иде,
яшьлеклəре бергə үткəн, бер чишмəгə суга йөргəннəр.
Аксəет авылына кияүгə чыккач, утырмага килгəн саен
яшь чакларын искə төшереп утырырлар иде...
Салаватның тавышына да тыңлап туймас чишмəлəр
моңы күчкəн, карагай энəлəре дə җитəрлек үзендə...
Авылда клубта эшлəгəн чагында, Хəния Мəскəүдəн
кайтып төшкəн җəйлəрдə, бергəлəп җырлап йөргəн
чаклары əле генə... Альфред Яхшимбəтов, Җəвит Ша-
киров, Салават, Хəния “гастрольгə” килеп төшсəлəр,
авыл сəхнəсен ду китерерлəр иде! Җыр да калмый,
мəзəк сүзлəр дə, скетчлар да... Салават “Яшка” дип
кенə җиппəргəн Җəвит сəхнəгə чыкса, мəзəклəре белəн
халыкны авызына карата, аннан тамашачы моңлы җыр
тəэсиренə күмелə. Белмəссең, əле Казан калаларында
да бер сəхнəдə басып торган көннəр булмасмы...

(Дәвамы бар.)

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (5)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Хәния. Бәян (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: